Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Әсфирә 1:1-10:3
  • Әсфирә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Әсфирә
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Әсфирә

ӘСФИРӘ

1 Бу вакыйга Ахашверо́ш* заманында булды. Ул вакытта Ахашверош Һиндстаннан алып Хәбәшстанга* кадәр җәелгән 127 өлкә+ белән идарә итеп, 2 Шуша́н+ ныгытмасында* үзенең патша тәхетендә утыра иде. 3 Идарә итүенең өченче елында ул бөтен түрәләре һәм хезмәтчеләре өчен мәҗлес оештырды. Фарсы́+ һәм Ми́дия+ гаскәре, мирзалар һәм өлкә башлыклары аның алдында булды. 4 Күп көннәр, 180 көн дәвамында, ул аларга үзенең данлыклы патшалыгының байлыкларын, үзенең шөһрәтен һәм бөеклеген күрсәтте. 5 Ул көннәр тәмамлангач, патша Шушан ныгытмасында* булган бөтен халык өчен — бөекләр өчен дә, гадиләр өчен дә — патша сараеның бакчасында җиде көнлек мәҗлес оештырды. 6 Анда мәрмәр баганалардагы көмеш боҗраларга сыйфатлы тукымадан һәм кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган тасмалар белән җитен, мамык тукымалардан һәм зәңгәр төсле тукымалардан пәрдәләр беркетелгән иде. Порфир, ак мәрмәр, перламутр һәм кара мәрмәр белән түшәлгән идәннәрдә алтын һәм көмеш кәнәфиләр тора иде.

7 Алтын касәләрдә* шәраб бирә иделәр, бөтен касәләр бер-берсеннән аерылып тора иде, патшаның шәрабы да байлыгына карап мул иде. 8 Боерык буенча, кемне дә булса эчәргә мәҗбүр итү* тыела иде, чөнки патша, үз сараендагы идарәчеләр белән киңәшләшеп, һәркем үзе теләгәнчә эш итсен дигән боерык чыгарган иде.

9 Шулай ук Вәшти́+ патшабикә дә Ахашверош патшаның сараенда хатын-кызлар өчен мәҗлес оештырды.

10 Җиденче көнне Ахашверош патша, шәрабтан күңеле күтәрелгәч, Мәһума́н, Биззә́т, Харбу́н,+ Бикта́, Аба́х, Зетә́р һәм Кәркәскә — патшаның үзенә хезмәт иткән җиде түрәгә — 11 Вәшти патшабикәне, патша таҗы* кидереп, үзе алдына китерергә кушты. Ул аның гүзәллеген халыкларга һәм мирзаларга күрсәтергә теләде, чөнки ул бик чибәр иде. 12 Ләкин түрәләр патшаның боерыгын җиткергәч, Вәшти патшабикәнең киләсе килмәде. Шунда патшаның бик нык ачуы чыкты һәм күңеле ярсыды.

13 Патша охшаш очракларны* белүче зирәк кешеләргә мөрәҗәгать итте. (Барлык шундый эшләр турында патша законны һәм суд эшләрен белгән кешеләр белән киңәшләшә иде, 14 аның иң якын киңәшчеләре — Фарсы һәм Ми́диянең җиде түрәсе+ Кәршенә́, Шетә́р, Адмата́, Тарши́ш, Мәри́с, Мәрсә́н һәм Мәмүкә́н иде, болар патша янына еш килә һәм патшалыкта беренче урыннарда утыра иде.) 15 Патша аларга болай диде: «Закон буенча Вәшти патшабикә белән нәрсә эшләргә кирәк? Ул бит Ахашверош патшаның түрәләре аша җиткергән боерыгын үтәмәде».

16 Шунда патша белән түрәләр алдында Мәмүкән болай диде: «Вәшти патшабикә патшага гына түгел, ә Ахашверош патша карамагындагы өлкәләрдә яшәүче бөтен түрәләр һәм халыкларга каршы явызлык кылды.+ 17 Чөнки патшабикәнең шул эше турында бөтен хатыннар ишетер дә: „Ахашверош патша Вәшти патшабикәне китерергә кушкан, ә ул килергә теләмәгән“,— диеп, үз ирләрен санга сукмый башлар. 18 Хәзер патшабикәнең ни эшләгәнен белгән Фарсы һәм Ми́дия түрәләренең хатыннары патшаның бөтен түрәләре белән шулай ук сөйләшә башлар, нәтиҗәдә хатыннар ирләрен ихтирам итмәс, ә ирләре ачулы булыр. 19 Хөрмәтле патша, мәгъкуль күрсәгез, Вәшти моннан ары Ахашверош патша янына килә алмый дигән карар чыгарыгыз, һәм бу карар мәңге үзгәрмәс+ Фарсы һәм Ми́дия законнары җыентыгына язылсын. Ә аның урынына патшабикә итеп берәр яхшырак хатынны куегыз. 20 Патшаның шул карары аның зур патшалыгында игълан ителгәч, бөекләрнең дә, гадиләрнең дә хатыннары үз ирләрен хөрмәт итеп яшәр».

