ЙӘЗӘКИЛ
1 Утызынчы елны,* дүртенче айның бишенче көнендә, мин сөргендәге кешеләр арасында+ Кеба́р елгасы+ буенда яшәгәндә, күкләр ачылды, һәм мин Аллаһыдан күренешләр алдым. 2 Шул айның бишенче көнендә, ягъни Йәһуәки́н+ патшаның сөргенлектә булуының бишенче елында, 3 калдайлылар+ җирендәге Кебар елгасы янында миңа, Бузи́ руханиның улы Йәзәкилгә,* Йәһвә сүзе иңде. Шунда Йәһвәнең кулы минем өстемдә булды.+
4 Карап торганда, мин төньяктан искән көчле җил,+ гаять зур болыт һәм янып торган ут*+ күрдем. Болыт нурлы яктылык белән чолгап алынган иде, ә утның уртасында алтын белән көмеш эретмәсенә охшаш бер нәрсә бар иде.+ 5 Ут уртасында дүрт тере затка охшаш нәрсә күренде.+ Һәрберсенең кыяфәте кешене хәтерләтә иде. 6 Һәрберсенең дүрт йөзе һәм дүрт канаты бар иде.+ 7 Аларның аяклары туры, аяк табаннары бозауныкы сыман иде; аяклары шомартып ялтыратылган бакыр кебек ялт-йолт итеп тора иде.+ 8 Дүрт канатның һәрберсе астында кеше кулына охшаш кул бар иде. Һәр дүрт затның да йөзләре һәм канатлары бар иде. 9 Канатлары бер-берсенә тиеп тора иде. Йөргәндә, һәр зат беркая да борылмыйча йөри иде, һәрберсе туп-туры алга бара иде.+
10 Аларның йөзләре мондый иде: дүртесенең һәрберсендә — кеше йөзе, уң яктан — арыслан+ йөзе, сул яктан — үгез+ йөзе бар иде, һәм дүртесенең һәрберсендә бөркет+ йөзе бар иде.+ 11 Йөзләре менә шундый иде. Канатлары өскә таба күтәрелгән иде. Һәрберсенең бер-берсенә тиеп торган ике канаты һәм тәннәрен каплап торган ике канаты бар иде.+
12 Һәрберсе туп-туры алга бара иде. Рух кая алып барса, алар шунда бара иде.+ Йөргәндә, һәр зат беркая да борылмыйча йөри иде. 13 Бу тере затлар янып торган утлы күмерне хәтерләтә иде, һәм алар арасында факел ялкынына охшаш нәрсәләр алга-артка йөри иде, ә уттан яшеннәр атыла иде.+ 14 Тере затлар, алга-артка йөргәндә, ялт-йолт килгән яшенгә охшаш иде.
15 Тере затларга карап торганда, мин җирдә, дүрт йөзле һәр тере зат янында берәр тәгәрмәч күрдем.+ 16 Тәгәрмәчләр хризолиттай балкып тора иде. Дүртесе дә бертөрле иде. Төзелеше буенча алар берсе эченә икенчесе аркылыга* кертелгән тәгәрмәчкә охшаш иде. 17 Алар хәрәкәт иткәндә борылып тормыйча дүрт якның теләсә кайсы ягына хәрәкәт итә ала иде. 18 Тәгәрмәчләр шулкадәр биек иде ки, алар курку-хөрмәт тудыра иде. Тәгәрмәчләрнең дүртесенең дә тугымнары* бөтен яктан күзләр белән тулы иде.+ 19 Тере затлар берәр якка хәрәкәт итсә, тәгәрмәчләр дә алар белән янәшә хәрәкәт итә иде. Тере затлар җирдән күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә күтәрелә иде.+ 20 Рух тере затларны берәр якка алып барса, алар, рух кая гына бармасын, шул якка бара иде. Алар белән бергә тәгәрмәчләр дә күтәрелә иде, чөнки тәгәрмәчләрдә дә тере затларда эш итүче рух* иде. 21 Тере затлар барганда, тәгәрмәчләр дә бара иде, алар туктаганда, тегеләре дә туктый иде; алар җирдән күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә алар белән бергә күтәрелә иде, чөнки тәгәрмәчләрдә дә тере затларда эш итүче рух иде.
22 Тере затларның баш өсләреннән өстәрәк зур плитага охшаш бер нәрсә бар иде. Ул боз сыман ялтырап тора иде һәм соклану хисе уята иде. Ул аларның баш өсләреннән югарырак иде.+ 23 Плита астында аларның җәелгән канатлары бер-берсенә тиеп тора иде. Һәрберсендә үз тәненең бер ягын каплар өчен ике канат һәм тәненең икенче ягын каплар өчен ике канат бар иде. 24 Мин аларның канат тавышын ишеттем. Ул тавыш ургылып аккан сулар тавышына, Чиксез Кодрәт Иясенең тавышына охшаш иде.+ Алар хәрәкәт иткәндә, ул тавыш гаскәр шау-шуын хәтерләтә иде. Туктаганда, алар канатларын аска төшерә иде.
25 Баш өсләреннән өстәрәк торган теге плитадан югарырак ниндидер тавыш килә иде. (Туктаганда, алар канатларын аска төшерә иде). 26 Баш өсләреннән өстәрәк торган плитадан югарырак тәхеткә охшаш+ сапфир ташы сыман+ нәрсәдер бар иде. Тәхеттә утыручы кыяфәте белән кешене хәтерләтә иде.+ 27 Аның билен хәтерләткән урыннан алтын белән көмеш эретмәсенә охшаш нәрсәдер+ өскә таба нурланып тора иде. Ул ут кебек балкып тора иде. Ә билен хәтерләткән урыннан астарак утка охшаш бернәрсә күрдем.+ Аны бар яктан балкыш чолгап алган иде. 28 Шул балкыш яңгырлы көнне болытларда хасил булган салават күперенә охшаш иде.+ Аны чолгап алган нурлы яктылык менә шундый иде. Ул Йәһвә данының чагылышына охшаш иде.+ Моны күргәч, мин йөзтүбән капландым һәм берәүнең сөйләгән тавышын ишеттем.
2 Аннары ул миңа болай диде: «Адәм улы,* аякларыңа торып бас, мин синең белән сөйләшермен».+ 2 Ул минем белән сөйләшкәндә, миңа Аллаһы рухы иңде һәм, мин Сөйләүчене ишетә алсын өчен, мине аякка бастырды.+
3 Ул сүзен дәвам итеп миңа болай диде: «Адәм улы, мин сине Исраи́л халкына+ — миңа каршы фетнә күтәргән фетнәчел халыкларга җибәрәм.+ Алар үз ата-бабалары белән бергә шушы көнгә хәтле миңа каршы гөнаһ кылып тора.+ 4 Мин сине дорфа һәм каты күңелле кешеләргә җибәрәм.+ Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди“. 5 Алар тыңлармы яки, фетнәчел халык булганга,+ тыңламасмы, үзләре арасында пәйгамбәр булганын, һичшиксез, белерләр.+
6 Ә син, адәм улы, чәнечкеле үсемлекләр белән куаклар һәм чаяннар арасында яшәсәң дә,*+ алардан курыкма+ һәм аларның сүзләреннән калтырап торма. Аларның сүзләреннән курыкма+ һәм, алар фетнәчел халык булганга, йөзләрен күреп котың алынмасын.+ 7 Алар тыңлармы я, фетнәчел халык булганга, тыңламасмы, аларга минем сүзләремне җиткер.+
8 Син исә, адәм улы, әйткәннәремне тыңла. Бу фетнәчел халык кебек фетнәчел булып китмә. Авызыңны ач һәм биргәнемне аша».+
9 Карасам, берәү миңа таба үз кулын сузган.+ Кулында язылган төргәк иде.+ 10 Ул аны минем алдымда җәйде, төргәкнең эченә дә, тышына да+ матәм җырлары,* кайгы һәм ыңгырашулар язылган иде.+
3 Аннары ул миңа: «Адәм улы, үз алдыңда булганны аша. Бу төргәкне аша һәм бар, Исраи́л халкына сөйлә»,— диде.+
2 Мин авызымны ачтым, һәм ул миңа төргәкне ашарга бирде. 3 Ул болай дип дәвам итте: «Адәм улы, мин сиңа биргән төргәкне аша, аның белән ашказаныңны тутыр». Шунда мин ашый башладым, һәм ул авызымда балдай татлы иде.+
4 Ул миңа болай диде: «Адәм улы, Исраил халкына бар, сүзләремне аларга җиткер. 5 Чөнки мин сине аңларга авыр булган телдә я сиңа билгеле булмаган телдә сөйләшүче берәр халыкка түгел, ә Исраил халкына җибәрәм. 6 Сине аңларга авыр булган телдә я сиңа билгеле булмаган телдә сөйләшүче күп халыкларга — син сүзләрен аңлый алмаган халыкларга җибәрмим. Мин сине аларга җибәргән булсам, алар тыңлар иде.+ 7 Ләкин Исраил халкының сине тыңлыйсы килмәс, чөнки алар мине тыңларга теләми.+ Исраил халкыннан булган барысы үҗәт һәм каты күңелле.+ 8 Менә! Мин йөзеңне аларның йөзләре кебек каты һәм маңгаеңны аларның маңгайлары кебек каты иттем.+ 9 Мин маңгаеңны алмаз кебек иттем, чакматаштан да катырак иттем.+ Алардан курыкма һәм, алар фетнәчел халык булса да, йөзләрен күреп котың алынмасын».+
10 Ул болай дип сүзен дәвам итте: «Адәм улы, мин сиңа әйткән бар сүзләремне күңелеңә сал һәм тыңла. 11 Халкыңның сөргендәге кешеләренә бар+ һәм аларга сөйлә. Алар тыңлармы, я тыңламасмы, аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди“».+
12 Шунда Аллаһы рухы мине алып китте,+ һәм мин артымда бик көчле дөбердәгән тавыш ишеттем. Ул болай диде: «Йәһвәнең даны аның урыныннан макталсын». 13 Канатларын какканда бер-берсенә чак кына кагылган тере затлардан+ һәм алар белән янәшәдәге тәгәрмәчләрдән тавыш килә иде.+ Бик көчле дөбердәгән тавыш ишетелә иде. 14 Аллаһы рухы мине алып китте. Мин кайгырып бардым, рухым ачулы иде. Йәһвәнең көчле кулы минем өстемдә иде. 15 Мин Тел-абибка Кеба́р елгасы+ янында яшәгән сөргендәге кешеләргә бардым. Мин алар яшәгән урында тукталдым һәм алар белән җиде көн аптыраш хәлдә яшәдем.+
16 Җиде көннән соң Йәһвә миңа болай диде:
17 «Адәм улы, мин сине Исраил халкы өчен сакчы итеп билгеләдем.+ Авызымнан чыккан сүзне ишеткәч, аларны минем исемемнән кисәт.+ 18 Мин берәр явызга: „Син һичшиксез үләчәксең“,— дисәм, ә син аны кисәтмәсәң һәм бу явызны, исән калсын өчен, явыз юлыннан кайтарырга тырышып һәм кисәтеп бернәрсә дә әйтмәсәң,+ ул, явыз булганга, үз гөнаһы өчен үләр,+ ләкин аның каны өчен мин сине җавапка тартырмын.+ 19 Әмма син явызны кисәтсәң, ә ул үз явызлыгын һәм явыз юлын калдырмаса, ул үз гөнаһы өчен үләр, ә син үз җаныңны һичшиксез коткарырсың.+ 20 Ләкин тәкъва кеше үз тәкъвалыгын калдырса һәм явызлык кылып йөрсә, мин аның алдына абыну ташы куярмын һәм ул үләр.+ Син аны кисәтмәсәң, ул үз гөнаһы өчен үләр һәм аның тәкъва эшләре искә алынмас, ләкин аның каны өчен мин сине җавапка тартырмын.+ 21 Әмма син тәкъва кешене гөнаһ кылмасын өчен кисәтсәң һәм ул гөнаһ кылмаса, һичшиксез исән калыр, чөнки ул кисәтү алды,+ ә син үз җаныңны коткарырсың».
22 Анда Йәһвәнең кулы минем өстемдә булды, һәм ул миңа болай диде: «Үзәнлеккә бар. Мин синең белән анда сөйләшермен». 23 Шунда мин үзәнлеккә киттем. Анда мин Йәһвәнең данын күрдем.+ Бу дан мин Кебар елгасы+ янында күргән дан кебек иде, һәм мин йөзтүбән капландым. 24 Шуннан соң миңа Аллаһы рухы керде һәм мине аякка бастырды.+ Аллаһы минем белән сөйләште һәм болай диде:
«Бар, йортыңа кереп биклән. 25 Адәм улы, алар сине, үзләре янына чыга алмасын өчен, баулар белән бәйләр. 26 Телең аңкавыңа ябышыр, һәм син телсез калырсың. Мин шулай эшләрмен. Син аларны төзәтә алмассың, чөнки алар фетнәчел халык. 27 Ләкин мин синең белән сөйләшкәндә телеңне ачармын. Аларга әйт:+ „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди“. Тыңлаучы тыңласын,+ тыңларга теләмәүче тыңламасын, чөнки алар фетнәчел халык.+
4 Син, адәм улы, кирпеч ал да үз алдыңа куй. Шул кирпечтә уеп Иерусалим шәһәрен сурәтлә. 2 Аны чолгап ал,+ камау стенасын күтәр+ һәм камау валы өй,+ хәрби лагерьлар кор һәм шәһәр тирәли тараннар урнаштыр.+ 3 Калай таба ал да аны үзең һәм шәһәр арасына тимер стена итеп куй. Аннары йөзеңне аңа таба бор. Ул камалышта булыр, син аны камап торырсың. Бу — Исраи́л халкы өчен билге.+
4 Аннары сул ягыңа ят һәм Исраил халкының гаебен үзеңә* ал.+ Сул ягыңда ничә көн ятсаң, шулкадәр аларның гаебен йөртерсең. 5 Аларның гаепле булган елларына карап, мин сиңа 390 көн билгеләрмен,+ һәм син Исраил халкының гаебен йөртерсең. 6 Шул көннәр тәмамланганчы ят.
Аннары син уң ягыңа ятарсың, һәм Яһүд халкының+ гаебен 40 көн йөртерсең. Мин сиңа бер ел өчен бер көн, бер ел өчен бер көн билгеләдем. 7 Йөзеңне чолгап алынган Иерусалимга таба бор,+ җиңеңне сызган һәм аның турында пәйгамбәрлек ит.
8 Менә! Син бер яктан икенче якка борыла алмасын өчен, сине баулар белән бәйләп куярмын. Камау көннәрең тәмамланганчы, бәйләнгән килеш калырсың.
9 Син бодай, арпа, ногыт борчагы, ясмык, тары һәм борай алырсың да аларны бер савытка салырсың, һәм алардан үзеңә икмәк пешерерсең. Син сул ягыңда ятканда (390 көн) аны ашарсың.+ 10 Син һәр көн 20 шәкыл* ризык үлчәп алырсың да аны ашарсың. Аны билгеләнгән вакытта аша.
11 Син суны үлчәп алырсың да хинның* алтыдан бер өлешен эчәрсең. Аны билгеләнгән вакытта эч.
12 Син шул икмәкне түгәрәк арпа ипиен ашагандай ашарсың. Кипкән кеше тизәген ягулык итеп кулланып, шул икмәкне аларның күз алдында пешерерсең». 13 Йәһвә үз сүзен болай дип дәвам итте: «Исраиллеләр дә башка халыклар арасында үзләренең нәҗесләнгән икмәген шулай ашар. Мин аларны шул халыклар арасына таратырмын».+
14 Шунда мин болай дидем: «Юк, Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Җаным яшь чагымнан алып бүгенге көнгә кадәр үлгән я ерткыч ботарлаган хайванның итен ашап, үзен нәҗесләмәде,+ һәм авызыма бернинди дә нәҗес ит капканым булмады».+
15 «Ярар, мин сиңа кеше тизәген түгел, ә тиресне, эре терлек тиресен, кулланырга рөхсәт итәрмен. Икмәгеңне аны яндырып пешер», — диде ул миңа. 16 Аннан соң ул миңа болай дип әйтте: «Адәм улы, Иерусалимда ризык моннан ары булмас.*+ Мин шулай эшләрмен. Алар үз икмәкләрен үлчәп кенә һәм бик борчылып ашар,+ суларын үлчәп кенә һәм куркудан калтырый-калтырый эчәр.+ 17 Шулай итеп аларның икмәкләре дә, сулары да җитмәячәк. Алар бер-берсенә аптырап карар һәм үз гөнаһлары аркасында хәлсезләнә барыр.
5 Адәм улы, үзеңә үткен кылыч ал һәм аны чәч пәкесе итеп куллан. Башыңны һәм сакалыңны кыр, аннары үлчәү алып, чәчне үлчә һәм аны өч өлешкә бүл. 2 Камау көннәре тәмамлангач,+ чәчнең бер өлешен шәһәрнең эчендә утта яндыр. Аннары икенче өлешен ал да шәһәрнең һәр ягында чәчне кылыч белән туракла.+ Соңгы өлешен җилдә тарат. Исән калганнарны һәлак итәр өчен, мин кылыч чыгарырмын.+
3 Чәчнең соңгы өлешеннән азрак чәч калдыр һәм үз куеныңа тык. 4 Шул өлештән тагын чәч ал һәм аны утка ташлап яндыр. Бу ут бөтен Исраи́л халкына таралыр.+
5 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Бу — Иерусалим. Мин аны халыклар арасына урнаштырдым, тирә-ягында башка илләр иде. 6 Ләкин бу халык хөкемнәремә һәм кагыйдәләремә каршы фетнә күтәрде, ул тирә-яктагы халыклардан һәм илләрдән дә явызрак эш итте.+ Ул хөкемнәремне кире какты һәм кагыйдәләремне үтәмәде“.
7 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез тирә-яктагы халыклардан да күбрәк мәшәкать белән кыенлыклар тудырып торганга һәм әмерләрем белән кануннарымны үтәмәгәнгә, ә, киресенчә, тирә-яктагы халыкларның кануннары буенча яшәгәнгә,+ 8 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сиңа каршы чыгам, и шәһәр.+ Мин үзем сине башка халыкларның күз алдында хөкемгә тартырмын.+ 9 Бөтен җирәнгеч эшләрең өчен мин синең араңда бер эш кылырмын. Андый эшне минем әле кылганым булмады һәм киләчәктә дә андый эшне кылмам.+
10 Шуңа күрә араңдагы аталар үз улларын ашар,+ һәм угыллар үз аталарын ашар. Мин сине хөкемгә тартырмын һәм синнән калган бөтен кешеләрне бар якларга* таратырмын“.+
11 „Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— мин сине кире кагармын, чөнки син минем изге урынымны бар булган җирәнгеч потларың белән һәм бар булган чирканыч эшләрең белән нәҗесләдең.+ Күзем сине кызганмас, һәм мин сиңа рәхимлелек күрсәтмәм.+ 12 Араңдагының өчтән бер өлеше үләттән я ачлыктан үләр. Икенче өлешең шәһәр тирәли кылычтан һәлак булыр.+ Калган өченче өлешне мин бар якларга* таратырмын. Аны һәлак итәр өчен, мин кылыч чыгарырмын.+ 13 Шунда ачуым басылыр һәм аларга каршы ярсуым сүрелер, мин тынычланырмын.+ Аларга ярсуымны яудырганнан соң, алар шуны белер: моны мин, Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итеп сөйләдем.+
14 Мин сине буш җир итәрмен һәм тирә-яктагы халыклар, шулай ук үтеп баручы һәркем алдында сине хурлыкка калдырырмын.+ 15 Мин сине ачу, ярсу белән һәм ачу тулы җәзалар биреп хөкем иткәндә, син хурлыкка калырсың һәм адәм көлкесе булырсың,+ тирә-яктагы халыкларны кисәтер өчен гыйбрәт һәм коточкыч нәрсә булырсың. Моны мин, Йәһвә, әйттем.
16 Мин сезне юк итәр өчен сезгә ачлыкның үтергеч уклары белән атармын. Мин аткан уклардан сез һәлак булырсыз.+ Моннан ары сезгә ризык китермәсләр.* Нәтиҗәдә, сез кичергән ачлык тагы да катырак булыр.+ Мин шулай эшләрмен. 17 Мин сезне ачлыкка дучар итәрмен һәм сезгә каршы явыз ерткыч хайваннар җибәрермен.+ Алар сине балаларсыз калдырыр. Үләт һәм кылыч сине һәлак итәр.+ Моны мин, Йәһвә, әйттем“».
6 Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде: 2 «Адәм улы, йөзеңне Исраи́л тауларына таба бор һәм алар турында пәйгамбәрлек ит. 3 Болай дип әйт: „И Исраил таулары, Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең сүзен тыңлагыз: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә тауларга, калкулыкларга, елгаларга һәм үзәнлекләргә болай ди: „Менә! Мин сезгә каршы кылыч китерермен һәм сезнең биеклекләрегезне юк итәрмен.“ 4 Мәзбәхләрегезне* юкка чыгарырлар, фимиам мәзбәхләрегезне җимерерләр.+ Мин җирәнгеч потларыгыз* алдына үтерелгән кешеләрегезне ташлармын.+ 5 Мин Исраил халкының мәетләрен үзләренең җирәнгеч потлары алдына ташлармын һәм сезнең сөякләрегезне мәзбәх тирәли таратырмын.+ 6 Сез кайда гына яшәсәгез дә, шәһәрләрегезне буш калдырырлар,+ биеклекләрегезне җимерерләр, һәм алар ташландык хәлдә ятар.+ Мәзбәхләрегезне җимерерләр һәм ваклап ташларлар, җирәнгеч потларыгыз юкка чыгар, фимиам мәзбәхләрегез һәм үз кулларыгыз белән ясаган нәрсәләрегез юк ителер. 7 Үтерелгән кешеләрегез арагызга егылыр.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+
8 Шулай да мин калдык калдырырмын, чөнки сез бөтен җир йөзе буйлап таратылгач, кайберләрегез халыклар арасында кылычтан һәлак булмас.+ 9 Исән калган кешеләр үзләрен әсир иткән халыклар арасында яшәгәндә мине искә төшерер.+ Алар шуны аңлар: минем күңелем китек иде, чөнки аларның тугрылыксыз* йөрәкләре миннән читкә борылган иде+ һәм күзләре җирәнгеч потларына тыелгысыз җенси теләк белән карап торган иде.+ Алар үзләре башкарган бар явыз һәм чирканыч эшләреннән оятка калыр һәм шул эшләренә җирәнеп карар.+ 10 Алар минем Йәһвә икәнемне белер һәм аларны бу бәлагә дучар итәрмен дигән сүзләремнең буш булмаганын күрер“.+
11 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Башыңны кулларыңа сал,* таптанып тор һәм Исраил халкының бар явыз һәм җирәнгеч эшләре аркасында кайгырып ела, чөнки алар кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр.+ 12 Еракта булган кеше үләттән үләр, ә якында булганы кылычтан һәлак булыр. Исән калганнары исә ачлыктан үләр. Мин аларга үз ярсуымны яудырырмын.+ 13 Аларның үлгәннәре үз җирәнгеч потлары арасында, бар мәзбәхләре тирәли,+ бар биек калкулыкларында, бар тау башларында, җәелеп үскән бар агачлар астында, зур агачларның ботаклары астында ятканда, сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+ Алар үзләренең бар җирәнгеч потларын юмалар өчен анда хуш исле корбаннар китерә иде.+ 14 Мин аларга җәза бирер өчен кулымны сузармын һәм бу җирне буш калдырырмын. Аларның бар яшәү урыннары Дибла́ янындагы чүлдән дә бушрак булып калыр. Алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».
7 Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде: 2 «Адәм улы, Аллаһы Тәгалә Йәһвә Исраи́л җиренә болай ди: „Ахыр! Бу җирнең дүрт почмагына ахыр килде. 3 Сиңа ахыр килә, мин үз ярсуымны сиңа яудырырмын һәм сине йөргән юлларыңа карап хөкем итәрмен һәм бар җирәнгеч эшләрең өчен сине җавапка тартырмын. 4 Күзем сине кызганмас, мин сиңа рәхимлелек күрсәтмәм,+ чөнки мин эш итәрмен, һәм син үз юлларыңның нәтиҗәләрен күрерсең, җирәнгеч эшләрең китергән җимешләрне татырсың.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“.+
5 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Менә! Бәла-каза, моңарчы булмаган бәла-каза килә.+ 6 Ахыр килә. Ахыр килер, ул сиңа каршы күтәрелер. Менә! Ул килә. 7 Җирдә яшәүче, хәзер синең чиратың* килде. Бу вакыт якынлашып килә, бу көн якын.+ Куркыныч тавышлар ишетелә, тауларда шатлыклы авазлар юк.
8 Тиздән мин сиңа ачуымны,+ үз ярсуымны яудырырмын+ һәм сине йөргән юлларыңа карап хөкем итәрмен һәм бар җирәнгеч эшләрең өчен сине җавапка тартырмын. 9 Күзем сине кызганмас, мин сиңа рәхимлелек күрсәтмәм,+ чөнки мин эш итәрмен, һәм син үз юлларыңның нәтиҗәләрен күрерсең, үз җирәнгеч эшләрең китергән җимешләрне татырсың. Сез шуны белерсез: мин, Йәһвә, сезгә сугам.+
10 Менә ул көн! Менә ул якынлашып килә!+ Синең чиратың* җитте. Җәза таягы чәчәк атты, һәм масаю үсентеләр җибәрде. 11 Явызлык таягы булып җәбер-золым үсте.+ Алар үзләре дә, байлыклары да, төркемнәре дә исән калмас, күренекле булулары да юкка чыгар. 12 Бу вакыт килер, бу көн якынлашыр. Яһүд халкының бар төркемнәре ярсуымны татыды, шуңа күрә сатып алучы шатланмасын һәм сатучы кайгырмасын.*+ 13 Сатучы, үз тормышын саклап калса да, сатылган нәрсәләренә инде кире кайтмас, чөнки бу күренеш күпсанлы бар бу кешеләргә кагыла. Һичкем кайтмас, һәм кылган үз гөнаһлары аркасында* беркем дә үз тормышын саклап калмас.
14 Алар быргы кычкыртты,+ һәркем әзер тора, ләкин беркем дә сугышка бармый, чөнки күпсанлы бар бу кешеләр ярсуымны татыды.+ 15 Шәһәрнең тышында — кылыч,+ ә эчендә — үләт белән ачлык. Кырдагы кеше кылычтан һәлак булыр, ә шәһәрдәге кешене ачлык белән үләт йотар.+ 16 Котылып кала алган кешеләр тауларга качар һәм үз гөнаһлары аркасында үзәнлекләрдәге күгәрченнәр ыңгырашкан сыман ыңгырашыр.+ 17 Һәркемнең куллары салынып төшәр, тезләре буйлап су агар.*+ 18 Алар матәм киеме киде,+ дер-дер калтырый башлады. Һәркем оятка калыр, башы пеләш* булыр.+
19 Алар көмешләрен урамнарга чыгарып ташлар, һәм алтыннары үзләре өчен җирәнгеч нәрсә булып китәр. Йәһвәнең ярсу көнендә көмешләре дә, алтыннары да аларны коткара алмас.+ Җаннары туймас, һәм алар үз ашказаннарын тутырмас, чөнки бу* аларны гөнаһка этәрә торган абыну ташы булып китте. 20 Алар үз бизәкләренең матурлыгы белән горурланып йөрде һәм алтын-көмеш әйберләреннән үз җирәнгеч сурәтләрен, чирканыч потларын ясады.+ Менә ни өчен мин алтын-көмешләрен үзләре өчен җирәнгеч нәрсә итәрмен. 21 Мин аны,* талап алсыннар өчен, чит ил кешеләре кулына һәм җирдәге явыз кешеләргә, хәрби табыш итеп алсыннар өчен бирермен. Алар аны нәҗесләр.
22 Мин алардан йөземне читкә борырмын.+ Алар кадерле урынымны* нәҗесләр, талаучылар кереп, аны нәҗесләр.+
23 Чылбыр* яса,+ чөнки бу җир канкойгыч гаделсез хөкем карарлары белән тулы,+ шәһәрнең һәр почмагында җәбер-золым.+ 24 Мин халыкларның иң явыз кешеләрен китерермен,+ һәм алар аларның йортларын яулап алыр.+ Мин көчлеләрнең горурлыгын юкка чыгарырмын. Аларның изге урыннарын нәҗесләрләр.+ 25 Алар газапланганда тынычлык эзләр, ләкин тынычлык булмас.+ 26 Бер бәла артыннан икенчесе төшәр, һәм бер хәбәр артыннан икенчесе килер. Халык пәйгамбәрдән күренеш эзләр,+ ләкин руханилар канунга өйрәтмәс* һәм өлкәннәр киңәш бирмәс.+ 27 Патша кайгыга батып йөрер,+ башлык өметсезлеккә бирелер. Бу җирдә яшәүче халыкның куллары көчле куркудан дер-дер калтырар. Мин аларның юлларына карап кайтарырмын һәм аларны үзләре хөкем иткәнчә хөкем итәрмен. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».+
8 Алтынчы елда, алтынчы айның бишенче көнендә, мин үз йортымда утырганда, каршымда Яһүд өлкәннәре утыра иде. Шунда мине Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең кодрәте* биләп алды. 2 Карасам, ялкынга охшаш кемдер күренә. Аның билгә охшаш урыныннан түбәнрәк өлеше ялкын иде,+ ә билдән югарырак өлеше алтын белән көмеш эретмәсе кебек балкып тора иде.+ 3 Аннары ул кулга охшаш нәрсәне сузды да мине чәчемнән тотып алды, һәм рух мине күккә күтәреп, Аллаһыдан бирелгән күренештә Иерусалимга, төньякка караган эчке капкаларның+ керү урынына китерде. Анда көнләшү уята торган көнләшү сурәте, пот тора иде.+ 4 Анда Исраи́л Аллаһысының даны иде.+ Ул дан мин үзәнлектә күргән нәрсәгә охшаш иде.+
5 Аннары ул миңа: «Адәм улы, төньякка таба карачы»,— диде. Шунда мин төньякка таба карадым һәм мәзбәхкә алып баручы шул капкаларның төньягында, керү урыны янында, көнләшү сурәтен күрдем. 6 Ул миңа болай диде: «Адәм улы, син Исраил халкының монда нинди коточкыч, җирәнгеч эшләр кылуын күрәсеңме?+ Бу эшләр мине изге урынымнан ераграк китәргә этәрә.+ Әмма син тагы да коточкычрак җирәнгеч нәрсәләр күрерсең».
7 Шуннан соң ул мине ишегалдының керү урынына китерде. Карасам, стенада тишек. 8 Ул миңа: «Адәм улы, стенада зуррак тишек ясачы»,— диде. Шунда мин стенада зуррак тишек ясадым һәм керү урыны күрдем. 9 Ул миңа болай диде: «Кер, аларның монда кылган бозык, җирәнгеч эшләрен күр». 10 Шунда мин, кереп, төрле сөйрәлүчеләр һәм җирәнгеч җанварларның+ сурәтләрен, шулай ук Исраил халкының бар чирканыч потларын* күрдем.+ Алар уеп бөтен стеналарга ясалган иде. 11 Алар алдында Исраил халкының 70 өлкәне басып тора иде. Алар арасында Шафа́н+ улы Әзния́х тә бар иде. Һәрберсенең кулында төтәсләвеч иде, һәм фимиамның хуш исле төтене күтәрелә иде.+ 12 Ул миңа болай диде: «Адәм улы, Исраил халкы өлкәннәренең үз потлары төшерелгән эчке бүлмәләрендә караңгылыкта нәрсә эшләгәнен күрәсеңме? Алар болай ди: „Йәһвә безне күрми. Йәһвә бу җирне калдырды“».+
13 Ул, сүзен дәвам итеп, болай диде: «Син алар кылганнан тагы да коточкычрак җирәнгеч нәрсәләр күрерсең». 14 Шунда ул мине Йәһвә йортының төньяк капкаларының керү урынына китерде, һәм мин анда хатын-кызлар күрдем. Алар Тәмму́з илаһ турында кайгырып елап утыра иде.
15 Аннары ул миңа болай диде: «И адәм улы, син моны күрәсеңме? Син хәтта тагы да коточкычрак җирәнгеч нәрсәләр күрерсең. Алар үзең күргән нәрсәләрдән тагы да яманрак булыр».+ 16 Шунда ул мине Йәһвә йортының эчке ишегалдына китерде.+ Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә керү урынында, гыйбадәтханәнең өйалдысы белән мәзбәх арасында якынча 25 кеше тора иде. Артлары — Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә, ә йөзләре көнчыгышка таба иде. Алар көнчыгышка таба карап кояшка сәҗдә кыла иде.+
17 Ул миңа болай дип әйтте: «Адәм улы, син моны күрәсеңме? Яһүд халкы бу җирәнгеч нәрсәләрне эшли, җирне җәбер-золым белән тутыра+ һәм күңелемне рәнҗетеп* тора. Әллә аларга бу азмы? Алар борыныма ботак* сузалар. 18 Шуңа күрә мин ярсып эш итәрмен. Күзем аларны кызганмас, мин аларга рәхимлелек күрсәтмәм.+ Алар колагыма каты кычкырып торса да, аларны ишетмәм».+
9 Аннары мин аның каты тавыш белән: «Шәһәргә җәза бирәчәк кешеләрнең һәрберсе кулына һәлак итү коралын тотып килсен!» — дигәнен ишеттем.
2 Мин төньякка караган югары капка+ ягыннан килгән алты кешене күрдем. Һәрберсенең кулында җимерер өчен корал иде. Алар белән бергә җитен кием кигән, биленә сәркатип тартмасы* таккан бер кеше бар иде. Алар килделәр дә бакыр мәзбәх янына бастылар.+
3 Аннары Исраи́л Аллаһысының даны+ керубимнәр өстеннән изге урынның бусагасына күчте,+ һәм Аллаһы җитен кием кигән, биленә сәркатип тартмасы таккан кешене чакырды. 4 Йәһвә аңа болай диде: «Шәһәрне — Иерусалимны әйләнеп чык һәм анда башкарыла торган чирканыч бар эшләр+ аркасында көрсенгән һәм ыңгырашкан кешеләрнең+ маңгаена билге куй».
5 Шунда аның калганнарга болай дип әйткәнен ишеттем: «Аның артыннан барып шәһәрне әйләнеп чыгыгыз һәм кешеләрне үтерегез. Күзегез аларны кызганмасын, һәм аларга һичнинди рәхимлелек күрсәтмәгез.+ 6 Картны, егетне, гыйффәтле кызны, кечкенә баланы һәм хатын-кызны — барысын үтерегез.+ Әмма билге куелган кешеләрнең берсенә дә тимәгез.+ Изге урынымнан башлагыз».+ Шунда алар йорт алдында басып торган өлкәннәрдән башладылар.+ 7 Аннары ул аларга болай диде: «Йортны нәҗесләгез һәм ишегалларын үтерелгән кешеләр белән тутырыгыз.+ Барыгыз!» Алар китте һәм шәһәрдәге кешеләрне үтерә башлады.
8 Алар кешеләрне үтереп йөргәндә, мин берүзем калдым. Мин, йөзтүбән капланып, болай дип кычкырып җибәрдем: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Син Иерусалимга үз ярсуыңны яудырып Исраилдә калган һәр кешене юк итәргә җыенасыңмыни?»+
9 Шунда ул миңа болай диде: «Исраил һәм Яһүд халкының җинаятьләре бик, бик зур.+ Бу җирнең һәр читендә кан коела,+ шәһәр бозыклык белән тулы.+ Чөнки алар: „Йәһвә бу җирне калдырды. Йәһвә күрми“,— дип әйтә.+ 10 Әмма күзем аларны кызганмас, мин аларга рәхимлелек күрсәтмәм.+ Мин аларга юлларына карап кайтарырмын».
11 Шуннан соң мин җитен кием кигән, биленә сәркатип тартмасы таккан кешене күрдем. Ул кайтты һәм: «Мин син кушканны үтәдем»,— диде.
10 Карасам, керубимнәрнең баш өсләреннән өстәрәк торган плитадан югарырак сапфир ташына һәм тәхеткә охшаш нәрсәдер бар.+ 2 Аннары ул җитен кием кигән кешегә+ болай диде: «Керубимнәр астына, әйләнә торган тәгәрмәчләр+ арасына кер, керубимнәр арасыннан ике кулыңа утлы күмерләр+ ал һәм аларны шәһәр өстенә ыргыт».+ Һәм ул кеше күз алдымда шунда кереп китте.
3 Шул кеше кергәндә, керубимнәр гыйбадәтханәнең уң ягында басып тора иде, һәм эчке ишегалдын болыт каплады. 4 Аннары Йәһвәнең даны+ керубимнәрдән күтәрелеп, гыйбадәтханәнең бусагасына күчте, һәм гыйбадәтханә әкренләп болыт белән тулды.+ Шунда ишегалды Йәһвә данының яктылыгы белән тулды. 5 Тышкы ишегалдында керубим канатларының тавышы ишетелә иде. Ул Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының тавышына охшаш иде.+
6 Аннары Аллаһы җитен кием кигән кешегә: «Әйләнә торган тәгәрмәчләр арасыннан, керубимнәр арасыннан ут ал»,— диде. Шунда шул кеше кереп, тәгәрмәч янына басты. 7 Аннары керубимнәрнең берсе керубимнәр арасындагы+ утка кулын сузды. Ул ут алып, җитен кием кигән кешенең+ ике учына салды. Тегесе утны алды да чыгып китте. 8 Керубимнәрнең канатлары астында кеше кулына охшаш куллар бар иде.+
9 Карасам, шул керубимнәр янында дүрт тәгәрмәч тора. Һәр керубим янында — берәр тәгәрмәч. Тәгәрмәчләр хризолит ташыдай балкып тора иде.+ 10 Аларның дүртесе дә бертөрле иде. Алар берсе эченә аркылыга икенчесе кертелгән тәгәрмәчкә охшаш иде. 11 Алар хәрәкәт иткәндә дүрт якның теләсә кайсы ягына борылып тормыйча хәрәкәт итә ала иде, чөнки алар борылып тормыйча баш караган якка бара иде. 12 Керубимнәрнең бөтен тәне, аркасы, куллары, канатлары һәм тәгәрмәчләрнең дүртесе дә бөтен яктан күзләр белән тулы иде.+ 13 Мин тәгәрмәчләргә әйтелгән мондый сүзләрне ишеттем: «Әйләнә торган тәгәрмәчләр, алга!»
14 Һәрберсенең* дүрт йөзе бар иде. Беренче йөз — керубим йөзе, икенчесе — кеше йөзе, өченчесе — арыслан йөзе һәм дүртенчесе бөркет йөзе иде.+
15 Керубимнәр (бу мин Кеба́р елгасы+ янында күргән шул ук тере затлар* иде) күтәрелгәндә 16 һәм барганда, янәшәдәге тәгәрмәчләр дә хәрәкәт итә иде. Керубимнәр җир өстеннән күтәрелер өчен канатларын күтәргәндә, тәгәрмәчләр дә алардан читкә борылмыйча һәм читкә китмичә бара иде.+ 17 Алар туктаганда, тәгәрмәчләр дә туктый иде, һәм алар күтәрелгәндә, тәгәрмәчләр дә күтәрелә иде, чөнки тәгәрмәчләрдә тере затларда эш итүче рух* иде.
18 Аннары Йәһвәнең даны+ гыйбадәтханәнең бусагасыннан кузгалып, керубимнәрдән өстәрәк тукталды.+ 19 Мин карап торганда, керубимнәр канатларын җәйде һәм җир өстеннән күтәрелде. Алар кузгалгач, тәгәрмәчләр дә алар белән бергә кузгалды. Керубимнәр Йәһвә йортының көнчыгыш капкалары янында, шул капкаларга керү урыны янында тукталды. Алардан өстәрәк Исраи́л Аллаһысының даны иде.+
20 Бу мин Кебар елгасы янында Исраил Аллаһысының тәхете астында күргән тере затлар* иде.+ Һәм мин аларның керубимнәр икәнен аңладым. 21 Дүртесенең дә дүрт йөзе һәм дүрт канаты, ә канатлары астында кеше кулына охшаш куллар бар иде.+ 22 Аларның йөзләре мин Кебар елгасы янында күргән йөзләргә охшаш иде.+ Һәрберсе туп-туры алга бара иде.+
11 Рух мине күтәрде һәм Йәһвә гыйбадәтханәсенең көнчыгышка караган көнчыгыш капкаларына китерде.+ Капкага керү урынында мин 25 кеше күрдем, һәм алар арасында халык башлыклары Аззу́р улы Әзния́х һәм Бина́й улы Фәлатия́х бар иде.+ 2 Аннары Аллаһы миңа болай диде: «Адәм улы, алар — явыз ният коручы һәм шушы шәһәрдә начар киңәш бирүче кешеләр. 3 Алар болай ди: „Әллә бу вакыт йортлар төзү вакыты түгелме?+ Шәһәр* — казан,+ ә без — ит“.
4 Шуңа күрә алар турында пәйгамбәрлек ит. Пәйгамбәрлек ит, адәм улы».+
5 Аннары миңа Йәһвә рухы иңде,+ һәм Аллаһы миңа болай диде: «Болай дип әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „И Исраил халкы, әйткәннәрегез дөрес. Мин сезнең уйларыгызны беләм. 6 Сезнең аркада бу шәһәрдә күп кеше үтерелде. Сез аның урамнарын мәетләр белән тутырдыгыз“».+ 7 «Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Сез шәһәр буйлап таратып ташлаган мәетләр — ит, ә шәһәр — казан.+ Әмма үзегезне аннан чыгарырлар“».
8 «„Сез кылычтан куркып тора идегез,+ һәм мин сезгә каршы кылыч кулланырмын,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 9 Мин сезне аннан чыгарып, чит ил кешеләре кулына бирермен һәм сезне хөкемгә тартырмын.+ 10 Сезне кылыч белән һәлак итәрләр.+ Мин сезне Исраи́л чиге янында хөкем итәрмен.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+ 11 Шәһәр сезнең өчен казан булмас, һәм сез аның эчендәге ит булмассыз. Мин сезне Исраил чиге янында хөкем итәрмен, 12 һәм сез минем Йәһвә икәнемне белерсез. Чөнки сез минем күрсәтмәләремне һәм кануннарымны үтәмәдегез,+ сез тирә-яктагы халыкларның кануннары буенча эш иттегез“».+
13 Мин пәйгамбәрлек итүемне тәмамлагач, Бинай улы Фәлатиях вафат булды, һәм мин, йөзтүбән капланып, болай дип кычкырып җибәрдем: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Әллә син Исраилдә калган кешеләрне юк итәргә җыенасыңмы?»+
14 Йәһвә миңа тагын болай диде: 15 «Адәм улы, Иерусалимда яшәүчеләр синең туганнарыңа, кире сатып алу хокукына ия булган туганнарыңа, шул исәптән бөтен Исраил халкына, болай диде: „Йәһвәдән ерак торыгыз. Җир безнеке. Ул безгә биләмә итеп бирелгән“. 16 Шуңа күрә болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин аларны халыклар арасына сөргенгә җибәреп, төрле илләргә тараткан булсам да,+ аларның яшәгән җирләрендә алар өчен кыска вакытка изге урын булырмын“.+
17 Шуңа күрә болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин шулай ук сезне халыклар арасыннан һәм сез таратылган җирләрдән җыеп, сезгә Исраил җирен бирермен.+ 18 Алар шул җиргә кире кайтыр, һәм шул җирдән бар җирәнгеч нәрсәләрне юк итәр, һәм аны чирканыч эшләрдән чистартыр.+ 19 Мин аларның барысын да берләштерермен*+ һәм аларга яңа рух салырмын.+ Аларның күкрәгеннән таштай каты йөрәкне алып куярмын+ һәм аларга йомшак йөрәк* бирермен.+ 20 Алар кагыйдәләремне үтәсен өчен, кануннарымны тотсын өчен һәм аларга буйсынсын өчен, шулай эшләрмен. Шунда алар минем халкым булыр, ә мин аларның Аллаһысы булырмын“.
21 „Әмма кеше йөрәге җирәнгеч нәрсәләрне һәм чирканыч эшләрне кылып торырга омтылса, мин аңа юлына карап кайтарырмын“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“».
22 Шунда керубимнәр канатларын күтәрде (тәгәрмәчләр янәшәдә иде).+ Алардан өстәрәк Исраил Аллаһысының даны иде.+ 23 Йәһвә даны+ шәһәрдән югарырак күтәрелеп, шәһәрнең көнчыгыш ягында урнашкан таудан югарырак тукталды.+ 24 Аннан соң Аллаһы рухы биргән күренештә рух мине күтәрде дә Калдайда сөргендә булган халык янына китерде. Шунда мин күргән күренеш юк булды. 25 Мин сөргендәге халыкка Йәһвә үземә күрсәткән бар нәрсәләрне сөйли башладым.
12 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, син фетнәчел халык арасында яшисең. Аларның күрер өчен күзләре бар, әмма алар күрми, ишетер өчен колаклары бар, әмма алар ишетми,+ чөнки алар фетнәчел халык.+ 3 Ә син, адәм улы, сөргенгә китәргә әзерләнгәндәй әйберләреңне җый. Аннары көндез аларның күз алдында сөргенгә кит. Аларның күз алдында йортыңнан башка җиргә сөргенгә киткәндәй кит. Бәлки, алар, фетнәчел халык булса да, моңа игътибар итәр. 4 Сөргенгә китәргә әзерләгән әйберләреңне көндез аларның күз алдында чыгарып куй. Аннары кич белән аларның күз алдында чыгып кит. Үзеңне берәрсе сине сөргенгә алып киткәндәй тот.+
5 Аларның күз алдында стенада тишек яса һәм аның аша әйберләреңне чыгар.+ 6 Аларның күз алдында әйберләреңне җилкәңә сал. Аларны караңгыда чыгар. Җирне күрмәс өчен, йөзеңне капла, чөнки мин сине Исраи́л халкы өчен билге итәм».+
7 Мин шулай эшләдем дә. Көндез мин сөргенгә китәргә җыенгандай әзерләп куелган әйберләремне чыгарып куйдым, ә, кич җиткәч, стенада кулым белән тишек ясадым. Караңгы төшкәч, аларның күз алдында әйберләремне җилкәмә салып чыгардым.
8 Иртә белән Йәһвә миңа тагын болай диде: 9 «Адәм улы, Исраил халкы — фетнәчел халык синнән: „Син нәрсә эшлисең?“ — дип сорамадымы? 10 Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу — Иерусалимдагы башлыкка+ һәм шул шәһәрдәге бар Исраил халкына кагылышлы хәбәр“.
11 Болай дип әйт: „Мин сезнең өчен билге.+ Мин нәрсә эшләгән булсам, аларга шуны эшләрләр. Алар сөргенгә китәр, әсирлеккә алыныр.+ 12 Алар арасындагы башлык, әйберләрен җилкәсенә салып, караңгыда чыгар. Ул шәһәр стенасында тишек ясар һәм аның аша әйберләрен чыгарыр.+ Ул җирне күрмәс өчен йөзен каплар“. 13 Мин аның өстенә ятьмә ыргытырмын, һәм ул ятьмәмә эләгер.+ Шуннан соң мин аны Бабылга — калдайлылар җиренә китерермен, ләкин ул шул җирне күрмәс. Ул анда вафат булыр.+ 14 Аның янындагы бар кешеләрне: ярдәмчеләре белән гаскәриләрен — мин бөтен якларга таратырмын.+ Аларны һәлак итәр өчен, мин кылыч чыгарырмын.+ 15 Мин аларны халыклар арасына һәм илләр арасына тараткач, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. 16 Әмма алар үзләренең бар җирәнгеч эшләре хакында шул җирләрдәге халыкларга сөйләсен өчен, мин аларның кайберләрен кылычтан, ачлыктан һәм үләттән саклап калырмын. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр».
17 Йәһвә миңа тагын болай диде: 18 «Адәм улы, икмәгеңне калтыранып аша, ә суыңны дулкынланып һәм борчылып эч.+ 19 Шул җирдәге халыкка әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә Исраил җирендә яшәүче Иерусалим кешеләренә менә нәрсә ди: „Алар икмәкләрен борчылып ашар һәм суларын калтырый-калтырый эчәр, чөнки җирләре анда яшәүче бар кешеләрнең җәбер-золымы аркасында+ тулысынча буш калыр.+ 20 Кеше тулы шәһәрләр буш калыр, ә җир ташландык хәлгә килер.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“».+
21 Йәһвә миңа тагын болай диде: 22 «Адәм улы, Исраилдә мондый әйтем кулланалар: „Көннәр үтә, ә бер күренеш тә үтәлми“.+ Нинди сүзләр бу? 23 Шуңа күрә аларга болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу әйтемне юкка чыгарырмын, һәм Исраилдә шул сүзләрне әйтем итеп бүтән кулланмаслар“. Аларга болай дип әйт: „Бу көннәр инде якын,+ һәм һәр күренеш чынга ашар“. 24 Чөнки Исраил халкында бүтән бернинди ялган күренеш булмас, һәм кешегә ялагайланып* күрәзәлек итмәсләр.+ 25 „Мин, Йәһвә, сөйләрмен. Нинди сүз әйтсәм, шул кичектермичә үтәлер.+ И фетнәчел халык, сезнең заманда+ мин сүз әйтермен һәм аны үтәрмен“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә“».
26 Йәһвә миңа тагын болай диде: 27 «Адәм улы, Исраил халкы менә нәрсә ди: „Аның бу күренеше киләчәк турында, һәм ул ерактагы киләчәк турында пәйгамбәрлек итә“.+ 28 Шуңа күрә аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Һәр сүзем кичектермичә үтәлер, һәр сүзем чынга ашар“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“».
13 Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде: 2 «Адәм улы, Исраил пәйгамбәрләре турында пәйгамбәрлек ит+ һәм пәйгамбәрлекләр уйлап чыгаручыларга*+ болай дип әйт: „Йәһвәнең сүзен тыңлагыз. 3 Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Акылсыз пәйгамбәрләргә кайгы! Алар бернәрсә күрмәсәләр дә, күңелләрендәгене пәйгамбәрлек итеп сөйлиләр.+ 4 И Исраил, синең пәйгамбәрләрең җимерекләр арасындагы төлкеләр кебек булып китте. 5 Исраил Йәһвә көнендәге сугышта бирешмичә сугыша алсын өчен,+ сез Исраил халкы хакына таш стенадагы җимерек урыннарга барып, аларны яңадан торгызмассыз“.+ 6 „Алар ялган күренешләр күрә һәм ялганны пәйгамбәрлек итә. Йәһвә аларны җибәрмәгән, ә алар: „Йәһвәнең сүзе мондый“,— дип әйтә һәм үз сүзләренең чынга ашуын көтеп яши.+ 7 Мин сезгә бернәрсә дә әйтмәдем, ә сез „Йәһвәнең сүзе мондый“,— дип әйтәсез. Әллә сез күргән нәрсә ялган күренеш түгелме һәм сез пәйгамбәрлек иткән сүзләр ялган түгелме?“
8 „Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез ялганны сөйләгәнгә һәм күренешләрегез ялган булганга, мин сезгә каршы чыгармын“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.+ 9 Мин кулымны күренешләре ялган булган һәм ялганны пәйгамбәрлек иткән пәйгамбәрләргә каршы күтәрермен.+ Алар үземә якын булган халык арасында да булмас, Исраил халкының исемлегенә дә кертелмәс, Исраил җиренә дә кире кайтмас. Шунда сез минем Аллаһы Тәгалә Йәһвә икәнемне белерсез.+ 10 Моның барысы үтәлер, чөнки алар халкымны юлдан яздыра һәм: „Тынычлык!“ — дип әйтә, ә тынычлык юк.+ Юка стена төзелгәндә, алар аңа акбур сылый“.*+
11 Стенага акбур сылаучыларга стена җимерелеп төшәр дип әйт. Аны койма яңгыр, яуган боз һәм көчле давыллар җимерер.+ 12 Стена җимерелеп төшкәч, сездән: „Сез сылаган акбур кайда соң?“ — дип сорарлар.+
13 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин ярсуланып көчле давыл җибәрермен, ачу белән койдырып яңгыр һәм харап итә торган ярсу белән боз яудырырмын. 14 Сез акбур сылаган стенаны мин җимерермен, аны җир белән тигезләрмен, һәм аның нигезе күренеп торыр. Шәһәр җимерелгәндә, сез анда һәлак булырсыз. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“.
15 „Мин ярсуымны шул стенага һәм аны акбур белән сылаган кешеләргә яудыргач, сезгә болай дип әйтермен: „Бу стена бүтән юк, аны сылаучылар да юк.+ 16 Иерусалимга пәйгамбәрлек итүче һәм шәһәрнең киләчәктә тынычлыкта яшәве турында күренешләр күрүче (ә тынычлык юк) Исраилнең пәйгамбәрләре үлде“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
17 Ә син, адәм улы, халкыңның кызларына — үз пәйгамбәрлекләрен уйлап чыгаручы кызларга таба йөзеңне бор һәм алар турында пәйгамбәрлек ит. 18 Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Кешеләрнең җаннарын аулар өчен, һәр кулга бәйләвеч* һәм төрле буйлы кешеләрнең башлары өчен бөркәнчек теккән хатын-кызларга кайгы! Сез халкымның җаннарын аулыйсыз. Әллә андый эшләр башкарып та, үз җаныгызны саклап калырсыз дип уйлыйсызмы? 19 Сез мине берничә уч арпа өчен һәм икмәк калдыклары өчен халкым арасында нәҗесләп торырсызмы?+ Сез ялганнарыгызны тыңлаган халкымны алдап, үләргә тиеш булмаган җаннарны үтерәсез һәм яшәргә тиеш булмаган җаннарны исән калдырасыз“.+
20 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „И хатын-кызлар, сез халкымның җаннарын кошларны аулагандай аулар өчен бәйләвечләрегезне кулланасыз. Мин бәйләвечләрегезгә каршы эш итәрмен, аларны кулларыгыздан тартып алырмын һәм сез кошларны аулагандай аулап тоткан җаннарны азат итәрмен. 21 Мин бөркәнчекләрегезне тартып алырмын һәм сезнең кулыгыздан халкымны коткарырмын. Алар бүтән сез аулап тота торган корбан булмас. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+ 22 Сез бит ялган сөйләп тәкъва кешенең рухын төшердегез+ (ә мин аны бәла-казага дучар итмәдем) һәм, явыз кеше үз начар юлын калдырмасын өчен һәм исән калмасын өчен,+ аның кулларын ныгыттыгыз.+ 23 Шуңа күрә сез, хатын-кызлар, бүтән ялган күренешләр күрмәссез һәм күрәзәлек итмәссез.+ Мин сезнең кулыгыздан үз халкымны коткарырмын. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“».
14 Исраилнең берничә өлкәне килеп, минем каршыма утырды.+ 2 Шунда Йәһвә миңа болай диде: 3 «Адәм улы, бу кешеләр үзсүзләнеп үзләренең җирәнгеч потларына* табынуын дәвам итә. Алар кешеләрне гөнаһка этәрә торган абыну ташы куйды. Алар миңа мөрәҗәгать иткәндә, мин аларга җавап бирерменме?+ 4 Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Исраилле үзсүзләнеп үзенең җирәнгеч потларына табынуын дәвам итсә, кешеләрне гөнаһка этәрә торган абыну ташы куйса һәм аннары пәйгамбәргә мөрәҗәгать итсә, мин, Йәһвә, аның җирәнгеч потлары күпме булса, аңа шулкадәр җәза бирермен. 5 Мин Исраи́л халкының йөрәкләренә көчле курку салырмын, чөнки аларның барысы да миннән ераклашты һәм үзләренең җирәнгеч потлары артыннан китте“.+
6 Шуңа күрә Исраил халкына болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Кире кайтыгыз, җирәнгеч потларыгызны ташлагыз һәм йөзләрегезне чирканыч эшләрегездән читкә борыгыз.+ 7 Шуңа күрә берәр исраилле я Исраилдә яшәүче килмешәк миннән читләшсә, үзсүзләнеп җирәнгеч потларына табынуын дәвам итсә һәм кешеләрне гөнаһка этәрә торган абыну ташы куйса, ә аннары пәйгамбәремә мөрәҗәгать итсә,+ мин, Йәһвә, аңа үзем җавап бирермен. 8 Мин ул кешегә каршы чыгармын, аны кисәтүче билге һәм мәкаль итәрмен. Мин аны халкымнан юк итәрмен.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“.
9 „Пәйгамбәр, алданып, сүз әйтсә, шуны белегез: бу мин, Йәһвә, шул пәйгамбәрне алдадым.+ Шунда мин аңа җәза бирер өчен кулымны сузармын һәм аны Исраил халкым арасыннан юк итәрмен. 10 Алар үз гөнаһларының җимешләрен татыр. Пәйгамбәргә мөрәҗәгать итүченең гаебе пәйгамбәрнеке кебек булыр. 11 Шулай итеп Исраил халкы миннән читләшеп бүтән адашып йөрмәс һәм бар җинаятьләре белән үзен инде нәҗесләмәс. Алар минем халкым булыр, ә мин аларның Аллаһысы булырмын“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
12 Шунда Йәһвә миңа тагын болай диде: 13 «Адәм улы, ил тугрылыксыз эш итеп миңа каршы гөнаһ кылса, аңа җәза бирер өчен кулымны сузармын, аларга ризык бүтән китермәсләр,*+ һәм шул җиргә ачлык җибәреп+ кешеләрне дә, хайваннарны да һәлак итәрмен».+ 14 «„Анда өч кеше — Нух,+ Дания́л+ һәм Әюп,+ хәтта алар анда булган булса да, алар, тәкъва булганга, үз җаннарын гына коткарып кала алыр иде“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
15 «„Я, әйтик, мин бу җиргә явыз кыргый хайваннар җибәргәч, алар шул җирне кешесез калдырган, ди. Әйтик, җир буш калган һәм кыргый хайваннардан куркып шул җирдән беркем дә үтә алмый, ди.+ 16 Үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— анда хәтта шул өч кеше булган булса да, алар үз улларын да, кызларын да коткарып калмас иде. Алар үзләрен генә коткарыр иде, ә җир ташландык хәлдә калыр иде“».
17 «„Я, әйтик, мин бу җиргә каршы кылыч китерәм, ди.+ Һәм, әйтик: „Бу җир буйлап кылыч үтсен“,— дигәч, андагы кешеләрне һәм хайваннарны һәлак итәм, ди.+ 18 Анда хәтта шул өч кеше булган булса да, үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— алар үз улларын да, кызларын да коткарып калмас иде. Алар үзләрен генә коткарыр иде“».
19 «„Я, әйтик, мин шул җиргә үләт җибәрәм, ди.+ Һәм кешеләрне дә, хайваннарны да һәлак итәр өчен кан коеп, анда ярсуымны яудырам, ди. 20 Хәтта Нух,+ Даниял+ һәм Әюп+ анда булган булса да, үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— алар үз улларын да, кызларын да коткарып калмас иде. Тәкъва булганга, алар үз җаннарын гына коткарып калыр иде“».+
21 «Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин Иерусалимдагы кешеләрне һәм хайваннарны һәлак итәр өчен,+ аны дүрт җәзама:+ кылыч, ачлык, явыз кыргый хайван һәм үләткә дучар иткәч,+ шулай булыр. 22 Әмма Иерусалимдагы кайберәүләр — уллар да, кызлар да исән калыр, һәм аларны аннан чыгарырлар.+ Алар сезгә килер. Сез аларның юлларын һәм эшләрен күргәч, мин Иерусалимга җибәргән бәладән — аңа эшләгән һәр эшемнән — һичшиксез юаныч табарсыз“».
23 «„Сез аларның юлларын һәм эшләрен күргәч, алар сезне юатыр. Шунда сез шуны аңларсыз: мин үземә эшләргә туры килгән эшне нигезсез башкармадым“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
15 Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде: 2 «Адәм улы, йөзем агачы башка агачлардан я урмандагы агачларның ботакларыннан нәрсә белән аерылып тора? 3 Аннан ясалган колга белән берәр эш башкарып буламы? Кешеләр кирәк-ярак нәрсәләр эләр өчен аннан кадак ясыймы? 4 Менә! Аны ягулык өчен утка ташлыйлар. Ике очын да ут йота, уртасы да күмергә әйләнә. Хәзер ул берәр эшкә яраклымы? 5 Ул хәтта янмаган булса да, бернигә яраксыз. Ә ут аны йотса һәм күмергә әйләндерсә, ул тагы да файдасызрак булып китәр!»
6 «Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди: „Урман агачлары арасыннан йөзем агачын утка ягулык итеп сайладым, Иерусалимда яшәүчеләр белән дә шулай эш итәрмен.+ 7 Мин аларга каршы чыгам. Алар уттан качса да, ут аларны йотар. Мин аларга каршы чыккач, сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“».+
8 «„Алар тугрылыксыз эш иткәнгә,+ мин җирне ташландык хәлгә китерермен“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
16 Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде: 2 «Адәм улы, Иерусалимга аның җирәнгеч эшләре турында сөйлә.+ 3 Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә Иерусалимга болай ди: „Синең чыгышың кәнганлылар җиреннән, син шунда тудың. Синең әтиең аморлы,+ ә әниең хитле+ иде. 4 Тууың турында әйткәндә, туган көнеңдә кендегеңне кисмәделәр, сине суда юып чистартмадылар, сиңа тоз сөртмәделәр һәм биләүгә төрмәделәр. 5 Беркем дә сине жәлләмәде һәм бу эшләрнең берсен дә башкармады. Сине беркем дә кызганмады. Киресенчә, туган көнеңдә җаныңны нәфрәт иткәнгә, сине ачык басуда ташлап калдырдылар.
6 Мин үтеп барганда синең үз каныңда чәбәләнеп ятканыңны күрдем. Син үз каныңда ятканда, мин сиңа: „Яшә!“ — дип әйттем. Әйе, син үз каныңда ятканда, мин сиңа: „Яшә!“ — дидем. 7 Мин сине басудагы үсемлекләрдәй бихисап күп санлы иттем. Син үстең, буйга җиттең һәм матур-матур бизәкләр кидең. Синең күкрәкләрең тыгызланды, чәчләрең үсте. Шулай да син шәрә, киемсез идең“.
8 „Мин үтеп барганда сине күрдем: син инде җитлеккән, берәрсенә гашыйк булырлык идең. Шуңа күрә мин үз киемемне синең өстеңә салып,+ шәрә тәнеңне капладым. Мин ант биреп синең белән килешү төзедем,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Син минеке булып киттең. 9 Мин сине суда юдым, каныңны юып төшердем, сиңа май сөрттем.+ 10 Шунда мин сиңа чигүле кием кидердем, сиңа сыйфатлы күн* сандаллар бирдем, сине нәфис җитенгә урадым һәм сиңа кыйммәтле киемнәр кидердем. 11 Мин сине бизәкләр белән бизәдем, кулларыңа беләзекләр, муеныңа муенса кидердем. 12 Борыныңа борын алкасы, колакларыңа алка тактым, башыңа матур таҗ кидердем. 13 Син үзеңне алтын-көмеш белән бизәкләп тордың, нәфис җитен белән кыйммәтле тукымадан тегелгән кием һәм чигүле кием кия идең. Син иң яхшы он, бал белән май ашый идең. Син бик-бик гүзәл булып үстең+ һәм патшабикә булырдай идең“».
14 «„Син чибәр булганга, халыклар арасында даның* тарала башлады.+ Сиңа үз мәһабәтлегемне бүләк иттем,+ шуңа күрә матурлыгың камил иде“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
15 «„Ләкин син матурлыгыңа таяна башладың+ һәм даның аркасында фахишә булып киттең.+ Син үтеп баручы һәркем белән фәхешлек кылдың.+ Матурлыгың аларныкы булып китте. 16 Син төрле төстәге киемнәреңне алып, биеклекләрне матурладың һәм анда фәхешлек кылдың.+ Андый нәрсәләр булырга тиеш түгел, беркайчан да булырга тиеш түгел. 17 Син шулай ук мин биргән алтын-көмеш бизәкләрдән үзең өчен ир-атлар сурәтләрен ясадың һәм алар белән фәхешлек кылдың.+ 18 Син чигүле киемнәрең белән аларны* капладың, аларга минем маемны һәм минем фимиамымны китердең.+ 19 Мин сиңа биргән икмәгемне дә — мин сиңа ризык итеп биргән иң яхшы оннан, майдан һәм балдан ясалган икмәкне дә — аларга хуш* исле бүләк итеп китердең.+ Барысы нәкъ шулай булды“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
20 «„Син миңа тудырган улларыңны һәм кызларыңны,+ потлар аларны йотсын өчен, аларга корбанга китердең.+ Әллә сиңа кылган фәхешлегең аз булдымы? 21 Син улларымны чалдың, улларымны аларга корбан итеп утта яндырдың.+ 22 Үзеңнең шушы бар җирәнгеч эшләреңдә катнашып һәм фәхешлек кылып, син яшь чагыңны — каныңда чәбәләнеп шәрә һәм киемсез яткан вакытыңны исеңә төшермәдең. 23 Бар явызлыкларыңны кылганнан соң кайгы, кайгы сиңа+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 24 Син үзеңә калкулыклар өйдең һәм шәһәрнең һәр мәйданында үзең өчен биеклекләр ясадың. 25 Син һәр урамның иң атаклы урынында үз биеклекләреңне төзедең һәм, үтеп баручы һәркемгә үзеңне тәкъдим итеп,* үз матурлыгыңны җирәнгеч нәрсәгә әйләндердең.+ Син фәхешлек эшләреңне күп санлы иттең.+ 26 Син Мисыр уллары белән — җенси дәрт белән янып торган күршеләрең белән — фәхешлек кылдың+ һәм бертуктамый кылган фәхешлегең белән күңелемне рәнҗеттең.* 27 Мин сиңа җәза бирер өчен кулымны сузармын, сиңа азрак азык-төлек бирелер.+ Мин сине үзеңне нәфрәт итүче хатын-кызларга+ — азгынлыгыңнан аптырашта калган филистилеләр кызларына бирермен. Синең белән җаннары ни теләсә, шуны эшләсеннәр.+
28 Син, нәфесеңне канәгатьләндерә алмаганга, Ассирия уллары белән фәхешлек кыла башладың,+ ләкин алар белән фәхешлек кылганнан соң да, нәфесең канәгатьләнмәде. 29 Шуңа күрә син үз фәхешлегеңне сәүдәгәрләр* җиренә кадәр, калдайлыларга хәтле җәйдең,+ әмма хәтта шунда да нәфесең канәгать калмады. 30 Син бар бу эшләреңне оятсыз фахишәдәй кылганда+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— йөрәгең бик чирле* иде!* 31 Ләкин һәр урамның иң атаклы урынында калкулыклар өйгәндә һәм шәһәрнең һәр мәйданында үзең өчен биеклекләр ясаганда, син үзеңне фахишә кебек тотмадың, чөнки син бернинди түләү алмадың. 32 Син — үз иреңне түгел, ә чит-ят кешеләрне кабул итүче зиначы хатын!+ 33 Гадәттә фахишәләргә бүләк бирәләр,+ ә син үзеңә җенси дәрт белән янып торучы һәркемгә үзең бүләк бирәсең.+ Алар синең белән фәхешлек кылырга бөтен җирдән килсен өчен, син аларга үзең акча түлисең.+ 34 Син фәхешлек кылучы башка хатын-кызлардан аерылып торасың. Синдәй фәхешлек кылучы беркем дә юк! Син үзең түләү бирәсең, алар исә сиңа түләми. Барысы киресенчә!“
35 Шуңа күрә, и фахишә,+ Йәһвәнең сүзен тыңла. 36 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син үз сөяркәләрең белән дә, үз улларыңның канын корбан итеп китергән+ җирәнгеч, чирканыч бар потларың+ белән дә фәхешлек кылдың, шулай ук көчле җенси дәрт белән янып тордың, һәм алар синең шәрә тәнеңне күрде. 37 Шуңа күрә мин үзеңнән ләззәт алган бар сөяркәләреңне — үзең яраткан һәркемне һәм үзең күралмаган һәркемне — бергә җыярмын. Мин аларны бар җирләрдән китерермен, һәм алар сиңа каршы чыгар. Мин аларга шәрә тәнеңне күрсәтермен, һәм алар сине шәп-шәрә килеш күрер.+
38 Мин сиңа зиначы+ һәм кан коючы+ хатын-кызлар лаек булган хөкемнәрне чыгарып, җәза бирермен. Ярсу белән һәм көнләшеп каныңны коярмын.+ 39 Мин сине аларның кулларына бирермен. Алар калкулыкларыңны җимерер, биеклекләрең юкка чыгар.+ Алар киемнәреңне салдырыр,+ матур бизәкләреңне тартып алыр+ һәм сине шәрә килеш, киемсез калдырыр. 40 Алар сиңа каршы халык төркемен алып килер.+ Алар сине ташлар атып+ һәм кылыч белән һәлак итәр.+ 41 Алар йортларыңны утта яндырыр+ һәм күп хатын-кызларның күз алдында сине хөкем итәр. Мин фәхешлегеңне юкка чыгарырмын,+ һәм син бүтән түләү бирмәссең. 42 Шунда сиңа кабынган ачуымны канәгатьләндерермен,+ һәм сиңа карата ярсуым басылыр.+ Мин тынычланырмын, бүтән үземне рәнҗетелгән итеп хис итмәм“.
43 „Син яшь чагыңны исеңдә тотмадың+ һәм бар бу эшләрне башкарып ачуымны чыгардың, шуңа күрә үз юлларыңның нәтиҗәләрен күрерсең,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— һәм син инде азгынлыгыңда йөрмәссең һәм бар җирәнгеч эшләреңне кылмассың.
44 Менә! Мәкальләр сөйләүче һәркем синең турында: „Әнисенә күрә кызы!“ — дигән мәкаль әйтер.+ 45 Син үз ирен һәм балаларын санга сукмаучы әниең шикелле. Син үз ирләрен һәм балаларын санга сукмаучы апа-сеңелләрең сыман. Әниегез хитле, ә әтиегез аморлы иде“».+
46 «„Үз кызлары*+ белән синнән төньякта яшәүче Сама́рия+ — апаң, ә үз кызлары+ белән синнән көньякта яшәүче Сәдү́м+ — сеңелең. 47 Син аларның юллары буенча да йөрдең, җирәнгеч эшләрен дә кылдың, җитмәсә, күп тә үтмәстән тәртибең аларныкыннан да бозыграк булып китте.+ 48 Үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— сеңелең Сәдүм үз кызлары белән син үз кызларың белән кылганны кылмады. 49 Менә! Сеңелең Сәдүм мондый гөнаһ кылды: ул үз кызлары+ белән горур иде,+ аларның ризыклары мул иде,+ һәм алар борчылусыз, тыныч тормыш алып бара иде.+ Шулай да алар мескеннәргә һәм ярлыларга булышмады.+ 50 Алар тәкәббер булып калды+ һәм минем алдымда җирәнгеч эшләр кылуларын дәвам итте,+ шуңа күрә мин аларны юк итәргә булдым.+
51 Сама́рия+ син кылган гөнаһларның яртысын да кылмады. Син апа-сеңелләреңнән дә күбрәк җирәнгеч эшләр кылып тордың. Бар җирәнгеч эшләрең аркасында алар хәтта тәкъва булып күренә башлады.+ 52 Син апа-сеңелләреңнең тәртибен акладың, шуңа күрә хурлыкка кал. Син алардан да җирәнгечрәк гөнаһлар кылганга, алар синнән тәкъварак. Апа-сеңелләрең синең аркада тәкъварак булып күренгәнгә, оятка һәм хурлыкка кал“.
53 „Мин аларның әсирләрен — Сәдүм белән аның кызларының әсирләрен, шулай ук Сама́рия белән аның кызларының әсирләрен җыярмын. Мин алар белән бергә синең әсирләреңне дә җыярмын.+ 54 Шулай итеп син хурлыкка калырсың. Кылган эшләрең аларга юаныч китерде, шул эшләрең аркасында син хурлыкка төшәрсең. 55 Апа-сеңелләрең — үз кызлары белән Сәдүм һәм үз кызлары белән Сама́рия — һәрберсе элеккеге хәленә кайтыр. Син дә үз кызларың белән элеккеге хәлеңә кайтырсың.+ 56 Син горур булып киткән көнеңдә сеңелең Сәдүмне искә алырлык түгел дип саный идең. 57 Үз явызлыгың ачыкланганчы шулай булды.+ Хәзер Су́рия кызлары һәм күршеләре сине хурлый. Тирә-ягыңдагы филистилеләрнең кызлары+ өчен син — адәм көлкесе. 58 Син азгынлыгыңның һәм җирәнгеч эшләреңнең нәтиҗәләрен күрерсең“,— ди Йәһвә».
59 «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сиңа эшләреңә карап кайтарырмын,+ чөнки син килешүемне бозып антыңны санга сукмадың.+ 60 Әмма мин яшь чагыңда синең белән төзегән килешүемне исемә төшерермен һәм синең белән мәңгелек килешү төзермен.+ 61 Син үз тәртибеңне исеңә төшерерсең һәм апа-сеңелләреңне кабул иткәндә үзеңне кимсетелгән итеп хис итәрсең.+ Аларны үзеңә кызларың итеп бирсәм дә, бу синең белән төзелгән килешү аркасында булмас“.
62 „Мин синең белән килешү төзермен. Шунда син минем Йәһвә икәнемне белерсең. 63 Бар кылган эшләреңә карамастан сине йолып алгач,+ син кылганнарыңны исеңә төшерерсең һәм кимсетелгән булуың аркасында сиңа шулкадәр оят булыр,+ хәтта авызыңны да ача алмассың“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
17 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, табышмак бир, Исраи́л халкы турында гыйбрәтле хикәя сөйлә.+ 3 Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Зур канатлы, озын каурыйлы, куе йонлы һәм зур чуар бер бөркет+ Ливанга+ очып килде һәм эрбет агачының очын өзеп алды.+ 4 Ул аның иң өске үсентесен чеметеп алды да сәүдәгәрләр* җиренә китерде. Ул аны сәүдәгәрләр шәһәренә утыртты.+ 5 Шуннан соң ул бу җирнең берничә орлыгын алды+ да аларны уңдырышлы кырга утыртты. Ул аны талны утырткандай мул сулы урынга утыртты. 6 Шунда шул орлык үсентеләр җибәрде һәм җәелеп үскән тәбәнәк йөзем агачы булып китте.+ Аның ботаклары үзенә таба үсте, һәм ул тамырларын үзе тирәсенә җибәрде. Шулай итеп ул йөзем агачы булып китте һәм үсентеләр белән ботаклар җибәрде.+
7 Аннары зур канатлы, озын каурыйлы+ башка бер бөркет очып килде.+ Шунда шул йөзем агачы үз тамырларын үзе үскән бакча түтәлләреннән комсызланып аңа таба суза башлады. Ул үз ботакларын бөркеткә таба, ул су сипсен өчен, сузды.+ 8 Ә аны бит ботаклар җибәреп, җимешләр китерсен өчен һәм мәһабәт йөзем агачы булып үссен өчен, яхшы кырга, мул сулар янына утыртканнар иде“.+
9 Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ул гөрләп үсәрме? Тамырларын йолкып ташламаслармы?+ Җимешләре череп бетмәсме? Үсентеләре корымасмы?+ Ул шулкадәр корыган булыр, аны тамырлары белән тартып чыгарыр өчен көчле кул да, күп кеше дә кирәк булмас. 10 Аны башка җиргә күчереп утыртсалар да, ул гөрләп үсәрме? Көнчыгыш җиле искәндә, әллә ул тулысынча корып бетмәсме? Ул үзе үскән бакча түтәлләрендә корып бетәр“».
11 Йәһвә миңа тагын болай диде: 12 «Фетнәчел халыкка әйтче: „Моның нәрсә аңлатканын әллә аңламыйсызмы?“ Әйт: „Менә! Бабы́л патшасы Иерусалимга килде һәм аның патшасы белән мирзаларын үзе белән Бабылга алып китте.+ 13 Ул шулай ук патша нәселеннән берәүне*+ алып, аның белән килешү төзеде һәм аны ант иттерде.+ Аннары ул бу җирнең атаклы кешеләрен үзе белән алып китте.+ 14 Ул моны патшалык көчсезләнеп күтәрелә алмасын өчен һәм килешүне тотып кына яши алсын өчен эшләде.+ 15 Ләкин патша,* атлар+ һәм зур гаскәр+ сорап, Мисырга үз хәбәрчеләрен җибәрде. Шулай итеп аңа* каршы фетнә күтәрде.+ Ул уңышлы булырмы? Андый эшләр кылучы җәза алмый калырмы? Килешүне бозып та, ул котылып калырмы?“+
16 „Үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— ул* үзен патша итеп куйган патшага* биргән антын санга сукмады һәм төзелгән килешүне бозды. Ул шул патшаның шәһәрендә — Бабылда үләр.+ 17 Күп җаннарны юк итәр өчен камау валы өелгәндә һәм камау стеналары төзелгәндә, фиргәвеннең зур гаскәре һәм күп санлы сугышчылары шул сугышта булышмас.+ 18 Ул антны санга сукмады һәм килешүне бозды. Ул, вәгъдә* биргән булса да, боларның барысын эшләде. Ул котылып калмас“.
19 „Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Үзем белән ант итәм. Ул антымны санга сукмады һәм килешүемне бозды.+ Моның өчен мин аны җәзага тартырмын. 20 Мин аның өстенә ятьмә ыргытырмын, һәм ул минем ятьмәмә эләгер.+ Мин аны Бабылга китерермен һәм анда аның белән судлашырмын, чөнки ул үзен минем белән тугрылыксыз тотты.+ 21 Аның качып киткән бар сугышчылары кылычтан һәлак булыр, ә исән калганнарын бар якларга* таратырлар.+ Шунда сез шуны белерсез: моны мин, Йәһвә, әйттем“.+
22 „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин биек эрбет агачының очыннан бер үсенте алырмын+ да аны утыртырмын, мин аның иң өске ботакларыннан яшь бер үсентене өзеп алырмын+ да аны биек һәм зур тауга утыртырмын.+ 23 Мин аны Исраилнең биек бер тавына утыртырмын. Аның ботаклары үсәр, ул җимешләр китерер һәм мәһабәт эрбет агачы булып китәр. Аның астында төрле-төрле кошлар яшәр, һәм аларның яшәү урыны аның яфракларының күләгәсендә булыр. 24 Кырдагы бар агачлар шуны белер: мин, Йәһвә, биек агачларны түбәнсетәм, ә тәбәнәк агачларны югары күтәрәм.+ Мин яшел агачны корытам, ә коры агачны чәчәк атучы агач итәм.+ Мин, Йәһвә, моны әйттем һәм башкардым“».
18 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Сез Исраи́л җирендә „әтиләр ачы йөзем ашаган, ә улларының тешләре камашкан“ дигән мәкаль кулланасыз.+ Бу сүзләр белән нәрсә әйтәсегез килә?
3 „Үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— сез Исраилдә бу мәкальне бүтән кулланмассыз. 4 Менә! Бар җаннар минеке. Атаның җаны да, угылның җаны да минеке. Гөнаһ кылып йөрүче җан* — ул үләчәк.
5 Әйтик, кеше тәкъва, һәм ул гадел булганны һәм дөрес булганны кылып йөри, ди. 6 Ул тауларда потка багышланган корбаннарны ашамый,+ Исраил халкының җирәнгеч потларына* табынмый, үз якынының хатынын нәҗесләми+ һәм күрем күргән хатын белән якынлык кылмый.+ 7 Ул беркемгә дә начарлык эшләми,+ бурычлы кешенең рәһенен* кайтара,+ беркемне дә таламый,+ ач кешегә — үз ризыгын,+ киемсез кешегә кием бирә.+ 8 Ул риба* алмый, акчасын арттырып алу өчен бирми,+ үзен гаделсез эшләрдән саклый,+ дәгъвалашкан кешеләрне гадел хөкем итә.+ 9 Ул тугрылык белән эш итәр өчен кагыйдәләрем буенча яши һәм хөкемнәремне үти. Андый кеше тәкъва һәм, һичшиксез, яшәячәк“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
10 „Әмма, әйтик, шул кешенең улы кешеләрне талый,+ я үтерә,+ яки башка шундый эшләр кыла, ди. 11 Атасы андый эшләр кылмаса да, аның шул улы тауларда потка багышланган корбаннар ашый, үз якынының хатынын нәҗесли, 12 ярлы һәм фәкыйрьләргә начарлык эшли,+ кешеләрне талый, рәһен кайтармый, җирәнгеч потларга табына,+ чирканыч эшләр кыла,+ 13 риба таләп итә һәм акчасын арттырып алу өчен бирә.+ Андый угыл яшәмәс. Үзе башкарган бар җирәнгеч эшләре өчен ул, һичшиксез, үтереләчәк. Ул үз каны түгелүе өчен үзе җаваплы булыр.
14 Әмма, әйтик, берәр атаның улы бар, һәм ул үз атасының кылган бар гөнаһларын күреп тора, ди. Һәм күреп торса да, үзе андый эшләр кылмый. 15 Ул тауларда потка багышланган корбаннарны ашамый, Исраил халкының җирәнгеч потларына табынмый, үз якынының хатынын нәҗесләми. 16 Ул беркемгә дә начарлык эшләми, бурычлы кешенең рәһенен үзенә калдырмый, кешеләрне таламый, ач кешегә үз ризыгын бирә һәм киемсез кешегә кием бирә. 17 Ул ярлыларны җәберләми, риба таләп итми, акчасын арттырып алу өчен бирми, хөкемнәремне үти һәм кагыйдәләрем буенча яши. Андый кеше үз атасының гөнаһлары өчен үлмәячәк. Ул, һичшиксез, яшәячәк. 18 Әмма атасы алдаганга, кардәшен талаганга һәм үз халкы арасында яманлык кылып торганга үз кылган гөнаһлары өчен үләчәк.
19 Әмма сез: „Ни өчен угыл үз атасының гөнаһларында гаепле түгел?“ — дип сорарсыз. Чөнки угыл гадел һәм тәкъва булганны эшләде, минем бар кагыйдәләрем буенча яшәде һәм аларны үтәде. Ул, һичшиксез, яшәячәк.+ 20 Гөнаһ кылып йөрүче җан — ул үләр.+ Үз атасының гөнаһларында угыл гаепле булмас, ә үз улының гөнаһларында атасы гаепле булмас. Тәкъваның тәкъвалыгы аның үзенә генә исәпләнер, явызның явызлыгы да аның үзенә генә исәпләнер.+
21 Берәр явыз кеше үзе кылган бар гөнаһларын ташласа һәм кагыйдәләрем буенча яшәсә, гадел һәм тәкъва булганны эшләсә, ул, һичшиксез, яшәячәк. Ул үлмәячәк.+ 22 Ул кылган бер җинаять тә аңа каршы кулланылып искә алынмас.+ Тәкъва булган эшләр кылып торганга ул яшәячәк“.+
23 „Әллә явыз кешенең үлеме миңа шатлык китерәме?+ — дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Юк, ул үз юлларын ташласа һәм яшәсә, шул миңа шатлык китерер!“+
24 „Ләкин тәкъва кеше үз тәкъвалыгын калдырса һәм явызлык кылып йөрсә, явыз кеше кылган бар җирәнгеч эшләрне кылып торса, ул яшәрме? Аның кылган тәкъва эшләренең берсе дә искә алынмас.+ Тугрылыксызлыгы һәм кылган гөнаһы аркасында ул үләчәк.+
25 Ләкин сез болай диярсез: „Йәһвәнең юлы гаделсез“.+ И Исраил халкы, тыңлачы! Минем юлым гаделсезме?+ Үз юлыгыз гаделсез түгелме?+
26 Ләкин тәкъва кеше үз тәкъвалыгын калдырса, явызлык кылып йөрсә һәм моның аркасында үлсә, ул үз гөнаһы өчен үләчәк.
27 Берәр явыз кеше үзе кылган явызлыкны калдырса, гадел һәм тәкъва булганны эшли башласа, ул үз җанын саклап калыр.+ 28 Ул үзе кылган бар җинаятьләрен танып аларны калдырса, һичшиксез, яшәячәк. Ул үлмәячәк.
29 Ләкин Исраил халкы болай дияр: „Йәһвәнең юлы гаделсез“. И Исраил халкы, минем юлым гаделсезме?+ Үз юлыгыз гаделсез түгелме?“
30 „Шуңа күрә, и Исраил халкы, мин һәрберегезне юлыгызга карап хөкем итәрмен+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Җинаятьчел юлларыгыз абыну ташы булмасын өчен һәм алар аркасында гаепле булмас өчен, аларның барысын калдырыгыз, әйе, тулысынча калдырыгыз. 31 Кылган бар җинаятьләрегездән арыныгыз,+ яңа йөрәк һәм яңа рухка ия булыгыз.*+ И Исраил халкы, нәрсәгә сезгә үләргә?“+
32 „Беркемнең дә үлеме миңа шатлык китерми+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Шуңа күрә җинаятьчел юлларыгызны калдырыгыз һәм яшәгез“».+
19 «Исраи́л башлыклары турында кайгылы җыр җырла. 2 Болай дип әйт:
„Әниең кем иде? Арысланнар белән йөрүче ана арыслан иде.
Ул көчле яшь арысланнар арасында ятты һәм үз балаларын үстерде.
3 Ул бер баласын үстерде, һәм баласы көчле яшь арыслан булып китте,+
Ауга йөрергә өйрәнде,
Хәтта кешеләргә ташланып, аларны һәлак итә башлады.
4 Халыклар аның турында ишетте һәм аны үз чокырларына тотты,
Алар аңа ыргаклар салып, Мисыр җиренә китерде.+
5 Ана арыслан үз баласының кайтуын көтте, әмма ахыр чиктә өмет юк икәнен күрде.
Шуңа күрә ул башка бер баласын алды да аны көчле яшь арыслан итеп үстерде.
6 Бу арыслан да башка арысланнар белән йөрде һәм көчле яшь арыслан булып китте.
Ул ауга йөрергә өйрәнде һәм хәтта кешеләргә ташланып, аларны һәлак итә башлады.+
7 Ул аларның ныгытылган манаралары арасында эзләнеп йөрде һәм шәһәрләрен бөлгенлеккә төшерде.
Нәтиҗәдә, буш җирдә аның үкерү тавышы гына ишетелә иде.+
8 Тирә-яктагы өлкәләрдә яшәүче халыклар аңа каршы чыгып, аның өстенә үз ятьмәләрен ыргытты.
Ул аларның чокырларына эләкте.
9 Алар аңа ыргаклар салып, аны читлеккә утыртты һәм Бабы́л патшасына китерде.
Анда алар, тавышы Исраил тауларында бүтән ишетелмәсен өчен, аны бикләп куйды.
10 Әниең су буенда, синең каныңда* утыртылган йөзем агачыдай иде.+
Сулар мул булганга, ул җимешләр китерде, ботаклары күп булды.
11 Аның ботаклары нык булып үсте, алар идарәче скипетры ясарлык иде.
Шул йөзем агачы үсте һәм башка агачлардан да биегрәк булып китте.
Биек булганга һәм яфраклы ботаклары күп булганга, ул күренә башлады.
12 Ләкин аны ачу белән йолкып чыгардылар+ һәм җиргә ташладылар.
Көнчыгыш җиле аның җимешләрен киптерде.
Аның нык ботакларын сындырдылар, һәм алар корыды,+ аларны ут йотты.+
14 Аның ботакларыннан ут таралды һәм үсентеләре белән җимешләрен йотты.
Бер нык ботак та, идарәче өчен бер скипетр да калмады.+
Бу — кайгылы җыр, һәм аны кайгылы җыр итеп җырларлар“».
20 Җиденче елның бишенче аенда, айның унынчы көнендә Исраилнең берничә өлкәне Йәһвәдән сорар өчен минем каршыма килеп утырды. 2 Шунда Йәһвә миңа болай диде: 3 «Адәм улы, Исраи́л өлкәннәренә болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез миннән сорарга килдегезме? „Үзем белән ант итәм: мин сезгә җавап бирмәм“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.
4 Син аларны хөкем итәргә әзерме?* Адәм улы, син аларны хөкем итәргә әзерме? Аларга ата-бабалары кылган җирәнгеч эшләре турында сөйлә.+ 5 Аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Исраилне сайлаган көнне,+ Ягъкуб йортының токымнарына* ант бирдем һәм үземне аларга Мисыр җирендә ачтым.+ Әйе, мин аларга ант итеп болай дидем: „Мин — Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз“. 6 Ул көнне мин аларны Мисыр җиреннән чыгардым һәм алар өчен тапкан җиргә, сөт белән бал аккан җиргә китерергә ант иттем.+ Бу җир — бар җирләрнең иң матуры иде. 7 Шунда мин аларга болай дидем: „Һәрберегез күзләрегез төбәлгән җирәнгеч нәрсәләрне алып ташласын. Үзегезне Мисырның җирәнгеч потлары* белән нәҗесләмәгез.+ Мин — Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз“.+
8 Ләкин алар миңа каршы фетнә күтәрде, һәм аларның мине тыңлыйсы килмәде. Алар үзләре алдындагы җирәнгеч нәрсәләрне алып ташламады һәм Мисырның җирәнгеч потларын кире какмады.+ Шуңа күрә мин, алар ачуымны татыячак һәм аларга Мисыр җирендә үз ярсуымны яудырачакмын, дип вәгъдә иттем. 9 Исемем алар яшәгән халыклар арасында нәҗесләнмәсен өчен, мин үз исемем хакына эш иттем.+ Чөнки аларны* Мисыр җиреннән чыгарганда, мин үземне аларга* шул халыклар алдында ачтым.+ 10 Шуңа күрә мин аларны Мисыр җиреннән чыгардым һәм чүлгә алып килдем.+
11 Аннан соң мин аларга үз кагыйдәләремне бирдем һәм үз хөкемнәремне билгеле иттем.+ Мин моны аларны үтәүче кеше алар аша тормышка ия булсын өчен эшләдем.+ 12 Мин аларга шулай ук үзем һәм алар арасында билге булсын дип+ Шимбәләремне бирдем.+ Шулай итеп алар шуны белерләр иде: мин, Йәһвә, аларны изгеләндерәм.
13 Ләкин Исраил халкы чүлдә миңа каршы фетнә күтәрде.+ Алар кагыйдәләремне үтәмәде һәм хөкемнәремне кире какты, ә бит аларны үтәгән кеше алар аша тормышка ия була. Алар Шимбәләремне тулысынча нәҗесләде. Шуңа күрә мин аларны юк итәр өчен аларга ярсуымны чүлдә яудырырга вәгъдә иттем.+ 14 Ләкин, аларны чыгаруымны күреп торган халыклар алдында исемем нәҗесләнмәсен өчен, мин үз исемем хакына эш иттем.+ 15 Мин шулай ук чүлдә ант иттем: аларны үзем биргән җиргә,+ сөт белән бал аккан җиргә+ — бар җирләрнең иң матурына китермәячәкмен. 16 Алар бит хөкемнәремне кире какты, кагыйдәләрем буенча яшәмәде һәм Шимбәләремне нәҗесләде, чөнки йөрәкләре җирәнгеч потларына ияреп йөрде.+
17 Әмма мин* аларны жәлләдем һәм һәлак итмәдем. Аларны чүлдә кырып бетермәдем. 18 Мин аларның улларына чүлдә болай дидем:+ „Ата-бабаларыгызның кагыйдәләре буенча яшәмәгез,+ аларның хөкем карарларын тотмагыз һәм җирәнгеч потлары белән үзегезне нәҗесләмәгез. 19 Мин — Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз. Кагыйдәләрем буенча яшәгез, хөкем карарларымны тотыгыз һәм үтәгез.+ 20 Шимбәләремне изгеләндереп торыгыз.+ Алар минем һәм сезнең арагызда билге булыр. Шулай итеп шуны белерсез: мин — Йәһвә, сезнең Аллаһыгыз“.+
21 Ләкин аларның уллары миңа каршы баш күтәрә башлады.+ Алар кагыйдәләрем буенча яшәмәде, хөкем карарларымны үтәмәде һәм тотмады, ә бит аларны үтәүче кеше алар аша тормышка ия булыр. Алар Шимбәләремне нәҗесләде. Шуңа күрә мин, алар ачуымны татыячак һәм аларга үз ярсуымны чүлдә яудырачакмын, дип вәгъдә иттем.+ 22 Ләкин алай эшләмәдем+ һәм, аларны* чыгаруымны күреп торган халыклар алдында исемем нәҗесләнмәсен өчен, үз исемем хакына эш иттем.+ 23 Мин аларга шулай ук чүлдә ант иттем: үзләрен халыклар арасына һәм илләр арасына таратачакмын дидем.+ 24 Алар бит хөкем карарларымны үтәмәде, кагыйдәләремне кире какты,+ Шимбәләремне нәҗесләде һәм ата-бабаларының җирәнгеч потларына табынды.*+ 25 Мин аларга юл куйдым, һәм алар начар кагыйдәләрне, шулай ук хөкем карарларын үтәп яшәде, ә үзләре шул хөкем карарлары аша тормышка ия була алмас иде.+ 26 Алар үзләренең беренче булып туган һәр баласын утта яндырганда,+ мин аларның шул корбаннары белән нәҗесләнүләренә юл куйдым. Мин моны аларны юк итәр өчен һәм алар минем Йәһвә икәнемне белсен өчен эшләдем“.
27 Шуңа күрә, и адәм улы, Исраил халкына әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ата-бабаларыгыз миңа каршы тугрылыксыз эш итүләре белән дә мине хурлады. 28 Мин аларны үзләренә бирергә ант иткән җиргә китердем.+ Алар бар биек калкулыкларны һәм яфраклы агачларны күргәч,+ анда үз корбаннарын һәм җирәнгеч бүләкләрен китерә башлады. Алар үз корбаннарының хуш* исле төтеннәрен чыгарды һәм шәраб бүләкләрен китерде. 29 Шуңа күрә мин алардан: „Сез ул биеклеккә ни максат белән йөрисез?“ — дип сорадым. (Ул әле дә Биеклек дип атала.)“+
30 Исраил халкына әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ата-бабаларыгыз үзләренең җирәнгеч потларына табынып,* үзләрен нәҗесләде. Сез дә үзегезне шулай нәҗесләп йөрисезме?+ 31 Сез үз улларыгызны утта яндырып, аларны бар җирәнгеч потларыгызга корбанга китерәсез. Шулай итеп үзегезне әле дә нәҗесләп торасызмы?+ И Исраил халкы, сез сораганда, мин сезгә җавап бирергә тиешме?“+
„Үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— сез сораганда, мин җавап бирмәм.+ 32 Сез: „Агач белән ташка табынучы халыклар кебек, башка ил кабиләләре кебек булыйк“+,— дип әйтәсез. Уегыздагылар беркайчан да үтәлмәс“.
33 „Үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— мин көчле, кодрәтле кулым белән һәм ачу яудырып сезнең өстегездән патша булып идарә итәрмен.+ 34 Мин сезне көчле, кодрәтле кулым белән, шулай ук ачуымны яудырып илләр арасына тараттым. Үзем сезне халыклардан алып чыгармын һәм шул илләрдән җыярмын.+ 35 Мин сезне халыклар чүленә китерермен һәм сезнең белән йөзгә-йөз судлашырмын.+
36 Мин ата-бабаларыгыз белән Мисыр җирендәге чүлдә судлашкан кебек, сезнең белән дә судлашырмын,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 37 Мин сезне көтүче таягы астыннан үткәрермен+ һәм сезгә килешү богаулары салырмын. 38 Ләкин мин сездән үземә каршы фетнә күтәрүчеләрне һәм җинаять кылучыларны алып куярмын.+ Мин аларны килмешәк булып яшәгән җирләреннән алып чыгармын, ләкин алар Исраил җиренә кермәс.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“.
39 Сезгә исә, и Исраил халкы, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Һәрберегез барсын да үз җирәнгеч потларына хезмәт итсен.+ Ләкин аннан соң, мине тыңламасагыз, корбаннарыгыз һәм җирәнгеч потларыгыз белән минем изге исемемне бүтән инде нәҗесли алмассыз“.+
40 „Минем изге тавымда, Исраилнең биек бер тавында+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— Исраилнең бөтен халкы — һәрберсе — миңа шул җирдә хезмәт итәр.+ Анда алар миңа шатлык китерер. Мин сездән иганә һәм беренче уңыш бүләкләрен — бар изге бүләкләрегезне таләп итәрмен.+ 41 Сез халыклар арасында һәм төрле илләрдә таралып яшәдегез. Мин сезне алар арасыннан алып чыгармын һәм бергә җыярмын.+ Шунда корбаннарыгызның хуш исен сизгәч, мин сөенермен. Халыкларның күз алдында сезнең аша изге ителермен“.+
42 „Мин сезне Исраил җиренә — ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән җиргә китергәч,+ сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+ 43 Анда сез үз тәртибегезне һәм үзегезне нәҗесләгән бар эшләрегезне исегезгә төшерерсез+ һәм кылган бар бозык эшләрегез аркасында үз-үзегездән* җирәнерсез.+ 44 И Исраил халкы, мин сезнең белән явыз тәртибегезгә я бозык эшләрегезгә карап түгел, ә үз исемем хакына эш итәрмен. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
45 Йәһвә миңа тагын болай диде: 46 «Адәм улы, йөзеңне көньякка таба бор да көньякка игълан ит һәм көньяк җире урманына пәйгамбәрлек ит. 47 Көньяк урманына әйт: „Йәһвәнең сүзен тыңлагыз. Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сиңа ут төртәм.+ Ул бар яшел агачларыңны һәм бар корыган агачларыңны йотар. Шул ялкынлы ут сүнмәс.+ Ул көньяктан алып төньякка кадәр бар йөзләрне көйдерер. 48 Һәр кеше шуны күрер: мин, Йәһвә, бу утны төрттем, шуңа күрә ул сүнмәс“».+
49 Мин болай дидем: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Алар: „Ул табышмаклар* сөйли түгелме?“ — дип әйтә минем турында».
21 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, йөзеңне Иерусалимга таба бор, изге урыннарга каршы хәбәр игълан ит һәм Исраи́л җире турында пәйгамбәрлек ит. 3 Исраил җиренә әйт: „Йәһвә болай ди: „Мин сиңа каршы чыгам. Кылычны кыныннан чыгарырмын+ да тәкъва һәм явыз кешеләреңне юк итәрмен. 4 Мин тәкъва һәм явыз кешеләреңне һәлак иткәнгә, кылычымны кыныннан көньяктан алып төньякка хәтле бар кешеләргә каршы чыгарырмын. 5 Бар кешеләр шуны белер: „Мин, Йәһвә, кылычымны кыныннан чыгардым. Ул анда кире кайтмас“.+
6 Син, адәм улы, калтырый-калтырый көрсенеп тор, әйе, алар алдында кайгырып көрсенеп тор.+ 7 Алар синнән: „Ни өчен син көрсенәсең?“ — дип сораса, болай дип әйт: „Хәбәр аркасында“. Чөнки ул, һичшиксез, киләчәк. Һәр кешенең йөрәге алыныр, кулы салынып төшәр, рухы сынар, һәм һәр тез буйлап су агар.*+ „Менә! Ул, һичшиксез, киләчәк, бу булачак“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
8 Йәһвә миңа тагын болай диде: 9 «Адәм улы, пәйгамбәрлек ит: „Йәһвә болай ди: „Әйт: „Кылыч!+ Кылыч үткенләнгән һәм ялтыратылган. 10 Бихисап күп кешене кырып ташлар өчен үткенләнгән. Ул яшендәй ялт-йолт итәр өчен ялтыратылган“».
«Без куанырга тиеш түгелме?»
«„Ул* бар агачларны кире каккан кебек, улымның скипетрын да кире кагармы?+
11 Кылычны ялтыратып, кулга тапшырыр өчен бирделәр. Аны хөкемнәрне үтәүче кулына бирер өчен үткенләделәр һәм ялтыраттылар.+
12 Кычкыр һәм үкереп ела,+ адәм улы, чөнки ул халкыма каршы, Исраилнең бар башлыкларына каршы күтәрелде.+ Башлыклар халкым белән бергә кылычтан һәлак булыр. Шуңа күрә кайгырып һәм көрсенеп тор. 13 Чөнки тикшерү үткәрелде.+ Кылыч скипетрны кире какса, нәрсә булыр? Ул* бүтән булмас“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
14 Син, адәм улы, пәйгамбәрлек ит, кул чап һәм: „Кылыч!“ — дип өч тапкыр кабатла. Бу — кешеләрне үтерүче кылыч. Ул бөек кешене үтерә. Ул аларны уратып ала.+ 15 Аларның йөрәкләре алыныр,+ һәм күпләр шәһәрләренең капкалары янында һәлак булыр. Мин кылыч белән үтерермен. Әйе, ул яшендәй ялт-йолт итә һәм үтерер өчен ялтыратылган! 16 Кылыч, үткен йөзең уңга да, сулга да үтеп керсен! Йөзең кая караса, шунда бар! 17 Мин дә кул чабармын һәм ачуымны канәгатьләндерермен.+ Мин, Йәһвә, моны әйттем».
18 Йәһвә миңа тагын болай диде: 19 «Син исә, адәм улы, ике юл билгелә. Шул юллардан Бабы́л патшасының кылычы килер. Бу юлларның икесе дә бер илдән башлангыч алыр. Юл икегә, ике шәһәргә таба аерылган урында юл билгесе куелсын. 20 Беренче юлны кылыч амунлылар шәһәре Рабаһка+ каршы килсен өчен билгелә. Икенче юлны кылыч Яһүдтәге шәһәргә — ныгытылган Иерусалимга+ каршы килсен өчен билгелә. 21 Бабыл патшасы күрәзәлек итәр өчен юл чатында, ике юл аерыла торган урында туктала. Ул уклар селки, үз потлары белән киңәшләшә, бавыр тикшерә. 22 Күрәзәлек итеп җавап ала. Җавабы уң кулында, Иерусалимга таба күрсәтә, тараннар урнаштырырга, үтерергә боерык бирергә, сугыш тавышлары чыгарырга, капкаларга каршы тараннар урнаштырырга, камау валын өяргә, камау стенасын төзергә куша.+ 23 Ләкин аларга* ант биргән+ кешеләр* өчен бу күрәзәлек ялган булып күренер. Әмма ул аларның гаебен хәтерли һәм аларны әсирлеккә алыр.+
24 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез җинаятьләрегезне һәм бар эшләрегез аша гөнаһларыгызны ачык күрсәтеп үз гаебегезне искә төшерергә мәҗбүр иттегез. Хәзер сезне искә төшерделәр һәм көч кулланып сезне яулап алырлар“.
25 И Исраилнең төзәлмәслек итеп яраланган явыз башлыгы,+ синең көнең, соңгы җәза алу вакытың килде. 26 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Чалма белән таҗны салып куй.+ Үзгәрешләр булыр.+ Дәрәҗәсезне югары күтәр,+ ә дәрәҗәлене түбән ит.+ 27 Хакимлекне юк итәрмен, юк итәрмен, юк итәрмен! Таҗга законлы хокукы булган зат килгәнче,+ таҗ беркемнеке дә булмас, һәм мин аны шул затка бирермен“.+
28 Син, адәм улы, пәйгамбәрлек ит: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә амунлылар һәм аларның хурлау сүзләре турында болай ди“. Әйт: „Кылыч! Үтерер өчен кылыч чыгарылган, ул һәлак итәр өчен һәм яшендәй ялт-йолт итәр өчен ялтыратылган. 29 Үзең турындагы ялган күренешләргә һәм ялган күрәзәлеккә карамастан, син үлгәннәр өстенә — көннәре килгән, соңгы җәза алу вакытлары килгән явыз кешеләр өстенә куелырсың. 30 Кылычны кынына кайтар. Мин сине барлыкка килгән урыныңда, үзең башлангыч алган урыныңда хөкем итәрмен. 31 Синең өстеңә ачуымны яудырырмын. Сиңа ярсуым ялкыны белән өрермен һәм сине аяусыз кешеләргә, һәлак итү осталарына тапшырырмын.+ 32 Син ут өчен ягулык булырсың.+ Каның бу җирдә түгелер һәм сине бүтән искә төшермәсләр, чөнки моны мин, Йәһвә, әйттем“».
22 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Ә син, адәм улы, кан коюда гаепле бу шәһәргә+ хөкем карары игълан итәргә* һәм аның үзенә бар җирәнгеч нәрсәләрен билгеле итәргә әзерме?+ 3 Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И үзендә кан коючы шәһәр,+ синең вакытың якынлашып килә,+ син үзеңне нәҗесләр өчен җирәнгеч потлар* ясыйсың.+ 4 Кан коюың аркасында син гаепле булып киттең,+ җирәнгеч потларың аркасында нәҗесләндең.+ Син үз көннәреңне кыскарттың, җәза алу елларың килде. Менә ни өчен мин сине халыклар арасында хурлыкка калдырырмын һәм бар илләр өчен адәм көлкесе итәрмен.+ 5 Шакшы исемле һәм тынычсызлык тулы шәһәр, якындагы һәм ерактагы халыклар синнән көләр.+ 6 Менә! Иерусалим, синдә Исраилнең һәр башлыгы үз хакимлеген кан кояр өчен куллана,+ 7 үз ата-анасын санга сукмый,+ килмешәкне алдый, атасыз бала* һәм тол хатын белән начар мөгамәлә итә“».+
8 «„Сез изге урыннарыма кимсетеп карыйсыз, Шимбәләремне нәҗеслисез.+ 9 Синең араңда кан кояр өчен ният корып йөрүче яла ягучылар бар.+ Алар, тауларыңа менеп, потка багышланган корбаннар ашый һәм синдә азгынлык кыла.+ 10 Алар үз аталарының ятакларын хур итә*+ һәм күрем күрү аркасында нәҗес булган хатын белән якынлык кыла.+ 11 Берсе синдә үз якынының хатыны белән кабахәтлек кыла,+ икенчесе азгын тәртибе белән үз киленен нәҗесли,+ өченчесе үз апа-сеңелесе белән — үз атасының кызы белән якынлык кыла.+ 12 Алар синдә кан кояр өчен ришвәт ала.+ Син риба*+ һәм табыш алыр өчен бурычка бирәсең һәм үз якыннарыңа янап алардан акча аласың.+ Әйе, син мине үз хәтереңнән бөтенләй сызып ташладың“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
13 „Менә! Мин намуссыз табышыңны һәм синең араңдагы кан коюны күреп җирәнеп кул чабам. 14 Мин сиңа каршы эш иткән көннәрдә йөрәкле булып калырсыңмы һәм кулларың нык булып калырмы?+ Мин, Йәһвә, әйттем һәм эш итәрмен. 15 Мин сине халыклар һәм илләр арасына таратырмын,+ нәҗеслегеңне юк итәрмен.+ 16 Сине халыклар алдында хур итәрләр, һәм син минем Йәһвә икәнемне белерсең“».+
17 Йәһвә миңа тагын болай диде: 18 «Адәм улы, Исраи́л халкы минем өчен файдасыз шлак булып китте. Аларның барысы мичтәге бакыр, аккургаш, тимер һәм кара кургашка охшаш. Алар көмештәге шлак сыман булып китте.+
19 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сезнең барыгыз да файдасыз шлак кебек булып киткәнгә,+ мин сезне Иерусалимда бергә җыярмын. 20 Көмеш, бакыр, тимер, кара кургаш һәм аккургашны эретер өчен мичкә җыялар һәм кызурак булсын өчен өрдерәләр. Нәкъ шулай ук мин дә сезне ачуым чыгып һәм ярсуымда җыярмын да сезне өрдереп эретермен.+ 21 Мин сезне бергә җыярмын һәм сезгә ярсуым ялкыны белән өрермен.+ Сез шәһәрдә эреп төшәрсез.+ 22 Көмеш мичтә эрегән кебек, сез дә шәһәрдә эреп төшәрсез. Сез шуны белерсез: ярсуымны сезгә мин, Йәһвә, яудырдым“».
23 Йәһвә миңа тагын болай диде: 24 «Адәм улы, аңа әйт: „Син — ачу көнендә чистартылмаячак һәм яңгыр татымаячак җир. 25 Аның пәйгамбәрләре анда яшерен килешү төзи.+ Алар үз корбанын ботарлап үкерүче арысланга охшаш,+ алар җаннарны йота. Алар байлыклар белән кыйммәтле әйберләрне тартып ала, тол хатыннарның санын ишәйтә. 26 Аның руханилары канунымны боза+ һәм изге урыннарымны нәҗесли.+ Алар изге булганны гади нәрсәләрдән аермый,+ башка кешеләргә нәрсә чиста, ә нәрсә нәҗес икәнен аңлатмый.+ Алар Шимбәләремне үтәүдән баш тарта. Алар мине нәҗесли. 27 Аның мирзалары үз корбаннарын ботарлаучы бүреләр сыман. Алар кан коя һәм, намуссыз табыш алыр өчен, җаннарны үтерә.+ 28 Ләкин аның пәйгамбәрләре аларның эшләрен, күренмәсеннәр өчен, стенаны акбур белән сылагандай яшерә. Алар ялган күренешләр күрә һәм күрәзәлек кылып алдый.+ Алар болай ди: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди“, ә Йәһвә аларга үз сүзен җиткермәгән. 29 Бу җирнең халкы кешеләрне алдый һәм талый,+ алар ярлы кешегә һәм фәкыйрьгә начарлык эшли. Алар килмешәкне алдый һәм аны гаделлектән мәхрүм итә“.
30 „Мин таш стенаны төзекләндерсен өчен яки минем алдымда бу җир хакына стена тишегендә торсын өчен кеше эзләдем, ләкин беркемне дә тапмадым. Мин моны бу җирне юк итмәс өчен эшләгән идем.+ 31 Шуңа күрә мин ярсуымны аларга яудырырмын һәм аларны ачуым ялкыны белән һәлак итәрмен. Мин аларга юлларына карап кайтарырмын“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
23 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, бер анадан туган ике хатын бар иде.+ 3 Алар Мисырда фахишәләр булып китте.+ Яшь чагыннан ук алар фахишәлек кылып йөрде. Аларның күкрәкләрен кыстылар, гыйффәтле күкрәкләрен иркәләделәр. 4 Олысының исеме Оһола́,* ә сеңелесенең исеме Оһолиба́* иде. Алар минеке булды һәм уллар белән кызлар тудырды. Исемнәре турында әйткәндә, Оһола — Сама́рия,+ ә Оһолиба Иерусалим иде.
5 Минеке булса да, Оһола фахишәлек кыла башлады,+ ул сөяркәләренә карата — күршеләре ассириялеләргә+ карата — көчле җенси дәрт белән янып торды.+ 6 Алар зәңгәр кием кигән башлыклар һәм түрәләр иде, аларның барысы да атларына атланган чибәр ир-атлар иде. 7 Ул Ассириянең иң яхшы улларының барысы белән дә фахишәлек кылуын дәвам итте. Ул аларга карата көчле җенси дәрт белән янып торды һәм аларның җирәнгеч потлары* белән үзен нәҗесләде.+ 8 Ул Мисырда кылган фахишәлеген калдырмады, чөнки әле бала чагында алар аның белән ятты. Алар аның гыйффәтле күкрәкләрен иркәләде һәм, көчле җенси дәрт белән янып, аның белән әхлаксызлык кылды.+ 9 Шуңа күрә мин аны шул сөяркәләре кулына тапшырдым. Ул үзе Ассирия улларына+ көчле җенси дәрт белән янып торды. 10 Алар аны ялангач килеш калдырды,+ уллары белән кызларын яулап алды,+ ә үзен кылыч белән үтерде. Ул хатын-кызлар арасында начар исемгә ия булды. Алар аңа каршы чыгарылган хөкем карарын үтәде.
11 Сеңелесе Оһолиба моны күргәч, аның җенси теләге тагы да көчлерәк булып китте, һәм ул, фахишәлек турында әйткәндә, апасын да узып китте.+ 12 Ул үз күршеләре Ассирия улларына карата — купшы итеп киенгән һәм атларга атланган башлыклар белән түрәләргә карата — көчле җенси дәрт белән янып торды.+ Аларның барысы да чибәр яшь ир-атлар иде. 13 Ул үзен нәҗесләгәч, мин шуны күрдем: аларның икесе дә бер үк юл буенча бара.+ 14 Ләкин ул тагы да күбрәк фахишәлек кылып торды. Ул стеналарда уеп ясалган ир-атларның сурәтләрен — кызыл төсле кием кигән калдайлылар сурәтләрен күрде. 15 Бу ир-атларның билләренә билбаулар уралган, алар башларына зур чалма кигәннәр һәм гаскәриләргә охшаш. Аларның барысы — калдайлылар җирендә туган бабыллыларның сурәте. 16 Ул аларны күрү белән аларга карата көчле җенси дәрт белән яна башлады һәм Калдайга алар янына хәбәрчеләр җибәрде.+ 17 Шунда Бабы́л уллары аның янына килеп йөрделәр. Алар аның белән бергә ятагына яттылар һәм аны үз җенси мөнәсәбәтләре белән нәҗесләп тордылар. Алар аны нәҗесләгәч, аның җаны алардан җирәнеп читкә борылды.
18 Ул фахишәлек кылуын һич тә оялмыйча һәм үз шәрә тәнен күрсәтеп дәвам итте.+ Шунда җаным аңардан, апасыннан җирәнеп читкә борылган кебек, җирәнеп читкә борылды.+ 19 Ул тагы да күбрәк фахишәлек кылып торды+ һәм яшь чакларын — Мисыр җирендә фахишәлек кылган көннәрен искә төшерде.+ 20 Җенси әгъзалары ишәкнеке кебек һәм айгырныкы кебек булган ир-атларның җарияләренә охшаш булды ул. Ул аларга карата көчле җенси дәрт белән янып торды. 21 Син яшь чагыңда Мисырда азгынлык кылдың,+ һәм алар күкрәгеңне, яшьлек күкрәкләреңне, иркәләде.+ Шул азгынлыгыңны син юксындың.
22 Шуңа күрә, Оһолиба, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син сөяркәләреңнән җирәнеп читкә борылдың,+ әмма мин аларны сиңа каршы күтәрермен һәм аларны бар яклардан җаныңа каршы алып килермен.+ 23 Мин Бабыл+ улларын һәм бар калдайлыларны,+ Пеку́д,+ Шоһа́ һәм Коһа́ ир-атларын, шулай ук Ассириянең бар улларын китерермен. Аларның барысы чибәр яшь ир-атлар, башлыклар һәм түрәләр; алар гаскәриләр һәм иң яхшы киңәшчеләр, барысы да атка атланган. 24 Алар сиңа һөҗүм иткәндә, хәрби арбалар һәм тәгәрмәчләр дөбердәгән тавыш чыгарыр. Күпсанлы гаскәриләр зур һәм кечкенә калканнар тотып һәм башлык киеп сиңа һөҗүм итәр. Алар сине уратып алыр. Мин аларга хөкем итәргә хокук бирермен. Алар ничек теләсә, шулай сине хөкем итәр.+ 25 Мин сиңа үз ачуымны белдерермен, һәм алар сиңа каршы ачу белән эш итәр. Алар борыныңны һәм колакларыңны кисеп ташлар, ә калган кешеләрең кылычтан һәлак булыр. Алар улларың белән кызларыңны алып китәр, ә калган кешеләреңне ут йотар.+ 26 Алар сине чишендереп,+ матур бизәкләреңне тартып алыр.+ 27 Мин Мисыр җирендә башлангыч алган азгынлыгың+ белән фахишәлегеңне бетерермен.+ Син аларга бүтән карамассың һәм Мисырны бүтән исеңә төшермәссең“.
28 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сине үзең нәфрәт иткән кешеләргә тапшырырга җыенам. Җаның җирәнеп алардан читкә борылган иде.+ 29 Алар сине нәфрәт итәр һәм көч түгеп җыйган бар нәрсәләреңне алып китәр.+ Алар сине ялангач һәм шәрә калдырыр. Әхлаксызлык кылганда оятсыз шәрәлегең, азгынлыгың һәм фахишәлегең ачылыр.+ 30 Моның барысы синең башыңа төшәр. Син бит халыклар артыннан фахишә кебек йөгереп йөрдең,+ син бит үзеңне аларның җирәнгеч потлары белән нәҗесләдең.+ 31 Син апаң йөргән юлдан йөрдең,+ һәм мин аның касәсен синең кулыңа бирермен“.+
32 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Син апаңның тирән һәм киң касәсеннән эчәрсең,+
Син адәм көлкесе булырсың, синнән мыскыллап көләрләр. Бу касә бит күп сыйдырышлы.+
33 Син эчкечелек белән кайгыга дучар булырсың,
Кот алыну белән җимерелү касәсеннән —
Апаң Сама́рия касәсеннән эчәрсең.
34 Син аны тулысынча эчеп бетерерсең,+ шул балчык касәнең кисәкләрен кимерерсең.
Аннан соң син үз күкрәкләреңне умырып чыгарырсың.
„Мин моны әйттем“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.
35 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син мине оныттың һәм һич тә санга сукмадың,*+ шуңа күрә үз азгынлыгыңның һәм фахишәлегеңнең җимешләрен татырсың“».
36 Шунда Йәһвә миңа болай дип әйтте: «Адәм улы, син Оһола белән Оһолибага+ хөкем карарын игълан итәрсеңме һәм җирәнгеч эшләрен күрсәтерсеңме? 37 Алар зина* кылды,+ куллары канга баткан. Алар үз җирәнгеч потлары белән зина кылып кына чикләнмәде, алар шулай ук миңа тудырган улларын утка ташлап, аларны үз потларына ризык итеп бирде.+ 38 Җитмәсә, ул көнне алар изге урынымны хур итте һәм Шимбәләремне нәҗесләп торды. 39 Алар үз илаһларына корбан итеп үз улларын чала иде дә, шул ук көнне изге урыныма, аны нәҗесләр өчен, килә иде.+ Менә шундый эшләрне алар минем йортымда кылып торды. 40 Алар, ерактан ир-атлар килсен өчен, алар янына хәтта хәбәрче җибәрә иде.+ Алар әле юлда булганда, син юындың, күзләреңне буядың һәм бизәкләреңне кидең.+ 41 Син мәһабәт диванда утырдың,+ алдыңда җәелгән өстәл иде.+ Өстәл өстенә син фимиамымны+ һәм маемны куйдың.+ 42 Анда гамьсез кешеләр төркеменең тавышы ишетелә иде. Алар арасында чүлдән китерелгән эчкечеләр дә бар иде. Алар шул апа-сеңелнең кулларына беләзекләр һәм башларына матур таҗлар кидерде.
43 Шунда мин зинадан талчыккан шул хатын-кыз турында болай дидем: „Ул фахишәлек кылуын барыбер дәвам итәр“. 44 Шуңа күрә алар аңа фахишәгә йөргән кебек килеп йөрделәр. Менә ничек алар Оһола белән Оһолибага — азгын хатын-кызларга килеп йөрде. 45 Ләкин тәкъва кешеләр аңа зина кылуы+ һәм кан коюы+ өчен тиешле хөкем чыгарыр. Чөнки алар зина кылучылар, һәм куллары канга баткан.+
46 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Аларны коточкыч нәрсә итәр өчен һәм талауга тапшырыр өчен аларга каршы гаскәр килер.+ 47 Бу гаскәр аларны ташлар атып үтерер,+ кылыч белән тураклап ташлар, уллары белән кызларын үтерер,+ ә йортларын утта яндырыр.+ 48 Мин бу җирдә азгынлыкны бетерермен. Бөтен хатын-кызлар да сабак алыр һәм азгын тәртибегезгә иярмәс.+ 49 Алар азгынлыгыгыз һәм җирәнгеч потларыгыз белән кылган гөнаһларыгыз өчен сезне җәзалар. Шунда сез минем Аллаһы Тәгалә Йәһвә икәнемне белерсез“».+
24 Тугызынчы елның унынчы аенда, шул айның унынчы көнендә Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, бүгенге көнне, әйе, бүгенге көнне язып куй. Бабы́л патшасы Иерусалимга нәкъ шушы көнне һөҗүм итә башлады.+ 3 Бу фетнәчел халык турында гыйбрәтле хикәя* сөйлә һәм алар турында болай дип әйт:
„Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Утка казан куй һәм анда су сал.+
4 Анда ит кисәкләрен сал,+ һәр яхшы кисәкне,
Арткы бот белән алгы ботны сал. Казанны иң яхшы сөякләр белән тутыр.
5 Көтүдән иң яхшы сарыкны сайлап ал+ һәм казан астына һәр яктан утын сал.
Бу кисәкләрне һәм казан эчендәге сөякләрне пешер“.
6 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Кан коючы шәһәргә — күгәреп беткән казанга кайгы!+ Аны күгәрегеннән чистартмадылар.
Аннан бер-бер артлы кисәкләрне жирәбә салмыйча чыгар.+
7 Чөнки бу шәһәр түккән кан аның эчендә кала.+ Шәһәр аны кыяга түкте.
Ул аны туфрак белән каплар өчен җиргә түкмәде.+
8 Мин аның канын, аны каплый алмасыннар өчен,
Шәрә кыяга куйдым.
Мин үч алсын өчен, ул ярсуымны чыгарып торсын“.+
9 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Кан коючы шәһәргә кайгы!+
Мин күп итеп утын өярмен.
10 Күбрәк утын сал һәм ут төрт.
Итне таралганчы пешер, шулпасын түк. Сөякләр көйсен.
11 Буш казанны, ул кызсын өчен,
Бакыры кызарганчы кызсын өчен, күмерләргә куй.
Аның нәҗеслеге эреп бетәр,+ һәм ут аның күгәреген йотар.
Аны күгәреге белән бергә утка ташла!“
13 „Син азгын булганга нәҗес булып киттең.+ Мин сине чиста итәргә тырыштым, ләкин син нәҗеслегеңнән чистармадың. Сиңа карата ачуым басылганчы, син чиста булмассың.+ 14 Моны мин, Йәһвә, әйттем. Бу үтәләчәк. Мин тоткарланмыйча, кызганмыйча һәм үкенмичә эш итәрмен.+ Алар сине юлларыңа һәм эшләреңә карап хөкем итәр“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
15 Йәһвә миңа тагын болай диде: 16 «Адәм улы, мин синнән бер сугуда кадерле кешеңне алырга җыенам.+ Син кайгырма,* елама һәм күз яшьләре түкмә. 17 Дәшмичә ыңгыраш, кеше үлеме белән бәйле гореф-гадәтләрне үтәмә.+ Чалмаңны ура+ һәм сандалларыңны ки.+ Мыегыңны* каплама+ һәм башкалар алып килгән икмәкне ашама».+
18 Иртән мин халыкка сөйләдем, ә кич белән хатыным вафат булды. Мин Аллаһы үземә ничек кушкан булса, шулай эшләдем дә: мин кайгырмадым. 19 Кешеләр миннән: «Бу кылган эшләрең безгә ничек кагыла икәнен әйтмәссеңме?» — дип сорады. 20 Мин аларга болай дип әйттем: «Йәһвә миңа болай диде: 21 „Исраи́л халкына әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин изге урынымны — бөек горурлыгыгызның чыганагын, сезнең өчен кадерле урынны һәм күңел теләгегезне* — нәҗесләргә җыенам.+ Сезнең белән монда килмәгән кызларыгыз һәм улларыгыз кылычтан һәлак булыр.+ 22 Мин кылганны киләчәктә сез дә эшләрсез. Сез мыекларыгызны капламассыз һәм башкалар алып килгән икмәкне ашамассыз.+ 23 Чалмагыз — башыгызда, сандалларыгыз аякларыгызда булыр. Сез кайгырмассыз һәм үкереп еламассыз. Киресенчә, сез гөнаһларыгыз аркасында череп таркалырсыз,+ һәм арагызда ыңгырашу булыр. 24 Йәзәки́л сезнең өчен билге булды.+ Ул кылганны киләчәктә сез дә эшләрсез. Бу үтәлгәч, сез минем Аллаһы Тәгалә Йәһвә икәнемне белерсез“».
25 «Адәм улы, мин алардан үзләренә сөенеч китергән матур ныгытмаларын, ягъни алар өчен кадерле урынны һәм җаннары теләгәнне, шулай ук уллары белән кызларын тартып алгач,+ 26 сиңа моның турында исән калган кеше хәбәр итәр.+ 27 Ул көнне телең ачылыр, һәм син исән калган шул кеше белән сөйләшерсең. Син бүтән телсез булмассың.+ Син алар өчен билге булырсың. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр».
25 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, йөзеңне Аму́н халкына+ таба бор һәм аның турында пәйгамбәрлек ит.+ 3 Амун халкы турында әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең сүзен тыңла. Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син, изге урыным нәҗесләнгәндә, Исраи́л җире буш ятканда һәм Яһүд халкы әсирлектә яшәгәндә: „Шул кирәк сиңа!“ — дидең. 4 Шуңа күрә мин сине Көнчыгыш халкына, алар сине яулап алсын өчен, бирермен. Алар синдә үз лагерьларын* урнаштырыр һәм синең араңда үз чатырларын корыр. Алар җимешләреңне ашар һәм сөтеңне эчәр. 5 Мин Рабаһны+ дөяләр өчен көтүлек итәрмен һәм Амунлылар җирен көтүләр ял итә торган урын итәрмен. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“».
6 «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син кул чабып,+ аяк типтең. Исраил җирен аяусыз мәсхәрәләп җаның шатланды.+ 7 Шуңа күрә мин сине җәзалар өчен кулымны сузармын һәм, халыклар сине таласыннар өчен, аларга бирермен. Мин сине халыклар арасыннан юк итәрмен, илләр арасыннан юкка чыгарырмын.+ Мин сине кырып ташлармын, һәм син минем Йәһвә икәнемне белерсең“.
8 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Моа́б+ белән Сәгы́йр+ болай диде: „Менә! Яһүд халкы башка бар милләтләр кебек“. 9 Шуңа күрә мин Моабның бер ягын* — шул җирнең матурлыгын* — чиге янындагы шәһәрләрне ачармын. Бәйтишимутны, Багалмигунны һәм Кырьятаимга кадәр җәелгән якны ачармын.+ 10 Мин аны да, амунлыларны да Көнчыгыш халкына, аны яулап алсыннар өчен, бирермен.+ Шуңа күрә халыклар амунлыларны искә дә төшермәс.+ 11 Мин Моабта хөкемемне үтәрмен,+ һәм алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“.
12 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Эдо́м Яһүд халкыннан үч алып эш итте һәм алардан үч алу аркасында үзен зур гаепкә дучар итте.+ 13 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Эдомны да җәзалар өчен кулымны сузармын, кешене дә, малны да юк итәрмен. Эдомны буш калдырырмын.+ Алар Теманнан алып Диданга кадәр кылычтан һәлак булыр.+ 14 „Мин Исраил халкымның кулы ярдәмендә Эдомнан үч алырмын.+ Алар ачуымны һәм ярсуымны Эдомга яудырыр. Шулай итеп Эдом минем үч алуымны татыр“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.
15 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Филистилеләр сүнмәс дошманлык хисе белән янып торганга, Исраилдән хәйләләп үч алырга һәм аны җимерергә уйлады.+ 16 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин филистилеләрне җәзалар өчен кулымны сузам.+ Мин керетлеләрне юк итәрмен+ һәм диңгез ярында яшәүчеләрнең калдыгын юкка чыгарырмын.+ 17 Мин аларга ачу тулы җәзалар биреп һәм үч алып бөек эшләр башкарырмын. Мин алардан үч алгач, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».
26 Унберенче елда, айның беренче көнендә Йәһвә миңа тагын болай дип әйтте: 2 «Адәм улы, Тир Иерусалимга каршы болай диде:+ „Шул кирәк аңа! Халыкларның капкаларын ватып ташладылар!+ Барысы да минеке булыр, һәм мин, ул буш калганга, хәзер бай булырмын“. 3 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Тир, мин сиңа каршы чыгам. Диңгез үз дулкыннарын күтәргән кебек, мин дә сиңа каршы күп халыкларны күтәрермен. 4 Алар Тирның стеналарын җимерер һәм аның манараларын тар-мар итәр,+ мин аның туфрагын кырып ташлармын һәм аны ялтырап тора торган шәрә кыя итәрмен. 5 Ул диңгез уртасында ятьмәләр киптерү урыны булып калыр“.+
„Моны мин әйттем,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Аны халыклар талар. 6 Аның авыллары* кылычтан һәлак булыр, һәм кешеләр минем Йәһвә икәнемне белерләр“.
7 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин төньяктан Тирга каршы Бабы́л патшасы Нәбукаднизарны китерермен.+ Ул — патшаларның патшасы,+ һәм аның атлары,+ сугыш арбалары,+ җайдаклары һәм күп санлы гаскәре бар. 8 Ул авылларыңны кылыч белән юк итәр, сиңа каршы камау стенасы төзер, камау валы өер һәм зур калкан күтәрер. 9 Ул үз тараннары белән стеналарыңа бәрер һәм балталары* белән манараларыңны җимерер. 10 Аның атлары шулкадәр күп булыр, хәтта тузан белән капланырсың. Ул капкаларыңа җимерек стеналы шәһәргә кергән кешеләрдәй кергәндә, җайдакларның, тәгәрмәчләрнең һәм арбаларның тавышы аркасында стеналарың селкенә башлар. 11 Атларының тояклары бар урамнарыңны таптар.+ Ул халкыңны кылыч белән үтерер, һәм нык баганаларың җиргә җимерелеп төшәр. 12 Алар байлыкларыңны үзләренә алыр, сәүдәгәрләреңне талар,+ стеналарыңны тар-мар итәр һәм яхшы йортларыңны җимерер. Шуннан соң алар ташларыңны, агач әйберләреңне һәм туфрагыңны суга ташлар“.
13 „Җырларыңның тавышы яңгырамас, һәм арфаларыңның тавышы инде ишетелмәс.+ Мин шулай эшләрмен. 14 Мин сине ялтырап тора торган шәрә кыя итәрмен, һәм син диңгез уртасында ятьмәләр киптерү урыны булырсың.+ Сине һичкайчан торгызмаслар, чөнки моны мин, Йәһвә, әйттем“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
15 Болай дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә Тирга: „Үлеп ятучы кешеләр ыңгырашканда, араңда кешеләр үтерелгәндә, җимерелеп төшү тавышыңнан утраулар тетрәп куймасмы?+ 16 Диңгезнең бар мирзалары үз тәхетләреннән төшәр, үз киемнәрен* алып ташлар, үз чигүле киемнәрен салыр. Аларны калтырану биләп алыр.* Алар җирдә калтырап утырыр һәм сиңа гаҗәпләнеп карап торыр.+ 17 Алар синең турында болай дип кайгылы җыр җырлар:+
„Син, диңгез кешеләре яшәгән данлыклы шәһәр, юкка чыктың!+
Син һәм синдә яшәүчеләр диңгездә кодрәтле иде,+
Җирдә яшәгән һәр кеше алардан калтырап тора иде!
18 Син җимерелеп төшкән көнне утраулар тетрәнеп куяр.
Син юкка чыккач, диңгез утраулары борчуга төшәр“.+
19 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сине җимергәч, кешеләр яшәмәгән шәһәрләргә охшаш итеп калдыргач, ярсулы һәм көчле сулар белән сине каплап батыргач,+ 20 мин сине гүргә, башкаларны ыргыткан кебек, күптән үлгән кешеләр янына ташлармын. Мин сине иң түбән урында яшәүгә дучар итәрмен. Күптән җимерелгән башка урыннар инде анда, һәм кабергә баручы бар башкалар да инде анда яши.+ Мин моны синдә кешеләр яшәмәсен өчен эшләрмен, ә кешеләр яшәгән җирне мин данлармын.*
21 Сине кинәт көчле курку биләп алыр. Мин шулай эшләрмен. Син юкка чыгарсың.+ Алар сине эзләр, ләкин беркайчан да тапмас“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
27 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, Тир турында кайгылы җыр җырла+ 3 һәм Тирга болай дип әйт:
„Син диңгез капкалары янында яшисең һәм
Күп утрауларда яшәүче халыклар белән сәүдә эшләре алып барасың.
Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„И Тир, син: „Минем матурлыгым камил“,— дидең.+
4 Синең җирләрең — диңгез йөрәгендә,
Төзүчеләрең матурлыгыңны камилләштерде.
5 Бөтен такталарыңны алар Сенирдан+ китерелгән артыш агачларыннан ясады,
Сиңа мачта ясар өчен, Ливаннан эрбет агачы кайтарды.
6 Алар ишкәкләреңне — Башаннан китерелгән имән агачыннан,
Корабыңның борын өлешен кипарис агачыннан ясады. Шул кипарис агачы Китти́м+ утрауларыннан китерелгән фил сөяге белән капланган иде.
7 Җилкәннәрең Мисырдан китерелгән төсле җитеннән тегелгән иде.
Палубаң өстеннән җәелгән тукымалар Элиша́+ утрауларыннан китерелгән зәңгәр җептән һәм кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган иде.
8 Сидонда һәм Арвадта яшәүчеләр+ ишкәкчеләрең иде.
И Тир, сәләтле кешеләрең матросларың иде.+
9 Гебалның+ тәҗрибәле* һәм сәләтле кешеләре такта араларыңны сылады.+
Диңгезнең бар кораблары һәм диңгезчеләре сәүдә эшләрен алып барыр өчен сиңа килде.
10 Фарсы́, Луди́м һәм Пут+ кешеләре сугышчылар булып гаскәреңдә хезмәт итте.
Алар калканнарын һәм башлыкларын синдә элеп куйган иде, алар сине данлыклы итте.
11 Гаскәреңдәге Арва́д кешеләре стеналарыңның һәр җирендә торды,
Манараларыңа кыю ир-атлар куелды.
Алар бар стеналарыңа түгәрәк калканнар элеп куйды
Һәм матурлыгыңны камилләштерде.
12 Байлыгың мул булганга,+ Тарши́ш+ синең белән сәүдә итте. Алар көмеш, тимер, аккургаш һәм кара кургашны синең әйберләреңә алмаштырды.+ 13 Йава́н, Түбә́л+ һәм Мәши́х+ синең белән сәүдә итеп, үз колларын+ һәм бакыр әйберләрен синең әйберләреңә алмаштырды. 14 Түгәрмә́+ токымнары синең әйберләрең өчен атлар һәм качырлар белән түләде. 15 Дида́н+ халкы синең белән сәүдә эшләре алып барды. Син күп утраулардагы сәүдәгәрләргә эш бирдең. Алар фил сөяген+ һәм кыйммәтле кара агачны сиңа ясак итеп түләде. 16 Сату әйберләрең күп булганга, Эдо́м синең белән сәүдә итте. Алар синең әйберләрең өчен фирәзә, кызгылт-шәмәхә йон, шулай ук төсле һәм чигүле сыйфатлы тукыма, мәрҗәннәр һәм рубиннар бирде.
17 Яһүд һәм Исраи́л җире синең белән сәүдә итте. Алар синең әйберләреңне иң яхшы ризык, бал,+ май, бәлзәм+ һәм Минниттан+ китерелгән бодайга алмаштырып алды.+
18 Сату әйберләрең күп һәм байлыгың мул булганга, Дәмәше́къ+ синең белән сәүдә эшләре алып барды һәм сиңа Хелбунда ясалган шәрабны һәм Заһардан китерелгән йонны* сатты. 19 Уза́л тирәсендәге Видә́н һәм Йаван синең әйберләреңне чүкеп ясалган тимер әйберләргә, ка́ссия һәм хуш исле камышка алмаштырып алды. 20 Атланып йөргәндә ат өстенә җәяр өчен, Дидан+ сиңа йон тукымалар сатты. 21 Син гарәпләргә һәм Кидарның+ бар башлыкларына — сарык бәтиләре, сарык тәкәләре һәм кәҗәләр сатучыларга эш бирдең.+ 22 Шеба́ һәм Рама́х+ сәүдәгәрләре синең белән сәүдә итте. Алар синең әйберләреңне төрле-төрле иң яхшы хушбуйга, кыйммәтле ташларга һәм алтынга алмаштырып алды.+ 23 Шеба,+ Ашшу́р+ һәм Килма́д сәүдәгәрләре, Хара́н,+ Канне́ һәм Гадә́н+ синең белән сату-алу эшләрен алып барды. 24 Базар майданнарыңда алар матур киемнәр, зәңгәр төсле тукымадан һәм чигүле тукымадан ясалган япанчалар, төрле төстәге келәмнәр саталар. Алар бау белән әйбәтләп бәйләп куелган.
25 Таршиш кораблары+ кәрван булып әйберләреңне ташый иде,
Шулай итеп син ачык диңгезнең йөрәгендә байлык белән тулдың һәм авыр* булып киттең.
26 Ишкәкчеләр сине котырынып торган диңгезләргә чыгарды,
Көнчыгыш җиле сине ачык диңгездә ботарлап ташлады.
27 Байлыгың, товарларың, сату әйберләрең, диңгезчеләрең һәм матросларың,
Такта араларын сылаучылар, әйберләреңне сатучылар+ һәм бар сугышчылар+ —
Синдә булган бөтен күпсанлы халык —
Синең җимерелеп төшү көнеңдә аларның барысы ачык диңгездә батар.+
28 Матросларың кычкырганда,
Диңгез буе җирләре тетрәп куяр.
29 Бар ишкәкчеләр, диңгезчеләр һәм матрослар
Үз корабларыннан җиргә төшәр.
30 Алар башларына тузан сибеп һәм көлдә аунап,
Синең турында кычкырып елар һәм әрнүле тавышлар чыгарыр.+
31 Алар үзләрен пеләш итәр һәм матәм киеме кияр.
Алар синең турында үкереп һәм җан әрнүе белән елар.
32 Кайгырып елаганда, алар матәм җыры җырлар:
„Диңгез уртасында сүзсез ятучы Тирга охшаш берәр кем бармы?+
33 Товарларың ачык диңгез буйлап килгәндә, син күп халыкларны туендырдың.+
Зур байлыгың һәм әйберләрең җир патшаларын баетты.+
34 Син ачык диңгездә, тирән суларда ботарланган килеш ятасың,+
Синең белән бергә бар әйберләрең һәм кешеләрең батты.+
35 Утрауларда яшәгән бар халык сиңа гаҗәпләнеп карап торыр,+
Аларның патшалары куркудан тетрәп куяр,+ ә йөзләре борчулы булыр.
36 Башка халык сәүдәгәрләре син дучар булган хәлне күреп, сызгырып куяр.
Ахыр сиңа кинәт килер, һәм ул коточкыч булыр.
Син дәверләргә юкка чыгарсың“».+
28 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, Тир җитәкчесенә болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Йөрәгең тәкәббер булып киткәнгә,+ син: „Мин илаһ.
Мин диңгез йөрәгендә, илаһ тәхетендә утырам“+,— дип торасың.
Ләкин үз күңелеңдә үзеңне илаһ дип санасаң да,
Син илаһ түгел, син гади кеше генә.
3 Менә! Син үзеңне Даниялдан зирәгрәк дип саныйсың.+
Үзеңнән яшерен сер юк дип уйлыйсың.
5 Сәүдә эшләрен оста алып барып, син зур байлыкка ия булдың,+
Байлыгың аркасында йөрәгең тәкәбберләнеп китте“.
6 „Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Үз күңелеңдә үзеңне илаһ дип санаганга,
7 Мин сиңа каршы чит ил кешеләрен, халыкларның иң аяусызын алып килермен.+
Алар үз акылыңны кулланып ия булган матур бар нәрсәңә каршы кылычларын күтәрер
Һәм шөһрәтле даныңны нәҗесләр.+
9 Үзеңне үтерүчегә: „Мин илаһ“,— дип әйтеп торырсыңмы?
Син үзеңне нәҗесләүчеләрнең кулларында илаһ түгел, ә гади кеше генә булырсың“.
10 „Син чит ил кешесе кулыннан сөннәтсез кешеләрнең үлеме белән үләрсең,
Чөнки мин моны әйттем“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
11 Йәһвә миңа тагын болай диде: 12 «Адәм улы, Тир патшасы турында кайгылы җыр җырла һәм аңа әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
13 Син Гадәндә — Аллаһы бакчасында идең.
Син төрле кыйммәтле ташлар белән —
Рубин, топаз һәм яшма, хризолит, оникс һәм жадеит, сапфир, фирәзә+ һәм зөбәрҗәт белән бизәлгән идең.
Аларның кысалары алтыннан ясалган иде.
Алар барлыкка китерелү көнеңдә әзерләнгән иде.
14 Мин сине яклап торучы майланган керубим итеп билгеләдем.
Син Аллаһының изге тавында идең+ һәм утлы ташлар арасында йөрдең.
Шуңа күрә мин сине Аллаһы тавыннан нәҗес затны куып чыгаргандай куып чыгарырмын,+
И яклаучы керубим, мин сине утлы ташлар арасыннан юк итәрмен.
17 Матурлыгың аркасында йөрәгең тәкәбберләнеп китте.+
Шөһрәтле даның аркасында син үз зирәклегеңне боздың.+
Мин сине җиргә бәреп төшерермен,+
Патшалар өчен тамаша итәрмен.
18 Зур гаебең һәм намуссыз сәүдә итүең аркасында, син үз изге урыннарыңны нәҗесләдең.
Синең араңда ут чыгарырмын, һәм ул сине йотар.+
Сиңа карап торган бар затлар алдында сине җирдәге көлгә әйләндерермен.
19 Сине халыклар арасында белгән һәркем сиңа гаҗәпләнеп карап торыр.+
Ахыр сиңа кинәт килер, һәм ул коточкыч булыр.
Син мәңгегә юкка чыгарсың“».+
20 Йәһвә миңа тагын болай диде: 21 «Адәм улы, йөзеңне Сидонга+ таба бор һәм аның турында пәйгамбәрлек әйт. 22 Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„И Сидо́н, мин сиңа каршы чыгам. Сиңа каршы кылган эшләрем аша мин данланырмын.
Мин сине хөкемгә тарткач һәм синдә изге ителгәч, халыклар минем Йәһвә икәнемне белерләр.
23 Мин Сидонга үләт җибәрермен, һәм аның урамнарында кан агар.
Аңа бар яктан кылыч килгәч, кешеләре үләр.
Алар минем Йәһвә икәнемне белерләр.+
24 Шунда Исраи́л халкы тирәли җәрәхәтләүче чәнечкеләр һәм интектергеч чәнечкеле үсемлекләр үсмәс,+ ягъни якын тирәдә аларны ким-хур итүчеләр яшәмәс. Һәм кешеләр минем Аллаһы Тәгалә Йәһвә икәнемне белерләр“.
25 „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Исраил халкы башка халыклар арасына таратылган иде. Мин аларны аннан җыйгач,+ алар арасында изге ителермен.+ Халыклар моны күреп торыр. Халкым үз җирендә — мин хезмәтчем Ягъкубка биргән+ җирдә яшәр.+ 26 Алар шул җирдә иминлектә яшәр,+ йортлар төзер һәм йөзем бакчалары утыртыр.+ Мин алар тирәли яшәүче һәм аларны ким-хур итүче һәркемне хөкемгә тарткач,+ алар иминлектә яшәр. Һәм алар шуны белер: мин аларның Аллаһысы Йәһвә“».
29 10 нчы елның 10 нчы аенда, шул айның 12 нче көнендә Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, йөзеңне Мисыр патшасы фиргавенгә таба бор. Аның һәм бөтен Мисыр турында пәйгамбәрлек ит.+ 3 Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Мисыр патшасы фиргавен, мин сиңа каршы чыгам.+
Син — диңгезнең бөек җанвары, һәм Нил елгасының* ташкыннары арасында ятасың.+
Син: „Нил елгасы минеке.
Мин аны үзем өчен булдырдым“,— дип әйтәсең.+
4 Мин казналыгыңны ыргаклар белән эләктерермен һәм Нил елгасының балыкларын тәңкәләреңә ябыштырырмын.
Мин сине һәм тәңкәләреңә ябышкан бар балыкны Нил елгасыннан тартып чыгарырмын.
5 Мин сине чүлдә ташлап калдырырмын. Сине һәм Нил елгасының бар балыкларын анда ташлап калдырырмын.
Син ачык кырда үләрсең. Мәетеңнең калдыкларын беркем дә җыймас һәм җирләмәс.+
Мин сине ерткыч хайваннарга һәм күктәге кошларга ризык итеп бирермен.+
6 Шунда Мисырда яшәүче һәркем минем Йәһвә икәнемне белер,
Чөнки алар Исраил халкы өчен салам кисәгедәй* ышанычсыз терәк иде.+
7 Исраил токымнары сиңа тотынгач, син сынып төштең
Һәм аларның җилкәләрен яраладың.
Алар сиңа таянгач, син җимерелдең,
Аларның аякларын калтыраттың“.+
8 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сине кылычка дучар итәрмен,+ кешеләреңне һәм хайваннарыңны юк итәрмен. 9 Мисыр җире ташландык хәлдә калыр һәм буш урын булыр.+ Алар минем Йәһвә икәнемне белерләр, чөнки син әйттең:* „Нил елгасы минеке. Мин аны үзем өчен булдырдым“.+ 10 Шуңа күрә мин сиңа һәм Нил елгасына каршы чыгам. Мин Мисыр җирен буш һәм коры җир итәрмен.+ Мигдолдан+ алып Сиенга+ кадәр һәм Хәбәшстанның чигенә кадәр аны ташландык җир итәрмен. 11 Кеше дә, мал да аның аша үтмәс.+ Анда 40 ел беркем яшәмәс. 12 Мин Мисырны иң буш җир итәрмен һәм 40 елга аның шәһәрләре иң буш шәһәрләр булыр.+ Мин мисырлыларны халыклар арасына таратырмын һәм илләр арасына чәчәрмен“.+
13 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „40 ел үткәч, мин халыклар арасына таратылган мисырлыларны кире җыярмын.+ 14 Мин әсир мисырлыларны Па́трос+ җиренә — үзләре башлангыч алган җирләренә кайтарырмын. Анда алар көчсез бер патшалык булып китәр. 15 Мисыр башка патшалыклардан түбәнрәк булыр һәм башка халыклар өстеннән бүтән өстенлек итмәс.+ Мин аны шулкадәр кечкенә итәрмен ки, ул хәтта башка халыкларны үзенә буйсындыра алмас.+ 16 Исраи́л халкы аңа беркайчан да үз ышанычын багламас,+ ләкин Мисыр аларның исләренә шуны төшереп торыр: алар мисырлылар янына ярдәм сорап килеп, гөнаһ кылдылар. Шунда алар минем Аллаһы Тәгалә Йәһвә икәнемне белерләр“».
17 27 нче елның 1 нче аенда, шул айның 1 нче көнендә Йәһвә миңа болай диде: 18 «Адәм улы, Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р+ үз гаскәренә Тирга каршы зур эш башкарырга кушты.+ Һәр баш пеләш калды, һәр җилкә кырылып бетте. Әмма аңа һәм аның гаскәренә Тирга каршы башкарган эшләре өчен түләү бирелмәде.
19 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Мисыр җирен Бабыл патшасы Нәбукаднизарга бирермен.+ Ул аның байлыкларын алып китәр, күп хәрби табыш алыр һәм аны талар. Бу Бабылның гаскәренә түләү булыр“.
20 „Мин аңа Мисыр җирен түләү итеп бирермен, чөнки ул, Тирга каршы сугыш алып барып, минем хакка эш башкарды“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
21 Ул көнне мин Исраил халкы өчен куәтле берәүне* үстерермен.+ Мин сиңа алар арасында сөйләргә мөмкинлек бирермен. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр».
30 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, пәйгамбәрлек ит һәм әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Кычкырып елагыз һәм: „Бу көн якынлашып килә!“ — диегез.
3 Чөнки бу көн якын, әйе, Йәһвә көне якын.+
Ул көн болытлар көне,+ халыкларның хөкем ителү вакыты булыр.+
4 Мисырга каршы кылыч килер, Мисырда кешеләр үлгәндә, Хәбәшстанны көчле курку биләп алыр.
Аның байлыкларын алып киттеләр һәм аның нигезләрен җимерделәр.+
5 Хәбәшстан,+ Пут,+ Луд һәм башка халыкларның бар кешеләре,
Шулай ук килешү җиренең уллары белән бергә Куб — барысы да кылычтан һәлак булыр“.
6 Йәһвә болай ди:
„Мисырның ярдәмчеләре дә һәлак булыр,
Аның горурлыгы белән көче дә юкка чыгар“.+
„Алар бу җирдә Мигдолдан+ алып Сиенга+ кадәр кылычтан һәлак булып ятар,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 7 Аларны иң буш җир итәрләр, һәм аның шәһәрләре иң буш шәһәрләр булып калыр.+ 8 Мин Мисырга ут төрткәч һәм аның яклы торучылар юк ителгәч, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. 9 Ул көнне мин, үзбелдекле Хәбәшстан калтырый башласын өчен, корабларда хәбәрчеләр җибәрермен. Мисырга якынлашып килүче көнне аларны курку биләп алыр, чөнки ул көн, һичшиксез, киләчәк“.
10 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р кулы белән Мисырның күпсанлы гаскәрен юк итәрмен.+ 11 Ул һәм аның гаскәриләре — халыкларның иң аяусызы+ — бу җирне юк итәр өчен китерелер. Алар үз кылычларын Мисырга каршы күтәрер һәм җирне үлгән кешеләр белән тутырыр.+ 12 Мин Нил+ каналларын корытырмын һәм бу җирне явыз кешеләр кулына сатармын. Мин чит ил кешеләре кулы белән бу җирне буш килеш калдырырмын, ә андагы бар нәрсәне тар-мар итәрмен.+ Моны мин, Йәһвә, әйттем“.
13 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин шулай ук җирәнгеч потларны* юк итәрмен һәм Нофның* файдасыз илаһларын юкка чыгарырмын.+ Мисыр өстеннән Мисырдан чыккан мирза инде куелмас. Мин Мисыр җиренә курку салырмын.+ 14 Мин Па́тросны+ буш итәрмен, Суанга ут төртермен һәм Но*+ шәһәрен хөкем итәрмен. 15 Мин Мисыр ныгытмасы Синга үз ярсуымны яудырырмын һәм Но халкын юк итәрмен. 16 Мин Мисырга ут төртермен. Синны курку биләп алыр, Но стеналары җимерелгән булыр һәм Нофка* көпә-көндез һөҗүм итәрләр! 17 Өнә́ һәм Пибә́ст шәһәрләренең егетләре кылычтан һәлак булыр. Бу шәһәрләр әсирлеккә китәр. 18 Мин Таһпаниста Мисыр камытларын ваткач,+ анда көн караңгыланыр. Аның горурлыгы һәм көче бетәр.+ Аны болытлар каплар, ә шәһәрләре әсирлеккә китәр.+ 19 Мин Мисырны хөкемгә тартырмын. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».
20 Унберенче елның беренче аенда, шул айның җиденче көнендә Йәһвә миңа болай диде: 21 «Адәм улы, мин Мисыр патшасы фиргавеннең кулын сындырдым. Аңа, савыксын өчен, бәйләвеч салмаслар я, кылыч алырлык көчле булсын өчен, бәйләвеч урамаслар».
22 «Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай дип әйтә: „Менә мин Мисыр патшасы фиргавенгә каршы чыгам.+ Мин аның кулларын — көчлесен дә, сындырылганын да сындырырмын.+ Кылычы кулыннан төшәр.+ Мин шулай эшләрмен. 23 Шунда мин мисырлыларны халыклар арасына таратырмын һәм илләр арасына чәчәрмен.+ 24 Мин Бабыл патшасының кулларын ныгытырмын*+ һәм үз кылычымны аның кулына салырмын.+ Мин фиргавен кулларын сындырырмын һәм ул аның* алдында үлеп ятучы кеше сыман каты ыңгырашыр. 25 Мин Бабыл патшасының кулларын ныгытырмын, фиргавен куллары исә салынып төшәр. Мин Бабыл патшасы кулына кылычымны салгач һәм ул аны Мисыр җиренә каршы күтәргәч, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр.+ 26 Мин мисырлыларны халыклар арасына таратырмын һәм илләр арасына чәчәрмен.+ Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».
31 Унберенче елның өченче аенда, шул айның беренче көнендә Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, Мисыр патшасы фиргавенгә һәм аның күпсанлы гаскәренә болай дип әйт:+
„Үз бөеклегеңдә син кемгә охшаш?
3 Син ассириялегә — Ливандагы эрбеткә охшаш.
Аның бик матур ботаклары күләгә төшерүче чытырман сыман, ул биек.
Аның очлары болытларга хәтле җитә иде.
4 Сулар һәм тирән су чыганаклары янында утырганга, ул зур һәм биек булып үсте.
Аның үскән җире яныннан су агымнары акты.
Сулар каналлар буйлап агып, кырдагы бар агачларны сугарды.
5 Шуңа күрә ул кырдагы башка бар агачлардан да биегрәк булып китте.
Аны туендыручы агымнардагы сулар мул булганга,
Аның ботаклары куе һәм озын булып үсте.
6 Күктәге бар кошлар аның ботакларында үз ояларын корды,
Бар кыргый хайваннар аның ботаклары астында үз балаларын тудырды,
Бар күпсанлы халыклар аның күләгәсендә яшәде.
7 Ул үз тамырларын мул суларга җәйгәнгә,
Үзе дә, озын ботаклары да матур һәм мәһабәт булып китте.
8 Аллаһы бакчасында+ аңа тиң эрбет агачы юк иде.
Аның ботакларына охшаш ботаклар бер артыш агачында да юк иде,
Чинар агачларының берсендә дә андый ботаклар юк иде.
Аллаһы бакчасында матурлык ягыннан аңа тиң бер агач та юк иде.
9 Мин аны матур, куе яфраклы иттем.
Гадәндә — Аллаһы бакчасында — бар башка агачлар аннан көнләште“.
10 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Ул* шулкадәр биек булып китте, очы болытларга хәтле җитте һәм аның йөрәге үз биеклеге аркасында горурланды, 11 шуңа күрә мин аны халыкларның куәтле идарәчесенә тапшырырмын.+ Ул аңа каршы чыгачак. Мин аны явызлыгы өчен кире кагармын. 12 Чит ил кешеләре — халыкларның иң аяусызы — аны чабып ташлар. Алар аны тауларда калдырыр, һәм аның яфраклары бар үзәннәргә коелыр. Аның ботаклары җирнең бар агымнарында сындырылган килеш ятар.+ Җирнең бар халыклары аның күләгәсеннән чыгар һәм аны калдырып китәр. 13 Күктәге бар кошлар аның аунап яткан кәүсәсе өстендә кунаклар, һәм бар кыргый хайваннар аның ботаклары арасында яшәр.+ 14 Сулар янындагы бер агач та шулкадәр биек үсмәсен өчен, очы болытларга хәтле җитмәсен өчен һәм мул сугарылган бер агач та биек булып болытларга кадәр җитмәсен өчен шулай булыр. Чөнки аларның барысы үлемгә — җирнең тирәнлекләренә — кеше уллары белән бергә барыр. Алар барысы гүргә баручылар янына китәр“.
15 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин аның Кабергә* барачак көнендә кайгы китерермен. Шуңа күрә мин, мул сулар чикләнгән булсын өчен, тирән суларны ябармын һәм аның агымнарын тоткарлап торырмын. Аның аркасында мин Ливанны караңгылыкка батырырмын. Кырдагы бар агачлар шиңеп төшәр. 16 Аның җимерелеп төшү тавышы яңгыраганда һәм мин аны гүргә баручылар белән бергә Кабергә* төшергәндә, мин халыкларны тетрәтермен. Шунда Гадәннең бар агачлары,+ шулай ук Ливанның иң яхшы, сайланган агачлары — мул сугарылган бар агачлар — җир тирәнлекләрендә юаныч табар. 17 Алар аның белән бергә Кабергә,* кылычтан һәлак булганнар янына төште.+ Аның күләгәсендә, халыклар арасында яшәгән ярдәмчеләре дә анда төште“.+
18 „Дан һәм бөеклек ягыннан Гадә́н бакчасында нинди агач сиңа тиң иде?+ Ләкин син Гадән агачлары белән бергә җир тирәнлекләренә китәчәксең. Син сөннәтсезләр белән һәм кылычтан һәлак булганнар белән бергә ятарсың. Фиргавен һәм аның күпсанлы бар гаскәре белән менә шулай булачак“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
32 Уникенче елның 12 нче аенда, шул айның беренче көнендә Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, Мисыр патшасы фиргавен турында кайгылы җыр җырла. Аңа болай дип әйт:
„Син халыклар арасында көчле яшь арыслан кебек идең,
Ләкин сине һәлак иттеләр.
Син диңгез җанвары кебек идең,+ үзеңнең елгаларыңда бәргәләнеп йөрдең,
Суларын аякларың белән болгаттың һәм елгаларны* пычраттың“.
3 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Күп халыкларны берләштереп, мин синең өстеңә ятьмәмне ыргытырмын.
Алар сине ятьмәм белән тартып чыгарыр.
4 Мин сине коры җирдә калдырырмын,
Ачык кырга чыгарып ташлармын,
Күктәге кошларга — синең өстеңә кунакларга,
Бөтен җирнең ерткыч хайваннарына синең тәнең белән туенырга кушармын,+
5 Мәетеңне таулар өстенә ташлармын
Һәм бар үзәннәрне синең калдыкларың белән тутырырмын.+
6 Мин үзеңнән агып чыккан кан белән җирне туендырырмын. Ул тауларга кадәр барып җитәр,
Агымнарны тутырыр“.*
7 „Сине юкка чыгаргач, мин күкләрне каплармын һәм аларның йолдызларын караңгыга батырырмын.
Мин кояшны болытлар белән каплармын.
Ай үз яктылыгын бирмәс.+
8 Синең аркада мин күкләрдә балкып торган бар яктырткычларны караңгыга батырырмын,
Җиреңә караңгылык төшерермен“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
9 „Үзең белмәгән илләргә,
Башка халыклар янына әсирләреңне китергәч, мин күп халыкларның йөрәкләрен кайгы-хәсрәткә батырырмын.+
10 Мин күп халыкларда курку-хөрмәт уятырмын.
Аларның патшалары алдында кылычым белән селкегәч, алар синең аркада куркудан тетрәп куяр.
Һәрберсе үз тормышы өчен куркып, калтырап торыр.
Бу җимерелеп төшү көнеңдә булыр“.
11 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
„Бабы́л патшасының кылычы сиңа каршы килер.+
12 Мин синең күпсанлы гаскәреңне көчле сугышчыларның кылычы белән һәлак итәрмен.
Бу сугышчыларның барысы — халыкларның иң аяусызы.+
Алар Мисыр горурлыгын сындырыр, һәм аның бөтен күпсанлы гаскәре юк булыр.+
13 Аның мул сулары янындагы аның бар малларын юк итәрмен.+
Суларын кеше аягы да, мал тоягы да инде пычратмас“.+
14 „Шунда мин аларның суларын чистартырмын,
Елгаларын майдай агызырмын“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
15 „Мин Мисырны буш, ташландык җир иткәч, аны бернәрсәсез калдыргач+
Һәм андагы һәр яшәүчене һәлак иткәч,
Алар минем Йәһвә икәнемне белерләр.+
16 Бу — матәм җыры, һәм кешеләр аны, һичшиксез, җырлар.
Халыкларның хатын-кызлары аны башкарыр.
Алар аны Мисыр һәм аның күпсанлы гаскәре турында җырлар“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
17 Аннары 12 нче елда, айның* 15 нче көнендә Йәһвә миңа тагын болай диде: 18 «Адәм улы, Мисырның күпсанлы гаскәре турында кычкырып ела. Мисыр һәм көчле халыкларның кешеләре гүргә баручылар белән бергә җир тирәнлекләренә төшәр дип әйт.
19 „Әллә син башкалардан матурракмы? Аска төш һәм сөннәтсезләр белән ят!“
20 „Мисырлылар кылычтан һәлак ителгәннәр арасында булыр.+ Мисыр илен кылычка дучар иттеләр. Аны һәм күпсанлы бар гаскәрен, өстерәп, читкә алып китегез.
21 Иң гайрәтле кешеләр Кабернең* тирәнлекләреннән фиргавенгә һәм аның ярдәмчеләренә сөйләр. Алар, һичшиксез, аска төшәр һәм кылычтан һәлак булган сөннәтсезләр кебек ятар. 22 Ассирия үзенең бар гаскәриләре белән инде анда. Аларның каберләре үз патшаларының кабере янында. Аларның барысы кылычтан һәлак булган.+ 23 Аның каберләре гүрнең тирәнлекләрендә. Аның кешеләре аның кабере янында. Аларның барысы кылычтан һәлак булган, чөнки тереләр җирендә курку уятып йөргән.
24 Ила́м+ иле дә үзенең бар күпсанлы гаскәре белән аның кабере янында. Аларның барысы кылычтан һәлак булган. Алар тереләр җирендә курку уятып йөргән булса да, сөннәтләнмәгән килеш җир тирәнлегенә төште. Хәзер алар гүргә баручылар белән бергә хурлык кичерер. 25 Алар Илам өчен һәм аның каберләре янындагы бар күпсанлы гаскәре өчен үлгәннәр арасында ятак әзерләде. Аларның барысы сөннәтләнмәгән, кылычтан һәлак булган, чөнки тереләр җирендә курку уятып йөргән. Алар гүргә баручылар белән бергә хурлык кичерер. Илам үлгәннәр арасына салынган.
26 Мәши́х, Түбә́л+ һәм аларның* бар күпсанлы гаскәрләре анда, халыкларының каберләре үз патшалары янында. Аларның барысы сөннәтләнмәгән, кылыч белән чәнчелгән, чөнки алар тереләр җирендә курку уятып йөргән. 27 Һәлак булган һәм үз сугыш кораллары белән Кабергә* төшкән гайрәтле сөннәтсез сугышчылар белән бергә алар ятмасмы? Гайрәтле сугышчыларның кылычларын — башлары астына,* ә гөнаһларын үз сөякләре өстенә куярлар, чөнки алар тереләр җирендә курку уятып йөрде. 28 Ә син* сөннәтсезләр арасында һәлак ителерсең, кылычтан һәлак булганнар белән бергә ятарсың.
29 Эдо́м,+ аның патшалары һәм бар башлыклары анда инде. Алар куәтле булсалар да, кылычтан һәлак ителгәннәр арасына салынган. Алар да сөннәтсезләр белән бергә+ һәм гүргә баручылар белән бергә ятар.
30 Анда төньякның бар мирзалары, шулай ук бар сидонлылар.+ Сидонлылар куәтле булып башкаларда курку уятып йөрсә дә, үтерелгәннәр белән бергә хурлыкта анда төшкән. Алар кылычтан һәлак булганнар белән бергә сөннәтләнмәгән килеш ятар һәм гүргә баручылар белән бергә хурлык кичерер.
31 Фиргавен боларның барысын күреп, күпсанлы гаскәре белән булган бар нәрсәдән юаныч алыр.+ Фиргавен һәм аның бар гаскәре кылычтан һәлак булыр“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
32 „Тереләр җирендә курку уятып йөргәнгә, фиргавен һәм аның күпсанлы бар гаскәре сөннәтсезләргә, кылычтан һәлак булганнарга кушылыр“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
33 Йәһвә миңа болай диде: 2 «Адәм улы, халкың улларына сөйлә+ һәм аларга болай дип әйт:
„Әйтик, мин берәр җиргә кылыч җибәрәм, ди.+ Шунда бу җирнең бар кешеләре бер кешене сакчы итеп куялар. 3 Ул шул җиргә килүче кылычны күргәч, мөгез кычкырта һәм кешеләрне кисәтә.+ 4 Берәрсе мөгез быргы тавышын ишетеп тә, кисәтүгә колак салмаса+ һәм кылыч, килеп, аны үтерсә, ул үз канының түгелүе өчен үзе җаваплы булыр.+ 5 Ул мөгез быргы тавышын ишетсә дә, кисәтүгә колак салмады. Ул үз канының түгелүе өчен үзе җаваплы булыр. Ул кисәтүгә колак салган булса, үз җанын саклап калган булыр иде.
6 Ләкин сакчы шул җиргә килүче кылычны күргәч, мөгез кычкыртмаса+ һәм кешеләр кисәтү алмаса, кылыч, килеп, берәр җанны үтерсә, шул җан үз гөнаһы өчен үләр, ләкин аның каны өчен мин сакчыны җавапка тартырмын“.+
7 Ә сине, адәм улы, мин Исраи́л халкы өчен сакчы итеп билгеләдем. Авызымнан чыккан сүзне ишеткәч, аларны минем исемемнән кисәт.+ 8 Мин берәр явызга: „Син, һичшиксез, үләчәксең!“ — дисәм,+ ә син, бу явыз үз юлын калдырсын өчен, аңа кисәтеп бернәрсә әйтмәсәң, ул, явыз кеше буларак, үз гөнаһы өчен үләр,+ ләкин аның каны өчен мин сине җавапка тартырмын. 9 Ләкин син явызны үз юлыннан кайтарырга тырышып, аны кисәтсәң, ә ул үз явыз юлын калдырырга теләмәсә, үз гөнаһы өчен үләр,+ ә син үз җаныңны, һичшиксез, коткарырсың.+
10 Адәм улы, Исраил халкына әйт: „Сез болай дисез: „Җинаятьләребез һәм гөнаһларыбыз өстебездә авыр йөк булып ята. Моның аркасында хәлдән таябыз.+ Ничек соң без исән калырбыз?“+ 11 Аларга әйт: „Үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— явызның үлеме миңа һич тә шатлык китерми.+ Киресенчә, явыз кеше үз юлын үзгәртсә+ һәм исән калса,+ бу миңа шатлык китерә. Калдырыгыз явыз юлларыгызны, калдырыгыз!+ И Исраил халкы, нәрсәгә сезгә үләргә?“+
12 Адәм улы, халкың улларына әйт: „Тәкъва кеше җинаять кылса, аның тәкъвалыгы аны коткармас.+ Явыз үз явыз юлын калдырса, үз явызлыгы аркасында үлмәс.+ Һичбер тәкъва кеше дә гөнаһ кылган көнендә үз тәкъвалыгы аркасында исән кала алмас.+ 13 Мин тәкъва кешегә: „Син, һичшиксез, яшәрсең“,— дисәм һәм ул, үз тәкъвалыгына өметләнеп, явыз булганны кылып йөрсә,+ аның тәкъва эшләренең берсе дә искә алынмас. Ул кылган явызлыгы өчен үләчәк.+
14 Мин явыз кешегә: „Син, һичшиксез, үләчәксең“,— дигәч, ул үз гөнаһын ташласа, гадел, тәкъва булганны эшли башласа,+ 15 һәм бу явыз кеше рәһен* итеп алганны кайтарса,+ талап алганны кире кайтарып бирсә,+ тормышка алып баручы күрсәтмәләрне тотса һәм явыз эшләрен калдырса, ул, һичшиксез, яшәячәк.+ Ул үлмәячәк. 16 Аның кылган бер гөнаһы да аңа каршы кулланылып искә алынмас.+ Гадел һәм тәкъва булганны кылганга, ул, һичшиксез, яшәячәк“.+
17 Ләкин синең халкың: „Йәһвәнең юлы гаделсез“,— ди, ә чынында үзләренең юллары гаделсез.
18 Әмма тәкъва кеше үз тәкъвалыгын калдырса һәм явызлык кылып йөрсә, ул шулай эшләгәнгә үләргә тиеш.+ 19 Ә берәр явыз кеше явызлык кылуын калдырса, гадел һәм тәкъва булганны эшли башласа, ул шулай эшләгәнгә яшәячәк.+
20 Әмма сез: „Йәһвәнең юлы гаделсез“,— дисез.+ И Исраил халкы, мин һәрберегезне юлларыгызга карап хөкем итәрмен».
21 Берникадәр вакыт узгач, әсирлектә булуыбызның 12 нче елында, унынчы айда, шул айның бишенче көнендә Иерусалимнан качкан бер кеше минем яныма килеп:+ «Шәһәр яулап алынды!»+ — диде.
22 Шул качкан кеше иртән миңа килгәнче, бер кич алдарак Йәһвәнең кулы минем өстемдә иде, һәм ул телемне ачты. Шулай итеп, телем ачылды, һәм мин кабат сөйли алдым.+
23 Шунда Йәһвә миңа болай диде: 24 «Адәм улы, бу хәрабәләрдә яшәүче кешеләр+ Исраил җире турында болай ди: „Ибраһим бер үзе генә булса да, бу җиргә ия булган.+ Ә без күп. Һичшиксез, бу җир безгә биләмә итеп бирелгән“.
25 Шуңа күрә аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Сез итне каны белән бергә ашыйсыз,+ күзләрегез җирәнгеч потларыгызга* төбәлгән, һәм сез кан коясыз.+ Сез бу җиргә ия булырга тиеш дип уйлыйсызмы? 26 Сез үз кылычыгызга таянасыз,+ җирәнгеч эшләр кыласыз, һәркем үз якынының хатынын нәҗесли.+ Һәм сез бу җиргә ия булырга тиеш дип уйлыйсызмы?“+
27 Аларга болай дип әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Үзем белән ант итәм, хәрабәләрдә яшәүчеләр кылычтан һәлак булыр. Ачык кырдагы кешеләрне мин кыргый хайваннарга ризык итеп бирермен. Ныгытмаларда һәм мәгарәләрдәге кешеләр авырып үләр.+ 28 Мин бу җирне тулысынча буш итәрмен,+ ташландык җиргә әйләндерермен. Ул инде тәкәббер һәм горур булмас. Исраил таулары буш калыр,+ һәм алар аша беркем дә үтмәс. 29 Кылган бар җирәнгеч эшләре өчен+ мин бу җирне тулысынча буш иткәч һәм аны ташландык җиргә әйләндергәч,+ алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“.
30 Адәм улы, халкың кешеләре бер-берсе белән стеналар янында һәм йортларның ишек төбендә синең турында сөйләшә.+ Алар бер-берсенә, һәрберсе үз туганына: „Әйдә, Йәһвәдән чыккан сүзне тыңлыйк“,— ди. 31 Алар минем халкым булып синең каршыңда җыелышып утырыр. Алар сүзләреңне ишетсә дә, аларны үтәмәс.+ Чөнки алар сине телләре белән юмалый,* ә йөрәкләре намуссыз табышка комсыз булып кала. 32 Менә! Син алар өчен кыллы уен коралында оста итеп уйнап, матур тавыш белән сөю җыры башкаручы бер кеше кебек. Алар сүзләреңне ишетсә дә, аларны беркем дә үтәмәс. 33 Бу чынга ашкач (ә бу чынга ашачак) алар үз араларында пәйгамбәр булганын аңлар».+
34 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, Исраи́л көтүчеләре турында пәйгамбәрлек ит. Пәйгамбәрлек ит һәм шул көтүчеләргә әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Үз-үзләрен көтеп йөрүче Исраил көтүчеләренә кайгы!+ Көтүчеләр үз көтүен көтәргә тиеш түгелме?+ 3 Сез мал маен ашыйсыз, йон киемнәр киясез һәм иң симез малны чаласыз,+ ә көтүне көтмисез.+ 4 Сез хәлсезне ныгытмадыгыз, чирләгәнне савыктырмадыгыз, җәрәхәтләнгәнгә бәйләвеч салмадыгыз, читкә киткәнне кире кайтармадыгыз һәм югалганны эзләмәдегез.+ Киресенчә, алар белән мәрхәмәтсез, залимнәрчә идарә иттегез.+ 5 Көтүче булмаганга, алар таралды.+ Алар таралды һәм кыргый хайваннар өчен ризык булып китте. 6 Сарыкларым бар тауларда һәм һәр биек калкулыкта адашып йөрде. Сарыкларым бөтен җир йөзе буйлап таралды. Аларны беркем дә эзләп йөрмәде, беркем дә табарга тырышмады.
7 Шуңа күрә сез, көтүчеләр, Йәһвәнең сүзен тыңлагыз: 8 „Үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Көтүче булмаганга, сарыкларым бар кыргый хайваннар өчен ризык һәм корбан булып китте. Көтүчеләрем сарыкларымны эзләмәде. Киресенчә, алар үз-үзләрен көтте, ә сарыкларымны көтмәде“. 9 Шуңа күрә, көтүчеләр, Йәһвә сүзен тыңлагыз. 10 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин көтүчеләргә каршы чыгам. Сарыкларым турында алардан хисап таләп итәрмен* һәм көтүчеләргә сарыкларымны көтәргә бүтән рөхсәт итмәм.+ Көтүчеләр үз-үзләрен бүтән көтмәс. Мин сарыкларымны аларның авызларыннан коткарырмын. Сарыкларым бүтән алар өчен ризык булмас“.
11 „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Менә! Мин үзем сарыкларымны эзләрмен һәм алар турында кайгыртырмын.+ 12 Таралган сарыкларын табып, аларны кайгыртучы көтүчедәй, мин үз сарыкларымны кайгыртырмын,+ аларны болытлар һәм куе караңгылык көнендә таратылган бөтен урыннарыннан коткарырмын.+ 13 Мин аларны халыклардан чыгарырмын, төрле илләрдән бергә җыярмын, аларны үз җирләренә китерермен. Аларны Исраил тауларында,+ агымнар янында һәм шушы җирнең бар яшәү урыннары янында көтәрмен. 14 Мин аларны яхшы көтүлектә көтәрмен. Алар утлап йөргән җир Исраилнең биек тауларында булыр.+ Алар яхшы утлавыкларда ятар+ һәм Исраил тауларындагы иң яхшы көтүлекләрдә тукланыр“.
15 „Мин үз сарыкларымны үзем көтәрмен+ һәм аларны үзем яткырырмын+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 16 Мин югалганын эзләрмен,+ читкә киткәнен кире кайтарырмын, җәрәхәтләнгәненә бәйләвеч салырмын, хәлсезен ныгытырмын. Ә симергән һәм котырынкы холыклысын юк итәрмен. Андыйларын хөкем итәрмен һәм аларга тиешле җәза бирермен“.
17 Ә сезгә, сарыкларым, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сарыкларымны, сарык тәкәләрен һәм кәҗә тәкәләрен хөкем итәрмен.+ 18 Сез иң яхшы көтүлектә утлап йөрисез. Әллә бу сезгә җитмиме? Нигә калган көтүлекләрне аякларыгыз белән таптыйсыз? Иң чиста суны эчкәннән соң нигә аны үз аякларыгыз белән болгатып пычратасыз? 19 Сарыкларым сезнең аякларыгыз таптаган көтүлекләрдә утлап йөрергә һәм сез үз аякларыгыз белән болгатып пычраткан суны эчәргә тиешме?“
20 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә аларга болай ди: „Менә! Мин үзем симез һәм ябык сарык арасындагы эшне карап чыгып, аларны хөкем итәрмен, 21 чөнки сез, бар чирләгән сарыкларны бөтен якларга таратып, аларны эткәләдегез, җилкәгез белән төрткәләп тордыгыз һәм мөгезләрегез белән сөздегез. 22 Мин сарыкларымны коткарырмын. Аларны бүтән аулап йөрмәсләр.+ Мин бер сарык белән икенче сарык арасындагы эшне карап чыгып, аларны хөкем итәрмен. 23 Мин алар өстеннән бер көтүчене+ — хезмәтчем Давытны+ куярмын. Ул аларны көтәр. Ул үзе аларны көтәр һәм аларның көтүчесе булыр.+ 24 Мин, Йәһвә, аларның Аллаһысы булырмын,+ ә хезмәтчем Давыт аларның башлыгы булыр.+ Мин, Йәһвә, моны әйттем.
25 Мин алар белән тынычлык килешүе төзермен.+ Алар чүлдә курыкмыйча яши алсын өчен һәм урманнарда йоклый алсын өчен,+ җирне явыз ерткыч хайваннардан азат итәрмен.+ 26 Мин аларны һәм калкулыгым тирәсендәге өлкәне фатиха итәрмен,+ яңгырларны үз вакытында яудырырмын. Фатихалар яңгырлардай явар.+ 27 Кырдагы агачлар — җимеш, җир үз уңышын бирер.+ Алар бу җирдә курыкмыйча яшәр. Мин камытларын сындыргач һәм үзләрен кол иткән кешеләрдән коткаргач,+ алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. 28 Халыклар аларны бүтән аулап йөрмәс, кыргый хайваннар аларны ботарлап ашамас. Алар иминлектә яшәр, һәм аларны һичкем куркытмас.+
29 Мин аларга дан китерүче гөрләп үсеп утырган бакча бирермен. Алар шул җирдә ачлыктан инде үлмәс,+ һәм халыклар аларны бүтән кимсетмәс.+ 30 „Шунда алар шуны белерләр: мин, аларның Аллаһысы Йәһвә, алар белән бергә һәм Исраил халкы — минем халкым“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә“.
31 „Ә сез, сарыкларым,+ мин кайгырткан сарыкларым, сез — кешеләр, ә мин — сезнең Аллаһыгыз“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
35 Йәһвә миңа тагын болай дип әйтте: 2 «Адәм улы, йөзеңне Сәгыйрнең+ таулы җиренә таба бор. Аның турында болай дип пәйгамбәрлек ит.+ 3 Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сиңа каршы чыгам, и Сәгыйрнең таулы җире. Мин сине җәзалар өчен кулымны сузармын һәм сине буш, ташландык җиргә әйләндерермен.+ 4 Мин шәһәрләреңне хәрабәләргә әйләндерермен. Син буш, ташландык җир булырсың.+ Шунда син минем Йәһвә икәнемне белерсең. 5 Чөнки син сүнмәс дошманлык күрсәттең,+ исраиллеләрне, алар бәла-каза кичергәндә һәм соңгы җәзаларын алганда, кылычка бирдең“.+
6 „Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— мин сине кан коюга әзерләрмен. Үлем сине эзәрлекләр.+ Син үзең койган канны нәфрәт иттең, шуңа күрә үлем сине эзәрлекләр.+ 7 Мин Сәгыйрнең таулы җирен буш,+ ташландык җир итеп калдырырмын. Мин аның аша үтеп баручы һәркемне һәм аның аша кайтучы һәркемне юк итәрмен. 8 Мин аның тауларын үлгәннәр белән тутырырмын. Синең калкулыкларыңда, үзәннәреңдә һәм бар агымнарыңда кылычтан һәлак булганнар ятар. 9 Мин сине мәңгегә буш калдырырмын, шәһәрләреңдә кешеләр яшәмәс.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез“.
10 Йәһвә шушы ике халык арасында булса да, син: „Бу ике халык һәм бу ике җир минеке булыр. Без икесен дә яулап алырбыз“+,— дип әйттең. 11 „Шуңа күрә үзем белән ант итәм,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— сиңа ачуың һәм көнчелегеңә карап кайтарырмын. Аларны нәфрәт иткәнгә, синең аларга ачуың чыкты һәм көнчелегең туды.+ Сине хөкем иткәндә, мин үземне алар арасында билгеле итәрмен. 12 Шунда син шуны белерсең: син Исраи́л тауларына каршы дорфа сөйләп: „Алар буш калды һәм безгә йотар өчен* бирелгән“,— дип әйткән бар сүзләреңне мин, Йәһвә, ишеттем. 13 Сез миңа каршы масаеп сөйләдегез һәм миңа каршы тагы да күбрәк сүзләр әйттегез.+ Мин моның барысын да ишеттем“.
14 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сине буш, ташландык җиргә әйләндергәч, бөтен җир шатланыр. 15 Исраил халкының мирасы буш ятканда, син шатландың. Шуңа күрә мин дә синең белән шулай эш итәрмен.+ И Сәгыйрнең таулы өлкәсе, әйе, бөтен Эдо́м, син ташландык хәрабәләр булып калырсың.+ Шунда кешеләр минем Йәһвә икәнемне белерләр“».
36 «Адәм улы, Исраи́л таулары турында пәйгамбәрлек ит: „И Исраил таулары, Йәһвәнең сүзен тыңлагыз. 2 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Дошманнар сезнең турында: „Әһә! Хәтта борынгы биеклекләр дә безнеке булып китте!“ — дип әйтте“.+
3 Шуңа күрә болай дип пәйгамбәрлек ит: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Башка халыкларның калдыгы сезне үз милке итсен өчен, дошманнар сезгә бар яклардан һөҗүм итеп сезне буш калдырды. Сез кеше теленнән төшмисез һәм сезгә яла ягып торалар.+ 4 Шуңа күрә, и Исраил таулары, Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең сүзен тыңлагыз! Тауларга һәм калкулыкларга, су агымнарына һәм үзәннәргә, буш калдырылган хәрабәләргә һәм тирә-яктагы халыкларның калдыгы тарафыннан таланган+ һәм мыскыллап көлүгә дучар булган ташландык шәһәрләргә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди,+ 5 боларның барысына Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай дип әйтә: „Мин ялкынлы ашкыну белән+ халыкларның калдыгына һәм бөтен Эдомга каршы сөйләрмен. Алар җиремнең көтүлекләрен үзләренеке итәр өчен һәм аны талар өчен,+ җиремә зур шатлык белән ия булды, аны аяусыз мәсхәрәләп+ үзенә алды“.
6 Шуңа күрә Исраил җире турында пәйгамбәрлек ит, тауларга һәм калкулыкларга, су агымнарына һәм үзәннәргә әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Менә! Халыклар сезне мәсхәрәләде,+ шуңа күрә мин ашкыну һәм ачу белән сөйләрмен“.
7 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин кулымны күтәреп ант итәм: тирә-яктагы халыклар үзләре оятка калыр.+ 8 Ә сезнең, и Исраил таулары, ботакларыгыз үсеп чыгар һәм сез Исраил халкым өчен җимешләр китерерсез,+ чөнки алар тиздән кире кайтыр. 9 Мин сезнең белән, һәм мин сезгә таба борылырмын. Сезне эшкәртерләр һәм сезгә орлыклар чәчәрләр. 10 Мин халкыңны — бөтен Исраил халкын, аларның барысын ишәйтермен, шәһәрләрдә кешеләр яшәр,+ ә хәрабәләр торгызылыр.+ 11 Әйе, мин халкыңны һәм малыңны ишәйтермен.+ Алар күпсанлы һәм үрчемле булыр. Кешеләр сездә элекке көннәрегездә яшәгән кебек яшәр,+ һәм сез элекке көннәрегезгә караганда күпкә рәхәтрәк яшәрсез.+ Мин шулай эшләрмен. Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+ 12 Сездә халык — Исраил халкым йөрер. Мин шулай эшләрмен. Алар сезгә ия булыр.+ Сез аларның мирасы булырсыз, һәм сез аларны бүтән беркайчан да балаларсыз калдырмассыз“».+
13 «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Алар сезгә: „Син — халыкны йотучы һәм үз халыкларын балаларыннан мәхрүм итүче җир“,— дип әйтә, 14 шуңа күрә син халыкны бүтән йотмассың һәм үз халыкларыңны балаларсыз калдырмассың“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 15 „Халыклар сине бүтән кимсетмәс һәм синнән мыскыллап көлмәс.+ Мин шулай эшләрмен. Халыкларың өчен абыну ташы бүтән булмассың“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
16 Йәһвә миңа тагын болай диде: 17 «Адәм улы, Исраил халкы үз җирендә яшәгәндә, алар аны үз юллары һәм үз эшләре белән нәҗесләде.+ Аларның юллары минем өчен күрем күргән хатынның нәҗеслеге сыман булды.+ 18 Алар бу җирдә кан койды һәм бу җирне үз җирәнгеч потлары* белән нәҗесләде,+ шуңа күрә мин ярсуымны аларга яудырдым.+ 19 Мин аларны халыклар арасына тараттым һәм илләр арасына чәчтем.+ Мин аларны юлларына һәм эшләренә карап хөкем иттем. 20 Ләкин алар шул халыкларга килгәч, кешеләр алар турында: „Бу — Йәһвәнең халкы, ләкин аларга үз җирләрен калдырырга туры килде“,— дип әйтеп, изге исемемне нәҗесләде.+ 21 Исраил халкы шул халыклар арасында исемемне нәҗесләсә дә, мин изге исемем турында кайгыртырмын».+
22 «Шуңа күрә Исраил халкына әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Исраил халкы, мин сезнең хакка түгел, ә үз изге исемем хакына — сез шул халыклар арасында нәҗесләгән исемем хакына эш итәрмен“.+ 23 „Халыклар арасында нәҗесләнгән исемемне — сез алар арасында нәҗесләгән бөек исемемне — мин, һичшиксез, изге итәрмен.+ Мин халыкларның күз алдында сезнең арагызда изге ителгәч, алар минем Йәһвә икәнемне белерләр+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 24 Мин сезне халыклардан алырмын, бар илләрдән җыярмын һәм үз җирегезгә кайтарырмын.+ 25 Мин сезгә чиста су сибәрмен, һәм сез саф булырсыз.+ Мин сезне бар нәҗеслегегездән+ һәм бар җирәнгеч потларыгыздан+ чистартырмын. 26 Мин сезгә яңа йөрәк бирермен+ һәм сезгә яңа рух салырмын.+ Мин күкрәкләрегездән таштай каты йөрәкне алып куярмын+ һәм сезгә йомшак йөрәк* бирермен. 27 Мин рухымны сезгә салырмын, һәм сез күрсәтмәләрем буенча яшәрсез,+ хөкем карарларымны үтәп, аларны тотарсыз. 28 Шунда сез мин ата-бабаларыгызга биргән җирдә яшәрсез. Сез минем халкым булырсыз, ә мин сезнең Аллаһыгыз булырмын“.+
29 „Мин сезне бөтен нәҗеслегегездән коткарырмын һәм ашлыкка мул уңыш китерергә кушармын. Мин сезгә ачлык җибәрмәм.+ 30 Агачларга — мул җимеш, кырларга мул уңыш бирергә кушармын, шулай итеп сез халыклар арасында ачлык аркасында хурлыкка бүтән дучар булмассыз.+ 31 Шунда сез үз явыз юлларыгызны һәм үз начар эшләрегезне исегезгә төшерерсез. Үз гаебегез һәм үз җирәнгеч эшләрегез аркасында сез үз-үзегездән җирәнерсез.+ 32 Ләкин шуны белегез: мин моны эшләсәм дә, сезнең хакка эшләмим.+ Үз юлларыгыз аркасында оятка һәм мәсхәрәгә калыгыз,“— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
33 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин сезне бар гаебегездән чистартачак көнне шәһәрләрне кешеләр белән тутырырмын,+ ә хәрабәләр төзекләндерелер.+ 34 Бу җир буенча үтеп баручы һәркем аны буш һәм ташландык хәлдә күргән булса да, ул эшкәртелер. 35 Кешеләр болай дияр: „Бу буш җир Гадә́н бакчасына охшаш булып китте.+ Буш, җимерелгән һәм хәрабәләргә әйләндерелгән шәһәрләр хәзер ныгытылган, һәм анда кешеләр яши“.+ 36 Сезнең тирә-ягыгызда калган халыклар шуны белерләр: мин, Йәһвә, җимерелгәнне торгыздым һәм буш калган җирне үсемлекләр белән тутырдым. Мин, Йәһвә, моны әйттем һәм башкардым“.+
37 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Исраил халкына үземнән үтенергә рөхсәт итәрмен һәм үтенечләрен үтәрмен: мин аларны көтүне ишәйткәндәй ишәйтермен. 38 Бәйрәмнәр вакытында+ Иерусалим күпсанлы изгеләр белән, вак терлек көтүләре белән* тулган кебек, җимерек яткан шәһәрләр дә кешеләр белән тулыр.+ Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».
37 Йәһвә кулы минем өстемдә иде. Йәһвә үз рухы белән мине алды да сөяк тулы үзәнлек уртасына бастырды.+ 2 Ул мине алар арасында йөртте. Үзәнлектә бик күп сөяк ята иде, һәм алар бик коры иде.+ 3 Ул миннән: «Адәм улы, бу сөякләр терелә аламы?» — дип сорады. Мин: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә, син генә беләсең»,— дидем.+ 4 Ул миңа: «Сөякләр турында пәйгамбәрлек ит һәм аларга әйт: „Сез, коры сөякләр, Йәһвә сүзен тыңлагыз:
5 Аллаһы Тәгалә Йәһвә бу сөякләргә болай ди: „Мин сезгә сулыш бирермен, һәм сез терелерсез.+ 6 Мин сездә сеңерләр һәм ит үстерермен, сезне тире белән каплармын һәм сезгә сулыш бирермен. Сез терелерсез һәм минем Йәһвә икәнемне белерсез“».
7 Шунда мин, Аллаһы үземә кушканча, пәйгамбәрлек иттем. Мин пәйгамбәрлек иткәндә, тавыш, дөбердәү ишетелде һәм сөякләр бер-берсе белән берләшә башлады. 8 Аннары карасам, сөякләрдә сеңерләр белән ит үсә башлады, һәм аларны тире каплады. Ләкин сөякләрдә сулыш әле юк иде.
9 Шунда ул миңа болай диде: «Җилгә пәйгамбәрлек ит. Пәйгамбәрлек ит, адәм улы, һәм җилгә әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И җил,* дүрт яктан* кил һәм, терелсеннәр өчен, үтерелгән шушы кешеләргә өр“».
10 Мин, Аллаһы үземә кушканча, пәйгамбәрлек иттем, һәм аларга сулыш* керде. Шунда алар терелде һәм торып басты.+ Алар үтә зур гаскәр иде.
11 Шунда ул миңа болай диде: «Адәм улы, бу сөякләр — бөтен Исраи́л халкы.+ Алар болай ди: „Сөякләребез коры, өметсез калдык.+ Безне чабып ташладылар“. 12 Шуңа күрә пәйгамбәрлек итеп әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Халкым минем, мин каберләрегезне ачармын,+ сезне каберләрегездән күтәрермен һәм сезне Исраил җиренә китерермен.+ 13 Каберләрегезне ачып, сезне каберләрдән күтәргәч, сез, и минем халкым, минем Йәһвә икәнемне белерсез“.+ 14 „Мин сезгә үз рухымны салырмын, һәм сез терелерсез.+ Мин сезне үз җирегезгә урнаштырырмын. Шунда сез шуны белерсез: мин, Йәһвә, моны әйттем һәм башкардым“,— дип әйтә Йәһвә».
15 Йәһвә миңа тагын болай диде: 16 «Син, адәм улы, бер таяк ал да таякка: „Яһүдкә һәм аның белән бердәмлектә торучы Исраил халкына“+,— дип яз. Аннары башка бер таяк ал да шул таякка: „Ифраи́м таягы. Йосыфка һәм аның белән бердәмлектә торучы бар Исраил халкына“+,— дип яз. 17 Аннары бу таяклар кулыңда бер таяк булып китсен өчен, аларны бер-берсенә ялга.+ 18 Халкың синнән: „Моның барысы нәрсә аңлата, әйтмәссеңме?“ — дип сорагач, 19 аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Ифраим кулындагы Йосыф таягын һәм аның белән бердәмлектә торучы Исраил кабиләләрен алырмын һәм аларны Яһүд таягына ялгармын. Мин аларны бер таяк итәрмен,+ һәм алар кулымда бер таяк булыр“. 20 Язулы таякларың аларга күренеп торсын өчен, аларны кулыңда тот.
21 Шунда аларга әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Исраиллеләр төрле халыклар арасында яшәсә дә, мин аларны шул халыклар арасыннан алырмын һәм аларны бар яклардан бергә җыеп, үз җирләренә кайтарырмын.+ 22 Мин аларны бу җирдә, Исраил тауларында, бер халык итәрмен.+ Аларның барысы белән бер патша идарә итәр.+ Алар бүтән ике халык, ике аерым патшалык булмас.+ 23 Алар үзләрен үз җирәнгеч потлары,* чирканыч эшләре һәм бар җинаятьләре белән инде нәҗесләмәс.+ Алар тугрылыксыз эш итеп гөнаһ кылды, әмма мин аларны бар тугрылыксызлыкларыннан коткарырмын һәм аларны чистартырмын. Алар минем халкым булыр, ә мин аларның Аллаһысы булырмын.+
24 Хезмәтчем Давыт аларның патшасы булыр.+ Аларның барысын бер көтүче көтәр.+ Алар хөкем карарларым буенча яшәр һәм кагыйдәләремне җентекләп үтәр.+ 25 Алар хезмәтчем Ягъкубка үзем биргән җирдә — ата-бабаларыгыз яшәгән җирдә яшәр.+ Алар үзләре дә, балалары да, балаларының балалары+ да анда мәңге яшәр.+ Хезмәтчем Давыт мәңгегә аларның башлыгы* булыр.+
26 Мин алар белән тынычлык килешүе төзермен.+ Бу алар белән мәңгелек килешү булыр. Мин аларны үз җирләренә урнаштырырмын, аларны күпсанлы итәрмен+ һәм изге урынымны алар арасына мәңгегә урнаштырырмын. 27 Чатырым* алар белән* булыр. Мин аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булыр.+ 28 Изге урыным Исраил арасында мәңгегә урнашкач, халыклар шуны белерләр: мин, Йәһвә, Исраилне изгеләндереп торам“».+
38 Йәһвә миңа тагын болай диде: 2 «Адәм улы, Маго́г җиреннән+ Гогка таба — Мәши́х һәм Түбәлнең+ төп башлыгына* таба йөзеңне бор һәм аның турында пәйгамбәрлек ит.+ 3 Әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Гог — Мәших һәм Түбәлнең төп башлыгы,* мин сиңа каршы чыгам. 4 Мин сине борырмын да казналыгыңны ыргаклар белән эләктереп алырмын.+ Мин бар гаскәрең белән сине,+ атларыңны, купшы итеп киенгән җайдакларыңны, зур һәм кечкенә калканнар тоткан гаять зур гаскәрне чыгарырмын. Аларның барысы оста итеп кылыч куллана. 5 Фарсы́, Хәбәшстан һәм Пут+ алар белән бергә. Аларның барысы кечкенә калкан тоткан һәм башына башлык кигән. 6 Синең белән күп халык чыгар: бар гаскәриләре белән Гомә́р һәм үз гаскәриләре белән төньякның иң ерак урыннарда яшәгән Түгәрмә́+ токымнары.+
7 Син һәм синең яныңа җыелган бар гаскәрләрең, әзер булыгыз, әзерләнегез. Син аларның җитәкчесе булырсың.
8 Күп көннәрдән соң сиңа игътибар итәрләр. Соңгы елларда син бер халыкның җиренә һөҗүм итәрсең. Кылыч белән харап ителгән шул халык торгызылган булган, һәм аны күп халыклар арасыннан озак вакыт ташландык хәлдә яткан Исраи́л тауларына җыйганнар. Шул җирдә яшәүчеләр башка халыклардан чыгарылган булган, һәм аларның барысы имин яши.+ 9 Син аларга каршы давыл сыман килерсең. Бу җирне син үзең, бар гаскәриләрең һәм синең белән күп халыклар болытлардай капларсыз“.
10 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Шул көнне күңелеңдә төрле уйлар туар, һәм син явыз ният корырсың. 11 Син болай диярсең: „Мин якланмаган авылларны* яулап алырмын.+ Хәвеф-хәтәрсез, борчылусыз яшәүчеләргә каршы чыгармын. Аларның барысы стеналар, бикләр һәм капкалар белән ныгытылмаган авылларда яши“. 12 Син моны күп табыш алыр өчен һәм талар өчен башкарырсың. Максатың — кайчандыр буш булган, ә хәзер кешеләр яшәгән урыннарга,+ шулай ук халыклар арасыннан алып җыелган халыкка+ һөҗүм итү. Шул халык байлык белән милек җыя+ һәм җирнең уртасында яши.
13 Шеба́+ белән Дида́н,+ Тарши́ш+ сәүдәгәрләре һәм аның бар сугышчылары* болай дияр: „Яулап алуыңның максаты күп табыш алу һәм талаумы? Син гаскәрләреңне көмеш белән алтынны алып китәр өчен, байлык белән милеккә ия булыр өчен һәм бик зур хәрби табыш алыр өчен җыйдыңмы?“
14 Шуңа күрә, адәм улы, пәйгамбәрлек ит һәм Гогка әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Әллә син халкым Исраил имин яшәгән көнгә игътибар итмәссеңме?+ 15 Син үз урыныңнан, төньякның иң ерак урыннарыннан килерсең.+ Син үзең һәм синең белән күп халыклар килер. Аларның барысы атларга атланган, алар — күпсанлы хәрби көчләр, гаять зур гаскәр.+ 16 Син халкым Исраилгә каршы җирне каплаучы болытлар сыман чыгарсың. Мин халыкларның күз алдында синең аша, и Гог, үз изгелегемне күрсәткәндә, алар минем кем икәнемне белсен өчен,+ мин сине соңгы көннәрдә үз җиремә каршы китерермен“.+
17 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Элекке вакытта хезмәтчеләрем — Исраилнең пәйгамбәрләре аша мин бер зат турында сөйләгән идем. Пәйгамбәрләр күп еллар буе шул зат исраиллеләргә каршы китерелер дип пәйгамбәрлек иткән иде. Шул зат син түгелмени?“
18 „Шул көнне — Гог Исраил җиренә һөҗүм иткән көнне,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— көчле ярсуым ялкынланып китәр.+ 19 Мин ашкыну белән сөйләгәндә, ярсуым ялкынланып торыр. Ул көнне Исраил җирендә бөек җир тетрәве булыр. 20 Минем алдымда диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, кыргый хайваннар, бар сөйрәлүче хәшәрәтләр, җир йөзендәге бар кешеләр калтырап торыр. Таулар җимерелеп төшәр+ һәм кыялар авар, һәр стена җиргә ишелеп төшәр“.
21 „Мин Гогка каршы бар тауларымда кылыч җибәрермен,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Һәр кешенең кылычы үз туганына каршы булыр.+ 22 Мин аны хөкем итәрмен. Мин аңа һәм гаскәренә үләт җибәрермен.+ Күп кан коелыр. Мин аңа, гаскәриләренә һәм аңа кушылган күп халыкларга көчле яңгыр белән боз,+ күкерт+ белән ут+ яудырырмын.+ 23 Мин үземне мактап данлармын, изгеләндерермен һәм күп халыкларның күз алдында үземне билгеле итәрмен. Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“.
39 Син, адәм улы, Гог турында пәйгамбәрлек ит+ һәм аңа әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Гог — Мәши́х һәм Түбәлнең+ төп башлыгы,* мин сиңа каршы чыгам. 2 Мин сине борырмын да алып китәрмен. Сине төньякның иң ерак урыннарыннан+ Исраи́л тауларына китерермен. 3 Мин сул кулыңдагы җәяне һәм уң кулыңдагы укларны бәреп төшерермен. 4 Син Исраил тауларында һәлак булырсың+ — син үзең, бар гаскәриләрең һәм синең белән бергә килгән халыклар. Мин сине бар ерткыч кошларга һәм кыргый хайваннарга ризык итеп бирермен“.+
5 „Син ачык кырда һәлак булырсың,+ чөнки мин моны әйттем“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
6 „Мин Магогка һәм утрауларда имин яшәүчеләргә ут җибәрермен.+ Шунда алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. 7 Мин Исраил халкым арасында үз изге исемемне билгеле итәрмен. Мин изге исемемне нәҗесләргә бүтән рөхсәт итмәм. Халыклар шуны белерләр: мин — Йәһвә,+ Исраилдәге Изге Аллаһы“.+
8 „Әйе, пәйгамбәрлек ителгән нәрсәләр үтәлер һәм чынга ашар. Бу — мин әйткән көн“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә. 9 „Исраил шәһәрләрендә яшәүчеләр чыгар да сугыш коралларын — калканнар белән кечкенә калканнарны, җәяләр белән укларны, чукмарлар* белән сөңгеләрне яндырыр. Аларны җиде ел утта яндырырлар.+ 10 Аларга кырдан чыбык-чабык яки урманнан утын китерергә кирәк булмас, чөнки алар учакка утын итеп сугыш коралларын салыр“.
„Алар үзләрен талаганнардан табыш алыр һәм үзләрен талап бетергәннәрне талап бетерер“,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
11 „Ул көнне мин Гогка+ Исраилдә бер үзәндә җирләү урыны бирермен. Шул үзән аша диңгездән көнчыгышка таба сәяхәт итүчеләр үтә, һәм алар аның аша бүтән үтә алмас. Анда Гог һәм аның бар күпсанлы гаскәрләре җирләнгән булыр. Бу урынны Һамун-Гог үзәне*+ дип атарлар. 12 Исраил халкы, җирне чистартыр өчен, аларны җиде ай җирләп йөрер.+ 13 Бу җирнең бөтен халкы шул җирләү эшендә катнашыр. Мин үземне данлаган көнне+ шул эш аларга дан китерер,“— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
14 „Җир өстендә калган мәетләрне җыеп йөрер өчен һәм шулай итеп җирне чистартыр өчен кешеләр билгеләнер. Алар җиде ай өзлексез эзләп йөрер. 15 Алар җир йөзе буйлап барганда кеше сөяген күрсә, аның янына билге куяр. Аннары җирләргә билгеләнгән кешеләр аны Һамун-Гог үзәнендә җирләр.+ 16 Анда шулай ук Һамуна́* исемле шәһәр булыр. Алар җирне чистартып чыгар“.+
17 Сиңа, адәм улы, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Бөтен кошларга һәм бар кыргый хайваннарга болай дип әйт: „Бергә җыелыгыз һәм килегез. Мин сезнең өчен әзерләп куйган корбан янына — Исраил тауларындагы бөек корбан янына җыелыгыз.+ Сез ит ашарсыз һәм кан эчәрсез.+ 18 Сез көчле кешеләрнең итләрен ашарсыз һәм җир башлыкларының канын эчәрсез. Алар — сарык тәкәләре, сарык бәтиләре, кәҗәләр һәм үгезләр. Аларның барысы — Башанның көр хайваннары. 19 Сез туйганчы мәетләр маен ашарсыз һәм мин сезнең өчен әзерләп куйган корбанның канын исергәнче эчәрсез“.
20 „Табыным артына утырып, сез атлар һәм арбалылар, көчле кешеләр һәм һәртөрле гаскәри белән тукланырсыз“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
21 „Мин халыкларга үз данымны күрсәтермен. Бар халыклар мин үтәгән хөкемне һәм алар арасында күрсәткән көчне* күрер.+ 22 Шул көннән алып Исраил халкы шуны белер: мин — аларның Аллаһысы Йәһвә. 23 Шунда халыклар шуны аңлар: Исраил халкы үз гөнаһы өчен, миңа карата тугрылыксыз булганы өчен сөргенгә китте.+ Шуңа күрә мин алардан йөземне бордым+ һәм аларны дошманнары кулына бирдем.+ Аларның барысы кылычтан һәлак булды. 24 Мин алар белән нәҗеслекләренә һәм җинаятьләренә карап эш иттем. Мин алардан йөземне бордым“.
25 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Мин Ягъкубны әсирлектән кайтарырмын+ һәм Исраилнең бөтен халкына шәфкать күрсәтермен.+ Мин изге исемемне ашкынып яклармын.+ 26 Алар миңа карата бар тугрылыксызлыклары өчен басынкыландырылгач+ үз җирләрендә имин яшәр, аларны һичкем куркытмас.+ 27 Аларны халыклардан кайтаргач һәм дошманнарының җирләреннән бергә җыйгач,+ мин күп халыкларның күз алдында изге ителермен“.+
28 Мин аларны халыклар арасына, сөргенгә җибәреп үз җирләренә кире кайтаргач, аларның берсен дә анда калдырмагач,+ алар шуны белерләр: мин — аларның Аллаһысы Йәһвә. 29 Мин Исраил халкына үз рухымны иңдерермен,+ шуңа күрә алардан йөземне бүтән бормам“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
40 Әсирлектә булуыбызның+ 25 нче елында, шул елның башында, беренче айның 10 нчы көнендә, Иерусалим җимерелүенең+ 14 нче елында, нәкъ шул көнне Йәһвә кулы минем өстемдә иде. Ул мине шәһәргә алды.+ 2 Аллаһыдан бирелгән күренештә ул мине Исраи́л җиренә китерде һәм мине бик биек тауга бастырды.+ Бу тауның көньяк ягында шәһәргә охшаш корылма бар иде.
3 Ул мине анда китергәч, мин кыяфәте бакырга охшаш бер кешене күрдем.+ Аның кулында җитен бау һәм үлчәү таягы* бар иде.+ Ул капка алдында тора иде. 4 Ул кеше миңа болай диде: «Адәм улы, караганда һәм тыңлаганда игътибарлы бул, мин сиңа күрсәткән бар нәрсәгә игътибар ит. Нәкъ шуның өчен син монда китерелдең. Исраил халкына бар күргәннәреңне сөйләп бир».+
5 Мин стена күрдем. Ул гыйбадәтханәне* уратып алган иде. Теге кешенең кулында озынлыгы алты терсәк тәшкил иткән үлчәү таягы бар иде (һәр терсәккә кул яссуы өстәлгән).* Ул стенаны үлчи башлады. Стенаның калынлыгы бер үлчәү таягы һәм биеклеге бер үлчәү таягы иде.
6 Аннары ул көнчыгышка таба караган капкага* килде+ һәм аның баскычлары буенча менде. Ул капканың бусагасын үлчәде. Аның киңлеге бер үлчәү таягы иде. Башка бусаганың киңлеге дә бер үлчәү таягы иде. 7 Сакчыларның һәр бүлмәсенең озынлыгы да, киңлеге дә бер үлчәү таягы иде. Сакчылар бүлмәләре арасы биш терсәк иде.+ Капка өйалдысы янындагы бусага бер үлчәү таягы иде. Бу бусага — капканың гыйбадәтханә ягына карап торган өлешендәге бусага.
8 Ул капканың шул өлешендәге өйалдысын үлчәде. Бер үлчәү таягы булды. 9 Ул капканың өйалдысын үлчәде. Сигез терсәк булды. Аның ян баганаларын үлчәде. Ике терсәк булды. Капканың өйалдысы капканың гыйбадәтханә ягына караган өлешендә иде.
10 Көнчыгыш капкасының һәр ягында сакчыларның өч бүлмәсе бар иде. Шул өч бүлмәнең һәрберсе бер зурлыкта иде, ян баганаларның да һәрберсе бер үк зурлыкта иде.
11 Аннары ул капканың керү урынының киңлеген үлчәде. Эчке яктан киңлеге 10 терсәк, тышкы яктан киңлеге 13 терсәк иде.
12 Сакчылар бүлмәсе алдындагы урын аерып куелган иде. Ул өлеш бер терсәк иде. Ике яктан да урнашкан сакчылар бүлмәләренең һәрберсе алты терсәк иде.
13 Аннары ул капканың киңлеген үлчәде: сакчыларның бер бүлмәсенең түбәсеннән* алып сакчыларның икенче бүлмәсенең түбәсенә кадәр үлчәде. Капканың киңлеге 25 терсәк иде. Бер-берсенә каршы урнашкан сакчылар бүлмәләренең керү урыннары да бер-берсенә каршы иде.+ 14 Аннары ул ян баганаларның биеклеген үлчәде. 60 терсәк булды. Ишегалды тирәсендәге капкаларның ян баганалары шундый ук биеклектә иде. 15 Капканың керү урыныннан алып гыйбадәтханәгә карап торган капканың өйалдысына кадәр, ягъни капканың озынлыгы, 50 терсәк иде.
16 Капканың ике ягында бер якка тарая барган тәрәзәләр+ һәм аларның рамнары бар иде. Алар сакчыларның бүлмәләрендә һәм капканың ян баганаларында ясалган иде. Капкаларның өйалларында да тәрәзәләр бар иде, һәр ягында тәрәзә иде. Капканың ян баганаларында финик пальмалары сурәтләнгән иде.+
17 Шунда ул мине тышкы ишегалдына алып килде. Мин ашханә бүлмәләре күрдем.+ Ишегалды таш белән түшәлгән иде. Анда 30 ашханә бүлмәсе бар иде. 18 Таш белән түшәлгән ишегалдының капкалар ягындагы өлешенең киңлеге капкаларның озынлыгы белән бер иде. Бу — таш белән түшәлгән ишегалдының түбән өлеше.
19 Аннары ул түбән капка белән эчке ишегалды капкасы арасын үлчәде. Ара 100 терсәк булды. Бу ара көнчыгыш капкасы өчен дә, төньяк капкасы өчен дә шул ук иде.
20 Тышкы ишегалдының төньякка таба караган капкасы бар иде. Ул шул капканың озынлыгын һәм киңлеген үлчәде. 21 Аның капма-каршы ике ягында сакчыларның өч бүлмәсе урнашкан иде. Аның ян баганалары һәм өйалдысы беренче капканыкы шикелле иде. Капканың озынлыгы 50 терсәк, ә киңлеге 25 терсәк иде. 22 Тәрәзәләре, өйалдысы һәм финик пальмасы сурәтләре+ көнчыгыш капкасыныкы шикелле иде. Кешеләр шул капкага җиде басмадан торган баскычтан менеп керә ала иде. Аның өйалдысы баскычка каршы урнашкан иде.
23 Эчке ишегалдының бер капкасы — төньяк капкасына, ә тагын бер капкасы көнчыгыш капкасына капма-каршы тора иде. Ул аларның арасын үлчәде. Аралары 100 терсәк иде.
24 Аннары ул мине көньякка таба алып китте. Анда мин бер капка күрдем.+ Ул аның ян баганаларын һәм өйалдысын үлчәде. Алар башка капкаларныкы шикелле иде. 25 Аның ике ягында һәм өйалдысында башка капкаларның тәрәзәләре шикелле тәрәзәләр бар иде. Шул капканың озынлыгы 50 терсәк һәм киңлеге 25 терсәк иде. 26 Шул капкага җиде басмадан торган баскыч буенча күтәрелеп була иде.+ Капканың өйалдысы баскычка каршы урнашкан иде. Капканың ике ягында ян багана урнашкан иде. Аларда финик пальмалары сурәтләнгән иде.
27 Эчке ишегалдының көньякка караган капкасы бар иде. Ул көньякта урнашкан ике капка арасын үлчәде. Аралары 100 терсәк иде. 28 Аннары ул мине көньяк капка аша эчке ишегалдына алып керде дә көньяк капканы үлчәде. Капка башка капкалар шикелле иде. 29 Аның сакчылар бүлмәләре, ян баганалары һәм өйалдысы башкаларныкы шикелле иде. Аның ике ягында һәм өйалдысында тәрәзәләр бар иде. Аның озынлыгы 50 терсәк, ә киңлеге 25 терсәк иде.+ 30 Эчке ишегалдына алып баручы һәр капканың өйалдысы бар иде. Өйалдының озынлыгы 25 терсәк, ә киңлеге 5 терсәк иде. 31 Һәр капканың өйалдысы тышкы ишегалды ягына чыга иде. Аның һәр ян баганасында финик пальмасы сурәтләнгән иде.+ Шул капкага сигез басмадан торган баскыч күтәрелә иде.+
32 Ул мине көнчыгыштан эчке ишегалдына китерде һәм көнчыгыш капканы үлчәде. Ул башка капкалар шикелле иде. 33 Аның сакчылар бүлмәләре, ян баганалары һәм өйалдысы башкаларныкы шикелле иде. Аның ике ягында һәм өйалдысында тәрәзәләр бар иде. Аның озынлыгы 50 терсәк, ә киңлеге 25 терсәк иде. 34 Капканың өйалдысы тышкы ишегалды ягына чыга иде. Аның ике ягында торучы һәр ян баганасында финик пальмасы сурәтләнгән иде. Шул капкага сигез басмадан торган баскыч күтәрелә иде.
35 Аннары ул мине төньяк капка янына китерде+ һәм аны үлчәде. Ул капка да башка капкалар шикелле иде. 36 Аның сакчылар бүлмәләре, ян баганалары һәм өйалдысы башкаларныкы шикелле иде. Аның һәр ягында тәрәзәләр бар иде. Аның озынлыгы 50 терсәк, ә киңлеге 25 терсәк иде. 37 Аның ян баганалары тышкы ишегалды ягында тора иде. Ә аның ике ягында торучы һәр ян баганасында финик пальмасы сурәтләнгән иде. Шул капкага сигез басмадан торган баскыч күтәрелә иде.
38 Капканың ян баганалары янында ашханә бүлмәсе тора иде. Аның керү урыны бар иде. Ашханә бүлмәсендә тулаем яндыру корбаннарын юа иделәр.+
39 Төньяк капка өйалдысының ике ягында икешәр өстәл тора иде. Алар өстендә тулаем яндыру корбанын,+ гөнаһ йолу корбанын+ һәм гаеп йолу корбанын чала иделәр.+ 40 Төньяк капкага менгәндә тышкы яктан баскычның ике ягында да икешәр өстәл тора иде. 41 Капканың ике ягында дүртәр өстәл тора иде — барысы сигез өстәл. Алар өстендә корбаннарны чала иделәр. 42 Тулаем яндыру корбанын китерер өчен дүрт өстәл юнылган таштан ясалган иде. Аларның озынлыгы да, киңлеге дә бер ярым терсәк, ә биеклеге бер терсәк иде. Алар өстенә тулаем яндыру корбанын һәм башка корбаннарны чалыр өчен төрле коралларны куя иделәр. 43 Эчке стеналар буйлап кул яссуы киңлегендәге киштәләр беркетеп куелган иде. Өстәлләр өстенә бүләк итеп китерелгән ит куела иде.
44 Эчке капканың тышкы ягында җырчылар+ өчен ашханә бүлмәләре урнашкан иде. Алар эчке ишегалдында, төньяк капка янында керү яклары белән көньякка таба карап тора иде. Башка бер ашханә бүлмәсе көнчыгыш капкасы янында керү ягы белән төньякка таба карап тора иде.
45 Ул миңа болай диде: «Керү ягы белән көньякка таба карап торган ашханә бүлмәсе руханилар өчен. Алар гыйбадәтханәдәге хезмәт өчен җаваплы.+ 46 Керү ягы белән төньякка таба карап торган ашханә бүлмәсе башка руханилар өчен. Шул руханилар мәзбәх белән бәйле хезмәт өчен җаваплы.+ Алар Сады́йк уллары.+ Алар Йәһвәгә хезмәт итәр өчен аңа якынлашалар. Алар моның өчен билгеләнгән ле́вилеләр».+
47 Аннары ул эчке ишегалдын үлчәде: аның озынлыгы да, киңлеге дә 100 терсәк иде. Ул шакмак формасында иде. Гыйбадәтханә алдында мәзбәх тора иде.
48 Аннары ул мине гыйбадәтханә өйалдысына китерде.+ Ул өйалдының керү ягындагы ян баганаларын үлчәде. Һәр багананың бер ягы биш терсәк, ә икенче ягы өч терсәк киңлектә иде. Бер багана стена өлеше булып уң якта, икенчесе стена өлеше булып сул якта тора иде.
49 Гыйбадәтханә өйалдысының озынлыгы 20 терсәк, ә киңлеге 11* терсәк иде. Кешеләр өйалдына баскычтан менеп керәләр иде. Стена өлеше булып торган һәр багана янында башка бер багана тора иде.+
41 Аннары ул мине тышкы изге урынга* китерде һәм стенаның өлеше булып торган баганаларны үлчәде. Бер яктагы багананың киңлеге алты терсәк* иде, икенче яктагы багананың да киңлеге алты терсәк иде. 2 Керү урынының киңлеге ун терсәк, стенаның өлеше булып торган һәр багананың икенче ягының киңлеге биш терсәк иде. Ул тышкы изге урынны үлчәде: озынлыгы 40 терсәк, киңлеге 20 терсәк иде.
3 Аннары ул эчкә* керде һәм керү урыны стенасының өлеше булып торган баганаларны үлчәде. Аларның калынлыгы ике терсәк иде. Керү урынының киңлеге алты терсәк иде. Стенаның өлеше булып торган һәр багананың икенче ягының киңлеге җиде терсәк иде. 4 Аннары ул тышкы изге урын янындагы эчке бүлмәне үлчәде. Аның озынлыгы 20 терсәк һәм киңлеге 20 терсәк иде.+ Ул миңа: «Бу — Иң изге урын»+,— диде.
5 Аннары ул гыйбадәтханәнең стенасын үлчәде. Калынлыгы алты терсәк иде. Гыйбадәтханә тирәли урнашкан кырый бүлмәләрнең киңлеге дүрт терсәк иде.+ 6 Кырый бүлмәләр өч кат итеп салынган иде. Бер кат өстеннән икенчесе иде. Һәр катта 30 кырый бүлмә иде. Бүлмәләр өрлекләр ярдәмендә тора иде. Өрлекләр үзләре гыйбадәтханә стенасы тирәли чыгып торган урыннарга куелган иде, әмма гыйбадәтханәнең стенасына кертелмәгән иде.+ 7 Гыйбадәтханәнең ике ягыннан бормалы корылма* бар иде. Ул өске бүлмәләргә алып бара иде.+ Күтәрелгән саен ул киңәя бара иде. Кат саен — астагы каттан уртадагы кат аша иң югары катка кадәр — бүлмәләр дә киңәя бара иде.
8 Шуннан соң мин шуны күрдем: гыйбадәтханә күтәренке бер мәйданчыкта тора иде, һәм мәйданчык гыйбадәтханәдән киңрәк булганга, чыгып тора иде. Кырый бүлмәләр нигезенең биеклеге алты терсәк иде, ягъни бер үлчәү таягына тиң иде. Ул аскы почмактан өске почмагына кадәр үлчәнде. 9 Кырый бүлмәләрнең тышкы стенасының калынлыгы биш терсәк иде. Кырый бүлмәләрнең тышкы стенасы белән мәйданчыкның кырыена кадәр буш урын* калдырылган иде.
10 Гыйбадәтханә белән ашханә бүлмәләре+ арасы һәр яктан 20 терсәк иде. 11 Кырый бүлмәләргә буш урын аша керә иделәр. Ике керү урыны бар иде: берсе төньякта, икенчесе көньякта. Буш урынның киңлеге һәр яктан да биш терсәк иде.
12 Көнбатышта зур бер бина тора иде. Ул бина белән гыйбадәтханә арасында буш ара бар иде. Шул бинаның киңлеге 70 терсәк, озынлыгы 90 терсәк, ә стенасының калынлыгы һәр яктан да биш терсәк иде. Шул бинаның керү урыны буш арага чыга иде.
13 Ул гыйбадәтханәне үлчәде. Аның озынлыгы 100 терсәк иде. Буш ара, бина* стенасының калынлыгы һәм бина үзе — барлыгы шулай ук 100 терсәк булды. 14 Көнчыгышка караган гыйбадәтханә алдының киңлеге белән буш ара киңлеге — барлыгы 100 терсәк иде.
15 Теге бинаның ике ягында галереялар бар иде. Ул бер галереядан алып икенчесенә кадәр үлчәде. 100 терсәк булды. Бу бинаның керү урыны буш араның арткы ягына чыга иде.
Ул шулай ук тышкы изге урынны, эчке изге урынны+ һәм ишегалдының өйалларын үлчәде. 16 Ул бу өч урындагы бусагаларны да, бер якка тарая барган тәрәзәләр белән рамнарын да,+ галереяларны да үлчәде. Бусага янында идән белән тәрәзәләр арасы һәм тәрәзә уемнары такталар+ белән түшәлгән иде. 17 Керү урынының өстендәге өлеше, гыйбадәтханәнең эчке һәм тышкы өлеше, шулай ук гыйбадәтханә тирәли бөтен стеналар да үлчәнде. 18 Анда уеп ясалган керубимнәр+ һәм финик пальмасы сурәтләре бар иде.+ Ике керубим сурәтеннән соң финик пальмасы сурәте бара иде. Һәр керубимнең ике йөзе бар иде. 19 Бер йөз — кеше йөзе иде. Ул бер якта торучы финик пальмасы сурәтенә таба борылган иде. Арыслан йөзе икенче якта торучы финик пальмасы сурәтенә таба борылган иде.+ Андый сурәтләр бөтен гыйбадәтханә буйлап уеп ясалган иде. 20 Изге урынның стеналарында идәннән алып керү урынының өске өлешенә кадәр керубимнәр белән финик пальмасы сурәтләре уеп ясалган иде.
21 Изге урынның ишек яңаклары* дүрт почмаклы иде.+ Изге урын* алдында мондыйрак нәрсә бар иде: 22 биеклеге өч терсәк һәм озынлыгы ике терсәк агач мәзбәх.+ Аның почмак терәвечләре бар иде. Аның нигезе* һәм бар яклары агачтан ясалган иде. Аннары ул миңа: «Бу — Йәһвә алдындагы өстәл»+,— диде.
23 Тышкы изге урынның һәм изге урынның ике ишеге бар иде.+ 24 Һәр ишек ике ишекчәдән тора иде. Ишекчәләрнең һәрберсе ике өлештән тора иде һәм бер-берсенә ачыла-ябыла алырлык итеп беркетелгән иде. 25 Изге урынның ишекчәләренә керубимнәр һәм финик пальмасы сурәтләре уеп ясалган иде. Алар стеналардагы сурәтләр кебек иде.+ Өйалдының алдында, тышкы яктан агач кәрниз* бар иде. 26 Өйалдының ике ягында, шулай ук гыйбадәтханәнең кырый бүлмәләрендә һәм кәрнизләрдә бер якка тарая барган тәрәзәләр белән рамнары+ һәм финик пальмасы сурәтләре бар иде.
42 Аннары ул мине төньякка таба алып китте+ һәм тышкы ишегалдына, ашханә бүлмәләренә китерде.+ Алар теге бинадан төньякка таба буш ара янында урнашкан иде.+ 2 Ашханә бүлмәләре урнашкан бинаның озынлыгы төньяк керү урыныннан алып үлчәгәндә 100 терсәк,* ә киңлеге 50 терсәк иде. 3 Шул бина эчке ишегалдындагы буш ара (киңлеге 20 терсәк)+ һәм таш белән түшәлгән тышкы ишегалды арасында урнашкан иде. Бина өч катлы иде. Һәм аның галереялары бер-берсенә каршы урнашкан иде. 4 Ашханә бүлмәләре алдында коридор бар иде.+ Аның киңлеге 10 терсәк, ә озынлыгы 100 терсәк* иде. Ашханә бүлмәләренең керү урыннары төньякка таба карап тора иде. 5 Шул бинаның өске каттагы ашханә бүлмәләре аскы һәм урта каттагы ашханә бүлмәләренә караганда кечерәк иде, чөнки галереялар анда күбрәк урын ала иде. 6 Бина өч катлы иде, әмма ишегалларыннан аермалы буларак, бер катында да баганалар юк иде. Шуңа күрә өске катның мәйданы урта һәм аскы катның мәйданнарына караганда кечерәк иде.
7 Тышкы ишегалды ягындагы ашханә бүлмәләре белән таш стена тоташа иде. Шул ашханә бүлмәләре башка ашханә бүлмәләренә каршы урнашкан иде. Стена озынлыгы 50 терсәк иде. 8 Тышкы ишегалды ягындагы ашханә бүлмәләренең озынлыгы 50 терсәк иде, ә изге урын ягындагы ашханә бүлмәләренең озынлыгы 100 терсәк иде. 9 Ашханә бүлмәләренең көнчыгыш яктан керү урыны бар иде. Шул керү урыны аша ашханә бүлмәләренә тышкы ишегалдыннан кереп була иде.
10 Көнчыгышта, ишегалдының таш стенасы артында* да ашханә бүлмәләре бар иде. Алар буш ара һәм теге бина янында урнаша иде.+ 11 Шул көньяк ашханә бүлмәләре алдында төньяк ашханә бүлмәләре алдындагы коридорга охшаш коридор бар иде.+ Бу ашханә бүлмәләренең озынлыгы һәм киңлеге шундый ук иде. Аларның чыгу урыннары да, төзелеше дә шундый ук иде. Аларның керү урыннары 12 көньякка караган ашханә бүлмәләренең керү урыннары кебек иде. Коридор башында керү урыны бар иде. Ул көнчыгыш ягындагы таш стена янында иде. Аның аша кешеләр керә ала иде.+
13 Аннары ул миңа болай диде: «Буш ара янындагы төньяк ашханә бүлмәләре һәм көньяк ашханә бүлмәләре+ — изге ашханә бүлмәләре. Йәһвәгә якынлашучы руханилар анда аеруча изге нәрсәләр ашый.+ Анда алар аеруча изге нәрсәләр, икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны һәм гаеп йолу корбаны куялар, чөнки бу урын изге.+ 14 Руханилар изге урынга кергәч, хезмәт иткәндә кигән киемнәрен алмаштырмыйча тышкы ишегалдына чыкмасын,+ чөнки бу кием изге. Алар кешеләргә йөрергә рөхсәт ителгән урыннарга чыгар өчен башка кием кияр».
15 Гыйбадәтханәнең эчке өлешен* үлчәгәч, ул мине көнчыгышка таба караган капкалар аша чыгарды+ һәм бөтен тирә-якны үлчәде.
16 Ул үлчәү таягы* белән көнчыгыш якны үлчәде. Үлчәү таягы белән үлчәгәндә көнчыгыш якның бер кырыеннан икенчесенә кадәр 500 үлчәү таягы булды.
17 Ул төньяк якны үлчәде. Үлчәү таягы белән үлчәгәндә бу якның озынлыгы 500 үлчәү таягы булды.
18 Ул көньяк якны үлчәде. Үлчәү таягы белән үлчәгәндә бу якның озынлыгы 500 үлчәү таягы булды.
19 Ул көнбатыш якка килде дә үлчәү таягы белән шул якны үлчәде. Бу якның озынлыгы 500 үлчәү таягы булды.
20 Ул дүрт якны да үлчәде. Изге нәрсәләрне гади нәрсәләрдән аерып торыр өчен+ бар яктан стена тора иде.+ Аның озынлыгы да, киңлеге дә 500 үлчәү таягы иде.+
43 Шуннан соң ул мине көнчыгышка караган капка янына китерде.+ 2 Анда мин Исраи́л Аллаһысының данын күрдем. Даны көнчыгыштан килә иде.+ Аллаһы тавышы ургылып аккан сулар тавышына охшаш иде,+ ә аның даныннан җир яктырып китте.+ 3 Моның барысы мин* шәһәрне җимерер өчен килгәч үзем күргән күренешкә охшаш иде. Ул шулай ук мин Кеба́р елгасы янында күргән нәрсәләргә охшаш иде.+ Шунда мин җиргә йөзтүбән капландым.
4 Йәһвәнең даны көнчыгышка караган капка аша гыйбадәтханәгә* керде.+ 5 Шунда рух мине күтәрде һәм эчке ишегалдына китерде. Карасам, гыйбадәтханә Йәһвә даны белән тулган.+ 6 Аннары мин үземә гыйбадәтханәдән дәшүче кемнеңдер тавышын ишеттем. Шунда теге кеше минем яныма килеп басты.+ 7 Аллаһы миңа болай диде:
«Адәм улы, бу урын — тәхетем торган урын+ һәм аяк табаннарым өчен урын.+ Мин шушы урында Исраил халкы арасында мәңге яшәрмен.+ Исраил халкы — үзләре дә, патшалары да — миңа карата тугрылыксыз булулары* белән һәм үлгән патшаларының* мәетләре белән изге исемемне бүтән нәҗесләмәс.+ 8 Алар үз бусагаларын минем бусагам янына куеп, үз ишек яңакларын минем ишек яңагым янына куеп һәм минем белән үзләре арасында бер стена гына калдырып,+ изге исемемне нәҗесләде. Алар аны җирәнгеч эшләр кылып нәҗесләде, шуңа күрә мин ачуым чыгып аларны юк иттем.+ 9 Алар миңа хыянәт итүдән* туктасыннар һәм үз патшаларының мәетләрен миннән алып куйсыннар, һәм мин алар арасында мәңге яшәрмен.+
10 Син, адәм улы, Исраил халкына, алар үз гөнаһлары аркасында оятка калсын өчен,+ гыйбадәтханәне сурәтләп бир.+ Алар гыйбадәтханәнең төзелеш планын өйрәнеп чыксын.* 11 Аларга бар кылган эшләре өчен оят булып китсә, син аларга гыйбадәтханәнең төзелешен, аның планын, чыгу һәм керү урыннарын күрсәт.+ Аларга аның сызымнарын һәм күрсәтмәләрен, аның сызымнарын һәм кануннарын күрсәт. Моның барысын аларның күз алдында язып куй. Шулай итеп алар аның төзелеш планын күрер һәм күрсәтмәләрен үти алыр.+ 12 Менә гыйбадәтханә турындагы канун: тау башы тирәсендәге бөтен җир иң изге.+ Менә! Бу — гыйбадәтханә турындагы канун.
13 Мәзбәх терсәкләр белән үлчәнде+ (һәр терсәккә кул яссуы өстәлгән).* Аның нигезенең биеклеге бер терсәк иде. Ул өстендәге плитадан бер терсәккә чыгып тора иде. Аның кырые тирәли бер карыш* киңлектә кайма өскә чыгып тора иде. Бу — мәзбәхнең нигезе. 14 Идәндә торучы нигез өстендә ике терсәк биеклектәге аскы плита тора иде. Ул үз өстенә куелган плитадан бар яктан бер терсәккә чыгып тора иде. Аскы плита өстенә куелган плитаның биеклеге дүрт терсәк иде. Шул плита иң өске плитадан бар яктан бер терсәккә чыгып тора иде. 15 Мәзбәх учагының биеклеге дүрт терсәк иде. Мәзбәх учагының һәр почмагыннан мөгез чыгып тора иде. Барлыгы дүрт мөгез.+ 16 Мәзбәх учагы дүрт почмаклы иде. Аның озынлыгы да, киңлеге дә 12 терсәк иде.+ 17 Аскы плита өстенә куелган плитаның озынлыгы да, киңлеге дә 14 терсәк иде. Шул плитаның кырый тирәли каймасы ярты терсәк биеклектә иде. Бу плита иң өске плита астыннан бар яктан бер терсәккә чыгып тора иде.
Мәзбәхнең баскычлары көнчыгышка карап тора иде».
18 Аннары ул миңа болай дип әйтте: «Адәм улы, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Тулаем яндыру корбаны китерелсен өчен һәм мәзбәхкә канны бөркесеннәр өчен, ул төзелгәч, мондый күрсәтмәләр буенча эш итәргә кирәк“.+
19 „Ле́виле руханиларга (Сады́йк токымнарына) гөнаһ йолу корбаны итеп көтүдән яшь үгез бир.+ Алар миңа хезмәт итәр өчен миңа якынлашалар+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 20 Мәзбәхне гөнаһтан сафландырыр өчен һәм аны йолып алыр өчен, үгез каны алып, мәзбәхнең дүрт мөгезенә, мәзбәх учагы астындагы плитаның дүрт почмагына һәм аның тирәли каймасына сөрт.+ 21 Аннары шул яшь үгезне — гөнаһ йолу корбанын ал да аны яндырыр өчен изге урынның тышкы ягына,+ гыйбадәтханәнең билгеләнгән урынына китер. 22 Киләсе көнне син кимчелексез кәҗә тәкәсен гөнаһ йолу корбаны итеп китерерсең. Мәзбәхне яшь үгез белән гөнаһтан сафландыргандай гөнаһтан сафландырсыннар“.
23 „Мәзбәхне гөнаһтан сафландыргач, көтүдән кимчелексез бер яшь үгез һәм кимчелексез бер сарык тәкәсе китер. 24 Син аларны Йәһвә алдына китерерсең. Руханилар аларга тоз сипсен+ һәм аларны Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны итеп китерсен. 25 Һәр көн китерелә торган гөнаһ йолу корбаны итеп кәҗә тәкәсен, шулай ук көтүдән яшь үгез белән сарык тәкәсен җиде көн китер.+ Алар кимчелексез булсын. 26 Мәзбәхне йолып алу җиде көн дәвам ителер. Аны сафландырырлар һәм багышларлар. 27 Шул көннәр үткәч, сигезенче көнне+ һәм башка көннәрне руханилар сезнең* тулаем яндыру корбаннарыгызны һәм татулык корбаннарыгызны китереп торыр. Шунда мин сездән канәгать булырмын“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә».
44 Ул мине кире изге урынның көнчыгышка караган тышкы капкалары янына китерде.+ Бу капкалар ябык иде.+ 2 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Бу капка ябык килеш калыр. Аны ачмаслар, һәм аның аша беркем дә кермәс. Аның аша бит Исраи́л Аллаһысы Йәһвә керде,+ шуңа күрә ул ябык килеш калырга тиеш. 3 Әмма башлык анда утырып, Йәһвә алдында икмәк ашар,+ чөнки ул башлык. Ул бу капканың өйалдысы аша кереп-чыгып йөрер».+
4 Аннары ул мине төньяк капка аша гыйбадәтханә алдына китерде. Карасам, Йәһвәнең гыйбадәтханәсе Йәһвәнең даны белән тулган.+ Шунда мин җиргә йөзтүбән капландым.+ 5 Йәһвә миңа болай диде: «Адәм улы, мин сиңа Йәһвә гыйбадәтханәсенең күрсәтмәләре белән кануннары турында әйткән бар сүзләремә игътибар ит, карап тор һәм игътибар белән тыңла. Гыйбадәтханәнең керү урыннарына һәм изге урынның бар чыгу урыннарына бик зур игътибар бир.+ 6 Фетнәчел Исраил халкына әйт: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Исраил халкы, җирәнгеч эшләр кылып йөрүегез җитәр. 7 Сез изге урыныма йөрәкләре сөннәтләнмәгән һәм үзләре дә сөннәтләнмәгән чит ил кешеләрен китергәндә, алар минем гыйбадәтханәмне нәҗесли. Сез ризыгымны — хайван мае белән кан китерәсез, ә шул ук вакыт бар җирәнгеч эшләрегез белән килешүемне бозасыз. 8 Сез изге нәрсәләрем турында кайгыртмыйсыз.+ Киресенчә, сез изге урынымдагы вазифаларны үтәр өчен башкаларны билгелисез“.
9 „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Йөрәге сөннәтләнмәгән һәм үзе сөннәтләнмәгән Исраилдә яшәүче бернинди чит ил кешесе дә изге урыныма керә алмый“.
10 „Исраил миннән читләшеп үз җирәнгеч потларына* табынганда, ле́вилеләр дә миннән читләште.+ Алар үз гөнаһларының нәтиҗәләрен татыр. 11 Алар гыйбадәтханә капкаларын күзәтеп торыр өчен+ һәм гыйбадәтханәдә хезмәт итәр өчен изге урынымда хезмәтчеләр булып китәр. Алар тулаем яндыру корбанын һәм халык өчен корбан чалыр. Алар халыкка хезмәт итәр өчен алар алдында басып торыр. 12 Алар шул кешеләргә аларның җирәнгеч потлары алдында хезмәт итте һәм Исраил халкын гөнаһка этәрә торган абыну ташы булып китте.+ Шуңа күрә мин кулымны күтәреп ант иттем,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— Алар үз гөнаһларының нәтиҗәләрен татыр. 13 Алар руханиларым булып хезмәт итәр өчен миңа да, изге я аеруча изге һичнәрсәмә дә якынлашмас. Алар үзләренең кылган бар җирәнгеч эшләре аркасында оятка калыр. 14 Ләкин мин аларны гыйбадәтханәдәге вазифаларны үтәү өчен, андагы хезмәт һәм үтәлергә тиешле бар нәрсәләр өчен җаваплы кешеләр итәрмен“.+
15 „Исраил халкы миннән читләшкәндә,+ ле́виле руханилар (Сады́йк уллары)+ изге урынымда үз вазифаларын үтәде. Алар миңа хезмәт итәр өчен миңа якынлашыр. Алар хайван мае+ белән кан+ китерер өчен минем алдымда басып торыр,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 16 Нәкъ алар изге урыныма керер һәм миңа хезмәт итәр өчен мәзбәхемә якынлашыр.+ Алар миңа карата үз вазифаларын үтәр.+
17 Эчке ишегалдының капкаларына кергәндә, алар җитен кием кияргә тиеш.+ Алар эчке ишегалдының капкаларында яки аның эчендә хезмәт иткәндә йон кием кимәсен. 18 Алар башларына җитен чалма кияргә тиеш. Ботлары каплансын өчен, җитен ыштаннар кисеннәр.+ Тирләтә торган һичнинди кием кимәсеннәр. 19 Тышкы ишегалдына — кешеләр йөргән тышкы ишегалдына чыкканда, алар хезмәт башкарган киемнәрен салсын+ һәм аларны изге ашханә бүлмәләрендә калдырсын.+ Аннары алар үз киемнәре белән халыкка изгелек тапшырмас* өчен башка кием кисен. 20 Алар башларындагы чәчләрен кырмасын+ һәм аларны бик озын да үстермәсен. Алар чәчләрен кистереп торсын. 21 Эчке ишегалдына кергәндә руханилар шәраб эчмәсен.+ 22 Тол яки аерылышкан хатынны хатынлыкка алмасыннар.+ Алар Исраил токымыннан гыйффәтле берәр кызга я берәр руханиның тол хатынына өйләнә ала“.+
23 „Алар халкымны изге нәрсәләр белән гади нәрсәләр арасындагы аерманы, нәҗес һәм чиста нәрсәләр арасындагы аерманы күрергә өйрәтсен.+ 24 Хөкем эшләре каралганда, алар судьялар булып утырсын.+ Минем хөкем карарларым буенча хөкем итсеннәр.+ Алар бәйрәмнәрем белән бәйле кануннарымны һәм күрсәтмәләремне үтәп торсын,+ шулай ук Шимбәләремне изгеләндерсен. 25 Үлгән бернинди кешегә дә якынлашмасыннар, югыйсә нәҗес булып китәрләр. Әмма алар үз атасы, анасы, улы, кызы, абый-энекәше яки кияүгә чыкмаган апа-сеңелесе өчен үзләрен нәҗесли ала.+ 26 Берәр рухани чистарынганнан соң җиде көн үтсен. 27 Ул изге урында хезмәт итәр өчен изге урынга, эчке ишегалдына кергән көнне гөнаһ йолу корбаны китерсен“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
28 „Аларның мирасы мин үзем булырмын.+ Аларга Исраилдә биләмә бирмәгез, чөнки мин аларның биләмәсе. 29 Алар икмәк бүләге,+ гөнаһ йолу корбаны һәм гаеп йолу корбаны ашар.+ Исраилдә багышланган һәр нәрсә аларныкы булыр.+ 30 Беренче булып өлгергән бөтен уңышыгызның иң яхшысы һәм һәртөрле иганә бүләкләрегез руханиларныкы булыр.+ Эре тарттырылган беренче оныгызны руханига бирегез.+ Бу якыннарыңа фатихалар китерер.+ 31 Руханилар үлгән я ботарланган бернинди кошны һәм хайванны ашамасын“.+
45 „Җирне мирас итеп бүлгәндә,+ Йәһвәгә иганә итеп бу җирдән изге бер өлешне бүлеп бирегез.+ Аның озынлыгы 25 000 терсәк,* ә киңлеге 10 000 терсәк булсын.+ Бу өлеш тулысынча изге өлеш булыр. 2 Бу өлеш эчендә изге урын булыр. Ул дүрт почмаклы булачак. Озынлыгы да, киңлеге дә 500 терсәк* булачак.+ Изге урын тирәли 50 терсәк киңлектәге көтүлекләр булыр.+ 3 Шул өлештән 25 000 терсәк озынлыктагы һәм 10 000 терсәк киңлектәге өлеш үлчәп ал. Аның эчендә гыйбадәтханә — аеруча изге нәрсә булыр. 4 Шул изге өлеш изге урын хезмәтчеләренеке — руханиларныкы булыр.+ Алар Йәһвәгә хезмәт итәр өчен аңа якынлашалар.+ Бу өлеш аларның йортлары өчен һәм гыйбадәтханә урнашкан изге урын өчен булыр.
5 Гыйбадәтханәнең хезмәтчеләренә — ле́вилеләргә — 25 000 терсәк озынлыктагы һәм 10 000 терсәк киңлектәге өлеш бирелер.+ 20 ашханә бүлмәсе+ дә аларныкы булыр.
6 Шәһәргә 25 000 терсәк озынлыктагы (иганә итеп бирелгән изге өлешнеке сыман) һәм 5 000 терсәк киңлектәге өлеш бирегез.+ Бу өлеш бөтен Исраи́л халкыныкы булыр.
7 Иганә итеп бирелгән изге өлешнең һәм шәһәргә бирелгән өлешнең ике ягыннан да башлыкның өлеше булыр. Бу өлеш иганә итеп бирелгән изге өлеш һәм шәһәргә бирелгән өлеш янында булыр. Ул көнбатыш һәм көнчыгыш яклардан урнашыр. Аның көнбатыш чигеннән алып көнчыгыш чигенә кадәр озынлыгы кабилә өлешләренеке кебек булыр.+ 8 Бу җир аның Исраилдәге җире булыр. Минем башлыкларым халкым белән үзләрен бүтән начар тотмас.+ Алар Исраил халкына җирне кабиләләренә карап бирер“.+
9 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Исраил башлыклары, җитте сезгә!“
„Бүтән көч кулланмагыз һәм башкаларны җәберләмәгез. Гадел һәм тәкъва булганны кылыгыз.+ Халкымның милкен бүтән тартып алмагыз+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 10 Төгәл үлчәү, төгәл ефа́* һәм төгәл бат* кулланыгыз.+ 11 Ефалар да бер үк зурлыкта, батлар да бер үк зурлыкта булсын. Бер бат — хомерның* уннан бер өлеше, ефа да хомерның уннан бер өлеше булсын. Аларны билгеләр өчен хомер кулланылсын. 12 Шәкыл*+ — 20 гера́.* 20 шәкылгә 25 шәкыл һәм 15 шәкыл кушсаң, бер мейна* булыр“.
13 „Мондый иганәләр китерегез: бодайның һәрбер хомерыннан бер ефа бодай алып аның алтыдан бер өлешен һәм арпаның һәрбер хомерыннан бер ефа арпа алып аның алтыдан бер өлешен бирегез. 14 Май турында әйткәндә, аны батлар белән үлчәгез. Бер бат — бер корның* уннан бер өлеше. 10 бат — бер хомер, чөнки 10 бат бер хомерга тиң. 15 Исраилдәге көтүләрдән һәрбер 200 нче сарыкны бирегез. Халыкны йолып алыр өчен,+ бу бүләкләр икмәк бүләге,+ тулаем яндыру корбаны+ һәм татулык корбаны+ өчен булыр“,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
16 „Бу җирнең бар халкы Исраил башлыгына шул иганә бүләкләрен китерер.+ 17 Ә башлык бәйрәмнәрдә,+ яңа ай көннәрендә, Шимбә көннәрендә+ һәм Исраил халкының бар билгеләнгән бәйрәмнәрендә+ тулаем яндыру корбаны,+ икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләге өчен җаваплы булыр. Исраил халкы йолып алынсын өчен, ул гөнаһ йолу корбаны, икмәк бүләге, тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаннары турында кайгыртыр“.
18 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Беренче айның беренче көнендә көтүдән кимчелексез яшь үгез алыгыз да изге урынны гөнаһтан сафландырыгыз.+ 19 Рухани гөнаһ йолу корбанының канын алыр да гыйбадәтханәнең ишек яңагына,+ мәзбәх учагы астындагы плитаның дүрт почмагына һәм эчке ишегалды капкасының яңагына сөртер. 20 Сез шуны ук шушы айның җиденче көнендә дә ялгыш яки белмичә гөнаһ кылган+ һәр кеше хакына эшләрсез. Гыйбадәтханәне йолып алыгыз.+
21 Беренче айның 14 нче көнендә Паса́х бәйрәме үткәрегез.+ Төче икмәкне җиде көн ашагыз.+ 22 Ул көнне башлык үзе өчен дә, җирнең бар халкы өчен дә гөнаһ йолу корбаны итеп яшь үгез китерер.+ 23 Бәйрәмнең җиде көне дәвамында ул Йәһвәгә һәр көн тулаем яндыру корбаны итеп җиде кимчелексез яшь үгез һәм җиде кимчелексез сарык тәкәсе китерер.+ Шулай ук һәр көн гөнаһ йолу корбаны итеп кәҗә тәкәсе бирер. 24 Ул шулай ук икмәк бүләге итеп һәр яшь үгез белән бер ефа он һәм һәр сарык тәкәсе белән бер ефа он китерсен. Ул шулай ук һәр ефа он белән бер хин* май бирсен.
25 Җиденче айның 15 нче көненнән башлап бәйрәм барган җиде көн дәвамында+ ул шул ук гөнаһ йолу корбаны, тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге һәм май бирсен“».
46 «Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Көнчыгышка караган эчке ишегалды капкасы+ алты эш көне+ буе ябык килеш калсын,+ ә Шимбә көнне һәм яңа ай көнендә ул ачык булсын. 2 Башлык тышкы яктан эчке капканың өйалдысы аша керер+ һәм шул капканың яңаклары янына басар. Руханилар аның тулаем яндыру корбанын һәм татулык корбанын корбанга китерер. Шунда башлык капканың бусагасында бөгелеп баш ияр. Аннары ул чыгар, ләкин капка кичкә кадәр ачык килеш калсын. 3 Бу җирдә яшәүче халык та Шимбә көннәрендә һәм яңа ай көннәрендә шул капканың керү урынында Йәһвә алдында бөгелеп башын ияр.+
4 Башлык Шимбә көнне Йәһвәгә тулаем яндыру корбанын китерер: алты кимчелексез тәкә бәрән һәм бер кимчелексез сарык тәкәсе.+ 5 Ул шулай ук икмәк бүләге бирер: һәр сарык тәкәсе китерелгәндә, бер ефа́* он һәм, тәкә бәрән китерелгәндә, бирә алганын китерер. Һәр ефа он белән бер хин* май бирер.+ 6 Яңа ай көнендә көтүдән кимчелексез бер яшь үгез, алты тәкә бәрән һәм сарык тәкәсе корбанга китерелсен. Алар кимчелексез булсын.+ 7 Икмәк бүләге итеп яшь үгез китерелгәндә, башлык бер ефа он, сарык тәкәсе китерелгәндә дә бер ефа он бирсен. Тәкә бәрәннәр өчен исә ул бирә алганны бирсен. Һәр ефа он белән ул бер хин май китерсен.
8 Башлык кергәндә капканың өйалдысы аша керсен, чыкканда да капка өйалдысы аша чыксын.+ 9 Бәйрәмнәр вакытында бу җирдә яшәүче халык Йәһвә алдына килгәндә,+ гыйбадәт кылыр өчен төньяк капка+ аша кергән кешеләр көньяк капка+ аша чыксын, ә көньяк капка аша кергән кешеләр төньяк капка аша чыксын. Беркем дә үзе кергән капка аша чыкмасын. Һәркем каршысындагы капка аша чыксын. 10 Алар арасындагы башлык кешеләр кергәндә керсен һәм кешеләр чыкканда чыксын. 11 Бәйрәмнәрдә һәм шатлыклы көннәрдә ул икмәк бүләге бирсен: яшь үгез китерелгәндә, бер ефа он; сарык тәкәсе китерелгәндә, бер ефа он; тәкә бәрәннәр китерелгәндә, бирә алганны бирсен. Һәр ефа он белән бер хин май бирсен.+
12 Башлык Йәһвәгә ирекле бүләк итеп тулаем яндыру корбаны+ яки татулык корбаны китерсә, көнчыгышка караган капка аның өчен ачык булыр. Ул үз тулаем яндыру корбанын һәм татулык корбанын Шимбә көнне+ китергән тәртип буенча китерер. Ул чыгып киткәч, капканы япсыннар.+
13 Һәр көн Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны итеп кимчелексез бер яше тулмаган тәкә бәрән китер.+ Һәр иртә шулай эшлә. 14 Өстәвенә, һәр иртә икмәк бүләге итеп бер ефа онның алтыдан бер өлешен китер. Шулай ук Йәһвәгә көндәлек икмәк бүләге итеп китерелә торган яхшы онга бөркер өчен бер хин майның өчтән бер өлешен китер. Бу — озакка бирелгән кагыйдә. 15 Алар һәр иртә даими тулаем яндыру корбаны итеп тәкә бәрән, икмәк бүләге һәм май китерсен“.
16 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Башлык үз улларының һәрберсенә мирас итеп бүләк бирсә, бу бүләк улларының милке булып китәр. Бу — аларның мирас итеп алынган милекләре. 17 Әмма ул үз мирасыннан бүләкне берәр хезмәтчесенә бирсә, бу бүләк азатлык елына кадәр генә шул хезмәтченеке булып калыр.+ Аннары шул бүләк башлыкка кайтыр. Улларының мирасы гына һәрвакыт аларныкы булып калыр. 18 Башлык, халыкның милкен тартып алып, үзенә аларның мирасыннан һичнәрсә дә алмасын. Ул үз улларына мирасны үз милкеннән бирсен. Шулай итеп халкымнан берсе дә үз милкеннән мәхрүм калмас“».
19 Аннары ул мине төньякка караган ашханә бүлмәләренә,+ ягъни руханиларның изге ашханә бүлмәләренә, алып баручы капка янындагы керү урыны аша китерде.+ Мин көнбатышта ашханә бүлмәләренең артында бер урын күрдем. 20 Ул миңа болай диде: «Тышкы ишегалдына бернәрсә дә чыгарылмасын өчен һәм халыкка изгелек тапшырылмасын* өчен,+ руханилар гаеп йолу корбанын һәм гөнаһ йолу корбанын бу урында пешерер, икмәк бүләген+ дә анда салыр».
21 Ул мине тышкы ишегалдына чыгарды, һәм без ишегалдының дүрт почмагы яныннан үттек. Тышкы ишегалдының һәр почмагында бер ишегалды күрдем. 22 Тышкы ишегалдының дүрт почмагындагы һәр кечкенә ишегалды 40 терсәк* озынлыкта һәм 30 терсәк киңлектә иде. Һәрберсе бер үк зурлыкта иде.* 23 Шул дүрт ишегалдының һәрберсендә стена тирәли чыгып торган урыннар бар иде, ә шул урыннарның нигезе янында корбаннар пешерер өчен урыннар ясалган иде. 24 Шунда ул миңа: «Бу корылмаларда гыйбадәтханә хезмәтчеләре халыкның корбаннарын пешерә»+,— диде.
47 Аннары ул мине гыйбадәтханәнең керү урынына кире китерде.+ Карасам, гыйбадәтханәнең бусагасы астыннан көнчыгышка таба су ага,+ чөнки гыйбадәтханә көнчыгышка карап тора иде. Су гыйбадәтханәнең уң ягыннан агып чыга иде дә мәзбәхнең көньяк ягыннан үтеп ага иде.
2 Аннары ул мине төньяк капка+ аша тышка алып чыкты. Ул мине көнчыгышка караган тышкы капкага китерде:+ уң яктан су агып тора иде.
3 Теге кеше, кулына үлчәү бавы тотып,+ көнчыгышка таба китте. Барганда 1 000 терсәк* үлчәде дә мине су аша үткәрде. Су тубык сөягенә кадәр иде.
4 Шуннан соң ул кеше тагын 1 000 терсәк үлчәде һәм мине су аша үткәрде. Су тезгә кадәр җитте.
Шуннан соң ул кеше тагын 1 000 терсәк үлчәде һәм мине су аша үткәрде. Су ботка кадәр җитте.
5 Ул тагын 1 000 терсәк үлчәде. Су мин кичә алмаслык көчле агым иде. Су шулкадәр тирән иде ки, аны кичәр өчен кешегә йөзәргә туры килер иде. Аны атлап кына үтеп булмый иде.
6 Ул миннән: «Адәм улы, моны күрдеңме?» — дип сорады.
Аннары ул мине судан кире ярга чыгарды. 7 Ярга чыксам, агымның ике ярында да бик күп агач үсеп утыра.+ 8 Шуннан соң ул миңа болай дип әйтте: «Бу су көнчыгыш өлкәгә ага һәм Араба́*+ аша үтеп, диңгезгә кушыла. Агым диңгезгә кушылгач,+ андагы су савыга. 9 Сулар* аккан һәр урын күп тере җан яши алырлык булыр. Су барып җиткән урыннарда балык күп булыр. Диңгез сулары савыгыр, һәм шул агым аккан бар җирдә бөтен нәрсә яшәр.
10 Диңгез янында Эн-гәдидән+ алып Эн-әглаимга кадәр балыкчылар басып торыр. Анда ятьмәләр киптерерләр. Анда Бөек диңгездәге*+ кебек күп һәртөрле балык булыр.
11 Анда сазлык һәм баткак урыннар булыр. Алар савыкмас. Алар ташландык хәлдә, тозлы булыр.+
12 Агымның ике ярында да җимеш бирүче һәртөрле агач үсеп утырыр. Аларның яфраклары да шиңмәс, җимешләре дә һәрвакыт булыр. Алар һәр ай яңа җимеш бирер, чөнки су аларга изге урыннан ага.+ Аларның җимешләре ашар өчен, ә яфраклары савыгыр өчен булыр».+
13 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай дип әйтә: «Бу җирне сез Исраилнең 12 кабиләсенә мирас итеп бирерсез. Йосыфка ике өлеш бирелер.+ 14 Сез бу җирне мирас итеп алырсыз. Өлешләрегез бертигез булыр. Мин бу җирне ата-бабаларыгызга бирергә ант иттем,+ һәм хәзер ул сезгә мирас итеп бирелә.
15 Җирнең төньяк чикләре мондый: чик Бөек диңгездән Хетлонга+ барган юл буенча үтә. Чик Седадка+ таба, 16 Хама́т,+ Бирота́+ һәм Сибраимга таба бара. (Алар Дәмәше́къ җире һәм Хамат җире арасында урнаша.) Аннары ул Һаура́н+ чиге янындагы Хаси́р-һатикунга таба бара. 17 Шулай итеп чик диңгездән Хаса́р-енонга+ барыр. Ул төньякта Дәмәшекъ чиге буйлап һәм Хамат+ чиге буйлап үтәр. Бу — төньяк чик.
18 Көнчыгыш чик Һауран һәм Дәмәшекъ арасында үтә. Ул Гила́д+ һәм Исраи́л җире арасында, Үрдү́н елгасы буйлап бара. Чиктән алып көнчыгыш диңгезгә* кадәр үлчәгез. Бу — көнчыгыш чик.
19 Көньяк чик* Тамардан алып Мәрибә́-кады́ш суларына+ кадәр, аннары ул Үзәнгә* һәм Бөек диңгезгә*+ барыр. Бу — көньяк чик.*
20 Бөек диңгез көнбатыш чиге булып тора. Бу чик көньяк чиктән алып Лебо́-хама́т*+ каршысындагы урынга кадәр бара. Бу — көнбатыш чик».
21 «Бу җирне үз арагызда — Исраилнең 12 кабиләсе арасында бүлегез. 22 Мирасны үз арагызда һәм сезнең белән яшәгәндә балалары туган үзегез белән яшәүче чит ил кешеләре арасында бүлегез. Алар сезнең өчен Исраилдә туган кеше кебек булыр. Аларга да Исраилнең кабиләләренә бирелгән мирас бирелер. 23 Килмешәккә мирасны үзе яшәгән кабиләдә бирегез»,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
48 «Төньяк яктан башлап кабиләләрнең исемнәре мондый: Данның өлеше+ Хетлонга барган юл буйлап, Лебо́-хаматка+ һәм Хаса́р-енанга бара, Дәмәше́къ чиге буйлап төньякка таба, Хама́т+ яныннан үтә. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 2 Әши́р өлеше+ Дан чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 3 Нәфтәли́ өлеше+ Әшир чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 4 Манашше́ өлеше+ Нәфтәли чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 5 Ифраи́м өлеше Манашше+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 6 Руби́н өлеше Ифраим+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 7 Яһүд өлеше Рубин+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 8 Сез бу җирдән махсус кулланыш өчен бирәчәк өлеш Яһүд чиге буйлап көньякта урнашыр һәм җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр булыр. Аның киңлеге 25 000 терсәк,*+ ә озынлыгы кабилә өлешләренеке кебек булыр. Ул да җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузылыр. Уртасында изге урын булыр.
9 Сез Йәһвәгә иганә итеп бирәчәк өлешнең озынлыгы 25 000 терсәк булыр, ә киңлеге 10 000 терсәк булыр. 10 Бу — руханилар өчен иганә итеп бирелгән изге өлеш.+ Төньяк яктан ул 25 000 терсәк, көнбатыш яктан 10 000 терсәк, көнчыгыш яктан 10 000 терсәк һәм көньяк яктан 25 000 терсәк булыр. Аның уртасында Йәһвәнең изге урыны урнашыр. 11 Бу өлеш Сады́йк токымыннан+ булган изгеләндерелгән руханилар өчен булыр. Алар миңа карата үз вазифаларын үтәп тордылар һәм, исраиллеләр белән ле́вилеләр миннән читләшкәндә,+ миннән читләшмәделәр. 12 Иганә итеп бирелгән җирнең өлеше аларга аеруча изге нәрсә итеп бирелер. Ул ле́вилеләр өлешенең чиге буйлап урнашыр.
13 Руханилар өлеше янында ле́вилеләрнең өлеше булыр. Аның озынлыгы 25 000 терсәк, ә киңлеге 10 000 терсәк. (Бөтен озынлыгы 25 000 терсәк, ә киңлеге 10 000 терсәк булыр.) 14 Алар үз җирләрен сатмасын, алмаштырмасын һәм бу иң яхшы җирнең бер өлешен дә башкаларга бирмәсен, чөнки бу — Йәһвә өчен изге нәрсә.
15 Калган өлеш — 25 000 терсәк озынлыктагы (чик буйлап) һәм 5 000 терсәк киңлектәге өлеш шәһәр өчен,+ гади кулланыш өчен булыр. Анда йортлар һәм көтүлекләр урнашыр. Шәһәр шул өлешнең уртасында булыр.+ 16 Шәһәрнең зурлыгы мондый: төньяк чиге 4 500 терсәк, көньяк чиге 4 500 терсәк, көнчыгыш чиге 4 500 терсәк һәм көнбатыш чиге 4 500 терсәк. 17 Ә көтүлеге мондый: төньягында 250 терсәк, көньягында 250 терсәк, көнчыгыш ягында 250 терсәк, көнбатыш ягында 250 терсәк.
18 Калган өлешнең озынлыгы иганә итеп бирелгән изге өлешнеке кебек булыр.+ Ул көнчыгышка таба 10 000 терсәк һәм көнбатышка таба 10 000 терсәк. Аның чиге иганә итеп бирелгән изге өлешнеке белән бер булыр. Бу өлештә үстерелгән уңыш шәһәрдә хезмәт итүчеләргә ризык булыр. 19 Шәһәрне кайгыртып торучылар — бар Исраи́л кабиләләренең кешеләре — шул җирне эшкәртер.+
20 Һәр ягы 25 000 терсәк булган шакмак өлешне, шул исәптән шәһәр өлешен дә, изге иганә итеп аерып куегыз.
21 Иганә итеп бирелгән изге өлешнең һәм шәһәр өлешенең ике ягындагы җир башлыкныкы булыр.+ Ул иганә итеп бирелгән изге өлешнең көнчыгыш һәм көнбатыш якларында, чикләре буйлап урнашыр. Һәр чикнең озынлыгы 25 000 терсәк. Башлык җиренең башка ике чиге ике кабиләнең чикләре белән бер үк булыр. Иганә итеп бирелгән изге өлеш һәм гыйбадәтханәдәге изге урын башлык җиренең уртасында урнашыр.
22 Ле́вилеләрнең өлеше һәм шәһәрнең өлеше башлыкның өлешләре арасында урнашыр. Башлыкның җире Яһүд чиге+ һәм Биньями́н чиге арасында булыр.
23 Калган кабиләләр турында әйткәндә, Биньямин өлеше җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.+ 24 Шимо́н өлеше Биньямин+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 25 Иссаха́р өлеше+ Шимон чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 26 Зәбулу́н өлеше Иссахар+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла.+ 27 Гәд өлеше Зәбулун+ чиге буйлап көньякта. Ул җирнең көнчыгыш чигеннән көнбатыш чигенә кадәр сузыла. 28 Җирнең көньяк чиге Гәд чиге буйлап көньякта үтә. Ул чик Тамардан+ алып Мәрибә́-кады́ш+ суларына кадәр үтәр, аннары Үзәнгә*+ һәм Бөек диңгезгә* чаклы барыр.
29 Бу җирне Исраил кабиләләренә мирас итеп бүлегез.+ Бу аларның өлешләре булыр»+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
30 «Шәһәрнең чыгу урыннары мондый булыр: төньяк ягы 4 500 терсәк.+
31 Шәһәр капкалары Исраил кабиләләренең исемнәре буенча аталыр. Төньяк яктагы өч капканың берсе — Рубинныкы, икенчесе — Яһүднеке, өченчесе Ле́винеке булыр.
32 Көнчыгыш якның озынлыгы 4 500 терсәк булыр. Анда өч капка булыр: бер капка — Йосыфныкы, бер капка — Биньяминныкы һәм бер капка — Данныкы.
33 Төньяк якның озынлыгы 4 500 терсәк булыр. Анда өч капка булыр: бер капка — Шимонныкы, бер капка — Иссахарныкы һәм бер капка — Зәбулунныкы.
34 Көнбатыш якның озынлыгы 4 500 терсәк булыр. Анда өч капка булыр: бер капка — Гәднеке, бер капка — Әширнеке һәм бер капка — Нәфтәлинеке.
35 Бар якларның озынлыгы 18 000 терсәк булыр. Шул көннән алып шәһәр „Йәһвә анда“ дигән исем йөртер».+
Бу, күрәсең, Йәзәкилнең яшенә карый.
Мәгъ. «Аллаһы ныгыта».
Яки «яшен».
Күрәсең, алар бер зурлыкта һәм туры почмак ясап бер-берсенә кертелгән.
Ягъни тәгәрмәчнең тышкы түгәрәк өлеше.
Сүзгә-сүз «тере затның рухы».
«Адәм улы» дигән сүзтезмә Йәзәкил китабында 93 тапкыр очрый. Бу беренче шундый очрак.
Я, бәлки, «бу халык тәкәббер һәм сине чәнчи алган нәрсәләргә охшаш булса да».
Яки «кайгылы җырлар».
Сүзгә-сүз «аңа», ягъни Йәзәкилнең сул ягына.
Як. 230 г. Ә14 кушымт. к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «икмәк таякларын сындырырмын». Күрәсең, икмәкне элеп саклау өчен кулланылган таяклар.
Сүзгә-сүз «бар җилләргә».
Сүзгә-сүз «бар җилләргә».
Сүзгә-сүз «икмәк таякларыгызны сындырып». Күрәсең, икмәкне элеп саклау өчен кулланылган таяклар.
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «әхлаксыз; азгын».
Сүзгә-сүз «Кул чап». Борынгы заманнарда кешеләр кайгырганнарын күрсәтер өчен кайвакыт шулай эшләгән.
Я, бәлки, «такыяң».
Я, бәлки, «такыяң».
Ягъни бар кеше юк ителгәнгә, мал-мөлкәтне сатып алучы да, аны сатучы да файда күрмәс.
Я, бәлки, «һәм гөнаһлар кылып».
Ягъни куркудан астына сияр.
Ягъни алар кайгырганнарын күрсәтеп үз чәчләрен кыркыган.
Ягъни алтын-көмешләре.
Ягъни потлар ясар өчен кулланылган алтын-көмешне.
Сүз, күрәсең, Йәһвә гыйбадәтханәсенең иң түр бүлмәсе турында бара.
Ягъни әсирлек чылбырлары.
Яки «күрсәтмәләр бирмәс».
Сүзгә-сүз «кулы».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «ачуымны чыгарып».
Күрәсең, потка табынуда кулланылган ботак.
Мөгездән ясалган шундый тартмада каләмнәр һәм язу карасы сакланган.
Ягъни һәр керубимнең.
Сүзгә-сүз «тере зат».
Сүзгә-сүз «тере затның рухы».
Сүзгә-сүз «тере зат».
Ягъни Иерусалим. Яһүдләр бу шәһәрдә яклау табачак дип уйлаган.
Сүзгә-сүз «аларга бер йөрәк бирермен».
Ягъни Аллаһы җитәкчелегенә буйсынучан йөрәк.
Яки «алдап».
Яки «үз күңелләрендәгене пәйгамбәрлек итүчеләргә».
Ягъни алар йорт эчендә юка стена куя һәм, ул нык булып күренсен өчен, аны акбур белән сылый.
Ягъни терсәккә яки беләзеккә киелә торган сихри бәйләвеч.
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Сүзгә-сүз «икмәк таякларын сындырырмын». Күрәсең, икмәкне элеп саклау өчен кулланылган таяклар.
Яки «тюлень тиресеннән ясалган».
Сүзгә-сүз «исемең».
Ягъни ир җенестәге потларны.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Сүзгә-сүз «аякларыңны киң җәеп».
Яки «ачуымны чыгардың».
Сүзгә-сүз «Кәнган».
Яки «хәлсез».
Я, бәлки, «минем сиңа бик нык ачуым чыккан иде».
Күрәсең, бәйле шәһәрләр.
Сүзгә-сүз «Кәнган».
Сүзгә-сүз «патша орлыгын».
Ягъни Сидкыя.
Ягъни Нәбукаднизарга.
Ягъни Сидкыя.
Ягъни Нәбукаднизарга.
Сүзгә-сүз «Кулын».
Сүзгә-сүз «бар җилләргә».
Яки «кеше». Сүзлекне к.
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Ягъни залогын.
Ягъни процент.
Сүзгә-сүз «яңа рух үзегезгә булдырыгыз».
Я, бәлки, «йөзем бакчаңда».
Яки «аларга хөкемемне җиткерергә әзерме».
Сүзгә-сүз орлык.
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Ягъни Исраилне.
Ягъни Исраилгә.
Сүзгә-сүз «күзем».
Ягъни Исраилне.
Сүзгә-сүз «күзләре төбәлгән иде».
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Яки «потлары белән рухи фәхешлек кылып».
Сүзгә-сүз «үз йөзләрегездән».
Яки «гыйбрәтле сүзләр».
Ягъни куркудан астына сиярләр.
Ягъни Йәһвәнең кылычы.
Яки «скипетр».
Күрәсең, бабыллылар.
Ягъни Иерусалимда яшәүче кешеләр.
Сүзгә-сүз «шәһәрне хөкем итәрсеңме, аны хөкем итәрсеңме».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «ятим».
Сүзгә-сүз «үз аталарының шәрәлеген ачалар».
Ягъни процент.
Мәгъ. «аның чатыры».
Мәгъ. «чатырым аңарда».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Сүзгә-сүз «артка ташлап калдырдың».
Ягъни рухи зина.
Яки «аллегория».
Яки «күкрәгеңә сукма».
Яки «Өске иренеңне».
Яки «җаныгыз кызганган нәрсәне».
Яки «стеналар белән уратып алынган яшәү урыннарын».
Яки «тау битен».
Яки «бизәген».
Сүзгә-сүз «кызлары».
Яки «кылычлары».
Яки «җиңсез озын күлмәкләрен».
Сүзгә-сүз «Алар калтырануга киенгән булыр».
Яки «бизәрмен».
Сүзгә-сүз «карт».
Яки «кызыл-соры йонны».
Я, бәлки, «данлыклы».
Монда һәм астарак «Нил» дигән сүз елгага һәм су сибәр өчен казылган каналларга карый.
Сүзгә-сүз «камыштай».
Сүзгә-сүз «ул әйтте».
Сүзгә-сүз «мөгезне».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «Мемфисның».
Ягъни Фива.
Яки «Мемфиска».
Яки «көчен арттырырмын».
Ягъни Бабыл патшасы.
Сүзгә-сүз «Син».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «аларның елгаларын».
Сүзгә-сүз «Синең белән ерганаклар тулыр».
Күрәсең, 12 нче айның. Беренче шигырьне к.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «аның».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Күрәсең, монда хәрби дан күрсәтеп үз кылычлары белән җирләнгән сугышчылар турында әйтелә.
Күрәсең, фиргавен яки Мисыр.
Ягъни залог.
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «сиңа шәһвәтле сүзләр сөйли».
Яки «Аларның кулыннан сарыкларымны кире таләп итәрмен».
Сүзгә-сүз «ризык итеп».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Ягъни Аллаһы җитәкчелегенә буйсынучан йөрәк.
Я, бәлки, «корбанга китереләчәк сарык көтүләре белән».
Яки «сулыш; рух».
Сүзгә-сүз «җилдән».
Яки «рух».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Яки «мирзасы».
Яки «Яшәү урыным; Йортым».
Яки «өстеннән».
Яки «баш мирзасына».
Яки «баш мирзасы».
Яки «авыл җирләрен».
Яки «яллы яшь арысланнары».
Яки «баш мирзасы».
Я, бәлки, «кыска саплы сөңгеләр».
Яки «Гогның күпсанлы гаскәренең үзәне».
Мәгъ. «күпсанлы гаскәрләр».
Сүзгә-сүз «кулны».
Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «йортны». 40—48 нче бүлекләрдә гыйбадәтханә биналары яки гыйбадәтханәнең үзе турында сүз барганда «гыйбадәтханә» дигән сүз кулланыла.
Сүзгә-сүз «алты терсәк озынлыктагы үлчәү таягы, терсәк белән уч киңлеге». Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Капка — берничә бүлмәле зур бина.
Күрәсең, сүз сакчылар бүлмәсе стенасының өске өлеше турында бара.
Я, бәлки, «12».
Сүзгә-сүз «гыйбадәтханәгә». 41, 42 нче бүлекләрдә тышкы изге урын (Изге урын) яки бөтен изге урын (Изге урынны да, Иң изге урынны да үз эченә ала торган гыйбадәтханә) турында сүз барганда «гыйбадәтханә» дигән сүз кулланыла.
Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Ягъни эчке изге урынга, яки Иң изге урынга.
Күрәсең, борылмалы баскыч.
Күрәсең, гыйбадәтханә тирәли тар юл.
Ягъни изге урыннан көнбатышта торган бина.
Сүзгә-сүз «яңагы». Күрәсең, Изге урынга керү урыны турында сүз бара.
Күрәсең, Иң изге урын турында сүз бара.
Сүзгә-сүз «озынлыгы».
Яки «агачтан ясалган алга чыгып тора торган өлеш».
Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Гр. телендә язылган Септуагинта буенча «озынлыгы 100 терсәк». Евр. текстында «бер терсәклек юл» дип әйтелә. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «стенасы киңлегендә».
Сүзгә-сүз «Эчке йортны».
Ә14 кушымт. к.
Я, бәлки, «ул».
Сүзгә-сүз «йортка».
Яки «үзләренең рухи фәхешлеге», ягъни башка илаһларга хезмәт итүләре.
Сүз, күрәсең, потлар турында бара. Алар потларны үз патшалары иткән.
Яки «рухи фәхешлек кылудан».
Сүзгә-сүз «үлчәп чыксын».
Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Бер карыш — як. 22,2 см. Ә14 кушымт. к.
Ягъни халыкның.
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, «тизәк» сүзенә охшаш һәм җирәнүне белдерә.
Сүзгә-сүз «халыкны изгеләндермәс».
Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «500 гә 500».
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Яки «мина». Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «халыкны изгеләндермәс».
Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Яки «Аларның һәрберсе һәм почмак корылмалары бер үк зурлыкта иде».
Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Яки «дала».
Сүзгә-сүз «Ике агым».
Ягъни Урта диңгездәге.
Ягъни Үле диңгезгә.
Сүзгә-сүз «[Җирнең] көньякка таба көньяк ягы».
Ягъни Мисыр үзәненә.
Ягъни Урта диңгезгә.
Сүзгә-сүз «[җирнең] көньякка таба көньяк ягы».
Яки «Хаматка керү урыны».
Монда озын терсәк турында сүз бара. Ә14 кушымт. к.
Ягъни Мисыр үзәненә.
Ягъни Урта диңгезгә.