Зәбур
Давытның догасы.
2 Гомеремне сакла, мин бит сиңа тугрымын.+
Сиңа таянучы хезмәтчеңне коткар,
Чөнки син минем Аллаһым.+
5 И Йәһвә, син игелекле+ һәм кичерергә әзер,+
Үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең.+
6 И Йәһвә, догамны тыңла,
Ярдәм сорап ялваруыма игътибарлы бул.+
11 Мине үз юлыңа өйрәт, и Йәһвә.+
Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен.+
Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит.*+
12 И Йәһвә Аллаһым, мин сине бөтен йөрәгем белән мактыйм,+
Синең исемеңне мәңге данлармын,
13 Чөнки синең миңа карата тугры мәхәббәтең бөек,
15 Әмма син, и Йәһвә, шәфкатьле һәм кызганучан* Аллаһы,
Син ярсырга ашыкмыйсың, тугры мәхәббәткә бай һәм һәрвакыт тугры.*+
16 Миңа таба борыл һәм илтифат күрсәт.+
Хезмәтчеңә көч бир,+
Кол хатыныңның улын коткар.
Чөнки син, и Йәһвә, ярдәмчем һәм юатучым минем.