«Андый мәхәббәт күңелебезгә үтеп керде»
ШИМБӘ көнне 2015 елның 25 апрелендә Непал илендә 7, 8 баллы җир тетрәү булган. Непал Һиндстаннан төньякта урнашкан һәм күбесенчә таулар белән капланган. Бу җир тетрәү Непал башкаласы Катманду шәһәреннән төньяк-көнбатышка якынча 80 километр ераклыкта булган. Ни аяныч, 8 500 дән артык кеше һәлак булган. Шуңа күрә бу Непалның иң һәлакәтле табигать афәте дип санала. Ярты миллионнан артык йорт җимерелгән. Непалдагы 2 200 Йәһвә Шаһитенең күбесе зыян күргән территориядә яшәгән. Кызганычка каршы, бер Йәһвә Шаһите һәм аның ике баласы вафат булган.
«Җир тетрәү башланганда, иң күп зыян күргән җирләрдә яшәгән Йәһвә Шаһитләре үз очрашуларын үткәрә иде,— дип сөйли Мишель исемле Йәһвә Шаһите.— Ул вакытта күбесе өйдә булса, югалтулар, һичшиксез, күбрәк булыр иде». Ни өчен очрашуларга килгән кешеләр исән калган? Төп сәбәп Патшалык Залларының төзелешендә булган.
«ХӘЗЕР БЕЗ МОНЫҢ ФАЙДАСЫН КҮРӘБЕЗ!»
Непалдагы заманча Патшалык Заллары җир тетрәүләргә чыдарлык итеп төзелгән. Патшалык Залларын төзүдә катнашкан Ман Бахадур болай ди: «Бездән еш кына, ни өчен чагыштырмача кечкенә биналар өчен шулкадәр нык нигез салырга, дип сорый иделәр. Хәзер без моның файдасын күрәбез!» Җир тетрәүдән соң Патшалык Залларын ышык урын итеп кулланырга рөхсәт ителгән. Җир селкенүләре дәвам ителсә дә, Йәһвә Шаһитләре һәм аларның күршеләре шул залларда үзләрен имин хис иткәннәр.
Йәһвә Шаһитләре һәм аларның күршеләре Патшалык Залларында ышык урын тапкан
Кайбер Йәһвә Шаһитләре белән ни булганы билгесез булган. Мәсихче өлкәннәр шул имандашларын шунда ук эзли башлаган. «Өлкәннәр үзләре турында түгел, ә иң элек җыелышның иминлеге турында кайгыртты,— дип сөйли Бабита исемле Йәһвә Шаһите.— Андый мәхәббәт күңелебезгә үтеп керде». Җир тетрәүдән соңгы көнне Йәһвә Шаһитләренең Непалдагы эшчәнлеген күзәткән комитетның өч әгъзасы күчеп йөрүче күзәтчеләр белән бергә, ихтыяҗларны билгеләр өчен һәм җирле өлкәннәргә ярдәм итәр өчен, җыелышларга килеп китә башлаган.
Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсеннән килгән Гэри Бро зыян күргәннәргә булыша
Җир тетрәүдән соң алты көн үткәч, Йәһвә Шаһитләренең Кушма Штатлардагы төп идарәсеннән Непалга Гэри Бро үз хатыны Руби белән килгән. Югарыда искә алынган комитетның әгъзасы Рубен болай ди: «Катмандудагы ыгы-зыгы һәм дәвам ителгән җир селкенүләре аркасында без Бро кардәш килә алырмы, юкмы дип шикләнә идек. Әмма ул килергә тәвәккәл иде һәм тәки килде бит! Җирле Йәһвә Шаһитләре моңа бик шат булды».
«БЕЗ... ТАГЫ ДА ЯКЫНРАК БУЛУЫБЫЗНЫ СИЗДЕК»
Йәһвә Шаһитләренең Непалдагы филиалында хезмәт итүче Шилас болай ди: «Телефон элемтәсе торгызылу белән телефоныбыз көне-төне шалтырады! Бөтен дөнья буйлап яшәгән имандашларыбыз безнең турында борчылды. Кайберәүләренең телләрен аңламасак та, без аларның мәхәббәтен һәм ярдәм итәргә теләгәннәрен сизеп тордык».
Европадан килгән табиблардан торган Йәһвә Шаһитләре төркеме зыян күргәннәргә булыша
Җир тетрәүдән соң берничә көн дәвамында җирле Йәһвә Шаһитләре, мохтаҗларга ярдәм итәр өчен, Патшалык Залларына ризык китергән. Илдә Ярдәм итү комитеты да оештырылган булган һәм тиздән, күбесенчә Бангладеш, Һиндстан һәм Япониядән, матди ярдәм килә башлаган. Берничә көн эчендә табиблардан торган Йәһвә Шаһитләре төркеме, Европадан килеп, Патшалык Залларының берсендә медицина пункты оештырган. Алар кичектермичә эшкә керешкән һәм җир тетрәүдән зыян күргән кешеләрнең физик хәлен дә тикшергән, эмоциональ җәрәхәтләрен дә дәвалаган.
Уттера исемле бер хатын, күпләрнең хисләрен чагылдырып, болай дигән: «Җир тетрәү куркыныч һәм дәһшәтле булды. Әмма ахыр чиктә без үзебезнең рухи гаиләбезгә тагы да якынрак булуыбызны сиздек». Әйе, җир тетрәү аркасында Йәһвә халкының Аллаһыга һәм бер-берсенә карата мәхәббәте сүрелмәгән, ә киресенчә ныгыган гына.