Җәбер күргән кешенең күңеле төшенке чакта һәм Йәһвә алдында кайгысын бушаткан чакта әйткән догасы.+
102 И Йәһвә, догамны ишет,+
Ярдәм сорап ялваруым сиңа ирешсен иде.+
2 Кайгылы чагымда миннән йөзеңне борма.+
Колак сал миңа.
Сине чакырганда, миңа шунда ук җавап бир.+
3 Чөнки көннәрем төтен шикелле юкка чыга бара,
Сөякләрем утлы күмер шикелле янып бетә.+
4 Тамагыма аш үтми,
Йөрәгем җәрәхәтләнде һәм үлән төсле көйде.+
5 Каты ыңгырашудан+
Мин коры сөяккә калдым.+
6 Мин чүлдәге баба́ кошына охшаш,
Хәрабәләр арасындагы ябалак сыманмын.
7 Мин йокламый ятам.
Өй түбәсендәге ялгыз кош шикелле мин.+
8 Дошманнарым көннәр буе миннән мыскыллап көлә.+
Мәсхәрәләүчеләр, исемемне кулланып, мине ләгънәт итә.
9 Мин, икмәк ашагандай, көл ашыйм,+
Эчемлегем күз яшьләре белән катыштырылган+
10 Синең ярсуың һәм ачуың аркасында.
Мине ташлар өчен генә күтәрдең бит син мине.
11 Көннәрем югала барган күләгә төсле,+
Үлән шикелле корый барам мин.+
12 Әмма син, и Йәһвә, мәңге торасың,+
Даның буыннан-буынга яшәр.+
13 Син, һичшиксез, күтәрелеп, Сионга шәфкать күрсәтерсең,+
Чөнки аңа илтифат күрсәтергә вакыт җитте,+
Билгеләнгән вакыт килде.+
14 Хезмәтчеләрең аның ташларын хуш күрә,+
Хәтта аның туфрагын да якын итәләр.+
15 Халыклар — Йәһвә исеменнән,
Җирнең бөтен патшалары синең даныңнан куркыр.+
16 Чөнки Йәһвә Сионны яңадан торгызыр,+
Ул үзенең даны белән килер.+
17 Ул мохтаҗларның догасына игътибар итәр,+
Аларның догаларын кире какмас.+
18 Бу киләчәк буын өчен язылган,+
Туасы халык Йәһне мактасын өчен.
19 Йәһвә үзенең изге биеклегеннән түбәнгә карый,+
Күкләрдән җирне күздән кичерә.
20 Тоткыннарның көрсенүен ишетер өчен,+
Үлемгә хөкем ителгәннәрне азат итәр өчен ул шулай эшли.+
21 Нәтиҗәдә, Йәһвәнең исеме Сионда игълан ителә,+
Аны мактау сүзләре Иерусалимда яңгырый,
22 Халыклар һәм патшалыклар
Йәһвәгә хезмәт итәр өчен бергә җыелган чакта.+
23 Ул мине көчемнән вакытсыз мәхрүм итте,
Көннәремне кыскартты.
24 Мин: «И Раббым,— дидем,—
Мине гомерем уртасында алып китмә,
Синең елларың бит буыннан-буынга килә.+
25 Син җирнең нигезләрен инде күптән салдың,
Күкләрне дә синең кулларың булдырды.+
26 Алар юкка чыгачак, ә син калачаксың.
Алар барысы кием шикелле тузып бетәчәк.
Киемне алыштыргандай, син аларны алыштырырсың, һәм алар юк булыр.
27 Әмма син һәрвакыт шул ук, гомер елларың мәңге бетмәс.+
28 Хезмәтчеләреңнең балалары имин яшәр,
Аларның нәселе синең каршыңда иминлектә гомер сөрер».+