ҖИДЕНЧЕ КИСӘК
Гайсәнең терелүеннән алып Паулны төрмәгә утыртканчыга кадәр
Гайсә өченче көнгә үледән терелтелгән булган. Шул ук көнне ул үзенең шәкертләренә биш тапкыр күренә. Һәм 40 көн шулай эшли. Соңыннан ул берничә генә шәкертнең күз алдында күккә күтәрелә. Ун көн үткәч, Аллаһы Гайсәнең Иерусалимдагы шәкертләренә изге рух иңдерә.
Соңрак Аллаһының дошманнары рәсүлләрне төрмәгә яба, әмма фәрештә аларны азат итә. Эстефән исемле шәкертне ташлар атып үтерәләр. Әмма Гайсә үз дошманнары арасыннан бер кешене үзенең махсус хезмәтчесе итеп сайлый. Аны рәсүл Паул дип атыйлар. Без моның турында белербез әле. Гайсә үлеменнән соң өч ел ярым үткәч, Аллаһы рәсүл Петерне яһүд булмаган Көрнилигә һәм аның бөтен гаиләсенә вәгазьләргә җибәрә.
Ә 13 ел үткәч, Паул үзенең беренче вәгазь сәяхәтенә китә. Икенче тапкыр сәяхәт иткәндә аңа Тимуте кушыла. Без Паул һәм аның юлдашлары белән сәяхәт вакытында булган дулкынландыргыч вакыйгалар турында белербез. Соңыннан Паулны Римдагы төрмәгә ябалар. Ике ел үткәч, аны иреккә чыгаралар, әмма соңыннан кабат төрмәгә ябып үтерәләр. ҖИДЕНЧЕ кисәктә якынча утыз ике ел дәвамында булган вакыйгалар бәян ителә.