Зәбур
2 Киемгә төренгәндәй, яктылыкка+ төрендең син.
Син күкләрне чатыр күк җәясең.+
3 Ул үз йортының өске бүлмәләрен югарыдагы суларда кора,+
Болытларны үзенең арбасы итә,+
Җил канатлары өстендә бара.+
6 Син аны, кием белән каплагандай, тирән сулар белән капладың.+
Сулар таулар өстендә торды.
7 Синең шелтәңнән алар качып китте,+
Күк күкрәү тавышыңнан куркып качты
8 Аларга үзең билгеләп куйган урынга.
Шунда таулар күтәрелде+ һәм үзәннәр төште.
11 Алар кырлардагы барлык җәнлек өчен су бирә,
Кыргый ишәкләр сусауларын баса.
12 Сулар янында кошлар кунарга туктый,
Алар куе ябалдашлы агачлар арасында сайрый.
13 Ул үзенең өске бүлмәләреннән тауларны сугара.+
Эшләреңнең җимешләре белән җир туена.+
Ләкләкнең+ өе — артыш агачлары.
19 Вакытларны билгеләү өчен, ул айны барлыкка китергән.
Кояш үзенең баю вакытын яхшы белә.+
22 Кояш чыккач,
Алар үз өенә кайтып ята.
23 Кеше үз эшенә бара
Һәм кичкә кадәр эшли.
24 И Йәһвә, кылган эшләрең шулкадәр күп!+
Син аларның барысын зирәклек белән яраткансың.+
Җир йөзе син булдырган нәрсәләр белән тулы.
25 Менә диңгез, ул шундый зур һәм киң,
Анда зурысыннан алып кечкенәсенә кадәр мыжгып торган тере нәрсәләрнең исәбе дә, хисабы да юк.+
Кулыңны ачканда, алар бәрәкәттән туена.+
29 Йөзеңне борганда, алар тынычсызлана.
Сулышларын өзсәң,* алар, үлеп, туфракка кайта.+
31 Йәһвәнең даны мәңге яшәр.
Йәһвә үзенең эшләренә сөенер.+
Мин Йәһвәдә шатлык табармын.
Җаным Йәһвәне мактасын. Йәһне* мактагыз!