Тискәре караштан савыгу
Миллионлаган кеше үткән мәкаләләрдә китерелгән принципларны үз тормышларында кулланган һәм тискәре караштан арынуда зур уңышларга ирешкән. Ләкин шунысын танырга кирәк: тискәре караштан без үз көчебез белән генә тулысынча арына алмыйбыз. Димәк, безнең бөтенләй өметебез юкмы?
Камил хөкүмәт
Әлеге хөкүмәтләр кешеләр арасындагы тискәре карашларны бетерә алмаган. Нинди дә булса хөкүмәт моңа ирешә алырмы?
Тискәре карашны бетерер өчен, хөкүмәт шуны эшләргә тиеш:
1. Кешеләрне фикер йөртү рәвешләрен һәм бер-берсенә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә дәртләндерергә.
2. Башкаларның тискәре карашыннан зыян күргән кешеләрнең күңел яраларын төзәтергә.
3. Үз гражданнарына карата бертигез карарга.
4. Бар халыкларны берләштерергә.
Изге Язмаларда әйтелгәнчә, андый хөкүмәтне Аллаһы булдырган. Ул «Аллаһы Патшалыгы» дип атала (Лүк 4:43).
Бу хөкүмәт нәрсә башкарачак? Әйдәгез, карап чыгыйк.
1. Әхлакый тәрбия бирәчәк
«Җирдә яшәүчеләр тәкъвалыкка өйрәнәчәк» (ИШАГЫЯ 26:9).
«Чын тәкъвалыкның нәтиҗәсе тынычлык булыр, чын тәкъвалыкның җимеше дәвамлы тынычлык һәм иминлек булыр» (ИШАГЫЯ 32:17).
Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы Патшалыгы кешеләрне гаделлеккә өйрәтәчәк. Кешеләр яхшылыкны яманлыктан, ягъни гаделлекне гаделсезлектән, аерырга өйрәнгәч, аларның бер-берсенә мөнәсәбәте үзгәрәчәк. Барысы шуны аңлаячак: иң дөресе — һәртөрле кешене ярату.
2. Күңел яраларын төзәтәчәк
Аллаһы «аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (АЧЫЛЫШ 21:4).
Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы Патшалыгы гаделсезлек китергән бар авыртуны бетерәчәк. Тискәре карашның корбаннары бүтән бернинди дә дошманлык хисе сизмәячәк.
3. Гаделлек буенча идарә итәчәк
«Ул күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәс, колаклары ишеткәннәре буенча гына фаш итмәс. Ул мескеннәрне дөреслек белән хөкем итәр. Җирдәге юашларның файдасына кешеләрне намуслылык белән фаш итәр» (ИШАГЫЯ 11:3, 4).
Бу нәрсәне аңлата? Гайсә Мәсих — Аллаһы Патшалыгының Патшасы — җир белән гаделлек буенча идарә итәчәк. Гайсә бер милләтне икенчесеннән өстен күрмәячәк. Аның идарәсе астында барысы да гадел законнар буенча яшәячәк.
4. Бердәмлек урнаштырачак
Аллаһы Патшалыгы кешеләрне «бер фикердә булырга, бер-берсен яратырга, бердәм һәм фикердәш булырга» өйрәтә (ФИЛИПИЯЛЕЛӘРГӘ 2:2).
Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы Патшалыгының гражданнары арасында чын бердәмлек хөкем сөрәчәк. Алар бер-берсен эчкерсез яратканга бердәм булачак.