Малахи
3 «Менә! Мин хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул минем алдымдагы юлны чистартыр.*+ Сез эзләгән хак Раббы үз гыйбадәтханәсенә кинәт килер;+ сез шатлык белән көткән килешү хәбәрчесе дә килер. Ул, һичшиксез, киләчәк»,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
2 «Ләкин аның килү көнен кем кичереп чыгар һәм, ул килгәч, кем нык кала алыр? Ул металл эретүченең ялкыны шикелле һәм кер юучының селтесе*+ шикелле булыр бит. 3 Ул металл эретүче сыман, көмешне сафландыручы+ сыман килеп утырыр һәм Ле́ви улларын сафландырыр. Ул аларны алтын белән көмешне сафландыргандай сафландырыр, һәм Йәһвә өчен алар тәкъвалыкта бүләк китерүче халык булып китәр. 4 Яһүднең һәм Иерусалимның бүләге элек-электән, борынгы заманнарда булган кебек, Йәһвә күңеленә хуш килер.+
5 Мин сезнең яныгызга хөкем итәр өчен килермен һәм сихерчеләргә,+ зиначыларга, ялган ант бирүчеләргә,+ шулай ук ялланган эшчене, тол хатынны һәм ятимне* алдаучыга+ һәм чит ил кешесенә ярдәм итүдән баш тартучыга*+ каршы шаһитлек бирергә ашыгырмын. Ул кешеләр миннән курыкмады»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
6 «Мин — Йәһвә, мин үзгәрмим.+ Шуңа күрә сез, Ягъкуб уллары, һәлак булмадыгыз. 7 Ата-бабаларыгыз көннәреннән бирле сез күрсәтмәләремнән читкә тайпыласыз һәм аларны тотмыйсыз.+ Миңа кире кайтыгыз, һәм мин сезгә кайтырмын»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
Ләкин сез: «Кайтыр өчен безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорыйсыз.
8 «Кеше Аллаһыдан урлармы? Ә сез миннән урлыйсыз».
Сез исә: «Без синнән нәрсә урлыйбыз?» — дип сорыйсыз.
«Уннан бер өлешләрне һәм иганәләрне урлыйсыз. 9 Сез, һичшиксез, ләгънәт ителгән,* чөнки сез миннән урлыйсыз, әйе, бөтен халык шулай эшли. 10 Минем йортымда ризык булсын өчен,+ бөтен гошерләрне* гыйбадәтханәгә* алып килегез.+ Шулай итеп мине сынагызчы,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен,+ мин күк капкаларын ачмаммы+ һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?»
11 «Мин корткычларга* сезгә зыян китерергә бүтән рөхсәт итмәм, алар җирегезнең уңышын юк итмәс, йөзем бакчаларыгыз да җимешсез калмас»+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
12 «Бар халыклар сезне бәхетле дип атар,+ чөнки сез рәхәт җир булып китәрсез»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
13 «Миңа каршы әйткән сүзләрегез дорфа»,— ди Йәһвә.
Сез исә: «Без сиңа каршы нәрсә сөйләдек?»+ — дип сорыйсыз.
14 «Сез болай дисез: „Аллаһыга хезмәт итү файда китерми.+ Аның алдындагы вазифаларыбызны үтәүдән һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвә алдында боегып йөрүдән ни файда? 15 Хәзер без үзбелдекле кешеләрне бәхетле дип саныйбыз. Моннан тыш, явызлык кылучылар уңышлы.+ Алар Аллаһыны сынарга батырчылык итә һәм җәза күрми“».
16 Ул чакта Йәһвәдән куркучылар бер-берсе белән — һәрберсе үз якыны белән сөйләште, ә Йәһвә игътибар итте һәм тыңлап торды. Һәм аның алдында Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы*+ кешеләр хакында хәтер китабы языла иде.+
17 «Мин аларны үземнең махсус* милкем итәрмен+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Шул көнне алар минеке булып китәр.+ Кеше үзенә хезмәт итүче улын кызганган кебек, мин дә аларны кызганырмын.+ 18 Сез тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы,+ Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез».