Зәбур
Давытның Йәһвәгә биньяминлы Кушның әйткән сүзләре аркасында җырлаган көенечле җыры.
7 И Раббым Йәһвә, синдә мин сыеныч таптым.+
Эзәрлекләгән кешеләрнең барыннан да коткар мине.+
3 И Раббым Йәһвә, әгәр дә мин гаеп эш кылган булсам,
Әгәр гаделсез эш иткән булсам,
4 Әгәр үземә яхшылык кылган кешегә явызлык эшләгән булсам+
Яки дошманымны бер сәбәпсез бөлгенлеккә төшергән булсам,*
5 Дошманым мине эзәрләп, куып җитсен,
Гомеремне җиргә салып таптасын,
Данымны тузанга күмсен. (Села)
6 И Йәһвә, ачуың белән күтәрел,
Дошманнарымның котырынуына каршы чык,+
Минем хакка уян һәм гаделлек урнаштырылуын таләп ит.+
7 Синең тирәли милләтләр җыелсын,
Һәм син югарыдан аларга каршы эш итәрсең.
8 Йәһвә халыкларга хөкем чыгарыр.+
И Йәһвә, мине тәкъвалыгыма
Һәм сафлыгыма карап хөкем ит.+
9 Зинһар, бозыкларның явыз эшләренә чик куй.
10 Аллаһы — калканым минем,+ йөрәкләре намуслы булганнарның Коткаручысы.+