Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt Зәкәрия 1:1-14:21
  • Зәкәрия

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Зәкәрия
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Зәкәрия

ЗӘКӘРИЯ

1 Да́рийның идарә итүенең икенче елында,+ 8 нче айда Йәһвә Иддә́й улы Бирәхинең улы Зәкәрия́* пәйгамбәргә+ болай диде: 2 «Йәһвә ата-бабаларыгызга бик нык ярсыды.+

3 Аларга болай диген: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Миңа кайтыгыз! — дип игълан итә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Һәм мин дә сезгә кайтырмын“+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә“.

4 Үз ата-бабаларыгыз кебек булмагыз. Элекке пәйгамбәрләр аларга: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Зинһар, борылыгыз;* яман юлларыгызны һәм явыз эшләрегезне калдырыгыз“+,— дип игълан иткән иде.

„Әмма алар тыңламады һәм миңа колак салмады“+,— дип әйтә Йәһвә.

5 Әйе, ата-бабаларыгыз үлде, пәйгамбәрләр дә инде тере түгел. 6 Әмма хезмәтчеләрем пәйгамбәрләр аша җиткергән сүзләрем белән карарларымның үтәлешеннән ата-бабаларыгыз кача алмады түгелме?+ Моны танып, алар: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә, үзе алдан әйткәнчә, нәкъ безнең юлларыбызга һәм эшләребезгә карап эш итте“+,— диделәр».

7 Да́рийның идарә итүенең икенче елында,+ 11 нче айның, ягъни шиба́т* аеның, 24 нче көнендә мин, Иддәй улы Бирәхинең улы Зәкәрия пәйгамбәр, Йәһвәдән бер күренеш алдым. 8 Төнлә күргән күренеш шундый иде: менә, кызыл атка бер адәм атланган. Ул уйсулыкта, мирт агачлары арасында басып тора. Аның артында кызыл, кызгылт көрән һәм ак атлар тора.

9 Шунда мин: «Әфәндем, бу җайдаклар кемнәр алар?» — дип сорадым.

Минем белән сөйләшкән фәрештә миңа: «Мин сиңа аларның кем икәнен күрсәтәм»,— диде.

10 Мирт агачлары арасында торган теге адәм: «Болар — Йәһвә тарафыннан җирне йөреп чыгарга җибәрелгәннәр»,— диде. 11 Алар мирт агачлары арасында торган Йәһвә фәрештәсенә болай диде: «Без җирне йөреп чыктык һәм бөтен җир йөзендә тынычлык, тынлык хөкем сөргәнен күрдек».+

12 Шунда Йәһвә фәрештәсе: «И Гаскәрләр Иясе Йәһвә, кайчанга хәтле син Иерусалимга һәм Яһүд шәһәрләренә үз мәрхәмәтеңне күрсәтми торырсың?+ Син аларга шул 70 ел буе ачу-ризасызлык белдереп тордың»+,— дип әйтте.

13 Йәһвә минем белән сөйләшкән фәрештәгә игелекле һәм юанычлы сүзләр әйтеп җавап кайтарды. 14 Аннары минем белән сөйләшкән фәрештә миңа болай диде: «Игълан ит: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Иерусалимга һәм Сионга карата көчле ашкыну белән янып торам.+ 15 Гамьсез яшәүче халыкларга карата мин бик ачулы,+ чөнки ачу-ризасызлыгым бигүк көчле түгел иде,+ алар исә тагы да күбрәк бәла өстәде“.+

16 Шуңа күрә Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин Иерусалимга мәрхәмәт белән кайтам.+ Анда миңа йорт торгызылачак+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәм Иерусалим өстеннән үлчәү бавы сузылачак“.+

17 Тагын шуны игълан ит: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Шәһәрләрем кабат игелегемне татып яшәр. Мин, Йәһвә, Сионны кабат юатачакмын,+ Иерусалимны кабат сайлаячакмын“».+

18 Аннары мин күренештә дүрт мөгез күрдем.+ 19 Шунда минем белән сөйләшкән теге фәрештәдән мин: «Бу нинди мөгезләр?» — дип сорадым. Ул миңа: «Болар Яһүд,+ Исраи́л+ һәм Иерусалимны+ тараткан мөгезләр»*,— дип җаваплады.

20 Аннары Йәһвә миңа 4 останы күрсәтте. 21 Мин: «Алар нәрсә эшләргә килә?» — дип сорадым. Ул миңа болай диде: «Теге мөгезләр Яһүдне һичкем башын күтәрә алмаслык итеп тараткан иде. Шушы осталар аларны куркытып, халыкларның Яһүд җиренә каршы аның халкын тарату өчен күтәргән мөгезләрен сындырып төшерер өчен киләчәк».

2 Аннары мин күзләремне күтәреп карадым һәм кулына үлчәү бавы+ тоткан бер адәмне күрдем. 2 Мин аңардан: «Син кая барасың?» — дип сорадым. Ул миңа: «Иерусалимны үлчәп, аның иңен-буен белеп кайтырга барам»+,— дип җаваплады.

3 Шунда минем белән сөйләшкән фәрештә китеп барды, һәм аның каршысына икенче бер фәрештә чыкты. 4 Ул тегесенә болай диде: «Әнә теге егет янына йөгереп барып, шуны әйт: „Иерусалимда халык һәм мал-туар ишәйгәнлектән,+ халык анда диварсыз авылларда яшәгәндәй яшәячәк. 5 Мин аның тирәли утлы дивар+ шикелле булачакмын,— дип игълан итә Йәһвә,— һәм аны даным белән тутырачакмын“».+

6 «Тизрәк, тизрәк! Төньяк җирдән качыгыз»+,— дип әйтә Йәһвә.

«Чөнки мин сезне дөньяның дүрт ягына* тараттым»+,— дип әйтә Йәһвә.

7 «Кил, Сио́н! Бабылда* яшәүче, качып котыл.+ 8 Чөнки Гаскәрләр Иясе Йәһвә (үзе данланганнан соң, ул мине сезне талаган халыклар+ янына җибәрде) болай ди: „Сезгә тигән һәркем минем күз карасына* тия.+ 9 Мин аларга йодрык белән янармын, һәм аларны үз коллары талап китәр“.+ Шунда сез, һичшиксез, мине Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен белерсез.

10 Кызым Сион, шатланып аваз сал,+ чөнки мин, килеп,+ синең араңда яшәячәкмен+,— дип игълан итә Йәһвә.— 11 Ул көнне күп халыклар миңа, Йәһвәгә, кушылып,+ минем халкым булып китәчәк. Һәм мин, и кызым Сион, синең араңда яшәячәкмен». Син, һичшиксез, мине синең яныңа Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен беләчәксең. 12 Йәһвә Яһүдне — изге җирдәге үз өлешен — үз милке итәчәк. Ул кабат Иерусалимны сайлаячак.+ 13 Бар кешеләр, Йәһвә алдында шым булыгыз, чөнки ул, үзенең изге урыныннан чыгып, эш итә башлады.

3 Аннары Аллаһы миңа Йәһвә фәрештәсе алдында басып торучы баш рухани Йошуаны күрсәтте.+ Аңа каршы тору өчен, аның уң ягында Шайтан+ тора иде. 2 Йәһвә фәрештәсе Шайтанга: «Шайтан, Йәһвә сине хөкем итсен!+ Иерусалимны сайлаган+ Йәһвә сине хөкем итсен! Бу кеше уттан чыгарылган утлы кисәү бит!» — диде.

3 Йошуа́ исә пычрак киемдә фәрештә алдында тора иде. 4 Фәрештә үзе алдында торучыларга: «Аның пычрак киемен салдырыгыз»,— дип әйтте. Аннары ул аңа: «Кара, мин синең гаебеңне юк иттем,— диде.— Өстеңә затлы кием кидереләчәк».+

5 Шунда мин: «Аның башына чиста чалма кидерсеннәр»+,— дидем. Һәм аның башына чиста чалма, өстенә кием кидерделәр. Йәһвә фәрештәсе исә янәшәдә торды. 6 Йәһвә фәрештәсе Йошуага болай диде: 7 «Гаскәрләр Иясе Йәһвә әйтә: „Әгәр дә минем юлларым буенча йөрсәң, минем алдымда үз вазифаларыңны үтәсәң, син минем йортымда хаким* булып хезмәт итәчәксең,+ ишегалларымны кайгыртачаксың;* мин сиңа шулай ук монда басып торучылар белән бергә минем хозурымда булырга рөхсәт итәчәкмен“.

8 „И баш рухани Йошуа, син үзең дә, синең алдыңда утыручы иптәшләрең дә, тыңлагызчы. Сез киләчәкнең билгесе булып торасыз. Менә, мин Үсенте+ дип аталган хезмәтчемне+ алып киләм! 9 Кара, мин Йошуа алдына таш куйдым! Менә шушы ташта җиде күз бар. Мин аңа уеп язу язам,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәм бу җирнең гаебен бер көн эчендә бетерәм“.+

10 „Ул көнне,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәрберегез үз якынын үзе белән үзенең йөзем агачы һәм инҗир агачы астында утырырга+ чакырачак“».

4 Минем белән сөйләшкән теге фәрештә кире килеп, мине йоклап яткан кешене уяткандай уятты. 2 Аннары ул миннән: «Син нәрсә күрәсең?» — дип сорады.

Шунда мин: «Тулысынча алтыннан ясалган шәмдәл+ күрәм, өстендә касә тора. Шәмдәлнең җиде яктырткычы+ бар, әйе, җиде; һәм өстендәге яктырткычларның җиде көпшәсе бар. 3 Аның янында ике зәйтүн агачы+ тора: берсе касәнең уң ягында, икенчесе сул ягында».

4 Аннары минем белән сөйләшкән теге фәрештәдән мин: «Әфәндем, болар нәрсә аңлата?» — дип сорадым. 5 Шунда минем белән сөйләшкән теге фәрештә миннән: «Син боларның нәрсә аңлатканын белмисеңмени?» — дип сорады. Мин: «Юк, әфәндем»,— дип җавап бирдем.

6 Шунда ул миңа болай диде: «Йәһвәнең Зәрубабылга әйткән сүзе шундый: „Боларның барысы да хәрби көч тә, куәт ярдәмендә дә түгел,+ ә минем рухым ярдәмендә+ булачак“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә. 7 Бөек тау, кем син? Зәрубабы́л+ алдында син тигезлеккә әйләнәчәксең.+ Ул гыйбадәтханәнең өске ташын алып чыккан чакта, кешеләр: „Нинди гаҗәеп! Нинди гаҗәеп!“ — дип кычкырып торачак».

8 Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 9 «Зәрубабыл үз куллары белән бу йортка нигез салды,+ һәм ул аны үз куллары белән тәмамлаячак та.+ Һәм син, һичшиксез, мине сезнең яныгызга Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен беләчәксең. 10 Кечкенә башлангычлар* көнен һичкем игътибарсыз калдырмасын.+ Халык та, җиде күз дә, сөенеп, Зәрубабыл кулындагы асмага карап торачак. Бу җиде күз — Йәһвәнең бөтен җир йөзен гизгән күзләре».+

11 Шунда мин фәрештәдән: «Шәмдәлнең уң һәм сул ягында торган зәйтүн агачлары нәрсә аңлата?» — дип сорадым.+ 12 Мин тагын аңардан: «Ике зәйтүн агачының ике алтын көпшәдән алтын май агызган ботаклары* нәрсә аңлата?» — дип сорадым.

13 Шунда ул миннән: «Син боларның нәрсә аңлатканын белмисеңмени?» — дип сорады. Мин: «Юк, әфәндем»,— дип җавап бирдем.

14 Ул болай диде: «Болар бөтен җирнең Хуҗасы янында торучы ике майланган затны аңлата».+

5 Мин күзләремне кабат күтәреп карадым һәм очып барган бер төргәк күрдем. 2 Шунда фәрештә миннән: «Син нәрсә күрәсең?» — дип сорады.

Мин аңа: «Очып баручы төргәкне күрәм. Аның озынлыгы 20 терсәк,* ә киңлеге 10 терсәк»,— дип җавап бирдем.

3 Шунда ул миңа болай диде: «Бу — бөтен җир өстенә төшеп килүче ләгънәт, чөнки төргәкнең бер ягында ләгънәт язылган булса да, урлашкан+ һәркем җәзасын күрми кала; һәм төргәкнең икенче ягында ләгънәт язылган булса да, ялган ант бирүче+ һәркем җәзасын күрми кала. 4 „Мин ләгънәт җибәрдем,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәм ул каракның йортына һәм минем исемем белән ялган ант бирүченең йортына керәчәк һәм шул йортта калып, йортны да, бүрәнәләре белән ташларын да ялмап алачак“».

5 Аннары минем белән сөйләшкән фәрештә минем яныма килеп, болай диде: «Күзләреңне кабат күтәреп кара әле. Кара нәрсә якынлашып килә».

6 Мин аңардан: «Бу нәрсә?» — дип сорадым.

Ул: «Якынлашып килгән нәрсә — үлчәү савыты»*,— дип җаваплады. Аннары ул: «Бу бөтен җирдәге теге бозык адәмнәрнең күренеше»,— дип өстәде. 7 Түгәрәк кургаш капкач ачылгач, мин савыт эчендә утырган бер хатынны күрдем. 8 Шунда фәрештә миңа: «Бу — Явызлык»,— диде. Аннары ул шул хатынны кире савытка этеп җибәрде һәм савыт авызын кургаш капкач белән япты.

9 Шуннан соң мин күзләремне күтәреп карадым һәм якынлашып килгән ике хатынны күрдем. Алар һавадан канат какмый очып килә иде. Аларның канатлары ләкләкнеке кебек иде. Алар шул савытны һавага күтәрделәр. 10 Шунда мин үзем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Алар савытны кая алып китте?» — дип сорадым.

11 Ул миңа: «Шина́р* җиренә+,— дип җаваплады.— Алар аңа шунда йорт салачак. Йорт салынып беткәч, шул хатын үзенә тиешле урынга кертеп утыртылачак».

6 Шуннан соң мин кабат күзләремне күтәреп карадым һәм ике тау арасыннан чыгып барган дүрт арбаны күрдем. Ул таулар бакыр таулар иде. 2 Беренче арбага — кызыл атлар, икенче арбага кара атлар җигелгән иде.+ 3 Өченче арбага — ак атлар, ә дүртенче арбага тимгел, алмачуар атлар җигелгән иде.+

4 Мин үзем белән сөйләшкән теге фәрештәдән: «Әфәндем, нәрсә бу?» — дип сорадым.

5 Фәрештә миңа болай диде: «Болар — бөтен җирнең Хуҗасы+ алдына килеп басканнан соң чыгып баручы дүрт рухи зат.+ 6 Кара атлар җигелгән арба төньяк җиргә юнәлә.+ Ак атлар — диңгезнең аръягына, ә тимгел атлар көньяк җиргә бара. 7 Алмачуар атлар җирне гизеп чыгарга атлыгып торды». Аннары ул: «Барыгыз җирне гизеп чыгыгыз»,— диде. Һәм алар җирне гизәргә чыктылар.

8 Аннары фәрештә миңа: «Әнә, төньяк җиргә баручылар Йәһвәнең төньяк җиргә каршы купкан ачуын* йомшартты»,— диде.

9 Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 10 «Хилда́й, Табия́х һәм Ядайдан сөргендә яшәгән халыктан алып килгән нәрсәләрне ал да шул ук көнне Бабылдан килгәннәр белән бергә Сафуния́ улы Йошия́ йортына бар. 11 Көмеш һәм алтын алып, таҗ* яса һәм аны Яһузада́к улы баш рухани Йошуаның башына кидер.+ 12 Аңа әйт: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Менә Үсенте+ дип аталган кеше. Ул үз урыныннан үсеп чыгып, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызачак.+ 13 Йәһвәнең гыйбадәтханәсен ул торгызачак һәм аңа дан-шөһрәт биреләчәк. Ул үз тәхетенә утырачак, хакимлек итәчәк һәм, тәхетендә утырып, рухани да булачак.+ Аның шушы ике вазифасы* бер-берсе белән ярашып торачак. 14 Таҗ* Хәлә́м,* Табиях, Яда́й+ һәм Сафуния улы Хән* турында истәлек булып Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә калачак. 15 Һәм ерак җирләрдә яшәүчеләр, килеп, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызуда катнашачак“. Аллаһыгыз Йәһвәне тыңламый калмагыз! Шулчак сез мине сезнең яныгызга Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен беләчәксез“».

7 Да́рий патшаның идарә итүенең 4 нче елында, 9 нчы айның, ягъни кисле́в* аеның, 4 нче көнендә Йәһвә Зәкәриягә+ үз сүзен җиткерде. 2 Бәйте́л халкы Шаризәрне һәм Рәгыйммәли́к белән аның кешеләрен Йәһвәдән илтифат итүен сорарга* җибәреп, 3 аларга Гаскәрләр Иясе Йәһвә йорты* руханиларыннан һәм пәйгамбәрләрдән: «Күп еллар буе без* 5 нче айда+ еладык һәм ураза тоттык. Алдагы 5 нче айда да шулай эшләргә кирәкме?» — дип сорарга кушты.

4 Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 5 «Шушы җирдәге бөтен халыкка һәм руханиларга әйт: „70 ел+ буе 5 нче һәм 7 нче айда+ ураза тотып, хәсрәт кичергәндә, сез әллә минем өчен ураза тоттыгызмы? 6 Ашап-эчеп ятканда, сез үзегез өчен ашап-эчтегез түгелме соң? 7 Сез Йәһвәнең элекке пәйгамбәрләр+ аркылы Иерусалим һәм аның тирәсендәге шәһәрләрдә әле халык яшәгәндә, анда тынычлык хөкем сөргәндә, шулай ук Нәге́б белән Шәфелдә дә халык яшәгәндә әйткән сүзләрен тыңларга тиеш идегез түгелме?“»

8 Йәһвә Зәкәриягә кабат үз сүзен җиткерде: 9 «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Чын гаделлек белән хөкем итегез,+ бер-берегезгә тугры мәхәббәт+ һәм мәрхәмәт күрсәтеп яшәгез. 10 Тол хатыннарны, ятимнәрне,*+ чит ил кешеләрен+ һәм ярлыларны+ алдамагыз һәм күңелләрегездә бер-берегезгә карата явыз ният кормагыз“.+ 11 Әмма алар колагына да элмәде,+ үҗәтләнеп, миңа аркалары белән борылды,+ ишетмәс өчен, колакларын томалады.+ 12 Алар үз йөрәкләрен алмаз* кебек каты итте+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең үз рухы ярдәмендә элекке пәйгамбәрләре+ аша җиткергән кануннарын* һәм әйткән сүзләрен тыңламады. Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә аларга бик нык ярсыды».+

13 «Мин* аларны чакырганда, алар мине тыңламаган кебек,+ мин дә, алар мине чакырганда, аларны тыңламадым+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— 14 Мин аларны үзләре белмәгән халыклар арасына җил-давыл тараткандай тараттым,+ һәм җир алардан соң ташландык хәлдә калды, аның аша үтүче дә, анда кайтучы да булмады.+ Алар хуш булган җирне коточкыч нәрсәгә әйләндерде».

8 Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 2 «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Сионга карата көчле ашкыну белән янып торачакмын.+ Әйе, мин аны ашкыну белән яклап торачакмын, һәм минем ярсуым көчле булачак“.

3 Йәһвә болай ди: „Мин Сионга кайтып,+ Иерусалимда яшәячәкмен.+ Иерусалим — хаклык* шәһәре+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең тавы изге тау+ дип аталачак“.

4 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Иерусалимның мәйданнарында кабат картлар белән карчыклар утырачак. Олы яшькә җиткәнлектән, һәрберсенең кулында таягы булачак.+ 5 Шәһәр мәйданнары уйнап йөргән малайлар һәм кызлар белән тулачак“.+

6 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Шушы халыкның калдыгына бу мөмкин түгел кебек күренсә дә, әллә моны минем өчен дә мөмкин түгел дип уйлыйсызмы?“ Моны Гаскәрләр Иясе Йәһвә әйтә.

7 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин халкымны көнчыгыш һәм көнбатыш җирләреннән кайтарачакмын.+ 8 Аларны Иерусалимга китерәчәкмен, һәм алар шунда яшәячәк.+ Алар минем халкым булып китәчәк, ә мин аларның хак* һәм тәкъва* Аллаһылары булачакмын“.+

9 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Пәйгамбәрләр авызыннан шушы сүзләрне ишетеп торучылар,+ кулларыгызны ныгытыгыз.*+ Сез шундый ук сүзләрне Гаскәрләр Иясе Йәһвә йортын торгызу өчен нигез салынган көнне дә ишеткән идегез. 10 Ул вакытка кадәр кешегә дә, хайванга да хезмәтләре өчен түләнми иде.+ Һәм дошманнар аркасында хәвеф-хәтәрсез сәфәр кылу мөмкин түгел иде, чөнки мин кешеләрне бер-берсенә каршы куйдым“.

11 „Әмма хәзер инде мин шушы халыкның калдыгы белән элеккеге кебек мөгамәлә итмәячәкмен+,— дип игълан итә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— 12 Чөнки тынычлык орлыгы чәчеләчәк; йөзем агачы — җимеш, җир уңыш бирәчәк,+ күктән чык иңәчәк. Мин моның барысын шушы халыкның калдыгына мирас итеп бирәчәкмен.+ 13 Яһүд йорты, Исраи́л йорты! Сез бар халыклар алдында каһәргә әйләнгән идегез,+ хәзер исә мин сезне коткарам да, сез фатихага әйләнәчәксез.+ Курыкмагыз!+ Кулларыгызны ныгытыгыз“.*+

14 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Ата-бабаларыгыз ачуымны чыгарганга күрә, мин бәла китергәндә икеләнүсез эш иткән кебек (һәм мин ниятемнән кире кайтмадым)*+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— 15 хәзер мин Иерусалим халкына һәм Яһүд йортына һич икеләнүсез игелек кылачакмын.+ Курыкмагыз!+

16 Сез менә нәрсә эшләгез: бер-берегезгә дөресен сөйләгез,+ шәһәр капкалары янында хакыйкать белән тынычлыкның чәчәк атуына китерәчәк хөкем карарлары чыгарыгыз.+ 17 Күңелләрегездә бер-берегезгә бәла ниятләмәгез+ һәм һичнинди ялган ант бирүне яратмагыз,+ чөнки мин моның барысын нәфрәт итәм“+,— дип игълан итә Йәһвә».

18 Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 19 «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „4 нче ай,+ 5 нче ай,+ 7 нче ай+ һәм 10 нчы ай+ уразалары Яһүд йорты өчен сөенечле һәм куанычлы вакыйгаларга — күңелле бәйрәм+ вакытына әйләнәчәк. Шулай итеп, хакыйкатьне һәм тынычлыкны яратыгыз“.

20 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Килер бер көн, әле төрле халыклар һәм күп шәһәрләрдә яшәүчеләр киләчәк, 21 һәм бер шәһәрнең халкы бүтән шәһәрнең халкына килеп: „Әйдәгез, әйдәгез! Йәһвәдән илтифат итүен сорарга* һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәне эзләргә барыйк. Без дә барабыз“+,— дип әйтәчәк. 22 Шунда күп халыклар һәм көчле милләтләр Иерусалимга Гаскәрләр Иясе Йәһвәне эзләргә+ һәм Йәһвәдән илтифат итүен үтенеп сорарга* киләчәк“.

23 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган+ ун кеше бер яһүднең киеменә* килеп тотыначак, ныклап тотыначак та: „Без сезнең белән барабыз,+ чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек“,— дип әйтәчәк“».+

9 Аллаһының хәбәре:

«Йәһвәнең сүзе Һадра́к җиренә каршы юнәлгән,

Ул аеруча Дәмәшекъкә төбәлгән.+

(Чөнки Йәһвә адәмнәрне

Һәм Исраилнең бөтен кабиләләрен күздән кичерә.)+

2 Аның сүзе шулай ук аның белән чиктәш булган Хаматка+

Һәм, үтә зирәк+ булсалар да, Тир+ белән Сидонга+ да кагыла.

3 Тир үзенә камау валы* төзеде.

Ул тузандай күп көмеш,

Урам пычрагыдай күп алтын туплады.+

4 Йәһвә исә аның милкен тартып алачак,

Гаскәрен диңгезгә ыргытачак.*+

Шәһәрне ут ялмап алачак.+

5 Ашкело́н, моны күреп, куркуга төшәчәк;

Га́за каты газап кичерәчәк,

Әкрунны да шул ук хәл көтә, чөнки аның өмете хурлыкка калачак.

Га́заның патшасы юк булачак,

Ашкелон бөтенләй кешесез калачак.+

6 Ашдодта чит-ят халык кешеләре* җирләшәчәк,

Һәм мин филистилеләр горурлыгын юк итәчәкмен.+

7 Мин аларның авызыннан — канлы итне,

Тешләре арасыннан җирәнгеч нәрсәләрне алып ташлаячакмын.

Алардан кем калса, шул Аллаһыныкы булачак.

Ул — Яһүдтәге шәех*+ кебек,

Әкру́н халкы исә йәвүслеләр шикелле булып китәчәк.+

8 Мин йортым янында каравыл кебек урнашачакмын,+

Һәм берәү дә анда кереп-чыгып йөрмәячәк.

Ул җирдән һичнинди күзәтче* бүтән инде үтмәячәк,+

Чөнки хәзер минем күзләрем моны* күреп тора.

9 Кызым Сио́н, чиксез куан!

Иерусалим, тантана белән аваз сал!

Кара! Синең патшаң сиңа килә.+

Ул тәкъва, ул коткаручы,*

Ул басынкы,+ ишәккә утырып килә,

Ул ишәккә,* ишәк баласына атланып утырган.+

10 Мин Ифраимның сугыш арбаларын,

Иерусалимның атларын юк итәм.

Гаскәриләрнең ук-җәясе тартып алыначак.

Ул халыкларга тынычлык игълан итәчәк.+

Аның хакимлеге бер диңгездән икенче диңгезгә,

Бөек елгадан* алып җир читенә кадәр җәеләчәк.+

11 Әй хатын,* сиңа килгәндә, минем белән синең арада төзелгән килешү каны нигезендә

Мин тоткыннарыңны сусыз чокырдан чыгарачакмын.+

12 Өметләре булган тоткыннар,+ ныгытмага кайтыгыз.

Бүген мин сиңа әйтәм:

„Әй хатын, мин сине икеләтә фатихалармын.+

13 Мин Яһүдне җәяне бөккәндәй бөгәрмен,

Ифраимны җәя керешенә салырмын.*

Әй Сион, мин синең улларыңны күтәрермен,

Греция, синең улларыңа каршы.

Сине* мин сугышчы кылычыдай итәрмен“.

14 Йәһвәнең үз халкы белән булуы ап-ачык күренәчәк,

Аның угы яшен тизлегедәй очып чыгачак.

Аллаһы Тәгалә Йәһвә мөгез кычкыртып,+

Көньяк давылыдай һөҗүм итәчәк.

15 Гаскәрләр Иясе Йәһвә аларны яклаячак,

Алар дошманнарының пращ* ташларын йотачак, буйсындырачак.+

Алар сөенәчәк, шәраб эчкәндәй шатланып кычкырачак.

Алар корбанлык савытларыдай тулачак,

Мәзбәх* почмаклары+ шикелле булачак.

16 Ул көнне Аллаһылары Йәһвә аларны —

Үз көтүен, үз халкын коткарачак,+

Чөнки алар аның җирендә таҗның асылташлары күк ялтырап торачак.+

17 Аның игелеге шундый бөек!+

Күркәмлеге шундый гаҗәеп!

Ашлыктан егетләр гөрләп үсәчәк,

Яңа шәрабтан кызлар чәчәк атачак.+

10 Язгы яңгырлар вакытында миннән, Йәһвәдән, яңгыр бирүемне сорагыз.

Кара болытларны мин, Йәһвә, хасил итәм,

Кешеләр өчен коеп яңгырлар яудырам+

Һәм барысына җир җимеше бирәм.

2 Чөнки гаилә потлары* алдый,*

Күрәзәчеләр ялган күрә.

Алар буш төшләр сөйли

Һәм юкка гына юатырга тырыша.

Шунлыктан халык сарык көтүе шикелле каңгырып йөриячәк,

Көтүчеләре булмау сәбәпле изаланып бетәчәк.

3 Көтүчеләргә ачуым кайный,

Изүче җитәкчеләрне* җавапка тартачакмын,

Чөнки мин, Гаскәрләр Иясе Йәһвә, үз көтүемә — Яһүд йортына игътибар иттем,+

Аларны сугыш кырындагы көчле, атаклы атымдай иттем.

4 Яһүд йортыннан — башчы,*

Аңардан булышлык итүче идарәче* чыга,

Аңардан сугыш җәясе чыга,

Аңардан һәр күзәтче чыга — барысы да аңардан чыга.

5 Алар сугышчылар шикелле,

Сугыш кырында пычракны таптаган сугышчылар шикелле булып китәчәк.

Алар сугыш алып барачак, чөнки Йәһвә алар белән булачак,+

Дошманның җайдаклары исә хурлыкка калачак.+

6 Мин Яһүд йортын бөтенесеннән дә өстенрәк итәчәкмен,

Йосыф йортын коткарачакмын.+

Мин аларны торгызачакмын,

Чөнки аларга карата мәрхәмәтле булачакмын.+

Шунда барысы да мин аларны беркайчан да кире какмагандай булачак,+

Чөнки мин аларның Аллаһысы Йәһвә, мин аларга җавап бирәчәкмен.

7 Ифраимлылар гайрәтле сугышчылардай булачак,

Күңелләре шәраб эчкәндәгедәй сөенәчәк.+

Аларның уллары, моны күреп, шатланачак.

Күңелләре Йәһвәнең кылган эшләренә куаначак.+

8 „Мин, сызгырып, аларны бергә җыячакмын,

Аларны йолып алачакмын,+ һәм алар күп булып китәчәк,

Ишле булачак.

9 Мин аларны халыклар арасында орлык чәчкәндәй чәчеп таратсам да,

Алар мине ерак җирләрдә истә тотачак,

Үз уллары белән бергә җанланып китәчәк һәм кире кайтачак.

10 Мин аларны Мисыр җиреннән кире кайтарачакмын,

Ассириядән җыеп алачакмын.+

Мин аларны Гила́д+ белән Лива́н җирләренә китерәчәкмен,

Һәм хәтта анда да алар өчен урын җитәрлек булмаячак.+

11 Мин диңгезне кичкәндә, аның астын өскә китерәчәкмен,

Дулкыннарын буйсындырачакмын.+

Нилның бөтен тирәнлекләре корып бетәчәк.

Ассириянең горурлыгы сындырылачак,

Мисырның скипетры юк булачак.+

12 Мин, Йәһвә, аларны бөтенесеннән дә өстенрәк итәчәкмен,+

Һәм алар минем исемем хакына эш итәчәк“+,— дип игълан итә Йәһвә.

11 Әй Лива́н, ишекләреңне ач!

Эрбет агачларыңны ут ялмап алсын.

2 Әй артыш, үкереп ела, чөнки эрбет ауды,

Мәһабәт агачлар һәлак булды!

Баша́н имәннәре, үкереп елагыз,

Чөнки куе урман юк булды!

3 Ишетәсезме? Көтүчеләр иңрәп елый,

Чөнки аларның даны юкка чыкты.

Ишетәсезме? Яшь арысланнар ырылдый,

Чөнки Үрдү́н буенда бүтән инде куе әрәмәләр юк.

4 Аллаһым Йәһвә болай ди: „Сугымга дигән сарыкларны көт.+ 5 Сатып алучылар аларны суя,+ әмма аларны беркем дә гаепле дип санамый. Аларны сатучылар:+ „Йәһвәгә шөкер, мин бай булам“,— дип әйтә. Көтүчеләре дә аларны кызганмый“.+

6 „Моннан ары мин бу җирдә яшәүчеләрне кызганмаячакмын,— дип игълан итә Йәһвә.— Һәрберсен үз якынының һәм үз патшасының кулына бирәчәкмен. Алар бу җирне һәлак итәчәк, һәм мин берсен дә аларның кулыннан коткармаячакмын“.

7 И көтүдәге мескен сарыклар, сезнең хакка мин сугымга дигән сарыкларны көтә башладым.+ Мин кулыма ике таяк алдым да берсен — „Илтифат“ дип, икенчесен „Бердәмлек“+ дип атап, сарык көтүен көтә башладым. 8 Бер ай эчендә мин өч көтүчене кудым, чөнки түзәр хәлем калмады, өстәвенә, алар да мине күралмады. 9 Шунда мин: „Бүтән сезне көтмәячәкмен. Үлеп ятканы үлсен, һәлак була барганы һәлак булсын, ә исән калганнары бер-берсен ашап бетерсен“,— дидем. 10 Һәм мин „Илтифат“+ дип аталган таягымны алып, кисеп ташладым. Шулай итеп мин халкым белән төзегән килешүне өздем. 11 Ул көнне килешү өзеп ташланды, һәм көтүдәге мине күзәтеп торган мескен сарыклар моның Йәһвә сүзе булганын аңлады.

12 Шунда мин аларга: „Әгәр дә мәгъкуль күрсәгез, миңа эш хакымны бирегез, ә инде юк икән, бирмәгез“,— дидем. Һәм алар миңа хакымны түләде:* 30 көмеш тәңкә+ бирде.

13 Шунда Йәһвә миңа: „Акчаны хәзинәгә ташла. Менә алар мине ничек „югары“ бәяләде!“+ — диде. Шулчак мин 30 көмеш тәңкәне алдым да Йәһвә йорты хәзинәсенә ташладым.+

14 Аннары мин „Бердәмлек“+ дип аталган икенче таягымны сындырып ташладым һәм шулай итеп Яһүд белән Исраи́л арасындагы кардәшлек мөнәсәбәтләрен өздем.+

15 Йәһвә миңа болай диде: „Хәзер яраксыз көтүченең әйберләрен ал.+ 16 Мин шушы җирдә бер көтүченең билгеләнүенә юл куячакмын. Ул үлеп барган сарыкларны карамаячак,+ бәрәннәрне эзләмәячәк,+ җәрәхәтләнгәннәрне дәваламаячак һәм сәламәт булганнарны ашатмаячак. Киресенчә, ул аларның көр булганнарын комсызланып ашаячак+ һәм сарыкларның тоякларын умырып алачак.+

17 Көтүне ташлап киткән+ файдасыз көтүчемә кайгы!+

Аның кулын һәм уң күзен кылыч яралаячак,

Аның кулы корышып бетәчәк,

Уң күзе бөтенләй күрмәс булачак“».*

12 Аллаһының хәбәре:

«Минем, Йәһвәнең, Исраи́л турындагы сүзем шундый,— дип игълан итә

Күкләрне җир өстеннән җәйгән,+

Җирнең нигезен салган+

Һәм адәмнең эчендәге рухны* бар иткән Йәһвә,—

2 Мин Иерусалимны тирә-яктагы халыкларны айкалып-чайкалып йөрергә мәҗбүр итүче касә итәчәкмен. Яһүд, шул исәптән Иерусалим, камауга алыначак.+ 3 Ул көнне мин Иерусалимны бөтен халыклар өчен авыр* таш итәчәкмен. Аны күтәргән һәркем нык имгәнәчәк,+ һәм җир йөзендәге бөтен халыклар аңа каршы җыелачак.+ 4 Ул көнне,— дип әйтә Йәһвә,— мин бөтен атларны куркытып бетерәчәкмен, ә җайдакларын акылдан яздырачакмын. Мин Яһүд йортына күз салып карап торачакмын, ә халыкларның бөтен атларын сукыр итәчәкмен. 5 Яһүд шәехләре* үз күңелләреннән: „Иерусалим халкы — безнең куәтебез, чөнки көч-куәт аларның Аллаһылары Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән килә“+,— дип әйтәчәк. 6 Ул көнне мин Яһүд шәехләрен урман эчендәге утлы казан шикелле һәм урылган иген теземенә+ ташланган факел шикелле итәрмен. Алар тирә-яктагы бөтен халыкларны уңнан-сулдан ялмап алачак,+ һәм Иерусалим халкы кабат үз җирендә* — Иерусалимда яшәячәк.+

7 Давыт йортының даны* һәм Иерусалим халкының даны* Яһүднекеннән өстен булмасын өчен, Йәһвә башта Яһүд чатырларын коткарачак. 8 Ул көнне Йәһвә Иерусалим халкын һәрьяклап яклаячак.+ Ул көнне аларның абынып егылганы* — Давыт кебек көчле, ә Давыт йорты Аллаһыдай куәтле, Йәһвәнең алар алдыннан баручы фәрештәсе+ шикелле булачак. 9 Ул көнне мин Иерусалимга каршы яу белән килгән халыкларның барысын җир йөзеннән тәгаен юк итәчәкмен.+

10 Мин Давыт йортын һәм Иерусалим халкын хуплау* һәм ялвару рухы белән сугарырмын. Һәм алар үзләре чәнчегән адәмгә карап торачак,+ аның турында үзләренең бердәнбер улы турында елагандай иңрәп елаячак һәм беренче угыллары турында кайгыргандай каты кайгырачак. 11 Ул көнне Иерусалимда Мегиддо́ үзәнендәге+ Һададриммунда елагандай каты елаячаклар. 12 Бөтен ил* зар елаячак, һәрбер кабилә аерым елаячак: Давыт йорты кабиләсе аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак; Ната́н йорты+ кабиләсе аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак; 13 Ле́ви йорты+ кабиләсе аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак; шимгыйлылар+ кабиләсе аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак; 14 һәм калган барлык кабиләләр — һәр кабилә аерым һәм аларның хатын-кызлары аерым елаячак.

13 Ул көнне, Давыт йортын һәм Иерусалим халкын гөнаһ белән пычрактан чистартыр өчен, кое казылачак.+

2 „Ул көнне,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— мин бу җирдән потларның исемнәрен җуеп бетерәчәкмен,+ һәм аларны бүтән искә дә алмаячаклар. Мин шулай ук бу җирне пәйгамбәрләрдән+ һәм шакшы тәэсирдән* чистартачакмын. 3 Әгәр кем дә булса кабат пәйгамбәрлек итә башласа, аны дөньяга китергән әти-әнисе аңа болай дип әйтер: „Син яшәмәячәксең, чөнки син Йәһвә исеменнән ялган сөйлисең“. Шунда дөньяга китергән әти-әнисе аны пәйгамбәрлек иткәне өчен чәнчеп үтерәчәк.+

4 Ул көнне һәр пәйгамбәргә үзенең пәйгамбәрлек күренеше аркасында оят булачак. Башкаларны алдамасыннар өчен, алар инде йонлы кием* киеп+ йөрмәячәк. 5 Аларның һәрберсе: „Мин пәйгамбәр түгел. Мин игенче, чөнки әле яшь чакта мине бер кеше кол итеп сатып алган иде“,— диячәк. 6 Әгәр дә аларның берәрсеннән: „Синең тәнеңдә* нинди җәрәхәтләр ул?“ — дип сорасалар, ул: „Бу дусларымның* йортында алган җәрәхәтләр“,— дип җавап бирәчәк“.

7 „Әй кылыч, көтүчемә каршы күтәрел,+

Иптәшемә каршы күтәрел,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.—

Көтүчене һәлак ит,+ һәм көтү* таралсын.+

Мин кулымны әһәмиятсез булганнарга каршы күтәрәчәкмен“.

8 „Бөтен җирдә,— дип игълан итә Йәһвә,—

Кешеләрнең өчтән ике өлеше һәлак булачак, юк ителәчәк,

Ә өчтән бер өлеше исән калачак.

9 Шул өчтән бер өлешне мин ут аша үткәрәчәкмен,

Көмешне сафландыргандай* сафландырачакмын,

Алтынны сынагандай сынаячакмын.+

Алар миңа исемем белән дәшәчәк,

Һәм мин аларга җавап бирәчәкмен.

Мин: „Бу минем халкым“+,— диячәкмен,

Һәм алар: „Йәһвә безнең Аллаһыбыз“,— диячәк“.

14 Менә, бер көн — Йәһвәнең көне килә. Ул көнне синнән* кулга төшерелгән ганимәт синең араңда бүленәчәк. 2 Мин бөтен халыкларны Иерусалимга каршы сугышка җыячакмын. Шәһәрне басып алачаклар, йортларны талап чыгачаклар, ә хатын-кызларны мәсхәрә итәчәкләр. Шәһәрнең яртысы әсирлеккә китәчәк, калганнары исә шәһәрдә калачак.

3 Һәм Йәһвә шул халыкларга каршы чыгып,+ моңарчы сугыш көнендә сугышкандай сугышачак.+ 4 Ул көнне аның аяклары Иерусалимның көнчыгыш ягындагы Зәйтүн тавында+ торачак. Зәйтүн тавы көнчыгыштан көнбатышка* таба икегә ярылып, гаять зур үзән хасил булачак, һәм тауның бер яртысы — төньякка, икенче яртысы көньякка күчәчәк. 5 Сез минем тауларым арасындагы үзәнгә качачаксыз, чөнки таулар арасындагы үзән Азилга кадәр үк сузылачак. Сез Яһүд патшасы Узия́ заманындагы җир тетрәүдән+ качкандай качачаксыз. Шунда Аллаһы Йәһвә үзенең барлык изге затлары белән бергә киләчәк.+

6 Ул көнне нурлы яктылык булмаячак,+ бөтен нәрсә катып калачак.* 7 Бу көн Йәһвәнең көне буларак билгеле булачак.+ Ул вакытта көн белән төн, төн белән көн алышынмаячак, һәм кичке вакытта якты булачак. 8 Ул көнне Иерусалимнан тереклек сулары агып чыгып,+ бер яртысы көнчыгыш диңгезгә* таба,+ икенче яртысы көнбатыш диңгезгә* таба+ агачак. Җәен дә, кышын да шулай булачак. 9 Һәм Йәһвә бөтен җир өстеннән Патша булачак.+ Ул көнне Йәһвә бердәнбер Аллаһы булачак,+ һәм аның гына исемен таныячаклар.+

10 Гебәдән+ алып Иерусалимның көньягындагы Риммунга+ кадәр бөтен җир Араба́+ кебек булачак. Иерусалим үз урынында калкып, Биньями́н капкасыннан+ алып Беренче капкага һәм Почмак капкасына кадәр һәм Һанане́л манарасыннан+ алып патшаның йөзем изгечләренә* кадәр халык белән тулачак.+ 11 Анда халык җирләшәчәк, һәм ул бүтән беркайчан да юк ителүгә хөкем ителмәячәк.+ Иерусалим иминлектә яшәячәк.+

12 Иерусалимга каршы яу белән чыккан бар халыкларга Йәһвә шундый җәза җибәрәчәк:+ тере була торып, аларның тәннәре череп бетәчәк, күзләре — күз чокырында, телләре авызларында череячәк.

13 Ул көнне Йәһвә аларның күпләрен аптырашта калдырачак, һәм һәрберсе үз якынының кулына килеп ябышачак һәм үз якынына кул күтәрәчәк.*+ 14 Яһүд тә Иерусалимда сугышта катнашмый калмаячак һәм тирә-яктагы бар халыкларның байлыкларын: күп-күп алтын-көмешләрен һәм киемнәрен кулга төшерәчәк.+

15 Атлар, качырлар, дөяләр, ишәкләр һәм дошман лагерьларындагы башка бөтен мал-туарны да шундый ук җәза көтә.

16 Иерусалимга каршы яу белән чыккан халыкларның калдыгы ел саен,+ килеп, Патшага — Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә гыйбадәт кылачак+ һәм Куыш* кору бәйрәмен уздырачак.+ 17 Ә җир йөзендәге халыклар арасыннан берәрсе Патшага — Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә сәҗдә кылу өчен Иерусалимга килмәсә, аның җирендә яңгыр булмаячак.+ 18 Мисыр халкы да килмәсә, шәһәргә кермәсә, алар җирендә яңгыр булмаячак. Йәһвә аларны Куыш кору бәйрәменә килмәгән халыкларны җәзалагандай җәзалаячак. 19 Мисырның гөнаһы һәм Куыш кору бәйрәменә килмәгән барлык халыкларның гөнаһы өчен җәзасы менә шундый булачак.

20 Ул көнне атларның кыңгырауларына „Йәһвә изге ул!“+ дигән сүзләр язылачак. Йәһвә йортындагы казаннар+ мәзбәх алдындагы савытлар+ кебек булачак. 21 Иерусалимдагы һәм Яһүдтәге һәр казан изге булачак һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәнеке булып китәчәк. Корбан китерүчеләрнең һәммәсе, килеп, аларның кайберләрен ит пешерү өчен кулланачак. Шул көннән башлап Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең йортында һичбер кәнганлы* булмаячак».+

Мәгъ. «Йәһвә исенә төшерде».

Яки «кайтыгыз».

Ә15 кушымт. к.

Сүзлекне к.

Сүзгә-сүз «күкләрнең дүрт җиленә таба».

Сүзгә-сүз «кыз Бабыл белән».

Яки «күз алмасына».

Яки «хөкемче».

Яки «караячаксың; ишегалларым өчен җаваплы булачаксың».

Яки «Кечкенә, вак нәрсәләр».

Ягъни күп җимешле ботаклары.

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.

Сүзгә-сүз «ефа», монда сыйдырышлыгы бер ефа булган савыт күздә тотыла. Бер ефа — 22 л. Ә14 кушымт. к.

Ягъни Бабыл.

Сүзгә-сүз «рухын».

Яки «мәһабәт таҗ».

Яки «роле».

Яки «Мәһабәт таҗ».

10 нчы шигырьдәге Хилдай.

Күрәсең, 10 нчы шигырьдәге Йошия.

Ә15 кушымт. к.

Яки «Йәһвәнең йөзен йомшартырга».

Яки «гыйбадәтханәсе».

Сүзгә-сүз «мин».

Яки «атасыз балаларны».

Я, бәлки, «каты таш», мәсәлән, кайрак таш.

Яки «күрсәтмәләрен».

Сүзгә-сүз «Ул».

Яки «тугрылык».

Яки «тугры».

Яки «гадел».

Яки «кыю булыгыз».

Яки «Кыю булыгыз».

Яки «һәм мин үкенмәдем».

Яки «Йәһвәнең йөзен йомшартырга».

Яки «Йәһвәнең йөзен йомшартырга».

Яки «киеме итәгенә».

Яки «ныгытма».

Я, бәлки, «диңгездә һәлак итәчәк».

Яки «метислар».

Шәех — кабилә башлыгы.

Яки «залим».

Күрәсең, үз халкының бәлале хәлен.

Яки «җиңүчән; коткарылган».

Яки «иркәк ишәккә».

Ягъни Евфраттан.

Ягъни Сион, яисә Иерусалим.

Ягъни укны җәя керешенә салгандай.

Күрәсең, Сионга карый.

Гадәттә күн каештан ясалган таш ату коралы. Аңа таш салганнар һәм әйләндереп атканнар.

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Сүзлекне к.

Яки «гайре табигый нәрсәләр әйтә; мистик нәрсәләр сөйли».

Сүзгә-сүз «Кәҗә тәкәләрен».

Сүзгә-сүз «почмак манара»; мөһим, әһәмиятле кешене яки җитәкчене сурәтли.

Яки «кадак». Сүзгә-сүз «казык»; булышчыны я идарәчене сурәтли.

Сүзгә-сүз «үлчәп бирде».

Сүзгә-сүз «тоныкланачак».

Яки «сулышны».

Яки «бәлале».

Шәех — кабилә башлыгы.

Яки «законлы урынында».

Яки «күркәмлеге».

Яки «күркәмлеге».

Яки «иң көчсезе».

Яки «илтифат».

Яки «җир».

Сүзгә-сүз «рухтан».

Яки «пәйгамбәр киемен».

Сүзгә-сүз «кулларың арасында», ягъни күкрәктә я аркада.

Яки «яраткан кешеләремнең».

Яки «сарыклар».

Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.

Ягъни 2 нче шигырьдә әйтелгән шәһәрдән.

Сүзгә-сүз «диңгезгә».

Ягъни суыктан каткандай.

Ягъни Үле диңгезгә.

Ягъни Урта диңгезгә.

Яки «изү чаннарына».

Яки «һөҗүм итәчәк».

Яки «Вакытлы торак».

Я, бәлки, «сатучы».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу