Ишагыя
Син җимерүдән туктагач, үзеңне җимерерләр.+
Хыянәт итүдән туктагач, үзеңә хыянәт итәрләр.
2 И Йәһвә, безгә илтифат күрсәт.+
Без сиңа өметләнәбез.
3 Күкрәгән тавышыңнан халыклар кача.
Син күтәрелгәндә, милләтләр тарала.+
4 Сезнең табышыгызны туймас саранчалар кебек таларлар.
Халык аңа саранчалар өерләре сыман ташланыр.
5 Йәһвә югарыланыр,
Чөнки ул югарыдагы биеклекләрдә тора.
Ул Сионны гаделлек һәм тәкъвалык белән тутырыр.
6 Ул синең заманыңа тотрыклылык бирер.
7 Менә, аларның батырлары урамнарда кычкыра,
Тынычлык хәбәрчеләре ачы тавыш белән елый.
8 Зур юллар буш калды,
Юлларда беркем йөрми.
Лива́н гарьләнә,+ ул корып бетте.
Шару́н чүлгә әйләнде,
Баша́н һәм Карми́л яфракларын койды.+
11 Сез коры үлән белән авырлы буласыз һәм салам тудырасыз.
Сезне үзегезнең рухыгыз ук ялкын сыман йотар.+
12 Халыклар яндырылган акбур сыман булыр.
Алар чабып ташланган чәнечкеле үсемлекләр кебек яндырылыр.+
13 Еракта булганнар, нәрсә эшләячәгемне тыңлагыз!
Якында булганнар, минем кодрәтемне таныгыз!
„Кайсыбыз ялмап алучы ут булган җирдә яши ала?+
Кайсыбыз сүнмәс ялкыннар янында яши ала?“ — ди алар.
Дөресне сөйләүче,+
Намуссыз һәм хәрәм табышны кире кагучы,
Ришвәт алыр өчен кулларын сузмаучы,+
Кан кою турында ишетмәс өчен колагын томалаучы
Һәм начар нәрсәләрне күрмәс өчен күзләрен йомучы
16 Биеклекләрдә яшәр.
17 Синең күзләрең патшаны бөтен күркәмлегендә күрер,
Алар ерактагы җирне күрер.
18 Син күңелеңнән бөтен дәһшәтне үткәреп,* болай диярсең:
«Кайда сәркатип?
Салым үлчәп бирүче кайда?+
Манаралар санаучы кайда?»
19 Син дорфа халыкны,
Төшенер өчен шулкадәр аңлаешсыз телле халыкны,
Тотлыгып сөйләүләрен аңлый алмаган халыкны бүтән күрмәссең.+
20 Сионга — бәйрәмнәребез үткәрелгән шәһәргә кара!+
Синең күзләрең Иерусалимны — тыныч яшәү урынын,
Күчерелмәс чатырны күрер.+
Аның казыклары беркайчан да суырып алынмас,
Аның бер бавы да өзелмәс.
21 Ләкин анда мәһабәт Аллаһы Йәһвә
Безне елгалар, киң каналлар кебек яклар.
Бу сулардан хәрби көймәләр йөрмәс
Һәм мәһабәт кораблар үтмәс.
Ул безне коткарыр.+
23 Арканнар бушар,
Алар мачтаны тота алмас, һәм җилкән дә корылмас.
Ул вакытта мул табыш бүләрләр,
Хәтта аксакларның да өлеше зур булыр.+
24 Анда яшәүчеләрнең берсе дә: «Мин авырыйм»,— дип әйтмәс.+
Ул җирдә яшәүче халыкның гөнаһы кичерелер.+