Ишагыя
13 Амузның улы Ишагыя́+ күренештә Бабылга+ каршы күргән хәбәр:
2 «Кыялы тауда гаскәр өчен билге*+ куегыз.
Аларны чакырыгыз, кулыгызны болгагыз,
Алар мирзалар капкаларыннан керсен.
3 Мин үзем билгеләгәннәргә*+ әмер бирдем.
Ачуымны белдерер өчен гаскәриләремне чакырып алдым,
Алар горурланып сөенә.
4 Таулардагы халык төркеменең шаулавын тыңлагыз!
Ул күпсанлы халык сыман шаулый!
Патшалыкларның —
Бергә җыелган халыкларның+ шау-шуын тыңлагыз!
Гаскәрләр Иясе Йәһвә сугышка гаскәр җыя.+
Бөтен җирне тар-мар итәр өчен,+
Йәһвә һәм аның ярсуының кораллары килә.
6 Акырып елагыз, чөнки Йәһвә көне якын!
Ул көнне Чиксез Кодрәт Иясе җирегездәге бөтен нәрсәне җимерер.+
8 Кешеләр бик каты куркуга төшәр.+
Алар, тулгак тоткан хатын сыман,
Авыртудан һәм көзән җыерудан интегер.
Алар, котлары алынып, бер-берсенә карап торыр,
Җәфаланудан битләре янар.
Йәһвәнең көне —
Ярсу һәм ялкынлы ачу тулы рәхимсез көн килә.
Күтәрелгәндә, кояш караңгы булыр,
Ай да үз яктылыгын чәчмәс.
Дуамалларның горурлыгын бетерермен,
Залимнәрнең тәкәбберлеген басынкыландырырмын.+
13 Шуңа күрә мин күкләрне тетрәтермен,
Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең ялкынлы ачу көнендә аның ярсуыннан
Җир селкенеп үз урыныннан кузгалыр.+
14 Куып барылган газәл кебек һәм көтүчесе булмаган көтү кебек,
Һәркем үз халкына кире кайтыр,
Һәркем үз җиренә качар.+
16 Аларның балаларын үз күзләре алдында тураклап үтерерләр,+
Йортларын таларлар,
Хатыннарын көчләрләр.
17 Мин аларга каршы ми́диялеләрне күтәрәм.+
Алар көмешне бернигә санамый,
Алтынга да кызыкмый.
18 Аларның җәяләре егетләрне һәлак итәр.+
Алар сабыйларны кызганмас,
Балаларга шәфкать күрсәтмәс.
19 Һәм Бабы́л, патшалыкларның иң данлыклысы,*+
Калдайлыларның күрке һәм горурлыгы,+
Аллаһы җимергән Сәдү́м белән Гамура́ кебек булыр.+
Бер гарәп тә анда чатырын кормас,
Көтүчеләр үз көтүләрен анда ял иттермәс.
21 Анда чүл хайваннары ятар.
Аларның йортлары мәче башлы ябалаклар белән тулыр.
22 Манараларында — хайваннар,
Зиннәтле сарайларында шакаллар улар.
Аның вакыты якын, аның көннәре озайтылмас».+