Ишагыя
2 Аларның һәрберсе җилдән яшеренер урын кебек,
Давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек булыр,
Сусыз җирдә су ташкыннарыдай,+
Һәм коры җирдә зур кыяташның күләгәседәй булыр.
3 Шунда күргәннәрнең күзләре бүтән ябылмас,
Ишеткәннәрнең колаклары игътибарлы булыр.
4 Ашыгып эш итүчән кешеләр күңелләреннән белем турында уйлар,
Һәм тотлыгып сөйләүче тел шома һәм ачык итеп сөйләр.+
5 Акылсыз кеше бүтән юмарт дип,
Ә аумакай кеше күренекле дип аталмас.
Ул моны мөртәтлек таратыр* өчен һәм Йәһвә турында ялган сөйләр өчен,
Ач кешене* ач йөртер өчен
Һәм сусаган кешене сусыз калдырыр өчен эшләр.
7 Аумакай кеше яман алымнар куллана.+
Мескенне ялган белән һәлак итәр өчен,+
Оятсыз тәртипкә этәрә.
Ярлы кеше дөрес булганны сөйләсә дә, ул шулай эшли.
9 «Я, үз-үзегездән канәгать хатыннар, мине тыңлагыз!
Гамьсез кызлар,+ әйткәннәремә колак салыгыз!
10 Елдан аз гына артыграк вакыт үткәч, сез, гамьсезләр, калтыранырсыз,
Чөнки йөзем җыю вакыты бетсә дә, бернинди җимеш җыелмас.+
11 Үз-үзегездән канәгать хатыннар, дер-дер килегез!
Сез, гамьсезләр, калтырагыз!
Өстегездән киемегезне салыгыз,
Билләрегезгә матәм киеме урагыз.+
12 Искиткеч кырлар һәм җимеш бирә торган йөзем агачлары турында
Сыкрана-сыкрана күкрәгегезгә сугыгыз.
13 Чөнки халкымның җире чәнечкеле үсемлекләр һәм чәнечкеле куаклар белән капланыр.
Алар шатлык тулы бөтен йортларны,
Әйе, куаныч тулы шәһәрне басып китәр.+
14 Ныгытылган манараны ташлап киттеләр,
Шау-шулы шәһәрне калдырдылар.+
15 Югарыдан безгә Аллаһы рухы иңгәнче,+
Чүл җимеш бакчасына әверелгәнче,
Ә җимеш бакчасы урман итеп саналганчы шулай булыр.+
17 Чын тәкъвалыкның нәтиҗәсе тынычлык булыр,+
Чын тәкъвалыкның җимеше дәвамлы тынычлык һәм иминлек булыр.+
19 Ләкин урманны боз сугар,
Һәм шәһәр җир белән тигезләнер.