21 Бу тәкъдим патша белән башка түрәләргә ошады, һәм Ахашверош нәкъ Мәмүкән әйткәнчә эшләде. 22 Һәрбер ир үз йортында хуҗа* булсын дип һәм үз халкының телендә сөйләшсен дип, патша үз карамагындагы бөтен өлкәләргә, һәрбер өлкәгә үз язуында, һәрбер халыкка үз телендә, хатлар язып җибәрде.+

2 Бу вакыйгалардан соң, ачуы басылгач, Ахашверо́ш+ патша Вәштинең кылган эшен+ һәм аның турында чыгарылган карарны+ исенә төшерде. 2 Шулчак патшаның хезмәтчеләре болай диделәр: «Патша өчен яшь чибәр гыйффәтле кызлар эзләп тапсыннар. 3 Бөтен чибәр яшь гыйффәтле кызларны Шуша́н ныгытмасында* хатын-кызлар йортында* җыяр өчен, патша үз патшалыгының бөтен өлкәләрендә+ ышанычлы кешеләр билгеләсен. Бу кызлар турында патша йортының хәрәм агасы һәм хатын-кызлар сакчысы Һигә́й+ кайгыртсын, тәннәренә май сөртсеннәр. 4 Һәм патша күңеленә хуш килгән кыз Вәшти́ урынына патшабикә булыр».+ Бу тәкъдим патшага ошады, һәм ул нәкъ шулай эшләде дә.

5 Ә Шушан+ ныгытмасында* Мардәкә́й+ исемле бер яһүд яши иде. Ул Йәһирнең улы иде, Йәһи́р — Шимгыйның, Шимгы́й биньяминлы+ Кишның улы иде. 6 Ул Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р тарафыннан Яһүд патшасы Йәкуния́*+ һәм бөтен халык белән Иерусалимнан әсирлеккә алып кителгән булган. 7 Ул үз әтисенең бертуганының кызы+ Һадассаны,* ягъни Әсфирәне, тәрбияләп үстерүче булган, чөнки аның әтисе дә, әнисе дә булмаган. Ә кыз төскә-биткә чибәр һәм зифа буйлы иде. Аның әти-әнисе үлгәч, Мардәкәй аны кызлыкка алган. 8 Патша сүзе һәм әмере игълан ителгәч, Шушан ныгытмасында* күп кенә кызларны җыеп, Һигәй карамагына тапшырдылар.+ Әсфирәне дә патша йортына* китереп, хатын-кызлар сакчысы Һигәй карамагына тапшырдылар.

9 Әсфирә́ Һигәйгә бик ошады һәм аның илтифатын* казанды. Шуңа күрә ул шундук аның тәненә май сөртелү+ хакында һәм аның өчен махсус ризык турында кайгыртты. Аңа патша йортыннан җиде хезмәтче кызны билгеләде һәм аны хезмәтчеләре белән бергә хатын-кызлар йортының* иң яхшы урынына күчерде. 10 Әсфирә үз халкы турында+ да, туганнары турында да һичкемгә сөйләмәде, чөнки Мардәкәй+ аңа шулай кушкан иде.+ 11 Әсфирәнең хәлләрен, аның белән ни булганын белер өчен, Мардәкәй көн саен хатын-кызлар йортының* ишегалды каршында йөри торган булды.

12 Һәрбер яшь хатын-кыз, 12 айлык әзерләнүе тәмамланганнан соң (ә тәнгә май сөртү шулкадәр вакыт дәвам итәргә тиеш иде: алты ай ми́рра+ мае һәм алты ай бәлзәм мае+ белән төрле мазьлар сөртә иделәр), чираты буенча, Ахашверош патша алдына китерелә иде. 13 Кыз патша йортына керергә әзер булгач, хатын-кызлар йортыннан* патша йортына барганда, аңа нәрсә генә сораса да, бирә иделәр. 14 Кич белән ул патша йортына керә иде, ә иртән патшаның хәрәм агасы+ булган җарияләр сакчысы Шашһазның карамагындагы икенче хатын-кызлар йортына* китә иде. Патша аны аеруча ошатып исеме белән чакырмаса, кыз аның янына бүтән керми иде.+

15 Мардәкәйнең әтисе белән бертуган Абиһаилнең кызы, Мардәкәй кызлыкка алган+ Әсфирәгә патша янына керергә чират җиткәч, Әсфирә, патшаның хәрәм агасы — хатын-кызлар сакчысы Һигәй әйткәннәрдән тыш, бернәрсә дә сорамады. (Әсфирә исә үзен күргән һәркемнең илтифатын казана иде.) 16 Ахашверош патшаның идарә итүенең җиденче елында,+ унынчы айда, ягъни тебе́т* аенда, Әсфирәне патша сараена китерделәр. 17 Патша Әсфирәне бүтән хатыннарга караганда күбрәк яратты һәм аңа башка кызларга караганда күбрәк илтифат күрсәтте, күбрәк хуплавын* белдерде. Ахашверош аны, таҗ* кидереп, Вәшти урынына+ патшабикә итеп билгеләде.+ 18 Шунда патша Әсфирә хөрмәтенә үзенең бөтен түрәләре һәм хезмәтчеләре өчен зур мәҗлес оештырды. Ул бөтен өлкәләрдә кешеләргә азатлык бирде һәм патшаларча юмартлык белән бүләкләр өләште.

19 Гыйффәтле кызларны*+ икенче тапкыр җыйганда, Мардәкәй патша капкасы янында утыра иде. 20 Әсфирә, Мардәкәй кушканча, беркемгә дә үзенең туганнары һәм халкы+ турында сөйләмәде. Әсфирә хәзер дә, Мардәкәй үзен үстергән чактагы кебек үк, аның сүзеннән чыкмады.+

21 Ул көннәрдә патшаның ике түрәсе — ишек сакчылары булып хезмәт иткән Бикта́н белән Тәри́ш, ачулары чыгып, Ахашверош патшаны үтерергә сөйләштеләр. Мардәкәй исә патша капкасы янында утыра иде. 22 Моны белгәч, Мардәкәй шунда ук барысын Әсфирә патшабикәгә сөйләп бирде, Әсфирә исә бу турыда Мардәкәй исеменнән патшага сөйләде. 23 Бу эш тикшерелгәч һәм теге ике кешенең гаебе раслангач, аларны баганага астылар. Моның барысы турында патша алдында тарихи язмалар китабына язып куелды.+

3 Шул вакыйгалардан соң Ахашверо́ш патша агаклы+ Һәмәда́т улы Һәмәннең+ дәрәҗәсен күтәрде һәм, аның тәхетен башка түрәләрдән югарырак куеп, аны бөек итте.+ 2 Патша сараеның капкасы янында булган бөтен хезмәтчеләр Һәмә́н алдында тезләнеп, җиргә йөзтүбән каплана иделәр, чөнки бу патшаның әмере иде. Мардәкә́й исә аның алдында тезләнмәде дә, йөзтүбән дә капланмады. 3 Капка янында торган патша хезмәтчеләре Мардәкәйдән: «Ни өчен син патша әмерен санга сукмыйсың?» — дип сорый иделәр. 4 Алар аңа бу турыда көн саен әйтеп тордылар, тик ул аларны тыңламады. Аннан соң алар, Һәмән моңа түзеп торырмы, юкмы икәнен белер өчен, бу хакта Һәмәнгә сөйләделәр,+ чөнки Мардәкәй аларга үзенең яһүд булуы турында әйткән иде.+

5 Һәмән, Мардәкәйнең үзенең алдында иелмәгәнен һәм йөзтүбән капланмаганын күргәч, ярсып китте.+ 6 Ләкин аңа Мардәкәйне генә үтерү аз булып тоелды. Мардәкәйнең кайсы халыктан булуын белгәч, ул Ахашверош патшалыгында яшәгән бөтен яһүдләрне — Мардәкәйнең халкын кырып бетерү мөмкинлеген эзли башлады.

7 Һәм Ахашверош патшаның идарә итүенең 12 нче елында,+ беренче айда, ниса́н* аенда, көнне һәм айны билгеләр өчен, Һәмән алдында пур,+ ягъни жирәбә салдылар, һәм жирәбә 12 нче айга, ада́р*+ аена төште. 8 Шунда Һәмән Ахашверош патшага болай диде: «Синең патшалыгыңда бөтен өлкәләр буенча+ чәчелгән һәм сибелгән бер халык бар.+ Аның законнары бөтен башка халыкларныкыннан аерылып тора, бу халык кешеләре патша законын үтәми. Патшага моны болай гына калдырырга ярамый. 9 Әгәр патша дөрес дип тапса, аларны кырып бетерү турында әмер язылсын. Мин исә түрәләргә, патша хәзинәсенә салу өчен, 10 000 көмеш талант* түләрмен».*

10 Шунда патша үзенең мөһерле балдагын+ кулыннан салды да яһүдләрне нәфрәт иткән агаклы+ Һәмәдат улы Һәмәнгә+ бирде. 11 Патша аңа: «Көмешне дә, халыкны да сиңа бирәм. Алар белән ни теләсәң, шуны эшлә»,— диде. 12 Беренче айның 13 нче көнендә патшаның сәркатипләрен+ җыйдылар, алар Һәмәннең бөтен боерыкларын патша сатраплары, өлкә башлыклары һәм төрле халыкларның түрәләре өчен, һәрбер өлкәгә үз язуында, һәрбер халыкка аның туган телендә яздылар.+ Бу боерыклар Ахашверош патша исеменнән язылды һәм патшаның мөһерле балдагы белән расланды.+

13 Хатларда билгеле бер көнне — 12 нче айның, адар аеның, 13 нче көнендә+ — бөтен яһүдләрне: яшьләрне дә, картларны да, балаларны да, хатыннарны да үтерергә, кырып бетерергә һәм юк итәргә, ә милекләрен тартып алырга дигән әмер язылган иде.+ Бу хатларны хәбәрчеләр аша патшалыкның бөтен өлкәләренә җибәрделәр. 14 Һәм бу көнгә әзер булсыннар өчен, шушы әмер бөтен өлкәләрдә закон итеп чыгарылырга һәм барлык халыкларга игълан ителергә тиеш иде. 15 Патшаның әмере буенча, хәбәрчеләр шундук чыгып киттеләр.+ Әмер исә Шуша́н+ ныгытмасында* да чыгарылды. Патша белән Һәмән шәраб эчәргә утырдылар, ә Шушан шәһәрендә шау-шу күтәрелде.

4 Моның барысы турында белгәч,+ Мардәкә́й+ үз киемнәрен ертып җибәрде һәм матәм киеме киеп, үз өстенә көл сипте. Аннары каты һәм әрнүле тавыш белән елап, шәһәр үзәгенә чыкты. 2 Ул патша капкасына кадәр генә барып җитте, чөнки беркемгә дә матәм киемендә аннан үтәргә рөхсәт ителми иде. 3 Патшаның сүзе һәм боерыгы ирешкән барлык өлкәләрдә+ яһүдләр зур матәм һәм ураза+ тоттылар, кайгырып еладылар. Күпләр матәм киемендә көлдә яттылар.+ 4 Әсфирәнең хезмәтче кызлары һәм хәрәм агалары, килеп, аңа бу турыда сөйләгәч, патшабикә тирән кайгыга төште. Ул Мардәкәйгә, матәм киемнәрен алмаштырсын өчен, киемнәр җибәрде, әмма тегесе кабул итмәде. 5 Шунда Әсфирә́, патшаның хәрәм агасы Һатакны чакырып (ә аны патша Әсфирәгә хезмәт итәргә дип билгеләгән иде), аңа Мардәкәйдән нәрсә булганын сорарга кушты.

6 Һата́к Мардәкәй янына патша капкасы алдындагы шәһәр мәйданына килгәч, 7 Мардәкәй аңа үзе белән булган нәрсәләр турында һәм яһүдләрне юк итәр өчен+ Һәмәннең патша хәзинәсенә күпме акча кертергә+ вәгъдә иткәне хакында сөйләп бирде. 8 Ул аңа шулай ук яһүдләрне үтерү турындагы Шушанда+ чыгарылган законның күчермәсен бирде, тегесе аны Әсфирәгә күрсәтергә һәм барысын аңлатырга тиеш иде. Моннан тыш, ул Әсфирәгә, патша янына кереп, шәфкатен күрсәтсен дип үтенергә һәм үз халкы турында ялварып сорарга кушты.+

9 Һатак кайтып, Мардәкәйнең сүзләрен Әсфирәгә сөйләп биргәч, 10 Әсфирә аңа Мардәкәйгә+ болай дип әйтергә кушты: 11 «Патшаның бөтен хезмәтчеләре һәм патша карамагындагы өлкәләрдә яшәүче халык белә бит: нинди дә булса ир кеше я хатын-кыз патша янына эчке ишегалдына+ чакырылмаган килеш керсә, закон буенча, аны үлем көтә. Патша аңа үзенең алтын скипетрын сузса гына, ул кеше исән калачак,+ ә мине инде утыз көн патша янына чакырганнары юк».

12 Әсфирәнең сүзләре Мардәкәйгә җиткерелгәч, 13 Мардәкәй Әсфирәгә мондый җавап кайтарды: «Патша гаиләсеннән булганга, миңа башка яһүдләргә караганда котылу җиңелрәк булачак, дип уйлама. 14 Әгәр син бу вакытта дәшми калсаң, яһүдләр өчен ярдәм һәм котылу башка яктан киләчәк,+ ә син һәм атаң йорты юк булачаксыз. Кем белә, бәлки, син шушындый вакыт өчен патшабикә дәрәҗәсенә ирешкәнсеңдер?»+

15 Моны ишеткәч, Әсфирә Мардәкәйгә болай дип әйтте: 16 «Бар, Шушанда булган барлык яһүдләрне җыеп, минем өчен ураза тотыгыз:+ өч көн буе,+ төнлә дә, көндез дә, бернәрсә дә ашамагыз һәм эчмәгез. Мин дә үземнең хезмәтче кызларым белән ураза тотармын. Аннары, закон буенча ярамаса да, патша янына барырмын. Үләргә булса, үләрмен инде». 17 Шуннан соң Мардәкәй, барып, һәммәсен Әсфирә кушканча эшләде.

5 Өченче көнне+ Әсфирә́ үзенең патша киемнәрен киде дә, патша йортының* эчке ишегалдына килеп, патша йорты каршысына басты, патша исә үзенең йортында, керү урыны каршысында тәхетендә утыра иде. 2 Ишегалдында торучы Әсфирә патшабикәне күрү белән патша сөенде һәм кулындагы алтын скипетрны Әсфирәгә таба сузды.+ Шунда Әсфирә, якынрак килеп, скипетрның очына кагылды.

3 Аннары патша аңа: «Ни булды, Әсфирә патшабикә? Нинди үтенечең бар? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!» — диде. 4 Моңа Әсфирә: «Патша хуп күрсә, бүген Һәмә́н+ белән бергә мин оештырган мәҗлескә килсен»,— дип җавап бирде. 5 Шулчак патша үз кешеләренә болай диде: «Һәмән тизрәк килсен, Әсфирә чакыра диегез». Һәм патша Һәмән белән бергә Әсфирә оештырган мәҗлескә килде.

6 Бераз вакыттан соң, алар мәҗлестә шәраб эчеп утырганда, патша Әсфирәгә: «Үтенечең нинди? Әйт, теләгеңне үтәрмен. Нәрсә турында сорарсың? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!»+ — диде. 7 Әсфирә мондый җавап кайтарды: «Теләгем һәм үтенечем мондый: 8 мин патшаның илтифатын казанган булсам һәм патша теләгемне үтәргә һәм үтенечем буенча эш итәргә теләсә, патша Һәмән белән бергә иртәгә мин оештырачак мәҗлескә килсен. Шунда мин патшага үтенечемне әйтермен».

