Әюп
31 Мин күзләрем белән килешү төзедем.+
Ничек инде гыйффәтле кызга күз салыйм, ди?+
2 Алай эшләгән булсам, югарыдагы Аллаһыдан өлешем,
Биектәге Чиксез Кодрәт Иясеннән мирасым нинди булыр иде?
4 Әллә ул минем юлларымны күрмиме?+
Әллә бар адымнарымны хисапламыймы?
5 Кайчан да булса ялган юлыннан* йөрдемме?
Алдарга дип ашыктыммы?+
Я йөрәгем күзләремә ияргән икән,+
Я кулларым нәҗесләнгән икән,
8 Мин чәчкәнне башка берәү ашасын,+
Мин утыртканны тамыры белән йолкып алсыннар.*
9 Күңелем хатын-кыз коткысына бирелгән булса,+
Якынымның ишек төбендә көтеп яткан булсам,+
10 Хатыным башка ир-ат өчен он тартсын,
Аның белән башкалар якынлык кылсын.+
13 Хезмәтче ирләр я хатыннар миннән зарланганда,*
Алар белән гадел эш итмәгән булсам,
14 Аллаһы миңа каршы чыккач, нәрсә эшли алырмын?
Мине җавапка тарткач, ни әйтә алырмын?+
15 Мине ана карынында яраткан Аллаһы аларны да яраткан түгелме?+
Барыбызны да ана карынында бер үк Аллаһы булдырган түгелме?+
16 Ярлыга теләгәнен бирмәгән булсам,+
Тол хатынның күзләрен тилмерткән булсам,+
17 Ризыгымны ятимнәргә бирмичә
Үзем генә ашаган булсам+
18 (Яшь чагымнан ук ятим* минем белән үз әтисе белән үскәндәй үсте бит,
Бала чагымнан ук тол хатынга* таяныч булдым),
19 Ялангач калып суыктан үлеп баручыны
Я бөркәнерлек нәрсәсе булмаган ярлыны күргәндә,+
20 Ул җылына алсын өчен аңа сарыкларымның йонын бирмәгән булсам,
Һәм ул миңа рәхмәт укымаган булса,+
21 Шәһәр капкалары янында ятимгә ярдәмем кирәк булганда,+
Аңа* йодрык күрсәткән булсам,+
22 Кулым* иңбашымнан өзелеп төшсен,
Терсәктән* сынсын.
23 Мин Аллаһының җәзасыннан курка идем,
Аның шөһрәте алдында басып тора алмас идем бит.
24 Алтынга таянган булсам
Я саф алтынга: „Син минем ышанычым!“ — дигән булсам,+
Зур байлыгыма шатланган булсам,+
26 Яктыртып торган кояшны
Я йөзеп барган мәһабәт айны күргәндә,+
27 Күңелемнән вәсвәсәләнеп,
Аларга табыныр өчен кулым белән үбеш җибәргән булсам,+
28 Бу хакимнәр җәзасына лаек җинаять булыр иде,
Мин Аллаһыны кире каккан булыр идем.
34 Халык миңа ни эшләр дип курка идемме?
Я башка гаиләләрнең нәфрәте котымны ала идеме?
Шуңа күрә сүзсез калып өйдән чыгарга шүрли идемме?
Әйткән сүзләремне раслап кул куяр идем.*
Чиксез Кодрәт Иясе миңа җавап бирсен!+
Гаепләүчем үз шикаятен язсын иде!
36 Мин ул язуны җилкәмдә йөртер идем,
Таҗ сыман, башыма кияр идем.
37 Һәр адымым турында аңа җавап бирер идем,
Мирза сыман, аңа тәвәккәллек белән килер идем.
38 Әгәр җирем, мин аны урлаганга, үкереп елаган булса,
Буразналары бергәләп күз яшьләре түккән булса,
39 Әгәр бер дә түләмичә җимешләрен ашаганмын икән+
Я хуҗаларын* төшенкелеккә дучар иткәнмен икән,+
40 Миндә бодай урынына — чәнечкеле үсемлекләр,
Арпа урынына чүп үләне үсеп чыксын».
Шулай итеп Әюпнең сүзләре тәмамланды.