Зәбур
Дирижер өчен: гитти́т.* Давытның җыры.
8 И Раббыбыз Йәһвә, нинди мәһабәт синең исемең бөтен җир йөзендә!
Син даныңны күкләрдән дә югарырак урнаштырдың!*+
2 Дошманны һәм үч алучыны тынсыз итәр өчен,
Син үзеңә каршылык күрсәтүчеләргә
Балалар белән сабыйларның+ телләре аша үз куәтеңне күрсәттең.
4 Кем соң ул үлемле кеше?! Шулай да син аны исеңдә тотасың.
Адәм улы — кем соң ул?! Шулай да син аның хакында кайгыртасың.+
7 Бөтен вак һәм эре терлек,
Шулай ук кыр хайваннары,+
8 Күктәге кошлар һәм диңгездәге балыклар,
Зур дәрьяларны гизгән бар нәрсәләр — аның хакимлегендә.
9 И Раббыбыз Йәһвә, нинди мәһабәт синең исемең бөтен җир йөзендә!