9 Ул көнне Һәмән мәҗлестән шатланып һәм күтәренке күңел белән чыкты. Ләкин патша капкалары янындагы Мардәкәйнең үзе алдында тормаганын да, калтырамаганын да күргәч, Һәмәннең аңа ачуы чыкты.+ 10 Ләкин ул үзен кулга алып өенә кайтып китте һәм аннан соң үз дусларын һәм хатыны Зәрешне+ чакыртты. 11 Һәмән алар алдында үзенең зур байлыгы, күп-күп уллары,+ патшаның үзен күтәргәне һәм башка түрәләреннән һәм хезмәтчеләреннән бөегрәк иткәне турында сөйләп мактанды.+

12 Һәмән болай диде: «Өстәвенә, Әсфирә патшабикә үзе оештырган мәҗлескә патша белән миннән башка беркемне дә чакырмады.+ Әле иртәгә дә мине патша белән чакырды.+ 13 Тик шул яһүд Мардәкәйнең патша капкалары янында утыруын күргәндә, мине бернәрсә дә шатландыра алмый». 14 Шунда аның хатыны Зәре́ш һәм бөтен дуслары аңа болай диде: «50 терсәк* озынлыкта бер багана утыртырга куш, ә иртән патшага Мардәкәйне шул баганага асып куйсыннар диген.+ Аннары патша белән мәҗлескә күңел ачарга барырсың». Бу тәкъдим Һәмәнгә ошады, һәм ул багана утыртырга кушты.

6 Ул төнне патшаның йокысы качты. Шуңа күрә ул тарихи язмалар китабын+ китерергә кушты. Китапны патша алдында укыганда, 2 бер язу таптылар. Анда патшаның ике түрәсе — ишек сакчылары Бикта́н белән Тәришнең Ахашверо́ш патшаны үтерергә җыенганы һәм Мардәкәйнең моның турында хәбәр иткәне язылган иде.+ 3 Патша: «Мардәкәйгә моның өчен нинди хөрмәт күрсәтелде, нинди бүләк бирелде?» — дип сорады. Моңа патшаның хезмәтчеләре: «Бернинди дә»,— дип җавап бирделәр.

4 Шуннан соң патша: «Ишегалдында кем бар?» — дип сорады. Ә патша йортының* тышкы ишегалдында Һәмә́н тора иде.+ Ул патша янына үзе әзерләгән баганага Мардәкәйне асып куйсыннар өчен сөйләшергә дип килгән иде.+ 5 Хезмәтчеләре патшага: «Ишегалдында Һәмән+ басып тора»,— дигәч, патша: «Керсен монда»,— диде.

6 Һәмән кергәч, патша аңардан: «Патша үз хөрмәтен күрсәтергә теләгән кеше өчен нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сорады. Һәмән: «Патша миннән башка тагы кемгә ихтирам күрсәтсен инде?» — дип уйлап куйды.+ 7 Ул патшага болай диде: «Патша үз хөрмәтен күрсәтергә теләгән кеше өчен 8 патша киеп йөргән кием,+ шулай ук патша атланып йөргән һәм башына патша таҗы кидерелгән ат китерсеннәр. 9 Кием белән ат патшаның хөрмәтле бер түрәсе кулына тапшырылсын. Патша үз ихтирамын күрсәтергә теләгән кешегә шул киемне кидерсеннәр һәм шул атка утыртып шәһәр мәйданында йөртсеннәр. Аның алдыннан: „Патша үз ихтирамын күрсәтергә теләгән кешегә менә нәрсә эшлиләр!“ — дип кычкырып барсыннар».+ 10 Шунда патша Һәмәнгә: «Тизрәк, кием белән атны ал да әйткәнеңне патша капкалары янында утырган яһүд Мардәкәйгә эшлә. Әйткәннәреңнең берсен дә үтәми калма»,— диде.

11 Һәмән кием белән атны алып, Мардәкәйне+ киендерде дә атка утыртты. Аннары шәһәр мәйданында йөртеп, аның алдыннан: „Патша үз ихтирамын күрсәтергә теләгән кеше өчен менә нәрсә эшлиләр!“ — дип кычкырып барды. 12 Шуннан соң Мардәкә́й яңадан патша капкалары янына китте, Һәмән исә кайгырып башын каплаган килеш өенә ашыкты. 13 Һәмән үз хатыны Зәрешкә+ һәм бар дусларына үзе белән булган бөтен хәлләрне сөйләп биргәч, аның зирәк кешеләре һәм хатыны Зәре́ш болай диделәр: «Хәзер синнән бөегрәк булып киткән Мардәкәй яһүд токымыннан* икән, син аны җиңә алмаячаксың. Син аның алдында, һичшиксез, җиңеләчәксең».

14 Алар әле Һәмән белән сөйләшеп торганда, патшаның түрәләре килделәр һәм ашыгып Һәмәнне Әсфирә́ оештырган мәҗлескә алып киттеләр.+

7 Патша белән Һәмә́н+ Әсфирә́ патшабикә оештырган мәҗлескә килделәр. 2 Шул көнне, мәҗлестә шәраб эчеп утырганда, патша Әсфирәгә кабат: «Әсфирә патшабикә, нинди үтенечең бар? Әйт, үтәрмен. Нәрсә турында сорарсың? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!» — дип әйтте.+ 3 Әсфирә патшабикә болай диде: «И патша, сезнең илтифатыгызны казанган булсам һәм патша дөрес дип күрсә, үтенәм сездән: минем җанымны һәм халкымны+ коткарыгызчы. 4 Чөнки безне, мине һәм бөтен халкымны, кырып бетерер өчен, үтереп юк итәр+ өчен саттылар.+ Әлбәттә, безне коллар һәм хезмәтче кызлар итеп саткан булсалар, мин бер сүз дә әйтмәс идем. Ләкин мондый бәлагә юл куярга ярамый, чөнки бу патшага да зыян китерер».

5 Шунда Ахашверош патша Әсфирә патшабикәдән: «Кем ул? Алай эшләргә батырчылык иткән кеше кайда?» — дип сорады. 6 Әсфирә: «Безне күралмаучы һәм дошманыбыз — явыз Һәмән ул»,— дип җавап кайтарды.

Һәмән исә патша белән патшабикәдән куркып калтырый башлады. 7 Патша, ачуы чыгып, мәҗлес вакытында торды да сарай бакчасына чыгып китте. Ә Һәмән, патшаның үзен җәзаларга җыенганын күреп, Әсфирә патшабикәдән үз җанын саклап калу турында үтенер өчен торып басты. 8 Патша сарай бакчасыннан мәҗлес үткән йортка кире әйләнеп кергәндә, Һәмән Әсфирәнең ятагына сарылган иде. Моны күреп патша: «Әле ул, җитмәсә, минем өемдә патшабикәне көчләргә дә җыенамы?» — дип кычкырды. Патшаның моны әйтүе булды, Һәмәннең битен капладылар. 9 Патшаның Харбу́н+ исемле түрәсе: «Һәмән әле шулай ук сезнең гомерегезне саклап калган+ Мардәкә́й+ өчен 50 терсәк* озынлыкта бер багана утыртып куйды, бу багана Һәмәннең йорты янында тора»,— диде. Шунда патша: «Аны шул баганага асып куегыз»,— дип боерды. 10 Һәмәнне ул үзе Мардәкәй өчен әзерләгән баганага асып куйдылар, һәм патшаның ачуы басылды.

8 Шул ук көнне Ахашверо́ш патша Әсфирә́ патшабикәгә яһүдләрне нәфрәт+ иткән Һәмәннең йортын+ тапшырды. Мардәкә́й патшаның алдына килеп басты, чөнки Әсфирә аның үзенә туган булуы турында әйткән иде.+ 2 Шуннан соң патша Һәмәннән алган мөһерле балдагын+ салып, Мардәкәйгә бирде, һәм Әсфирә Мардәкәйне Һәмә́н йорты башлыгы итеп билгеләде.+

3 Әсфирә кабат патшага мөрәҗәгать итте. Ул аның аягына егылды да, елый-елый, агаклы Һәмән кылган зыянны төзәтүен һәм аның яһүдләргә каршы корган ниятен җимерүен ялварып үтенде.+ 4 Патша үзенең алтын скипетрын Әсфирәгә таба сузгач,+ Әсфирә, торып, патша алдында басты 5 һәм болай диде: «Әгәр патша мәгъкуль күрсә, мин аның илтифатын казанган булсам, патша бу эшне дөрес дип тапса һәм мине хупласа, шул мәкерле агаклы+ Һәмәда́т улы Һәмәннең+ патшалыктагы бөтен өлкәләрдә яшәүче яһүдләрне юк итәргә дип язган хатлары гамәлдән чыгарылсын дигән боерык язылсын иде. 6 Ничек инде мин халкым күрәчәк бәлагә тыныч кына карап тора алыйм? Ничек инде мин туганнарым өстенә төшәчәк һәлакәткә түзә алыйм?»

7 Шулчак Ахашверош патша Әсфирә патшабикә белән яһүд Мардәкәйгә болай диде: «Менә, мин Һәмәннең йортын Әсфирәгә тапшырдым,+ ә аның үзен, яһүдләргә һөҗүм итәргә ниятләгәне өчен, баганага асып үтердем.+ 8 Хәзер исә яһүдләр хакына патша исеменнән нәрсә язарга дөрес дип санасагыз, шуны языгыз һәм язуны патшаның мөһерле балдагы белән раслагыз, чөнки патша исеменнән язылган һәм патшаның мөһерле балдагы белән расланган бернинди әмерне гамәлдән чыгарып булмый».+

9 Өченче айда, ягъни сива́н* аенда, 23 нче көнне патшаның сәркатипләрен чакырдылар, һәм тегеләр Һиндстаннан алып Хәбәшстанга кадәр булган барлык өлкәләрдә, 127 өлкәдә идарә иткән сатрапларга,+ башлыкларга һәм түрәләргә,+ шулай ук яһүдләргә Мардәкәй кушканны яздылар. Хатларны һәр өлкәгә үз язуында, һәр халыкка үз телендә, яһүдләргә дә үз язуында һәм үз телендә тапшырдылар.

10 Бу хатларны Мардәкәй Ахашверош патша исеменнән язды һәм аларны патшаның мөһерле балдагы белән раслап,+ атлы хәбәрчеләр аша җибәрде. Алар патша сараеның җитез атларына атланып чаптылар. 11 Бу хатларда патша төрле шәһәрләрдә яшәүче яһүдләргә, бергә җыелып, үз гомерләрен* якларга һәм үзләренә һөҗүм итә алган нинди дә булса халыкның я өлкәнең коралланган кешеләрен, шул исәптән балалары белән хатын-кызларын үтерергә, юк итәргә һәм кырып бетерергә, ә мал-мөлкәтен үзләренә алырга рөхсәт итә дип язылган иде.+ 12 Бу Ахашверош патша карамагындагы бөтен өлкәләрдә шул ук көнне — 12 нче айның, ягъни ада́р* аеның, 13 нче көнендә булырга тиеш иде.+ 13 Хатта язылганнар* бөтен өлкәләрдә закон итеп чыгарылырга һәм, яһүдләр бу көнне үз дошманнарыннан үч алырга әзер булсын өчен,+ бөтен халыкларга игълан ителергә тиеш иде. 14 Хәбәрчеләр, патша сараеның җитез атларына атланып, патшаның кушуы буенча, бик тиз ашыгып чыгып киттеләр. Бу әмер Шуша́н+ ныгытмасында* да чыгарылды.

15 Мардәкәй исә патша яныннан зәңгәр һәм ак тукымадан тегелгән патша киемендә, зиннәтле алтын таҗ киеп һәм сыйфатлы йон тукымадан ясалган кызгылт-шәмәхә япанча бөркәнеп чыкты.+ Ә Шуша́н шәһәре шатлыктан кычкыра иде. 16 Яһүдләр өчен якты, шатлыклы, тантаналы һәм данлы көннәр җитте. 17 Патша сүзе һәм әмере ирешкән бөтен өлкәләрдә һәм бөтен шәһәрләрдә яһүдләр мәҗлесләр, бәйрәмнәр үткәреп, шатлана һәм күңел ача иделәр. Ул җирдәге күп кенә халыклар, яһүдләрдән курка башлаганга, үзләрен яһүд дип игълан иттеләр.+

9 Патшаның сүзе һәм әмере уникенче айның, ягъни ада́р*+ аеның, 13 нче көнендә үтәлергә тиеш иде.+ Шул көнне дошманнары яһүдләрне буйсындырырга өметләнгән иде. Ләкин киресенчә булып чыкты: яһүдләр үзләрен нәфрәт итүчеләрне үзләре буйсындырдылар.+ 2 Яһүдләр Ахашверо́ш+ патша карамагындагы барлык өлкәләрдә, үз шәһәрләрендә үзләренә зыян китермәкче булган кешеләрне үтерер өчен җыелды. Һичкем аларга каршы тора алмады, чөнки бөтен халыклар алардан курка башлады.+ 3 Өлкәләрнең барлык түрәләре, сатраплар,+ башлыклар һәм патша эшләре белән шөгыльләнгән кешеләр, Мардәкәйдән курыкканга күрә, яһүдләргә булышлык күрсәтте. 4 Мардәкә́й исә патша йортында* зур кеше булып китте,+ аның даны бөтен өлкәләргә таралды, чөнки куәте артканнан-арта барды.

5 Яһүдләр бөтен дошманнарын кылычтан кичерделәр, үтерделәр, юк иттеләр һәм үзләрен нәфрәт итүчеләр белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр.+ 6 Алар Шуша́н+ ныгытмасында* 500 кешене үтерде. 7 Шулай ук Паршанда́т, Дәлфу́н, Аспатны, 8 Пората́, Адали́, Аридатны, 9 Пармашта́й, Ариса́й, Арида́й, Вайзатаны — 10 яһүдләрне нәфрәт иткән+ Һәмәда́т улы Һәмәннең ун улын да үтерделәр. Ләкин аларның мал-мөлкәтенә тимәделәр.+

11 Шул көнне патшага Шушан ныгытмасында* үтерелгәннәрнең саны турында хәбәр җиткерделәр.

12 Шулчак патша Әсфирә́ патшабикәгә болай диде: «Шушан ныгытмасында* яһүдләр 500 кешене һәм Һәмәннең ун улын үтерделәр һәм юк иттеләр. Алайса, башка өлкәләрдә ниләр булып беткән икән?+ Үтенечең нинди? Әйт, теләгеңне үтәрмен. Нәрсә турында сорарсың? Ни сорасаң да, бирермен». 13 Әсфирә: «Әгәр патша мәгъкуль күрсә,+ Шушандагы яһүдләргә иртәгә дә бүгенге закон буенча эш итәргә рөхсәт ителсен,+ ә Һәмәннең ун улын баганага асып куйсыннар»+,— диде. 14 Патша шулай эшләргә әмер бирде. Шушанда закон чыкты, һәм Һәмәннең улларын асып куйдылар.

15 Шушандагы яһүдләр адар аеның 14 нче көнендә дә җыелып,+ Шушанда 300 кешене үтерделәр. Ләкин мал-мөлкәткә тимәделәр.

16 Патша карамагында булган өлкәләрдә яшәүче калган яһүдләр дә, бергә җыелып, үз җаннарын якладылар.+ Алар үзләрен нәфрәт иткәннәрнең 75 000 кешесен үтереп, үз дошманнарыннан котылды,+ ләкин мал-мөлкәткә тимәделәр. 17 Бу хәлләр адар аеның 13 нче көнендә булды. Ә 14 нче көнне алар ял иттеләр, ул көн бәйрәм һәм шатлык көне булды.

18 Шушандагы яһүдләр исә айның 13 нче+ һәм 14 нче+ көннәрендә җыелдылар. Ә 15 нче көнне ял иттеләр, ул көн бәйрәм һәм шатлык көне булды. 19 Шуңа күрә өлкәләрдәге шәһәрләрдә яшәүче яһүдләр адар аеның 14 нче көнендә шатландылар, бәйрәм уздырдылар, тантана иттеләр+ һәм бер-берсен сыйладылар.+

20 Мардәкәй+ шул вакыйгалар турында язып куйды һәм Ахашверош патша карамагында булган якындагы һәм ерактагы өлкәләрдә яшәүче бөтен яһүдләргә рәсми хатлар җибәрде. 21 Ул аларга һәр ел адар аеның 14 нче һәм 15 нче көннәрендә бәйрәм үткәрергә кушты. 22 Чөнки ул көннәрдә яһүдләр үз дошманнарыннан ял иттеләр һәм шул айда аларның кайгысы — шатлыкка, хәсрәтләре+ бәйрәмгә әйләнде. Алар шул көннәрне шатлыклы бәйрәм көннәре, бер-берсен сыйлау һәм ярлыларга хәер-сәдака бирү көннәре итеп үткәрергә тиеш булды.

