Ишагыя
48 И Ягъкуб йорты, тыңла.
Сез үзегезне Исраи́л исеме белән атыйсыз,+
Чыгышыгыз Яһүд токымыннан,*
Йәһвә исеме белән ант итәсез,+
Исраил Аллаһысын чакырасыз,
Ләкин моны хакыйкать һәм тәкъвалык буенча эшләмисез.+
2 Алар бит үзләрен изге шәһәрдә яшәүчеләр дип саный,+
Гаскәрләр Иясе Йәһвә исемле
Исраил Аллаһысының ярдәмен эзли.+
3 «Мин сиңа элекке нәрсәләрне күптән әйттем.
Алар минем авызымнан чыкты,
Мин аларны билгеле иттем.+
Мин көтмәгәндә эш иттем, һәм алар үтәлде.+
4 Мин синең никадәр үҗәт икәнеңне,
Муеныңның сеңерләре тимер һәм маңгаең бакыр икәнен белдем,+
5 Шуңа күрә мин сиңа барысын күптән әйттем.
Син: „Моны минем потым эшләде,
Моны потым һәм сыным* боерды“,— димәсен өчен,
Шул нәрсәләр үтәлгәнче, мин боларны сиңа җиткердем.
6 Син моның барысын ишеттең һәм күрдең.
Әллә моны хәбәр итмәссеңме?+
Моннан ары мин сиңа яңа нәрсәләрне+ —
Син белмәгән сакланган серләрне белдерәм.
7 Алар күптәннән түгел, алар хәзер генә барлыкка китерелә.
Бүгенге көнгә хәтле синең алар турында ишеткәнең булмады,
Шуңа күрә син: „Менә, боларны беләм инде“,— дип әйтә алмыйсың.
9 Ләкин үз исемем хакына мин ачуымны басармын,+
Үз даным хакына мин үземне тыеп калырмын
Һәм сине юк итмәм.+
10 Менә, мин сине чистарттым, ләкин көмешне чистарткандай түгел.+
Мин сине эретү мичендә, син газапланганда, сынадым.*+
Мин беркемгә дә данымны бирмим.*
12 И Ягъкуб, тыңла мине, үзем чакырган Исраил, колак сал.
Мин шул ук Аллаһы.+ Мин беренче, соңгы да мин.+
Мин аларны чакырганда, алар бергә торып баса.
14 Бөтенегез бергә җыелыгыз һәм тыңлагыз.
Араларыннан кем бу нәрсәләрне игълан итте?
Йәһвә аны яратты.+
15 Моны мин үзем әйттем һәм аны чакырдым.+
Мин аны китердем, һәм аның юлы уңышлы булыр.+
16 Яныма килегез һәм тыңлагыз.
Мин баштан ук яшертен сөйләмәдем.+
Алдан әйткәннәрем үтәлгәндә мин шунда булдым».
Хәзер исә Аллаһы Тәгалә Йәһвә мине һәм үз рухын* җибәрде.
17 Үзеңне Йолып Алучы, Исраилнең Изге Аллаһысы Йәһвә болай ди:+
«Мин, Йәһвә, синең Аллаһың,
Мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче,+
Син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы.+
18 Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде!+
Аларның исеме минем алдымнан беркайчан да җуелмас һәм юк ителмәс иде».
Калдайлылардан качыгыз!
Моны шатлыклы авазлар белән белдерегез! Моны игълан итегез!+
Җирнең читләренә моны билгеле итегез.+
Әйтегез: «Йәһвә үзенең хезмәтчесе Ягъкубны йолып алды.+
21 Ул аларны чүлләр аша алып барганда, алар сусаудан интекмәде.+
Ул алар өчен кыядан сулар агызды,
Кыяны ярып, аннан су чыгарды».+