Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g21 № 1 12-13 б.
  • Өмет бирүче белем

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Өмет бирүче белем
  • Уяныгыз! 2021
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы явыз кешеләрне юк итәчәк
  • Аллаһы Шайтанны һәлак итәчәк
  • Аллаһы чир-авыруларны һәм үлемне бетерәчәк
  • Барлыкка Китерүчебез җирне оҗмахка әйләндерәчәк
  • Аллаһы үлгәннәрне тормышка кайтарачак
  • Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Җир өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Сине бәхетле киләчәк көтә!
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
  • Аллаһының дуслары Оҗмахта яшәячәк
    Син Аллаһының дусты була аласың!
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2021
g21 № 1 12-13 б.
Кешеләр гүзәл оҗмахта муллыкта һәм хайваннар белән татулыкта яши.

Өмет бирүче белем

Аллаһы тиздән зур үзгәрешләр ясарга вәгъдә итә. Ул бар газапларны юк итәчәк, һәм кешеләр җирдә бәхетле яшәячәк (Зәбур 37:11). Ни өчен бу вәгъдәгә ышанып була? Чөнки «Аллаһы кеше түгел, ул ялган сөйләми» (Саннар 23:19). Аллаһы ясаячак кайбер үзгәрешләрне карап чыгыйк.

Аллаһы явыз кешеләрне юк итәчәк

«Явызлар чүп үләне кебек үсә, бөтен яманлык кылучылар чәчәк ата, әмма бу — алар мәңгегә юк ителсеннәр өчен генә» (ЗӘБУР 92:7).

Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, явызлык көннән-көн арта бара, һәм без моңа гаҗәпләнмибез. Бүген Изге Язмаларда язылган 2 Тимутигә 3:1—5 тәге сүзләр үтәлә, ә анда «соңгы көннәрдә» кешеләр аеруча явыз булачак дип әйтелә. Нинди «соңгы көннәр» турында сүз бара? Монда явыз кешеләрнең ахыргы көннәре күздә тотыла. Тиздән Аллаһы яман юлларын калдырырга теләмәгән кешеләрне юк итәчәк. Җирдә тик Аллаһыга тыңлаучан кешеләр генә калачак. «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29).

Аллаһы Шайтанны һәлак итәчәк

«Аллаһы тиздән Шайтанны аякларыгыз астында изәчәк» (РИМЛЫЛАРГА 16:20).

Шайтан, җеннәр һәм бар явыз кешеләр юк ителгәч, бөтен җирдә тынычлык урнашачак. Барлыкка Китерүче гадел кешеләргә, сезне «беркем дә куркытмас», дип вәгъдә итә (Микай 4:4).

Аллаһы чир-авыруларны һәм үлемне бетерәчәк

Аллаһы «аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (АЧЫЛЫШ 21:4).

Шайтан Иблис, Адәм белән Хаува һәм камилсезлегебез аркасында килгән бар зыян юк ителгәч, газаплар һәм чир-авырулар бетәчәк. Ахыр чиктә хәтта үлем булмаячак. Аллаһыны яраткан һәм тыңлаган кешеләр мәңге яшәячәк. Әмма кайда?

Барлыкка Китерүчебез җирне оҗмахка әйләндерәчәк

«Чүл һәм кибеп беткән җир сөенер, дала шатланыр һәм зәгъфран кебек чәчәк атар» (ИШАГЫЯ 35:1).

Аллаһы явыз дөнья төзелешен юк иткәч, җир чәчәк атачак! Җир йөзе гүзәл бакчага әйләнәчәк, һәм анда ризык мул булачак (Зәбур 72:16). Океаннар, күлләр һәм елгалар чиста булачак, һәм анда тереклек мыжгып торачак. Без хәтта җир кайчандыр пычратылган булганын онытырбыз. Кешеләр үзләре төзегән йортларда яшәячәк. Беркем дә ач, ярлы һәм йортсыз булмаячак (Ишагыя 65:21, 22).

Аллаһы үлгәннәрне тормышка кайтарачак

«Кешеләр... үледән тереләчәк» (РӘСҮЛЛӘР 24:15).

Сезнең үлгән якыннарыгызны яңадан күрәсегез киләме? Аллаһы Тәгалә аларны җирдә булачак оҗмахта тормышка кайтарачак. Сез аларны, ә алар сезне таныячак. Күз алдына гына китерегез: нинди шатлыклы вакыт булачак! Ни өчен без моңа өметләнә алабыз? Чөнки Изге Язмаларда үледән терелтелгән балаларның да, олы кешеләрнең дә мисаллары язылган. Алар үз гаиләләре белән кабат күрешкән. Өстәвенә, Гайсә үлгәннәрне күп шаһитләр алдында терелткән (Лүк 8:49—56; Яхъя 11:11—14, 38—44).

Хәзер мин чыннан да бәхетле

«Газаплар, чирләр һәм үлем булмаган оҗмах турында беренче тапкыр ишеткәч, мин үз эчемнән көлеп җибәрдем, чөнки бу мөмкин түгел дип уйлап куйдым. Ләкин Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин бу китапка һәм анда язылган вәгъдәләргә чыннан да ышанып була икәнен аңладым. Һичшиксез, Изге Язмалар — Аллаһыдан иңдерелгән китап. Элек мин гел борчылып һәм боегып йөрдем, ә хәзер мин чыннан да бәхетле. Гаиләм дә, дусларым да бу үзгәрешләрне күрми калмады» (Рави).

Рави.

Күбрәк белегез:

Җирдәге оҗмахта мәңге яшәү өмете турында күбрәк белер өчен, jw.org сайтына керегез (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАП > ТОРМЫШ ҺӘМ ҮЛЕМ).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу