Зәбур
Давытның мәдхиясе.
35 И Йәһвә, миңа каршылык күрсәтүчеләргә каршы алып барылган эшемдә мине якла.+
Минем белән көрәшүчеләргә каршы көрәш.+
2 Кечкенә һәм зур калканыңны ал да,+
Килеп, миңа ярдәм ит,+
3 Сөңгеңне һәм сугыш балтаңны* эзәрләүчеләремә каршы күтәр.+
Миңа: «Мин синең Коткаручың»+,— дип әйт.
4 Җанымны аулаучылар оятка калсын һәм хурлыкка төшсен.+
Мине юк итәргә ниятләүчеләр мәсхәрәгә калып, артка чигенсен.
6 Аларның юлы караңгы һәм тайгак булсын,
Йәһвәнең фәрештәсе аларны эзәрлекләп барсын.
7 Чөнки алар мине һич сәбәпсез тотып алу өчен яшерен ятьмә куйды,
Җаным өчен һич сәбәпсез чокыр казыды.
8 Көтмәгәндә башларына бәла төшсен иде,
Яшерен куйган ятьмәләренә үзләре эләксен иде,
Шунда төшеп, һәлак булсыннар иде.+
9 Ә минем җаным Йәһвәдә сөенеч табар.
Мин аның коткару китергән эшләренә шатланырмын.
10 Минем бөтен барлыгым болай дияр:
«И Йәһвә, кем синең күк?
Син ярдәмчесез кешене үзеннән көчлерәк булганнардан,+
Ярдәмчесез һәм ярлы кешене талаучыларыннан коткарасың».+
13 Ә мин, алар авырганда, матәм киеменә киендем,
Ураза тотып, җанымны тилмерттем
Һәм алар өчен кылган догам җавапсыз кайтканда,
14 Алар өчен кайгырып, дустым я кардәшем турында елагандай еладым,
Үз әнисе турында кайгырып елаган кеше шикелле, мин кайгыдан сыгылып төштем.
15 Ә мин абынганда, алар сөенеп, бергә җыелдылар,
Сагалап, мине харап итәр өчен бергә җыйналдылар.
Алар мине өзгәләделәр һәм бер дә тынмадылар.
17 И Йәһвә, күпме инде син карап кына торырсың?+
18 Шулчак мин сиңа зур җыелышта рәхмәтләр белдерермен,+
Сине зур халык төркемнәре арасында мактармын.
19 Мине һич сәбәпсез дошман күрүчеләр өстемнән тантана итмәсен,
Мине бер сәбәпсез нәфрәт итүчеләр+ хәйләләп күз кысышмасын иде.+
21 Алар мине гаепләргә дип авызларын киң ачып:
«Һе, һе! Күзләребез моны күрә»,— диләр.
22 И Йәһвә, син бит моны күреп торасың, дәшми калма.+
И Йәһвә, миннән ерак торма.+
23 Мине яклау өчен, уян һәм күтәрел,
И Раббым Йәһвә, мине хөкем эшемдә яклап чык.
25 Алар беркайчан да үз-үзенә: «Һе, без теләгәнчә булды!» — димәсеннәр иде.
Алар беркайчан да: «Без аны кабып йоттык»,— димәсеннәр иде.+
26 Кайгыма шатланучыларның барысы да
Оятка калсын һәм мәсхәрәгә төшсен.
Үзләрен миннән өстен куючылар оятка һәм хурлыкка чорналсын.
27 Әмма тәкъва булуымны хуш күрүчеләр шатланып аваз салсын,
Алар бертуктаусыз:
«Йәһвә зурлансын, ул үз хезмәтчесенең тынычлыкта торуын хуш күрә»,— дисеннәр.+