Еврейләргә
4 Шулай итеп, Аллаһының тынычлыгына керү вәгъдәсе әле дә гамәлдә кала, шуңа күрә сак булыйк: берегез дә анда керергә лаек түгел дип табылмасын.+ 2 Яхшы хәбәр ата-бабаларыбызга игълан ителгән кебек, безгә дә игълан ителде.+ Ләкин ишеткән сүзләре аларга файда китермәде, чөнки иманнары тыңлаучан кешеләрнеке кебек түгел иде. 3 Ә без, иман итүчеләр, шул тынычлыкка керәбез. Аллаһы, эшләре дөнья яратылганнан бирле тәмамланган булса да,+ болай дигән: «Шунда ачуым чыгып: „Алар минем тынычлыгыма кермәячәк“,— дип ант иттем».+ 4 Бер урында җиденче көн турында ул: «Җиденче көнне Аллаһы үзенең бар эшләреннән ял итә башлады»+,— дигән, 5 һәм кабат: «Алар минем тынычлыгыма кермәячәк»+,— ди.
6 Шулай итеп, игълан ителгән яхшы хәбәрне беренче булып ишеткән кешеләр үз тыңламаучанлыклары аркасында анда кермәгән,+ ә кайберәүләрнең анда керергә мөмкинлекләре әле бар. 7 Шуңа күрә ул, шулкадәр озак вакыт үтсә дә, Давыт мәдхиясендә «бүген» дип әйтеп, кабат аерым бер көн билгеләп куя. Нәкъ югарыда әйтелгәнчә: «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән, үҗәтләнмәгез».+ 8 Чөнки Йошуа́+ аларны тынычлык урынына китергән булса, Аллаһы соңрак бүтән көн хакында әйтмәс иде. 9 Шунлыктан Аллаһы халкы өчен Шимбә көнедәй тынычлык көне әле дә кала.+ 10 Аллаһы тынычлыгына кергән кеше, Аллаһы үз эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән ял итә.+
11 Шуңа күрә, Аллаһының тынычлыгына керер өчен һәм беркем дә шул тыңламаучанлык үрнәгенә иярмәсен өчен,+ көчебездән килгәнне эшлик. 12 Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле,+ ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк.+ Ул шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны* рухтан,* буыннарны сөяк җелегеннән аера һәм йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый. 13 Аллаһыдан беркем дә, бернәрсә дә яшеренә алмый,+ әмма аның күзләре бар нәрсәне ачык һәм нинди булса, шундый итеп күрә. Без аңа хисап бирәчәкбез.+
14 Шуңа күрә, безнең күкләргә кергән баш руханиебыз — Аллаһы Улы Гайсә+ булганга, аңа иман итүебез турында армый-талмый игълан итеп йөрик.+ 15 Безнең баш руханиебыз йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала,+ чөнки ул без сыналгандай сыналды, әмма гөнаһ кылмады.+ 16 Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы безгә, ярдәм кирәк булганда, юмарт игелек һәм шәфкать күрсәтсен өчен, юмарт игелек тәхете янына сөйләү иреге белән барыйк.+