Сафуния
3 Фетнәче, нәҗес, җәберләүче шәһәргә кайгы!+
2 Аның һич тә тыңлыйсы килмәде,+ ул бер төзәтүне дә кабул итмәде.+
Ул Йәһвәгә таянмады,+ үз Аллаһысына якынлашмады.+
3 Аның мирзалары — үкерүче арысланнар.+
Хөкемчеләре — төнлә йөрүче бүреләр.
Алар таңга кадәр хәтта кимерерлек бер сөяк тә калдырмый.
4 Аның пәйгамбәрләре — дорфа, мәкерле кешеләр.+
Руханилары изге нәрсәләрне нәҗесли.+
Алар канунны боза.+
5 Йәһвә гадел* һәм шул шәһәрдә яши.+ Ул һич тә явызлык кылмый.
Һәр иртә ул үз хөкемнәрен билгеле итә,+
Алар таң ату кебек үзгәрмәүчән.
Әмма гаделсезлек кылучы оят белми.+
6 «Мин халыкларны һәлак иттем. Аларның почмак манаралары ташландык хәлдә.
Мин аларның урамнарын буш иттем, берәү дә алар буйлап үтми.
Шәһәрләре җимерек, анда кеше дә, һичнинди яшәүче дә юк.+
„Син миннән, һичшиксез, куркып торырсың һәм төзәтүне кабул итәрсең“+,— дигән идем.
Ләкин аларның барысы күпкә теләбрәк кабахәтлек кылды.+
8 „Шуңа күрә, мин талар өчен* күтәрелгән көнгә кадәр
Мине көтеп торыгыз*+,— дип әйтә Йәһвә,—
Чөнки минем хөкем карарым — халыкларны җыю, патшалыкларны туплау
Һәм өсләренә ярсуымны, бөтен көйдергеч ачуымны яудыру.+
Чөнки ашкынуымның ялкыны бөтен җирне йотар.+
9 Ул чакта мин халыкларның телен,
Аларның барысы Йәһвә исемен чакырсын өчен
Һәм аңа иңгә-иң хезмәт итсен* өчен,+
Саф телгә алмаштырырмын“.
11 Ул көнне син миңа каршы фетнә күтәреп
Башкарган бар эшләрең аркасында оятка калмассың,+
Чөнки ул чакта мин синең араңнан тәкәбберләнеп мактанучыларны алып ташлармын.
Син изге тавымда бүтән беркайчан да тәкәбберләнеп тормассың.+
12 Мин синең араңда басынкы һәм гади халыкка калырга рөхсәт итәрмен.+
Алар Йәһвә исемендә сыеныч табар.
13 Исраи́л халкыннан калган кешеләр+ гаделсезлек кылмас,+
Алар ялганны сөйләмәс, мәкерле телле булмас.
Алар тукланып йөрер һәм сузылып чирәмдә ятар; аларны һичкем куркытмас».+
14 И кыз Сио́н, шатланып кычкыр!
И Исраил, тантана белән аваз сал!+
И кыз Иерусалим, сөен һәм бөтен йөрәгең белән куан!+
15 Йәһвә сиңа чыгарылган хөкемнәрне гамәлдән чыгарды.+
Дошманыңны куды.+
Исраил патшасы Йәһвә синең араңда.+
Бәла-казадан бүтән куркып тормассың.+
16 Ул көнне Иерусалимга болай дип әйтерләр:
«Курыкма, и Сион.+
Кулларың салынып төшмәсен.
17 Аллаһың Йәһвә синең араңда.+
Ул куәтле, ул коткарыр.
Ул сиңа карап зур шатлык белән сөенер.+
Сиңа мәхәббәт күрсәткәндә, ул тынычлык* кичерер.
Сиңа карап шатлыктан кычкырыр һәм куаныр.
18 Бәйрәмнәреңә килә алмаганга кайгырган кешеләрне бергә җыярмын.+
Алар чит илдә хурлык кичерде, шуңа күрә, и Сион, алар сиңа килә алмады.+
19 Ул вакытта мин бар җәберләүчеләреңә каршы эш итәрмен,+
Аксакларны коткарырмын,+
Таралганны бергә җыярмын.+
Мин аларны хурлык кичергән бар илләрендә
Мактаулы, исем казанган кешеләр итәрмен.
20 Шул чакта мин сезне кире кайтарырмын,
Әйе, шунда сезне бергә җыярмын.