Җырларның җыры
8 Син әниемнең имчәкләрен имгән
Абыем күк булсаң иде!
Шулчак урамда очратып, сине назлап үбәр идем,+
Һәм берәү дә миңа җирәнеп карамас иде.
Сиңа тәмләтелгән шәраб,
Яңа гына сыгылган анар суы эчерер идем.
5 «Кадерлесенең куенына сыенып,
Чүл ягыннан кем килә анда?»
«Алмагач астында сине уяттым мин.
Әниең синең белән авырлы чакта
Анда аны тулгак тоткан иде.
6 Мине үз йөрәгеңә мөһер итеп сал,
Кулыңа мөһер итеп сук,
Чөнки мәхәббәт үлемдәй көчле ул,+
Тугрылык Кабердәй* нык ул.
Аның ялкыны — балкып янган ут, Йәһ* ялкыны.+
Кеше мәхәббәт өчен үз йортындагы бар байлыгын биргән булса,
Аны* җирәнеп кире кагарлар иде».
Ул ярәшелгән көнне
Аның белән нәрсә эшләрбез?»
10 «Мин — стена,
Ә күкрәкләрем манара кебек.
Шуңа күрә аның күзендә
Мин күңел тынычлыгы тапкан кыздай булдым.
11 Сөләйманның Багалхамунда йөзем бакчасы бар иде.+
Ул аны бакча караучыларына тапшырган иде.
Һәрберсе аңа җыйган уңыш өчен мең шәкыл көмеш китерә иде.
12 Минем исә үзем кулланган йөзем бакчам бар,
Мең шәкыл көмеш — синеке, Сөләйман,
Ә ике йөз тәңкә — җимеш үстерүчеләрнеке».
Миңа да тавышыңны ишеттерче».+