Зәбур
Дирижер өчен: нехила́т.* Давытның җыры.
2 И Патшам минем, Ходаем,
Ярдәм сорап аваз салуыма игътибар ит, мин бит сиңа дога кылам.
3 И Йәһвә, иртән син тавышымны ишетерсең,+
Сиңа иртән үз борчуымны әйтеп бирермен+ һәм җавабыңны өметләнеп көтәрмен.
4 Син бит явызлыктан рәхәтлек табучы Аллаһы түгел.+
Яманлык кылучыларның барын да син нәфрәт итәсең.+
6 Ялган сөйләүчеләрне син юк итәрсең.+
И Йәһвә, рәхимсез* һәм алдакчы кешеләрдән син җирәнәсең.+
7 Ә мин, тугры мәхәббәтең бөек булганга,+ синең йортыңа керермен,+
Сиңа курку-хөрмәт күрсәтеп, изге гыйбадәтханәңә* карап сәҗдә кылырмын.+
8 И Йәһвә, дошманнарым аркасында мине үзеңнең тәкъвалык сукмагыңнан алып бар,
Миңа юлыңнан абынмый йөрергә ярдәм ит.+
9 Аларның бер сүзенә дә ышанып булмый бит,
Эчләрендә яман нияттән башка һични юк,
Аларның бугазлары — ачык кабер,
10 Әмма Аллаһы аларны гаепле дип игълан итәчәк.
Үз мәкерләре аркасында алар һәлак булачак.+
Җинаятьләре күп булганлыктан, алар таралып бетсен,
Алар бит сиңа каршы баш күтәрде.
Син аларны якларсың,
Исемеңне сөючеләр синдә сөенеч табар.