Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең II гасыр кулъязмасы
Монда Изге Язмаларның борынгы кулъязмасының беренче бите күрсәтелгән. Ул Бодмер папирусы 2 (P66) дип атала һәм якынча б. э. 200 елында күчереп язылган һәм кодекс итеп тегелгән. Бу грек телендәге кулъязма Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең (яки Инҗилнең) зур өлешен үз эченә ала. Аның беренче бите Эуанге́лион Ката́ Йоа́нен («Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр») дигән исем (билгеләнгән) белән башлана. Андый исемнәр, күрәсең, төп нөсхә текстында булмаган, ә соңрак аларны күчереп язучылар өстәгән. Андый исемнәрне язучының исеме белән бергә, бәлки, гамәли сәбәпләр аркасында куллана башлаганнардыр. Шулай итеп китапларны төгәл билгеләп булган.
Чыганак:
Fondation Martin Bodmer, Cologny (Genève)
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: