Дирижер өчен: шеминитка көйләнгән кыллы уен коралларында уйнап башкарыла. Давытның җыры.
6 И Йәһвә, мине ачуың белән шелтәләмә,
Ярсуың белән мине төзәтмә.+
2 Илтифат кыл миңа, и Йәһвә, чөнки мин хәлсезләнә барам.
Савыктыр мине, и Йәһвә,+ чөнки сөякләрем калтырый.
3 Әйе, җаным бик нык борчыла,+
Синнән сорыйм мин, и Йәһвә: күпме тагын шулай булыр?+
4 И Йәһвә, килеп, җанымны коткар,+
Тугры мәхәббәтең хакына мине сакла.+
5 Чөнки үлгәннәр сине искә алмый.
Кабердә сине кем мактар?+
6 Көрсенүемнән мин алҗып беттем,+
Төне буе ятагымны күз яшьләремә чылатам,
Яткан урынымны күз яшемә батырам.+
7 Кайгымнан күзләрем начарланды,+
Газаплаучыларым аркасында күзләрем тоныкланды.
8 Китегез янымнан, явызлык кылучылар,
Чөнки Йәһвә елаган тавышымны ишетер.+
9 Йәһвә илтифат сорап ялваруымны ишетер,+
Йәһвә догамны кабул кылыр.
10 Барча дошманнарым хурлыкка төшәр һәм каушап калыр.
Алар чигенер дә кинәт мәсхәрә ителер.+