Зәбур
Дирижер өчен: «Ерактагы өнсез күгәрчен»гә салынган. Микта́м.* Давытның филистилеләр аны Гефта кулга алганнан соң язган мәдхиясе.+
56 Илтифатлы бул миңа, и Аллаһым, чөнки үлемле кеше миңа һөҗүм итә.*
Көне буе алар миңа каршы сугыша, җәберли мине.
2 Дошманнарым көне буе мине эләктерергә омтыла,
Күпләр масаеп, миңа каршы сугыша.
3 Курыкканда+ мин сиңа таянам.+
4 Аллаһының сүзен мактыйм мин,
Ходаема таянам, курыкмыйм.
Гади кеше* миңа ни эшли алсын?+
7 Явызлыклары өчен аларны кире как.
Ачуың белән халыкларны тар-мар ит, и Аллаһы.+
8 Качып йөрүләремне син күздән кичерәсең.+
Күз яшьләремне күн турсыкка җыеп барчы.+
Китабыңда алар турында язылган түгелме?+
9 Сиңа ярдәм сорап ялварган көнне дошманнарым чигенер.+
Аллаһының минем яклы икәненә ышанычым нык минем.+
Гади кеше миңа ни эшли алсын?+