23 Яһүдләр бу бәйрәмне алга таба да үткәрергә һәм Мардәкәй язган сүзләр буенча эш итәргә ризалашты. 24 Чөнки бөтен яһүдләрнең дошманы агаклы+ Һәмәдат улы Һәмә́н,+ яһүдләрне юк итәргә ният корып,+ алар арасында шау-шу күтәрер өчен һәм аларны кырып бетерер өчен, пур,+ ягъни жирәбә салган иде. 25 Ләкин Әсфирә патша янына килгәч, патша: «Һәмәннең яһүдләргә каршы корган явыз нияте+ үз башына төшсен»,— дигән язма боерык чыгарды.+ Шунда аны да, улларын да баганага асып куйдылар.+ 26 Шуңа күрә бу көннәрне «пур»*+ сүзеннән алып Пури́м дип атадылар. Шул сәбәпле хатта язылган бөтен сүзләргә колак салып, күргәннәрне һәм башларына төшкәнне истә тотып, 27 яһүдләр үзләрен, үз токымнарын һәм аларга кушылачак бөтен кешеләрне+ бу ике көнне һәрвакыт бәйрәм итәргә һәм алар турында язылганны ел саен билгеле вакытта үтәп барырга бурычлы итте. 28 Бу көннәрне һәр гаиләдә, барлык өлкәләрдә һәм шәһәрләрдә буыннан-буынга истә тотарга һәм бәйрәм итәргә тиеш иделәр. Яһүдләргә Пурим бәйрәмен гамәлдән чыгарырга, ә токымнарына аның турында онытырга ярамый иде.

29 Соңрак Пуримга кагылышлы икенче хат яздылар, һәм Абиһаи́л кызы Әсфирә патшабикә белән яһүд Мардәкәй аны үз хакимлекләрен кулланып расладылар. 30 Мардәкәй тынычлык һәм хакыйкать сүзләре язылган рәсми хатларны Ахашверош+ патшалыгының 127 өлкәсендә яшәгән яһүдләргә җибәрде.+ 31 Анда яһүдләр, яһүд Мардәкәй белән Әсфирә патшабикә боерганча,+ билгеле бер вакытта, ураза тотып+ һәм Аллаһыга ялварып,+ Пурим бәйрәмен үткәрергә тиеш дип язылган иде. Моннан тыш халык үзен* һәм үз токымнарын моны эшләргә бурычлы итте.+ 32 Ә Әсфирәнең боерыгы Пурим+ белән бәйле бөтен нәрсәне раслады һәм китапка язып куелды.

10 Шуннан соң Ахашверо́ш патша ул җирдәге һәм диңгез утрауларындагы кешеләрне мәҗбүри эшкә тартты.

2 Ә аның барлык гайрәтле һәм бөек эшләре турында, шулай ук Мардәкәйнең+ патша ярдәмендә ирешкән дәрәҗәсе+ турында хәбәр Ми́дия һәм Фарсы́ патшалары+ тарихы бәян ителгән китапта+ бәйнә-бәйнә язылган. 3 Яһүд Мардәкә́й Ахашверош патшадан соң икенче кеше иде, ул яһүдләр арасында бөек* булды, һәм кардәшләре аны ихтирам итә иде. Ул үз халкына булыша иде һәм аларның барлык токымнарының иминлеген кайгырта иде.

Бу, күрәсең, Бөек Дарийның (Дарий Гистаспның) улы Ксеркс I.

Яки «Кушка».

Яки «сараенда».

Яки «сараенда».

Яки «савытларда; бокалларда».

Яки «эчүдә чикләү».

Яки «чалма».

Яки «мәсьәләләрне хәл итү тәртибен». Сүзгә-сүз «вакытларны».

Яки «мирза».

Яки «сараенда».

Яки «хәрәм өендә».

Яки «сараенда».

2Пат 24:8 дә Йәһуәкин дип атала.

Мәгъ. «мирт».

Яки «сараенда».

Яки «сараена».

Яки «тугры мәхәббәтен».

Яки «хәрәм өенең».

Яки «хәрәм өенең».

Яки «хәрәм өеннән».

Яки «икенче хәрәм өенә».

Ә15 кушымт. к.

Яки «тугры мәхәббәтен».

Яки «чалма».

Яки «Яшь хатын-кызларны».

Ә15 кушымт. к.

Ә15 кушымт. к.

Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.

Я, бәлки, «Мин исә, моны эшләгән кешеләргә түләр өчен, патша хәзинәсенә 10 000 талант салырмын».

Яки «сараенда».

Яки «сараеның».

Як. 22,3 м. Ә14 кушымт. к.

Яки «сараеның».

Сүзгә-сүз «яһүдләр орлыгыннан».

Як. 22,3 м. Ә14 кушымт. к.

Ә15 кушымт. к.

Яки «җаннарын».

Ә15 кушымт. к.

Яки «Хаттагы күчермә».

Яки «сараенда».

Ә15 кушымт. к.

Яки «сараенда».

Яки «сараенда».

Яки «сараенда».

Яки «сараенда».

Мәгъ. «жирәбә». Аның күплек саны «пурим», һәм бу сүз белән изге календарьнең уникенче аенда үткәрелгән яһүди бәйрәмне атый башлаганнар. Ә15 кушымт. к.

Яки «үз җанын».

Яки «бик хөрмәтле».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу