Эфеслеләргә
4 Шулай итеп, мин, Хуҗабыз хакына тоткын,+ сездән үтенәм: алган чакыруыгызга лаеклы булып яшәгез,+ 2 һәрвакыт басынкы,+ юаш һәм түземле булыгыз,+ бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтегез,+ 3 бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз.+ 4 Сез чакырылган бер өмет+ булган кебек, бер тән+ һәм бер рух+ бар; 5 бер Хуҗабыз,+ бер иман, бер төрле суга чумдырылу, 6 бер Аллаһы — барысының Атасы. Ул барысы өстеннән, барысы аша, барысында эш итә.
7 Юмарт игелек һәрберебезгә Мәсих билгеләгән күләмдә бүләк ителде.+ 8 Шуңа күрә ул: «Югарыга күтәрелгәч, ул әсирләрне алып китте, бүләк итеп кешеләр бирде»+,— ди. 9 «Күтәрелгәч» дигән сүз нәрсәне аңлата? Ул шулай ук аның аска, ягъни җир йөзенә, төшкәнен аңлата. 10 Аска төшүче — бөтен нәрсәгә тулылык бирер өчен, бар күкләрдән югарырак+ күтәрелүче дә.+
11 Берәүләрне ул рәсүлләр,+ икенчеләрне пәйгамбәрләр,+ башкаларны яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр,+ көтүчеләр һәм өйрәтүчеләр итеп биргән.+ 12 Моны алар изгеләрне төзәтсен* өчен, башкаларга хезмәт итсен өчен, Мәсих тәнен ныгытсын өчен эшләгән.+ 13 Ул моны без иманда һәм Аллаһы Улы турындагы төгәл белемдә бердәмлеккә ирешкәнче, без балигъ* кеше кебек булганчы,+ Мәсих җитлеккәнлегенә ирешкәнче башкарачак. 14 Шулай итеп без инде хәйләкәр кешеләрнең алдау ятьмәләренә эләгә торган балалар булмаячакбыз, һәм безне дулкыннар ыргытып һәм төрле тәгълиматлар җиле тегендә-монда өстерәп йөрмәячәк.+ 15 Киресенчә, без хакыйкатьне сөйләргә һәм ярату күрсәтергә тиеш, шулай итеп без үз башыбыз Мәсихтән+ үрнәк алып, бар яктан җитлеккән була алачакбыз. 16 Мәсихтән бар тән+ кирәкле буыннар ярдәмендә үзара беркетелеп ныгытыла һәм эш итә. Һәр әгъзаның үз эшен тиешенчә башкаруы тәннең үсүенә һәм мәхәббәттә ныгуына үз өлешен кертә.+
17 Шуңа күрә сезгә Хуҗабыз исеменнән әйтәм һәм сезне өндим: буш уйларга* бирелеп+ яшәгән башка халыклар кебек инде эш итмәгез.+ 18 Үз наданлыклары аркасында һәм таш* йөрәкле булганга, аларның аңнары караңгылыкта кала, алар Аллаһыдан килә торган тормыштан читләшкән. 19 Алар һәртөрле нәҗеслекне комсызланып башкарыр өчен, оятларын югалткан һәм азгынлыкка* бирелгән.+
20 Әмма Мәсих андый түгел. Сез өйрәнеп моны белдегез 21 (аны ишетеп, аңардан өйрәнгән булсагыз, чөнки хакыйкать Гайсәдә). 22 Сезне үткәндәге яшәү рәвешегез буенча эш итүче һәм алдавыч нәфесләренә бирелеп+ бозыла баручы элекке шәхесегездән арынырга өйрәттеләр.+ 23 Яңача фикер йөртер өчен тырышлык куюыгызны дәвам итегез*+ 24 һәм яңа шәхес булып киенегез,+ ә андый шәхес чын тәкъвалык белән тугрылыкка нигезләнгән Аллаһы ихтыяры буенча яратылган.
25 Шуңа күрә хәзер, ялганны кире какканга, һәрберегез үз якынына хакыйкатьне сөйләсен,+ без бит бер тәннең әгъзалары.+ 26 Ярсысагыз да, гөнаһ кылмагыз.+ Ачуыгыз кояш батканчы басылсын;+ 27 Иблискә мөмкинлек калдырмагыз.+ 28 Урлашучы моннан ары урлашмасын, ә мохтаҗларга бирерлек берәр нәрсәсе булсын өчен,+ үз куллары белән тырышып, файдалы эш башкарсын.+ 29 Авызыгыздан һичнинди черек сүз чыкмасын,+ ә тыңлаучыларны ныгытыр өчен, кирәкле сүзләрне очрагына карап сөйләгез, сүзләрегез аларга файда китерсен.+ 30 Аллаһының изге рухын кайгыга салмагыз,+ ул, йолым ярдәмендә азат ителү көне килгәнче,+ сезгә мөһер итеп сугылган.+
31 Һәркайсы усаллык,+ ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелек+ һәм һәртөрле явызлыктан арыныгыз.+ 32 Бер-берегезгә карата игелекле, кызганучан булыгыз.+ Аллаһы сезне Мәсих аша ихлас күңелдән кичергән кебек, бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез.+