ЙӘИЛ
1 Менә Йәһвәнең Фәтуил улы Йәилгә* җиткергән сүзе:
2 «Өлкәннәр, тыңлагыз,
Илдә яшәүчеләр, һәммәгез дә колак салыгыз.
Андый нәрсәнең сезнең көннәрдә
Я ата-бабаларыгызның көннәрендә булганы бар идеме?+
3 Моның турында үз улларыгызга сөйләгез,
Улларыгыз — үз улларына,
Ә аларның уллары киләчәк буыннарга сөйләсен.
4 Туймас саранча калдырганны өерле саранча ашады,+
Өерле саранча калдырганны канатсыз саранча ашады,
Канатсыз саранча калдырганны комсыз саранча ашады.+
5 Уяныгыз, эчкечеләр,+ һәм елагыз!
Шәраб эчүчеләр, ыңгырашып яшь түгегез,
Чөнки татлы шәраб авызыгыздан тартып алынды.+
6 Минем җиремә көчле һәм санап бетергесез бер халык бәреп керде бит.+
Аның тешләре һәм теш казналары арысланныкы сыман.+
7 Ул йөзем агачымны талап бетерде, инҗир агачымның төбен генә калдырды,
Аларны, кайрыларын каезлап, читкә ташлады,
Ботакларын да кайрысыз калдырды.
8 Яшьлегендәге кияве турында
Матәм киеме киеп елаган гыйффәтле кыз сыман ыңгырашыгыз.
9 Икмәк бүләге+ белән шәраб бүләге+ Йәһвә йортында инде юк.
Руханилар — Йәһвә хезмәтчеләре матәм тота.
10 Басулар буш калды, туфрак хәсрәткә батты,+
Чөнки ашлык юкка чыкты, яңа шәраб кибеп бетте, май да калмады.+
11 Бодай белән арпа аркасында
Игенчеләр шомланды, йөзем үстерүчеләр үкереп елый,
Чөнки басудагы уңыш харап булды.
12 Йөзем агачы корыды,
Инҗир агачы кибеп бетте.
Анар агачы, финик пальмасы һәм алмагач —
Бөтен кыр агачлары корыды,+
Чөнки кешеләрнең шатлыгы хурлыкка әйләнде.
13 Руханилар, матәм киеме киеп матәм тотыгыз.*
Корбан китерү урынындагы хезмәтчеләр, елагыз.+
Аллаһымның хезмәтчеләре, керегез, матәм киеме киеп төн үткәрегез.
Чөнки Аллаһыгызның йортына инде һичкем икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләге+ китерми.
14 Ураза игълан итегез, изге җыелыш уздырыгыз.+
Аллаһыгыз Йәһвәнең йорты+ янында өлкәннәрне һәм илнең бөтен кешеләрен бергә җыегыз
Һәм Йәһвәгә ярдәм сорап ялварыгыз.
15 Кайгы, ул көн якынлашып килә бит!
Йәһвә көне якын,+
Ул Чиксез Кодрәт Иясе китергән һәлакәт сыман килер!
16 Әллә ризык күз алдыбыздан юк булмадымы?
Әллә Аллаһыбыз йортындагы шатлык һәм сөенеч юкка чыкмадымы?
17 Хәтта орлыклар* да яраксыз.
Амбарлар бушады.
Келәтләр җимерелде, чөнки иген корып бетте.
18 Хәтта йорт хайваннары ыңгыраша!
Көтүләр утлау таба алмыйча аптырап йөри,
Сарык көтүләре җәза күрә.
Изге тавымда сугышка чакырыгыз.
Илдә яшәүчеләрнең һәммәсе дә калтырасын,
Чөнки Йәһвә көне якынлашып килә,+ ул бик якын!
Ул тауларга төшкән таң яктысы сыман.
Менә күпсанлы һәм көчле бер халык,+
Андый халыкның элек бер дә булганы юк иде,
Киләсе елларда да,
Хәтта бер буында да бүтән булмаячак.
Ул хәрби сафка тезелгән куәтле халыкка охшаш.+
6 Алар аркасында халыклар җәфа чигәр.
Һәрберсенең йөзе кызарыр.
7 Алар сугышчылардай һөҗүм итә,
Гаскәриләрдәй стенага менә,
Һәрберсе үз юлы белән бара,
Берсе дә читкә тайпылмый.
8 Алар төртешми,
Һәрберсе үз юлы белән бара.
Кайберәүләрен сугыш кораллары* һәлак итсә дә,
Башкалары сафны бозмый.
9 Алар шәһәргә ыргыла, стена буйлап күтәрелә.
Йортларга үрмәләп менә, караклардай тәрәзәләрдән керә.
10 Алардан куркып, җир калтырый, күкләр дерелди.
Кояш һәм ай караңгыланды,+
Йолдызларның яктылыгы сүрелде.
11 Йәһвә үзенең гаскәре алдында каты тавыш белән кычкырыр,+ аның лагере күпсанлы.+
Аның сүзен үтәүче кодрәтле,
Йәһвә көне бөек һәм курку уята.+
Кем аны кичереп чыга алсын?»+
12 «Шуңа күрә хәзер,— дип әйтә Йәһвә,— ураза тотып,+ яшьләр түгеп һәм үкереп елап,
Бөтен йөрәгегез белән миңа борылыгыз.+
13 Киемнәрегезне түгел,+ йөрәкләрегезне ертыгыз+
Һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә кайтыгыз,
Чөнки ул кызганучан,* шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан+ һәм тугры мәхәббәткә бай,+
Ул бит үз фикерен үзгәртеп* бәла-каза җибәрмәскә әзер.
14 Кем белә, бәлки, ул үз фикерен үзгәртер, ачуын яудырмас+
Һәм, сез Йәһвә Аллаһыгыз өчен
Икмәк бүләге белән шәраб бүләге китерә алсын өчен, фатиха бирер.
16 Халыкны җыегыз, җыелышны изгеләндерегез.+
Картларны, балаларны һәм сабыйларны бергә туплагыз.+
Кияү — үзенең эчке бүлмәсеннән һәм кәләш үзенең йокы бүлмәсеннән чыксын.
17 Гыйбадәтханә өйалдысы белән корбан китерү урыны арасында+
Руханилар — Йәһвә хезмәтчеләре еласын һәм болай дисен:
„И Йәһвә, халкыңны кызганчы,
Мирасыңны көлкегә калдырма инде,
Халыклар аның белән идарә итмәсен иде.
Алар бит: „Боларның Аллаһылары кайда?“+ — дияр“.
19 Йәһвә үз халкына болай дияр:
„Менә мин сезгә ашлык, яңа шәраб һәм май җибәрәм.
20 Мин төньяктан килгәннәрне сездән куармын,
Аларны коры ташландык җиргә кадәр куа барырмын,
Беренче сафларын — көнчыгыш диңгезгә* кадәр,
Соңгы сафларын көнбатыш диңгезгә* кадәр таратырмын.
21 И илем, курыкма.
Шатланып куан, чөнки Йәһвә бөек эшләр башкарыр.
22 Кыргый хайваннар, курыкмагыз,
Чүлдәге утлаулар яшелләнер,+
Агачлар җимеш бирер,+
Инҗир һәм йөзем агачлары мул уңыш китерер.+
23 Сио́н уллары, Аллаһыгыз Йәһвә эшләренә куаныгыз һәм шатланыгыз,+
Ул бит сезгә күпме кирәк, шулкадәр көзге яңгырлар бирер,
Элеккегечә көзге һәм язгы яңгырлар,
Шулай ук койма яңгырлар җибәрер.+
25 Мин сезгә җибәргән бөек гаскәр —
Өерле саранча, канатсыз саранча, комсыз саранча һәм туймас саранча — еллар дәвамында күпме генә ашаса да,
Аның китергән зыянын каплармын.+
Минем халкым бүтән беркайчан да оятка калмас.+
27 Сез минем Исраи́л арасында булуымны,+
Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә+ икәнемне һәм башка Ходай юк икәнен белерсез!
Минем халкым бүтән беркайчан да оятка калмас.
28 Шуннан соң мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын,+
Улларыгыз һәм кызларыгыз пәйгамбәрлек итәр,
Картларыгыз — төшләр,
Егетләрегез күренешләр күрер.+
29 Ул көннәрдә үз рухымны
Хәтта кол ир-атлар белән кол хатын-кызларыма да иңдерермен.
32 Шунда Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр.+
Чөнки Йәһвә әйткәнчә, Сион тавында һәм Иерусалимда качып котылганнар,
Исән калганнар булыр.+ Аларны Йәһвә чакырган.
3 Мин Яһүд һәм Иерусалим тоткыннарын кире кайтарганда,+
Ул көннәрдә һәм ул вакытта
2 Бөтен халыкларны да бергә җыеп,
Йәһшәфә́т* үзәненә китерермен.
Халкым һәм мирасым Исраилне яклап,
Алар белән шунда судлашырмын,+
Чөнки алар аны төрле халыклар арасына тараттылар
Һәм җиремне үзара бүлештеләр.+
3 Алар халкымны бүлешер өчен жирәбә салдылар,+
Малайны фахишә яллар өчен сата иделәр,
Кызны шәрабка алмаштыра иделәр.
4 Тир, Сидо́н һәм бөтен Филисти́ җире,
Миңа карата ни дәгъвагыз бар?
Миннән үч аласызмы әллә?
Үч аласыз икән,
Мин үчегезне шунда ук, тоткарланмыйча үз башыгызга төшерермен.+
7 Менә сез аларны кайда саткан булсагыз, мин аларны шуннан кайтарырмын,+
Һәм сезнең үчегез үз башыгызга төшәр.
8 Улларыгызны һәм кызларыгызны Яһүд халкы кулына бирермен,+
Алар исә аларны ерак яшәүче халыкка — Шеба́ кешеләренә сатарлар,
Чөнки моны Йәһвә үзе әйтте.
9 Милләтләр арасында болай дип игълан итегез:+
„Сугышка әзерләнегез! Гайрәтле сугышчыларны күтәрегез!
Гаскәриләр чыгып һөҗүм итсен!+
10 Төрәннәрдән чүкеп — кылычлар, бакча пычакларыннан сөңгеләр ясагыз.
Көчсез: „Мин көчле“,— дисен.
11 Төрле яклардан халыклар килеп ярдәм итсеннәр, бергә җыелсыннар!“»+
И Йәһвә, шул урынга үз гаскәриләреңне җибәрче.
12 «Халыклар күтәрелеп, Йәһшәфәт үзәненә килсен,
Чөнки анда мин тирә-яктагы бар халыкларны хөкем итәр өчен утырырмын.+
13 Уракны алыгыз, чөнки ашлык өлгергән.
Төшегез һәм изегез, чөнки йөзем изгеч тулган.+
Савытлар ташып тора, чөнки явызлыклары арткан.
14 Хөкем үзәнендә бихисап халык җыелган,
Чөнки шул үзәндә кешеләр хөкем ителсен өчен, Йәһвә көне якынлашып килә.+
15 Кояш белән ай караңгыланыр,
Йолдызларның яктысы сүрелер.
16 Йәһвә Сионнан үкерер,
Иерусалимнан көчле тавыш белән кычкырыр.
17 Сез минем изге тавым+ Сионда яшәүче Йәһвә Аллаһыгыз булуымны белерсез.
18 Ул көнне таулардан татлы шәраб саркып торыр,+
Калкулыклардан сөт агар,
Яһүднең бар елгалары ташып торыр.
21 Элек аларны* гаепле дип санаган булсам, хәзер гаепсез дип табармын.+
Мин, Йәһвә, Сионда яшәрмен».+
Мәгъ. «Йәһвә — Аллаһы ул».
Яки «кайгырып күкрәгегезгә сугыгыз».
Я, бәлки, «киптерелгән инҗир».
Яки «уклар».
Яки «киң күңелле».
Яки «үкенеп».
Ягъни Үле диңгезгә.
Ягъни Урта диңгезгә.
Мәгъ. «Йәһвә — Хөкемче ул».
Яки «елгасы үзәнен».
Сүзгә-сүз «каннарын».