ЛҮК
Аңлатмалар. 19 нчы бүлек
Заккай: Еврей исеменнән, бәлки, «чиста; саф» дигән мәгънә йөрткән тамыр сүздән барлыкка килгән исем. Заккай, салым җыючыларның башлыгы булганга, күрәсең, Әрихәдә һәм аның тирәсендәге башка салым җыючылар өстеннән җитәкче булган. Әрихә тирәли җирләр уңдырышлы булган һәм мул уңыш биргән, шуңа күрә салымнардан керем зур булган. Заккай бай булган, һәм, аның сүзләреннән (Лк 19:8) күренгәнчә, ул үз байлыгының ким дигәндә ниндидер өлешен җыяр өчен шикле ысуллар кулланган.
ялган гаепләүләргә нигезләнеп... талап алган: Яки «талап алган». (Лк 3:14 кә аңлатманы кара.)
дүрт тапкыр күбрәк: Заккай, күрәсең, салым җыю белән бәйле язуларыннан төрле яһүдләрдән күпме акча алганын санап чыгара алган, һәм ул аларга дүрт мәртәбә күбрәк кайтарырга ант иткән. Бу хәтта Аллаһы кануны буенча таләп ителгәннән дә күбрәк булган. Кеше тәүбә итеп, андый гөнаһ кылганын таныса, ул, Канун буенча, талаганны кире кайтарырга һәм «тулы бәясенә биштән бер өлешен [ягъни 20 процент]... өстәп» бирергә тиеш булган, ә Заккай дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен дигән. Тәүбә итеп, ул ярлыларга ярату да һәм рәнҗетелгән кешеләргә карата гаделлек тә күрсәткән (Лв 6:2—5; Сн 5:7).
мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
патша хакимлеген алыр өчен: Яки «патшалык алыр өчен». Күпчелек очракта «патшалык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе басиле́йа киң мәгънәле һәм еш кына берәр патша идарә иткән хөкүмәтне, шулай ук патша идарәсендәге территорияне һәм кешеләрне белдерә. (Мт 3:2; 25:34 кә аңлатмаларны кара.) Ул шулай ук патшаның патшалыгын, дәрәҗәсен я тоткан урынын һәм шуның белән бәйле абруен, куәтен һәм хакимлеген күрсәтергә мөмкин. Рим империясендә затлы нәселдән булган кешенең Римга патша хакимлеген алыр өчен баруы гадәти хәл булган. Гайсәнең кинаяле хикәясен тыңлаганда, кешеләр Бөек Һирудның улы Архелайны исләренә төшергәндер. Үз үлеме алдыннан Һируд Архелайны Яһүдия һәм башка өлкәләр өстеннән үзенә алмашка килүче идарәче итеп билгеләгән. Әмма бу хакимлекне алыр өчен Архелай башта, кайсар Августның рөхсәтен алырга дип, Римга озын сәяхәт ясаган.
мина: Грек минасы берәр тәңкә түгел, ә якынча 340 г тиң авырлык берәмлеге булган һәм, борынгы грек язучыларының хезмәтләре буенча, 100 драхмага тиң булган. Драхма якынча бер динарга тиң булганга, бер мина шактый зур акча булган. (Сүзлектән «Динар» кара.) Грек минасы еврей минасыннан аерылып торган. (Сүзлектән «Мина» һәм Ә14 кушымт. кара.)
Патша хакимлеген: Яки «Патшалыкны». (Лк 19:12 гә аңлатманы кара.)
көмеш акча: Мт 25:18 гә аңлатманы кара.
көмеш акчаларны: Мт 25:18 гә аңлатманы кара.
әйләнешкә: Лүкнең Яхшы хәбәрендәге миналар, ә Маттайның Яхшы хәбәрендәге талантлар турындагы мисалларда Гайсә табыш алыр өчен акчаларны әйләнешкә кертү турында әйтә (Мт 25:14—30; Лк 19:12—27). Монда «әйләнеш» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе тра́пеза «өстәл» дигәнне аңлата (Мт 15:27). Бу сүз акча белән бәйле эшләрдә, мәсәлән акча алмаштыручыларга карата, кулланылганда, акча өчен өстәлне аңлата (Мт 21:12; Мк 11:15; Ях 2:15). Беренче гасырда акчаны процентка бирү Исраилдә һәм күрше халыкларда киң таралган булган.
табышы белән: Канун буенча, исраилле ярлы милләттәшенә әҗәткә акча биргәч, аннан риба түләтергә тиеш булмаган (Чг 22:25). Әмма чит ил кешесеннән (күрәсең, акча-сәүдә эшләрендә) риба түләтү рөхсәт ителгән (Кн 23:20). Гайсә көннәрендә, күрәсең, акчаны әйләнешкә кертеп, табыш алу гадәти хәл булган.
Битфәгия: Мт 21:1 гә аңлатманы кара.
Битаниягә: Мт 21:17 гә аңлатманы кара.
ишәк баласын: Мт 21:2; Мк 11:2 гә аңлатмаларны кара.
Йәһвә: Зб 118:26 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
ташлар кычкыра башлар: Контекст күрсәткәнчә, Гайсәнең шәкертләре, Зб 118:26 дагы сүзләрне кулланып, Аллаһыны мактаган, ә фарисейлар аларга каршы төшкән (Лк 19:37—39). Монда Гайсә үз шәкертләренең шул игъланы турында әйтә. Алар кулланган пәйгамбәрлек мәдхия, һичшиксез, шул очракта үтәлгән, чөнки Йәһвәнең сүзләре «үтәлмичә» аңа «кире кайтмас» (Иш 55:11). Шәкертләрне ул вакытта дәшмәскә мәҗбүр иткән булсалар, бу пәйгамбәрлекне үтәр өчен ташлар кычкыра башлар иде.
елый: «Елый» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе еш кына кычкырып елауны белдерә.
очланган бүрәнәләрдән... ныгытмалар: Яки «казык читән». Грек сүзе ха́ракс Мәсихче Грек Язмаларында монда гына очрый. Аның мәгънәсе «берәр мәйданны киртәләү өчен кулланылган очланган таяк я колга; бүрәнә» һәм шулай ук «бүрәнәләрдән төзелгән хәрби корылма; казык читән». Гайсәнең сүзләре б. э. 70 елында, Тит җитәкчелегендәге римлылар Иерусалим тирәли камау стенасын, ягъни казык читән, төзегәч, үтәлгән. Титның өч максаты булган: яһүдләргә качарга юл куймау, шәһәрнең кулга алынуын тизләтү һәм анда торучыларны, ачлыктан интектереп, бирелергә мәҗбүр итү. Иерусалим тирәли бу ныгытманы төзер өчен, Рим гаскәре ул җирдәге бөтен агачларны кисеп бетергән.
Алар... таш өстендә таш калдырмас: Мт 24:2 гә аңлатманы кара.
тикшерү вакытын: Яки «үзеңне тикшерү өчен билгеләнгән вакытны». Грек сүзе эпископе́ (тикшерү; килеп китү) эпи́скопос (күзәтче) һәм эпископе́о (күзәтү; игътибар белән күзәтү) дигән сүзләр белән тамырдаш һәм уңай я тискәре мәгънәгә ия булырга мөмкин. Гайсәнең җирдәге хезмәте белән бәйле бу тикшерү вакытын танымаган тугрылыксыз яһүдләргә бу тикшерү Аллаһының каты хөкемен китергән. Әмма шушы тикшерү вакытын таныган һәм аннан тәүбә итәр өчен һәм Аллаһыга иманнарын күрсәтер өчен файдаланган кешеләр Аллаһы хуплавын алган. Шул ук грек сүзе Септуагинтада Иш 10:3 һәм Ир 10:15 тә «хөкем (җәза) көне; җавапка тартылачак көн» дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсен күрсәтер өчен кулланылган.
Гыйбадәтханәгә: Мт 21:12 гә аңлатманы кара.
андагы сатучыларны куып чыгара: Б. э. 33 елының 10 нисанында Гайсә гыйбадәтханәне икенче мәртәбә чистарта. Бу очрак Маттайның (21:12—17), Маркның (11:15—18) һәм Лүкнең Яхшы хәбәрләрендә сурәтләнә. Ә беренче чистарту Гайсә б. э. 30 елындагы Пасах бәйрәменә килгәч булган, һәм ул Ях 2:13—17 дә тасвирлана.
юлбасарлар оясына: Мт 21:13 кә аңлатманы кара.