Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 65 хикәя
  • Патшалык бүленә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Патшалык бүленә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Исраил патшалыгы бүленә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Йәһвә үзенә тугрылыклы булганнарны ташламый
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Ул Йәһвә хуплавын ала алыр иде
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Өченче патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 65 хикәя
Ахия пәйгамбәр Йәробоам белән сөйләшкәндә киемен кисәкләргә ерта

АЛТМЫШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Патшалык бүленә

НИ ӨЧЕН бу кеше үз халатын кисәкләргә ерта? Син беләсеңме? Йәһвә аңа шулай эшләргә кушкан. Аның исеме Ахия. Ул — Аллаһы пәйгамбәре. Ә кем ул пәйгамбәр? Пәйгамбәргә Аллаһы киләчәктәге вакыйгаларны алдан ачып бирә.

Ахия Йәробоам исемле кеше белән сөйләшеп тора. Сөләйман Йәробоамны кайбер төзелеш эшләре өстеннән күзәтүче итеп куйган була. Ахия Йәробоамны юлда очраткач, бер сәер эш эшли. Ул үзенең яңа халатын сала да, аны 12 кисәккә ерта. Шуннан ул Йәробоамга: «Ун кисәген үзеңә ал»,— ди. Ни өчен ул Йәробоамга ун кисәген бирә? Син беләсеңме?

Ахия Йәробоамга Йәһвә ниятен әйтеп бирә: Аллаһы Сөләйманнан патшалыкны алып, Исраилнең 10 буынын аңа бирәчәк. Шулай итеп, Сөләйманның улы Рәхәбамга Исраилнең ике буыны гына кала.

Сөләйман моның турында белгәч, аның бик нык ачуы чыга, һәм ул Йәробоамны үтерергә куша. Әмма Йәробоам Мисырга качып китә. Еллар уза, һәм Сөләйман үлә. Ул 40 ел патшалык иткән, һәм хәзер аның улы Рәхәбам тәхеткә утыра. Сөләйманның үлгәнен белгәч, Йәробоам Исраилгә кайта.

Рәхәбам — явыз патша. Ул әтисеннән дә узып китә һәм кешеләргә тагы да күбрәк начар эшләр эшли. Йәробоам һәм тагын берничә кеше Рәхәбам янына килеп, аның халыкка яхшы эшләр кылуын сорыйлар. Ләкин Рәхәбам аларны тыңламый һәм халыкка тагы да күбрәк начарлык эшли. Шуңа күрә халык Йәробоамны Исраилнең 10 буыны өстеннән патша итеп сайлап куя. Калган ике буын өстеннән Рәхәбам патшалык итә.

Йәробоам үз халкының Иерусалимдагы Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә баруын теләми. Ул ике алтын бозау ясап, халыкны аларга табынырга мәҗбүр итә. Тиздән ил мәрхәмәтсезлек һәм золым белән тула.

Ике буынлы патшалыкта да бик күп бәлаләр була. Рәхәбам 5 елга якын патшалык иткәч, Мисыр патшасы Иерусалимга каршы сугышка чыга. Ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсеннән бик күп байлыкларны алып китә. Шуна күрә гыйбадәтханә тиздән үз матурлыгын югалта.

3 Патшалык 11:26—43; 12:1—33; 14:21—31.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу