Әюп
13 Әйе, күзләрем моның һәммәсен күрде,
Колагым ишетте һәм аңлады.
2 Сез белгәнне мин дә беләм,
Мин сездән ким түгел.
3 Минем исә Чиксез Кодрәт Иясе белән, аның үзе белән сөйләшәсем килә,
Аллаһы алдында үз эшемне яклыйсым килә.+
6 Дәлилләремне тыңлагызчы,
Үтенечләремә колак салыгыз.
7 Әллә сез Аллаһы хакына хаксыз сүзләр әйтерсезме,
Аны яклап ялганларсызмы?
9 Сезне сынап караса, нәрсә булып бетәр?+
Кешене алдаган кебек, аны да алдарсызмы?
11 Аның бөеклегеннән котыгыз алынмасмы?
Аның алдында сезне курку биләп алмасмы?
13 Дәшми торыгыз, мин әйтим.
Аннан соң минем белән ни булса, шул булыр!
17 Сүземне игътибар белән тыңлагыз,
Әйткәннәремә колак салыгыз.
18 Менә, мин эшемне судка тапшырыр өчен әзерләдем;
Хаклы булуымны беләм.
19 Кем минем белән бәхәсләшер?
Дәшми торсам, үләр идем бит!*
20 И Ходаем, ике үтенечемне үтә,
Шулчак мин синнән качмам:
22 Дәшсәң, җавап бирермен
Я мин әйтим, һәм син җавап бир.
23 Нинди гаебем һәм гөнаһларым бар?
Күрсәт миңа җинаятем белән гөнаһымны.
25 Җил очырган яфракны куркытырсыңмы,
Салам бөртеге артыннан куарсыңмы?
26 Син бит миңа каршы ачы нәрсәләр язып торасың,
Мине яшьлегемдәге гөнаһларым өчен җавапка тартасың.