Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 66 хикәя
  • Изебел — явыз хатын патша

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изебел — явыз хатын патша
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яман патшабикә җәза ала
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Хәзер тәвәккәл эш итү вакыты
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Гаделсезлек белән очрашканда ул нык калган
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • «Бөтен Ахаб йорты һәлак булсын» (2Пат 9:8)
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2022)
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 66 хикәя
Сарай хезмәтчеләре Изебел патшабикәне тәрәзәдән аска ташларга тора

АЛТМЫШ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Изебел — явыз хатын патша

ЙӘРОБОАМ патша үлгәч, 10 буынлы Исраил патшалыгы белән явыз патшалар гына идарә итә. Аһаб — алар арасында иң явыз патша була. Беләсеңме моның төп сәбәбен? Чөнки аның хатыны Изебел бик явыз була.

Изебел исраилле түгел. Ул Сидон патшасының кызы. Ул үзе дә Багал исемле ялган илаһка табына һәм ирен Аһабны һәм башка исраиллеләрне дә табынырга мәҗбүр итә. Изебел Йәһвәне нәфрәт итә һәм аның бик күп пәйгамбәрләрен үтерә. Калган пәйгамбәрләр тау куышларында качып йөрергә мәҗбүр була. Изебел берәр нәрсә теләсә, аны үзенеке итәр өчен, хәтта кешене дә үтерергә әзер.

Бер көн Аһаб патша күңелсезләнеп утырганда Изебел аның янына килеп: «Син ни өчен күңелсез утырасың?» — дип сорый.

«Набуфиның миңа әйткән сүзләреннән күңелсезләндем,— ди патша.— Мин аның йөзем бакчасын сатып алмакчы идем, ә ул миңа бирмәде».

«Бер дә борчылма,— ди Изебел.— Йөзем бакчасы синеке булыр».

Һәм Изебел Набуфи яшәгән шәһәрнең кайбер җитәкчеләренә хат җибәрә. «Берничә юньсез кеше, Набуфи Аллаһыны һәм патшаны хурлады дип, аңа яла яксын. Һәм шуннан соң аны шәһәрдән алып чыгып, таш атып үтерегез»,— дип яза Изебел.

Набуфины үтерәләр. Изебел, моның турында белгәч, Аһабка: «Бар, йөзем бакчасын үзеңә ал»,— ди. Изебел бик начар эш эшләгән. Әллә ул җәзага лаек түгелме?

Берникадәр вакыт үтә, һәм Йәһвә Изебелга җәза бирер өчен Иуй исемле кешене җибәрә. Моның турында ишеткәч, Изебел күзләрен буяп, матурлана. Әмма Иуй килеп аны тәрәзә янында күргәч, патша сараендагы ир-атларга: «Аны аска ташлагыз! — дип кычкыра. Рәсемдә алар аның сүзен үтәгәнен күрәбез. Изебелны аска ташлыйлар, һәм ул үлә. Шулай итеп, явыз Изебел хатын патша юк була.

3 Патшалык 16:29—33; 18:1—4; 21:1—16; 4 Патшалык 9:30—37.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу