Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g18 № 2 5 б.
  • 2. Хезмәттәшлек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 2. Хезмәттәшлек
  • Уяныгыз! 2018
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Фикер-карашларыгыз төрле булганда
    Гаилә өчен ярдәм
  • Никах ихтирам ителсен
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • «Чал аерылышуны» ничек булдырмаска?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Ничек рәхмәтле булырга?
    Уяныгыз! 2017
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2018
g18 № 2 5 б.
Ир белән хатын, ике пилот буларак, хезмәттәшлек итә

Ир белән хатын ике пилот сыман хезмәттәшлек итәргә тиеш

Ир белән хатын өчен

2. Хезмәттәшлек

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Ир белән хатынның хезмәттәшлек итүе бер самолетта очучы ике пилотның хезмәттәшлегенә охшаш. Авырлыклар туганда, аларның һәрберсе «мин» дип түгел, ә «без» дип уйлый.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Алар инде ике түгел, ә бер тән» (Маттай 19:6).

«Никах ул — бер кешенең җыры түгел, ә дуэт. Уңышлы никах ир белән хатынның тыгыз хезмәттәшлек итүеннән тора» (Кристофер).

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Кыенлыклар килеп чыкканда, бер-берсе белән хезмәттәшлек итмәгән ирле-хатынлы гадәттә проблеманы чишүгә түгел, ә тормыш иптәшенең кимчелекләренә игътибарын туплый. Нәтиҗәдә, алар энәдән дөя ясый.

«Хезмәттәшлек — никахның асылы. Ирем белән бер команда булмаган булсак, без ирле-хатынлы түгел, ә бүлмәдәшләр генә — мөһим карарларга төрлечә караган күршеләр генә булыр идек» (Александра).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ

  • Мин үзем эшләп тапкан акчаны үземнеке генә дип саныйммы?

  • Ял итәр өчен, минем тормыш иптәшемнән аерым буласым киләме?

  • Мин тормыш иптәшемнең туганнарыннан, ул алар белән якын аралашса да, читләшмимме?

БЕР-БЕРЕГЕЗ БЕЛӘН ФИКЕР АЛЫШЫГЫЗ

  • Гаилә тормышыбызның кайсы өлкәләрендә без яхшы хезмәттәшлек итәбез?

  • Без кайсы якларны яхшырта алыр идек?

  • Гаиләбездә хезмәттәшлек рухын үстерер өчен, без нәрсә эшли алыр идек?

КИҢӘШЛӘР

  • Теннис уенында бер-береңә каршы я команда буларак бер якта уйнап була. Уйлап карагыз: тормыш иптәшегез белән бер команда буларак эш итәр өчен, сез нинди адымнар ясый аласыз?

  • «Ничек миңа җиңәргә?» дип түгел, ә «Ничек безгә җиңәргә?» дип уйларга тырышыгыз.

«Кем хаклы, кем юк икәне мөһим түгел. Иң мөһиме — арагыздагы тынычлык һәм бердәмлек» (Итан).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:3, 4).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу