ЯХЪЯ
Аңлатмалар. 12 нче бүлек
Пасах бәйрәменә алты көн кала: Гайсә, күрәсең, Битаниягә (кояш баерга торганда) 8 нисан, шимбә көне башланырга торганда килгән. Шимбә көненнән соң (ягъни 9 нисан башлангач), ул махаулы Шимунның өендә Марта, Мәрьям һәм Лазар белән бергә кичке аш ашаган. (Ях 12:2—11; Мт 26:6 га аңлатманы һәм А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
Битаниягә: Мт 21:17 гә аңлатманы кара.
Лазар: Лк 16:20 гә аңлатманы кара.
кичке аш: Ягъни махаулы Шимунның өендә кояш баеганнан соң, 9 нисан башлангач, үткәрелгән кичке аш (Мт 26:6; Мк 14:3).
Мәрьям: Ягъни Марта белән Лазарның бертуганы (Ях 11:1, 2). Мт 26:7 һәм Мк 14:3 тәге параллель урыннарда ул «бер хатын» дип атала.
якынча 300 грамм: Ягъни бер литра. Монда грек төшенчәсе ли́тра кулланыла. Аның авырлыгы якынча 327 г тиң булган. (Ә14 кушымт. кара.)
хуш исле май, бик кыйммәтле: Яхъя хәбәре буенча, бу майны «300 динарга» сатып булыр иде дип Яһүд Искариот әйткән (Ях 12:5). Аның бәясе гади эшченең якынча бер еллык эш хакына тиң булган. Нард маен Гималай тауларында үскән бер хуш исле үләннән (Nardostachys jatamansi) ясаганнар дип уйлыйлар. Нардны еш кына арзанрак майлар белән катыштырганнар, хәтта ясалма нардлар да булган. Ләкин Марк белән Яхъя бу май саф нард булган дип әйтә. (Мк 14:3; сүзлектән «Нард» кара.)
Гайсәнең аякларын майлады: Мк 14:3 кә аңлатманы кара.
аны сатарга җыенган: Монда кулланылган ике грек фигыле (берсе «җыенган» дип, ә икенчесе «сатарга» дип бирелгән) хәзерге заманда тора. Бу Яһүд Гайсәгә хисләргә бирелеп түгел, ә алдан уйлап хыянәт иткән дигән фикерне белдерергә мөмкин. Ях 6:64 тәге сүзләр бу фикерне раслый. (Ях 6:64 кә аңлатманы кара.)
300 динарга: Мк 14:5 кә аңлатманы кара.
мине җирләү көненә әзерләр өчен: Мт 26:12 гә аңлатманы кара.
Икенче көнне: Ягъни б. э. 33 елының 9 нисан көненең иртәсе. 9 нисан үткән кичне, кояш баткач, башланган булган. Шул кичне Гайсә махаулы Шимунның йортында кичке аш ашаган. (Ях 12:1 гә аңлатманы һәм Ә12 кушымт. кара.)
бәйрәмгә: Контекст күрсәткәнчә, бу Пасах бәйрәме булган (Ях 11:55; 12:1; 13:1). Пасах бәйрәме 14 нисанда үткәрелгән, ә Төче икмәк бәйрәме 15 нисаннан алып 21 нисанга кадәр дәвам иткән булган. (Лв 23:5, 6; Сн 28:16, 17; Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә бу ике бәйрәм үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көн, 14 нисаннан алып 21 нисанга кадәр, бер бәйрәм дип саналган (Лк 22:1). Иосиф Флавий «төче икмәк бәйрәме дип аталган сигез көнлек бәйрәмне» искә ала. (Ә12 кушымт. кара.)
Коткар аны, синнән ялварып үтенәбез: Мт 21:9 га аңлатманы кара.
Йәһвә: Зб 118:25, 26 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (А5 һәм Б кушымт. кара.)
Болай дип язылган бит: Ях 12:15 тә китерелгән өземтә Зк 9:9 дан алынган.
кыз Сион: Мт 21:5 кә аңлатманы кара.
Ишәк баласына: Марк (11:2), Лүк (19:35) һәм Яхъя хәбәрләрендә, бу вакыйга сурәтләнгәндә, бер генә хайван — ишәк баласы — турында әйтелә. Маттай хәбәрендә исә (21:2—7) шулай ук ана ишәк тә искә алына. (Мт 21:2, 5 кә аңлатмаларны кара.)
төрбәдән: Яки «хәтер төрбәсеннән». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)
греклар: Беренче гасырда Исраилдә күп кенә грек колонияләре булган, әмма бу контекстта шушы төшенчә, күрәсең, яһүдләр диненә күчкән грекларны аңлата. Шунысы игътибарга лаек: Ях 12:32 дә Гайсә пәйгамбәрлек итеп әйткән: «Мин һәртөрле кешене үземә җәлеп итәчәкмен».
Үз җанын: Яки «Үз тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)
хезмәт итәргә: Бу шигырьдә хезмәтче дип бирелгән диа́конос дигән грек исеме монда кулланылган диаконе́о дигән грек фигыле белән тамырдаш. Изге Язмаларда еш кына грек сүзе диа́конос башкалар хакына басынкы гына туктаусыз хезмәт башкарган кешене күрсәтер өчен кулланыла. (Мт 20:26 га аңлатманы кара.)
Җаным: Грек сүзе психе́ гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителә. Монда ул кешенең бөтен барлыгын аңлата. Шуңа күрә аны «минем бөтен барлыгым» я «мин» генә дип тәрҗемә итеп була. (Сүзлектән «Җан» кара.)
тавыш: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — өченчесе. Беренче очрак б. э. 29 елында, Гайсә суга чумдырылганда булган, һәм моның турында Мт 3:16, 17; Мк 1:11; һәм Лк 3:22 дә языла. Икенчесе б. э. 32 елында, Гайсәнең кыяфәте үзгәргәндә булган һәм Мт 17:5; Мк 9:7 һәм Лк 9:35 тә искә алына. Өченче очрак турында Яхъяның Яхшы хәбәрендә генә язылган. Ул б. э. 33 елында Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәменә берничә көн калганда булган. Йәһвә Гайсәнең «Атам, исемеңне данла» дигән сүзләренә җавап биргән.
бу дөньяның идарәчесе: Охшаш сүзтезмә Ях 14:30 һәм 16:11 дә очрый һәм Шайтан Иблисне аңлата. Бу контекстта «дөнья» (грекча ко́смос) дигән төшенчә Аллаһыдан читләшеп яшәгән һәм эшләре Аллаһы ихтыярына каршы килгән кешелек җәмгыятен белдерә. Аллаһы бу гаделсез дөньяны булдырмаган; дөнья «Явызның хакимлеге астында тора» (1Ях 5:19). Шайтан һәм аның «күкләрдәге явыз рухи көчләре» «бу караңгылык өстеннән хакимлек итүче» күренми торган «дөнья идарәчеләре [космокра́тор дигән грек сүзенең формасы]» буларак эш итә (Эф 6:11, 12).
куып чыгарылачак: Гайсәнең бу пәйгамбәрлек сүзләре киләчәк вакытка — Шайтан бу дөньяның идарәчесе урыныннан бәреп төшереләчәк вакытка күрсәтә.
Мине баганага күтәрәчәкләр: Киләсе шигырьдән күренгәнчә, монда, күрәсең, Гайсәнең баганада җәзалап үтереләчәге турында сүз бара.
һәртөрле кешене: Гайсә һәртөрле кешене, милләте, расасы һәм матди хәленә карамастан, үзенә җәлеп итәчәге турында әйтә. (Рс 10:34, 35; Ач 7:9, 10; Ях 6:44 кә аңлатманы кара.) Шунысы игътибарга лаек: ул чакта гыйбадәтханәгә табыныр өчен килгән кайбер греклар Гайсә белән очрашырга теләгән. (Ях 12:20 гә аңлатманы кара.) Күп тәрҗемәләрдә пас («һәркем; бар [кешеләр]») дигән грек сүзенең тәрҗемәсе мондый фикер бирә: ахыр чиктә һәр кеше Гайсәгә җәлеп ителәчәк. Әмма бу фикер Изге Язмаларның башка өлешләренә туры килми (Зб 145:20; Мт 7:13; Лк 2:34; 2Тс 1:9). Бу грек сүзе сүзгә-сүз «бар; һәркем» дигәнне аңлатса да (Рм 5:12), Мт 5:11 һәм Рс 10:12 дән яхшы күренгәнчә, ул «төрле» яки «һәртөрле» дигән мәгънә йөртергә мөмкин; күп тәрҗемәләрдә шушы шигырьләрдә «һәртөрле; төрле» кебек сүзләр кулланыла (Ях 1:7; 1Тм 2:4).
Йәһвә: Иш 53:1 дән алынган бу өзектә еврей телендәге төп нөсхәдә Аллаһының исеме бер тапкыр гына, «Йәһвә кулы» дигән сүзтезмәдә генә, кулланыла. Ләкин Яхъя, күрәсең, Ишагыя пәйгамбәрлегеннән өземтәне Септуагинтадан китерә. Анда грек тексты Ки́риос (Хуҗа) сүзенең мөрәҗәгать итү формасы белән башлана. (Шулай ук Иш 53:1 дән өземтә китерелгән Рм 10:16 ны кара.) Ишагыя пәйгамбәр үз сорауларын Аллаһыга биргән, һәм тәрҗемәчеләр, укучылар моны аңласын өчен, Аллаһы исемен шигырьнең беренче өлешенә керткәндер. Инде искә алынганча, Ки́риос сүзе еш кына Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә еврей телендәге төп нөсхәдә очраган тетраграмматонны алыштырыр өчен кулланылган (өземтәдәге икенче Ки́риос сүзе очрагындагы кебек). Шуңа күрә анда төп текстта Аллаһы исеме торган. Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й12, 14, 16—18, 22, 23 дип атала) Ях 12:38 дә беренче өлешендә Аллаһы исеме кулланыла.
Йәһвәнең кулы: Иш 53:1 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә бер тапкыр очрый. (Бу шигырьдәге Йәһвә исеменә аңлатманы һәм А5 һәм Б кушымт. кара.) Кул дигәнне аңлаткан еврей һәм грек төшенчәләре еш кына Изге Язмаларда образлы кулланыла һәм кодрәт күрсәтү сәләтен белдерә. Йәһвә Гайсәнең башкарган галәмәтләре һәм могҗизалары аша үз «кулын», ягъни үз кодрәтен һәм көч кулланырга сәләтен, ачкан.
Ишагыя Мәсихнең данын күргәнгә: Ишагыя бер күренештә күктәге ишегалларында мәһабәт тәхеттә утыручы Йәһвәне күргән булган. Күренештә Йәһвә аңардан: «Безнең өчен кем барыр?» — дип сораган (Иш 6:1, 8—10). «Безнең» дигән күплек сандагы зат алмашлыгы бу күренештә Аллаһы белән ким дигәндә тагын берәрсенең булуын күрсәтә. Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акылга ятышлы булып күренә: «Ишагыя Мәсихнең данын күргән» дип язганда, Яхъя Гайсәнең, җиргә килгәнче, Йәһвә белән булганда ия булган даны турында әйткән (Ях 1:14). Бу Яр 1:26 да язылганнарга туры килә. Анда Аллаһы әйткән: «Әйдә, үз сурәтебездә... кеше барлыкка китерик». (Шулай ук Гс 8:30, 31; Ях 1:1—3; Кл 1:15, 16 да кара.) Яхъя Ишагыя аның, ягъни Мәсих, турында әйткән дип өсти, чөнки Ишагыя язганнарының зур өлеше алдан әйтелгән Мәсихкә багышланган.
башлыклар: Монда «башлыклар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе, күрәсең, яһүдләрнең югары суды, ягъни Югары киңәшмәнең, әгъзаларын күрсәтә. Бу төшенчә Ях 3:1 дә Никәдимгә — бу судның әгъзасына — карата кулланыла. (Ях 3:1 гә аңлатманы кара.)
синагогадан куып чыгарырлар: Ях 9:22 гә аңлатманы кара.
хөкем итмим: Яки «гаепләмим». (Ях 3:17 гә аңлатманы кара.)