14 Зирәк хатын үз йортын ныгыта,+
Акылсыз хатын аны үз куллары белән тарката.
2 Намуслылык юлыннан йөрүче кеше Йәһвәне тирән хөрмәт итә,
Ә намуссызлык сукмагыннан йөрүче аны санга да сукмый.
3 Акылсызның теле — тәкәбберлек чыбыгы,
Ә зирәкләрнең теле аларны саклар.
4 Үгез булмаган җирдә утлык чиста була,
Ә үгезләрнең көче ярдәмендә күп уңыш җыялар.
5 Тугры шаһит ялганламас,
Ә ялган шаһит сүз саен алдый.+
6 Мыскыллаучы кеше зирәклекне эзләсә дә таба алмый,
Ә төшенүчән кешегә гыйлем җиңел бирелә.+
7 Акылсыздан ерак тор,
Аның телендә гыйлем юк ич.+
8 Алдын-артын уйлаучы кеше йөргән юлын яхшы аңлый,
Ә акылсызлар үз ахмаклыгы белән алдана.+
9 Акылсызлар үз гаепләреннән көлә,+
Ә намуслылар татулыкка омтыла.
10 Кеше үзенең йөрәк ачысын белә,
Һәм чит кеше аның шатлыгын уртаклаша алмас.
11 Явызларның йорты җимерелер,+
Ә намуслыларның чатыры бәрәкәтле булыр.
12 Кайбер юллар кешегә туры булып күренә,+
Әмма ахырда алар үлемгә китерә.+
13 Хәтта көлгәндә дә йөрәк әрнергә мөмкин,
Шатлыкның да кайгы белән бетүе бар.
14 Күңеле үҗәт кеше үз юлларының җимешен татыр,+
Игелекле кеше үз эшләренең әҗерен күрер.+
15 Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана,
Ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый.+
16 Зирәк кеше сак була һәм яманлыктан кача,
Аңсыз кеше исә дуамал һәм үзбелдекле.
17 Тиз кызып китүчән кеше акылсыз эш итә,+
Ә бар нәрсәне һәрьяклап уйлаучыны нәфрәт итәләр.
18 Беркатлыларның мирасы акылсызлык булыр,
Ә алдын-артын уйлаучыларга белем таҗы кидерелер.+
19 Яманнар яхшы кешеләр алдында баш ияр,
Һәм явызлар тәкъваларның капкалары каршында сәҗдә кылыр.
20 Ярлы кешене якыннары да яратмый,+
Ә байның дуслары күп була.+
21 Якынын кимсетүче гөнаһ кыла,
Ә мескенне кызганучы бәхетле була.+
22 Әллә явыз ният коручылар юлдан язмасмы?
Ә ниятләре яхшы кешеләр тугры мәхәббәт һәм тугрылык күрер.+
23 Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар,
Ә сафсата ярлылыкка илтә.+
24 Зирәкләрнең таҗы — аларның байлыгы,
Ә ахмакларның акылсызлыгы зуррак акылсызлыкка илтә.+
25 Чын шаһит җаннарны коткара,
Ә ялган шаһит сүз саен ялганлый.
26 Йәһвәгә карата курку-хөрмәте булган кеше аңа һәрнәрсәдә ышана,+
Андый кешенең балалары сыеныч табар.+
27 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — тормыш чишмәсе,
Үлем тозагыннан читкә юнәлтә.
28 Халыкның күплеге — патшаның бөеклеге ул,+
Ә кешеләре аз булган идарәче һәлак була.
29 Ярсырга ашыкмаган кешенең акылы үткен,+
Ә сабырсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә.+
30 Тыныч күңел тәнгә сихәт бирә,
Ә көнчелек — сөякләр өчен черек.+
31 Мескенне алдаучы аның Яратучысын хурлый,+
Ә ярлыга шәфкать күрсәтүче Аңа дан китерә.+
32 Яман кеше үз явызлыгы белән һәлак ителер,
Ә тәкъва кеше үз сафлыгында сыеныч табар.+
33 Зирәклек төшенүчән кешенең күңелендә посып утыра,+
Акылсызлар исә җае чыккан саен үз зирәклеге белән мактаныр.
34 Тәкъвалык халыкны бөек итә,+
Гөнаһ исә милләтне хурлыкка калдыра.
35 Аңлап эш иткән хезмәтчене патша ярата,+
Ә оятсызларга патша үз ярсуын яудыра.+