3 Улым, үгет-нәсыйхәтемне онытма,
Әмерләремне чын күңелдән үтә,
2 Шулчак синең гомерең озын булыр,
Һәм син тыныч-имин яшәрсең.+
3 Тугры мәхәббәт һәм тугрылык сине калдырмасын.+
Аларны муеныңа тагып куй,
Йөрәгең тактасына уеп яз.+
4 Шулчак син Аллаһының һәм кешеләрнең илтифатын казанырсың,+
Төшенүчән кеше булып танылырсың.
5 Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян,+
Үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма.+
6 Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал,+
Һәм ул сукмакларыңны туры итәр.+
7 Үзеңне акыл иясе дип санама.+
Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәт һәм явызлыктан кач.
8 Бу тәнең өчен дәва булыр,
Сөякләреңә көч өстәр.
9 Йәһвәне данла: аңа үзеңдә булганның иң яхшысын бир,+
Бөтен уңышыңның беренче җимешләрен китер.+
10 Шулай эшләсәң, амбарларың шыгрым тулы булыр,+
Мичкәләреңдә яңа шәраб ташып торыр.
11 Улым, Йәһвә тәрбиясен кире какма,+
Аның төзәтүен нәфрәт итмә,+
12 Чөнки ата кеше үзенә шатлык китергән улын төзәткән кебек,+
Йәһвә дә, кемне яратса, шуны төзәтә.+
13 Зирәклек тапкан кеше+
Һәм үткен акыл казанган адәм бәхетле.
14 Зирәклеккә ия булу көмешкә ия булудан яхшырак,
Ул алтыннан файдалырак.+
15 Ул мәрҗәннәрдән дә кыйммәтрәк,
Син теләгән бернәрсә дә аңа тиң булмас.
16 Аның уң кулында — озын гомер,
Сул кулында — байлык һәм дан.
17 Аның юллары рәхәт,
Бар сукмаклары тыныч-имин.+
18 Зирәклеккә тотынганнар өчен ул тормыш агачы,
Аңа нык тотынганнар бәхетле дип аталыр.+
19 Йәһвә үз зирәклеге белән җиргә нигез салган.+
Үткен акылы ярдәмендә күкләрне нык урнаштырган.+
20 Аның белеме ярдәмендә су упкыннары бүленгән,
Болытлы күкләр тамчылар белән тулган.+
21 Улым, аларны күздән ычкындырма.
Зирәклек һәм аңны сакла,
22 Алар сиңа гомер бирер,
Муеныңа бизәк булыр.
23 Ул чакта син үз юлыңнан имин йөрерсең,
Һич абынмыйча атларсың.+
24 Яткач, куркуга төшмәссең,+
Йокларга яткач, йокың тәмле булыр.+
25 Син көтелмәгән бәладән курыкмассың,+
Явызлар өстенә киләчәк давылдан хәвефләнмәссең.+
26 Чөнки син ышанычыңны Йәһвәгә багларсың,+
Ул аягыңны тозактан саклап торыр.+
27 Ярдәм итү кулыңнан килгәндә,+
Игелеккә мохтаҗ булганнарга аны күрсәтми калма.+
28 Якының сораган әйберне шундук бирә алсаң,
Аңа: «Бар, соңрак кил! Иртәгә бирермен»,— димә.
29 Якыныңа каршы явыз ният корма,+
Ул бит яныңда синнән шикләнмичә яши.
30 Үзеңә явызлык кылмаган булса,+
Кеше белән бер сәбәпсез талашма.+
31 Мәрхәмәтсез кешедән көнләшмә,+
Аның бер юлын да сайлама.
32 Мәкерле кешеләрдән Йәһвә җирәнә бит,+
Ә намуслылар — аның якын дуслары.+
33 Явызның йортын Йәһвә ләгънәт итә,+
Ә тәкъваның йортына фатихасын яудыра.+
34 Мыскыллап көлүчеләрдән ул үзе көлә,+
Юашларга исә илтифатын күрсәтә.+
35 Зирәкләр ихтирам казана,
Ә ахмаклар хурлыклы нәрсәләр белән горурлана.+