Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Җырларның җыры 1:1-8:14
  • Җырларның җыры

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җырларның җыры
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Җырларның җыры

ҖЫРЛАРНЫҢ ҖЫРЫ

1 Сөләйманның әсәре, җырларның җыры:+

2 «Мине иреннәрең белән үп,

Чөнки синең иркәләвең шәрабтан дә татлырак.+

3 Сөртенгән майларыңның тәмле исе күңелемә хуш килә.+

Синең исемең башыма агызылган май күк.+

Шуңа күрә кызлар сине ярата да.

4 Мине үзең белән алып кит; әйдә, качыйк!

Патша мине үзенең эчке бүлмәләренә алып керде!

Әйдә, сөеник, бергәләп шатланыйк.

Назлавың турында шәраб турында сөйләшүгә караганда да күбрәк сөйләшик.

Алар* сине юкка гына яратмыйлар шул.

5 И Иерусалим кызлары! Йөзем кучкыл, шулай да мин матур,

Мин Кида́р чатырлары,+ Сөләйман чатырлары төсле.+

6 Кучкыл булуыма текәлеп карамагыз,

Чөнки кояш миңа күзләрен сирпеде.

Әниемнең уллары, миңа ачуланып,

Йөзем бакчаларын сакларга кушты,

Ә үземнең йөзем бакчамны мин сакламадым.

7 Җан сөйгәнем, әйтче миңа,

Көтүләреңне кайда көтәсең,+

Көндез аларны кайларда ял иттерәсең?

Ник миңа иптәшләреңнең көтүләре арасында

Бөркәнчек* ябынган хатындай булырга?»

8 «Әй гүзәлләрнең гүзәле, әгәр дә моны белмәсәң,

Көтү эзләреннән бар һәм кәҗә бәтиләреңне

Көтүчеләрнең чатырлары янында көт».

9 «Сөйгән ярым, сине мин фиргавен арбаларына җигелгән сылу бер биягә* охшаттым.+

10 Бизәлгән* йөзең сылу,

Муенсалар кидерелгән муеның зифа синең.

11 Синең өчен көмеш белән бизәкләнгән

Алтын бизәкләр* эшләрбез».

12 «Патша үзенең түгәрәк өстәле янында утырганда,

Миннән хушбуй*+ исе аңкып тора.

13 Кадерлем минем өчен төннәрен күкрәкләрем арасында яткан

Ми́рра+ савыты күк.

14 Кадерлем Эн-гәди́+ йөзем бакчаларындагы

Кына* бәйләме кебек».+

15 «Син матур, сөйгәнем минем.

Син шундый гүзәл! Күзләрең күгәрченнеке төсле».+

16 «Син дә матур, кадерлем минем, һәм гаҗәеп.+

Яшел келәм — безнең ятагыбыз.

17 Мәһабәт йортыбызның өрлекләре — эрбет агачлары,

Түшәмебез — артыш агачлары.

2 Мин яр буе тигезлегендәге зәгъфран гына,

Үзәндәге лалә чәчәге генә».+

2 «Чәнечкеле үләннәр арасында лалә чәчәге ничек булса,

Кызлар арасында минем сөеклем шундыйдыр».

3 «Урмандагы агачлар арасында алмагач ничек булса,

Егетләр арасында минем кадерлем шундыйдыр.

Аның күләгәсендә утырырга дәртләнәм,

Татлы җимешләреннән тәм табам.

4 Ул мине мәҗлес йортына* китерде,

Баш өстемнән үзенең мәхәббәт байрагын күтәрде.

5 Мине йөзем белән сыйлагыз,+

Алма белән туендырыгыз —

Сөю дәртеннән хәлдән тайдым мин.

6 Аның сул кулы башым астында,

Уң кулы мине кочаклый.+

7 И Иерусалим кызлары,

Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска да

Газәлләр+ һәм кыр боланнары белән ант итегез.+

8 Кадерлемнең тавышы ишетелә!

Менә ул килә,

Тауларга менә, калкулыкларны гизә.

9 Кадерлем газәлгә һәм яшь боланга охшаш.+

Менә ул стенабыз артында басып тора,

Тәрәзәгә карый,

Рәшәткә аша күз сала.

10 Кадерлем сүзен башлап, миңа болай ди:

„Тор, сөйгәнем,

Гүзәлем минем, әйдә минем белән.

11 Менә, кыш* үтте инде,

Яңгырлар да туктады, тынды алар.

12 Бөтен җир чәчәк ата,+

Ботак кырку вакыты җитте,+

Безнең тирәбездә урман күгәрчене гөр-гөр килә.+

13 Инҗир агачының беренче җимешләре өлгереп җитте.+

Йөзем агачлары чәчәкләргә күмелгән, алардан хуш ис аңкый.

Тор, сөйгәнем, кил яныма,

Әйдә минем белән, гүзәлем.

14 Кыя куенында яшәгән,

Кыяташ эченә ышыкланган күгәрченем минем,+

Синең йөзеңне күрергә, тавышыңны ишетергә рөхсәт ит,+

Чөнки тавышың шундый ягымлы, төскә-биткә чибәр син“».+

15 «Безгә төлкеләрне,

Йөзем бакчаларына зыян китерүче яшь төлкеләрне тотып бирегез,

Йөзем бакчаларыбыз чәчәк атып утыра ич».

16 «Кадерлем — минеке, ә мин — аныкы.+

Ул лаләләр арасында+ көтү көтә.+

17 Йомшак җил искәнче* һәм күләгәләр качканчы,

Тизрәк кайт, кадерлем.

Безне аерган таулардагы* тиз аяклы газәлдәй+ я яшь боландай+ бул.

3 Төннәр буе ятагымда

Җан сөйгәнем турында уйладым.+

Аны бик күрәсем килде, әмма ул юк иде.+

2 Мин торып, шәһәрне гизеп чыгармын,

Урамнары, мәйданнары буйлап йөрермен,

Җан сөйгәнемне эзләрмен.

Эзләдем-эзләдем, тик аны тапмадым.

3 Шәһәр тирәли йөрүче сакчылар мине очраткач,+

Мин алардан: „Җан сөйгәнемне күрмәдегезме?“ — дип сорадым.

4 Яннарыннан китү белән

Җан сөйгәнемне таптым.

Аны кочаклап алдым;

Әнием йортына,

Мине тудырган анам бүлмәсенә китереп җиткергәнче җибәрмәдем.+

5 И Иерусалим кызлары,

Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска да

Газәлләр һәм кыр боланнары белән ант итегез».+

6 «Ми́рра белән ла́дан исен,

Сәүдәгәрләрнең төрле-төрле хуш исле онтаклары* исен бөркеп,

Чүлдә төтен баганаларыдай күтәрелеп, нәрсә килә анда?»+

7 «Бу бит Сөләйманның ятагы!*

Аның тирәли Исраилнең гайрәтле ир-атлары саныннан

Алтмыш гаскәрие дә бара.+

8 Һәрберсенең кылычы бар,

Һәммәсе сугыша белә;

Төн дәһшәтләреннән яклау өчен,

Һәрберсенең билендә кылычы».

9 «Бу — Сөләйман патшаның ятагы,*

Ул аны үзенә Лива́н агачларыннан+ ясаткан.

10 Баганалары — көмештән,

Терәкләре — алтыннан,

Утыргычы кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган.

Ә эчен Иерусалим кызлары

Ярату белән бизәгән».

11 «Әй Сио́н кызлары, чыгыгыз,

Сөләйман патшаны күрегез!

Башында — әнисе+ аңа туй көнендә,

Күңеле сөенгән көнне

Үреп биргән таҗ».

4 «Син шундый гүзәл, сөйгән ярым минем!

Син шундый гүзәл!

Бөркәнчек каплаган күзләрең күгәрченнеке төсле.

Гила́д тауларыннан агылып төшкән

Кәҗә көтүе кебек синең чәчләрең.+

2 Тешләрең яңа гына кыркылган,

Әле генә коенган сарык көтүе күк;

Һәрберсенең игезәге бар,

Берсе дә үз баласын югалтмаган.

3 Иреннәрең ал җептәй.

Сүзләрең шундый ягымлы.

Бөркәнчек каплаган бит алмаларың*

Анар өлешләре шикелле.

4 Муеның+ ташлардан салынган

Давыт манарасы сыман;+

Аңа мең калкан,

Гайрәтле кешеләрнең бөтен түгәрәк калканнары эленгән.+

5 Ике күкрәгең газәлнең лаләләр арасында утлап йөрүче

Ике баласы,

Игезәк баласы күк».+

6 «Йомшак җил искәнче* һәм күләгәләр качканчы,

Мин ми́рра тавына,

Ла́дан калкулыгына менәрмен».+

7 «Сөйгәнем, син бар яктан да матур,+

Синдә һичбер кимчелек юк.

8 Кәләшкәем, әйдә, бергә Ливаннан чыгыйк,

Бергәләп Ливаннан+ китик.

Амана́* тавы башыннан төшик,

Сени́р һәм Хәрму́н таулары түбәсеннән иңик,+

Арыслан ояларын, каплан тауларын калдырып китик.

9 Кардәшем, кәләшем минем, күңелемне әсир иттең син;+

Бер күз карашың белән,

Муенсаңның бер сәйлән бөртеге белән күңелемне әсир иттең.

10 И кардәшем, кәләшем минем, иркәләү-назлауларың шундый татлы!+

Иркәләвең шәрабтан күпкә яхшырак!+

Хушбуеңның исе теләсә нинди хуш исләрдән дә тәмлерәк!+

11 Кәләшкәем, иреннәреңнән кәрәзле бал тама,+

Телең астында — бал белән сөт,+

Киемнәреңнең исе гүя Лива́н урманы исе.

12 Минем кардәшем — кәләшем — бикле бакча сыман,

Бикләнгән бакча, ябык чишмә кебек.

13 Синең үсентеләрең* — анар агачлары үскән җәннәт бакчасы,

Аларда — иң яхшы җимешләр. Анда кына белән нард үсемлекләре үсә,

14 Нард+ белән зәгъфран, хуш исле камыш+ белән дарчин,+

Төрле-төрле ла́данлы агачлар, ми́рра белән алоэ* бар,+

Төрле-төрле иң тәмле хуш исләр аңкып тора.+

15 Син бакча чишмәсе, саф сулы кое,

Ливаннан аккан инеш син.+

16 Уян, төньяк җиле!

Кил, көньяк җиле!

Бакчама талгын гына ис.

Аның хуш исе таралсын».

«Кадерлем үзенең бакчасына килеп,

Иң яхшы җимешләрдән авыз итсен иде».

5 «Үз бакчама кердем мин,+

Кардәшем, кәләшем минем.

Ми́рра белән хуш исле үләннәр җыйдым.+

Кәрәзле бал, сыек бал ашадым,

Шәраб белән сөт эчтем».+

«Ашагыз, кадерле дуслар!

Эчегез, мәхәббәттән исерегез!»+

2 «Үзем йоклыйм, ә йөрәгем уяу.+

Кадерлемнең шакуын ишетәм!

„Ач миңа, сөйгәнем, кардәшем минем,

Күгәрченем, сафкаем* минем!

Башым — чыктан,

Чәчләрем төнге дымлылыктан юеш“.+

3 Киемемне салдым —

Аны яңадан кииммени?

Аякларымны юдым —

Аларны яңадан пычратыйммыни?

4 Кадерлем кулын ишек тишегеннән алды —

Күңелем дулкынланып китте.

5 Кадерлемә ачарга дип тордым,

Кулларымнан ми́рра,

Бармакларымнан ми́рра мае

Бикнең тоткаларына тамды.

6 Кадерлемә ишекне ачтым,

Ләкин ул инде борылып, китеп барган иде.

Ул киткәч, йөрәгем туктап калгандай булды.*

Аны эзләдем, әмма таба алмадым.+

Дәштем, әмма җавап булмады.

7 Миңа шәһәр тирәли йөрүче сакчылар очрады.

Алар мине кыйнап җәрәхәтләде.

Шәһәр стеналары сакчылары шәлемне тартып алды.

8 И Иерусалим кызлары, ант итегез:

Кадерлемне очратсагыз,

Сине сөюдән янып көя, диегез».

9 «Әй гүзәлләрнең гүзәле,

Синең сөйгәнең башкалардан нәрсәсе белән яхшырак?!

Нәрсәсе белән башкалардан яхшырак соң синең сөйгәнең,

Хәтта безне шундый ант бирергә мәҗбүр итәсең?!»

10 «Кадерлем минем күз явын алырлык һәм алсу йөзле,

Ун меңнәр арасында да тиңнәр юк аңа.

11 Аның башы алтындай, саф алтындай матур.

Чәчләре пальма ботакларыдай* тибрәлеп тора,

Алар козгын канатыдай кара.

12 Күзләре гүя агымсу янындагы күгәрченнәр,

Сөттә коенган,

Мөлдерәмә тулы сулык* кырыена кунган күгәрченнәр күк.

13 Битләре хуш исле түтәлләр сыман,+

Тәмле исле үләннәр үскән калкулыклар шикелле.

Иреннәре ми́рра+ мае тамып торган лалә чәчәкләредәй.

14 Кул бармаклары — хризолит белән бизәлгән алтын.

Эче — сапфир белән бизәлгән шома фил сөяге.

15 Аяклары — саф алтыннан ясалып, нигезләргә утыртылган мәрмәр баганалар.

Буй-сыны аның Лива́н шикелле мәһабәт, эрбет агачлары кебек тиңсез.+

16 Иреннәре* балдай татлы,

Һәр яктан ул үзенә җәлеп итәрлек.+

Иерусалим кызлары, менә шундый ул минем кадерлем, сөйгән ярым».

6 «Әй гүзәлләрнең гүзәле,

Синең кадерлең кайда соң?

Сөйгән егетең кая китте?

Әйтче безгә, аны бергәләп эзлик».

2 «Минем кадерлем үз бакчасына китте,

Хуш исле үлән түтәлләре янына

Матур кырларда көтү көтәргә,

Лалә чәчәкләре җыярга китте.+

3 Кадерлем — минеке,

Ә мин — аныкы.+

Ул лаләләр арасында көтү көтә».+

4 «Тирсәдәй*+ гүзәл син, сөйгәнем минем,+

Иерусалим кебек күз явын алырлык,+

Байраклары янына җыелган гаскәрләр сыман таң калдыргыч син.+

5 Күзләреңне+ читкә ал,

Мин карашыңнан дулкынланам бит.

Гила́д тауларыннан агылып төшкән

Кәҗә көтүе кебек синең чәчләрең.+

6 Тешләрең синең

Әле генә коенган сарык көтүе күк,

Һәрберсенең игезәге бар,

Берсе дә үз баласын югалтмаган.

7 Бөркәнчек каплаган бит алмаларың*

Анар өлешләре шикелле.

8 Миндә 60 патшабикә

Һәм 80 җария

Һәм бихисап күп яшь хатын-кызлар булса да,+

9 Күгәрченем,+ сафкаем* берәү генә минем.

Ул үз анасының бердәнбер баласы,

Үзен тудырган әнисенең газиз* кызы.

Аны күреп, кызлар бәхетле дип атый,

Патшабикәләр һәм җарияләр болай дип мактый:

10 „Таң кебек балкып* торган,

Тулы айдай сылу,

Кояш нурыдай саф,

Байраклары янына җыелган гаскәрләр сыман таң калдыргыч кем икән ул?“»+

11 «Үзәндә* агачларның бөреләнүен күрер өчен,

Йөзем агачының үсентеләре шытып чыкканмы,* юкмы,

Анар агачлары чәчәк атканмы, юкмы икәнен белер өчен,

Чикләвек бакчасына төштем мин.+

12 Үзем дә сизмәстән,

Җаным* мине

Патша кешеләре* янына китерде».

13 «Кире кайт, Шула́м кызы, кире кайт!

Сине күрәсебез килә,

Кире кайт, кире кайт!»

«Ни өчен сезнең Шулам кызын күрәсегез килә?»+

«Ул гаҗәеп Маханаим* биюенә охшаш!»

7 «Сандал кигән төз аякларың шундый матур,

И гыйззәтле* кыз!

Нәзакәтле аякларың һөнәрче куллары ясаган

Затлы бизәкләр сыман.

2 Кендегең синең касәдәй түгәрәк,

Тәмләтелгән шәраб анда һич бетмәсен иде.

Эчең лаләләр белән уратылган

Бодай өеме шикелле.

3 Ике күкрәгең газәлнең ике баласы,

Игезәк баласы күк.+

4 Муеның+ фил сөягеннән ясалган манара төсле,+

Күзләрең+ Батрабби́м капкасы янындагы

Хишбу́н+ суларыдай.

Борының Дәмәшекъкә карап торган

Лива́н манарасы кебек.

5 Башың синең, әйтерсең лә, Карми́л тавы,+

Чәч бөдрәләрең+ кызгылт-шәмәхә йон шикелле.+

Таралып төшкән чәчләрең патшаны әсир итте.

6 Әй сөйгән кызкаем,

Бөтен хозурлы нәрсәләрдән дә матуррак, күркәмрәк син!

7 Синең буй-сының финик пальмасыдай,

Күкрәкләрең финик тәлгәшләредәй.+

8 Мин үземә: „Финик пальмасына менеп,

Аның тәлгәшләрен өзеп алыйм“,— дидем.

Күкрәкләрең йөзем тәлгәшләредәй,

Сулышың алманың хуш исе кебек,

9 Ә иреннәрең* иң яхшы шәрабтай булсын».

«Ул кадерле егетем өчен салмак кына аксын,

Йокыга талганнарның иреннәрен йомшак кына иркәләсен.

10 Мин — кадерлемнеке,+

Аның күңеле миңа тартыла.

11 Килче, кадерлем минем,

Әйдә, кырларга чыгыйк,

Кына үсемлекләре арасына ышыкланыйк.+

12 Иртә торып йөзем бакчасына барыйк,

Карап килик: йөзем агачлары үсентеләр җибәрмәгәнме икән?*

Агачлар чәчәк атмаганмы икән?+

Анар агачлары чәчәкләнмәгәнме икән?+

Шунда мин сиңа иркә-назларымны бүләк итәрмен.+

13 Мандрагораларның*+ хуш исе аңкып тора,

Ишекләребез алдында төрле-төрле тәмле җимешләр бар:+

Яңалары да, искеләре дә.

И кадерлем, мин аларны синең өчен сакладым.

8 Син әниемнең имчәкләрен имгән

Абыем күк булсаң иде!

Шулчак урамда очратып, сине назлап үбәр идем,+

Һәм берәү дә миңа җирәнеп карамас иде.

2 Мин сине үзем белән ияртер идем,

Мине тәрбияләп үстергән

Әнием йортына китерер идем.+

Сиңа тәмләтелгән шәраб,

Яңа гына сыгылган анар суы эчерер идем.

3 Синең сул кулың башым астында булыр иде,

Ә уң кулың мине кочаклар иде.+

4 И Иерусалим кызлары,

Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска да ант итегез».+

5 «Кадерлесенең куенына сыенып,

Чүл ягыннан кем килә анда?»

«Алмагач астында сине уяттым мин.

Әниең синең белән авырлы чакта

Анда аны тулгак тоткан иде.

6 Мине үз йөрәгеңә мөһер итеп сал,

Кулыңа мөһер итеп сук,

Чөнки мәхәббәт үлемдәй көчле ул,+

Тугрылык Кабердәй* нык ул.

Аның ялкыны — балкып янган ут, Йәһ* ялкыны.+

7 Ярсулы сулар сөю утын сүндерә алмый,+

Дәрьялар да аны агызып алып китә алмый.+

Кеше мәхәббәт өчен үз йортындагы бар байлыгын биргән булса,

Аны* җирәнеп кире кагарлар иде».

8 «Безнең сеңелебез бар,+

Аның күкрәкләре әле үсмәгән.

Ул ярәшелгән көнне

Аның белән нәрсә эшләрбез?»

9 «Ул стена булса,

Өстен көмеш белән бизәр идек,

Ә ишек булса,

Аны эрбет такталар белән тышлар идек».

10 «Мин — стена,

Ә күкрәкләрем манара кебек.

Шуңа күрә аның күзендә

Мин күңел тынычлыгы тапкан кыздай булдым.

11 Сөләйманның Багалхамунда йөзем бакчасы бар иде.+

Ул аны бакча караучыларына тапшырган иде.

Һәрберсе аңа җыйган уңыш өчен мең шәкыл көмеш китерә иде.

12 Минем исә үзем кулланган йөзем бакчам бар,

Мең шәкыл көмеш — синеке, Сөләйман,

Ә ике йөз тәңкә — җимеш үстерүчеләрнеке».

13 «Әй бакчаларда яшәүче кыз,+

Иптәшләрем* ягымлы тавышыңны көтә.

Миңа да тавышыңны ишеттерче».+

14 «Ашык, кадерлем минем,

Хуш исле үләннәр үскән тауларда

Газәлдәй

Яки яшь боландай җитез бул».+

Ягъни кызлар.

Яки «Матәм бөркәнчеге».

Яки «биямә».

Я, бәлки, «Чәч толымнары арасындагы».

Яки «боҗралар».

Сүзгә-сүз «нард мае».

Кызгылт-кара буяу ясала торган үсемлек.

Сүзгә-сүз «шәраб йортына».

Яки «яңгырлар сезоны».

Сүзгә-сүз «Көн сулыш алганчы».

Я, бәлки, «Тау араларындагы». Яки «Бәтер тауларындагы».

Ягъни порошоклары.

Яки «паланкины». Югары дәрәҗәле кешеләрне күтәреп йөртү өчен билгеләнгән күчмә утыргыч яки ятак.

Яки «паланкины». Югары дәрәҗәле кешеләрне күтәреп йөртү өчен билгеләнгән күчмә утыргыч яки ятак.

Яки «чигәләрең».

Сүзгә-сүз «Көн сулыш алганчы».

Яки «Антиливан».

Я, бәлки, «тән тиресе».

Зб 45:8 дәге искәрмәне к.

Яки «тел тидергесез затым».

Я, бәлки, «Ул сөйләгән чакта җаным мине калдырды».

Я, бәлки, «финик тәлгәшләредәй».

Я, бәлки, «Фонтан».

Сүзгә-сүз «Аңкавы».

Яки «Матур шәһәрдәй».

Яки «чигәләрең».

Яки «тел тидергесез затым».

Сүзгә-сүз «саф».

Сүзгә-сүз «аска карап».

Яки «Елга үзәнендә».

Яки «бөреләре бармы».

Яки «Теләгем».

Яки «Ихласлы кешеләремнең арбалары».

Яки «ике лагерь».

Яки «ихтирамга лаеклы».

Сүзгә-сүз «аңкавың».

Яки «бөреләнмәгәнме икән?».

Пасленчалар семьялыгыннан җимеш бирә торган үлән үсемлек.

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Йәһвә исеменең кыска формасы.

Күрәсең, байлыкка карый.

Я, бәлки, «Иптәшләрең».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу