Зәбур
Давытның мәдхиясе.
27 Йәһвә яктылыгым+ һәм Коткаручым минем.
Миңа кемнән куркырга?+
Йәһвә — тормышым таянычы.+
Миңа кемнән тетрәп куркып торырга?
Хәтта миңа каршы яу чыкса да,
Ышанычым какшамас.
4 Йәһвәдән мин бер генә нәрсә сорадым,
Шуны эзләрмен дә:
Йәһвәнең күркәмлеген күрер өчен,
Аның гыйбадәтханәсенә* сокланып* карап торыр өчен,+
Гомеремнең бар көннәрендә Йәһвәнең йортында буласым килә.+
5 Бәла килгән көнне ул мине үзенең ышык урынына яшерер,+
Үз чатырындагы яшерен урынга качырыр,+
Мине биек бер кыя өстенә куяр.+
6 Менә, чолгап алган дошманнарым өстеннән башым югары тора.
Аның чатырында мин шатлык авазлары белән корбаннар китерермен.
Мин Йәһвәгә мәдхияләр җырлармын.*
8 Йөрәгем синең исемеңнән:
«Мине* эзлә»,— диде.
И Йәһвә, сине эзләрмен мин.+
Ачуың чыгып, хезмәтчеңне читкә какма.
Син — минем ярдәмчем,+
Ташлама мине, калдырма, Коткаручы Аллаһым.
12 Дошманнарым ихтыярына бирмә мине,+
Чөнки миңа каршы ялган шаһитләр күтәрелде,+
Алар миңа җәберләү белән яный.
13 Тереләр арасында Йәһвәнең яхшылыгын күрәчәгемә
Әйе, өметеңне Йәһвәгә багла.