Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 102 хикәя
  • Гайсә исән

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә исән
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы үз Улын терелтә
    Бөек Остаздан өйрән
  • Гайсә исән!
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсә исән!
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә үледән терелә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 102 хикәя
Гайсәнең кабере янында ике фәрештә басып тора, алар Магдалалы Мәрьямгә Гайсәнең терелүе турында әйтә

ЙӨЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә исән

РӘСЕМГӘ кара: кем бу хатын-кыз һәм бу ике ир кеше? Син беләсеңме? Хатын-кыз — Гайсәне яхшы белгән Магдалалы Мәрьям. Ә ак киемдәге ир кешеләр — фәрештәләр. Мәрьям Гайсә салынган кечкенә бүлмәгә карап тора. Бу урын кабер дип атала. Әмма монда Гайсәнең гәүдәсе юк! Кем аны алган? Әйдә моны белик.

Гайсә үлгәч, руханилар Пилатка болай дип әйтә: «Гайсә тере чакта: „Өч көннән соң терелеп торам“,— дип әйткән иде. Гайсә шәкертләре аның гәүдәсен урлап алып, ул үлгән җиреннән терелде дип әйтмәсен өчен, каберне сакларга куш». Пилат руханиларга каберне саклар өчен гаскәриләр җибәрергә куша.

Әмма Гайсә үлеменнән соң өченче көнне иртән Йәһвәнең фәрештәсе килә. Ул кабер ташын читкә тәгәрәтеп куя. Гаскәриләр куркуларыннан баскан урыннарында катып калалар. Шуннан соң кабер эченә карасалар: Гайсәнең гәүдәсе юк! Берничә гаскәри булган хәл турында руханиларга хәбәр итәр өчен шәһәргә йөгерә. Беләсеңме бу явыз руханилар нәрсә эшли? Алар гаскәриләргә, ялганласыннар өчен, акча бирәләр һәм болай дип әйтергә кушалар: «Без төнлә йоклаганда Гайсә шәкертләре килеп аның гәүдәсен алып киткәннәр».

Шул вакыт кабер янына Гайсәне яхшы белгән хатын-кызлар килә. Алар кабернең буш икәнен күреп, аптырашта калалар! Кинәт нур чәчеп торган киемнәргә киенгән ике фәрештә күренә. «Нигә сез Гайсәне монда эзлисез? — дип сорый алар.— Ул терелеп торды. Тизрәк барыгыз, бу турыда шәкертләргә хәбәр итегез». Һәм хатыннар йөгереп китә. Кинәт аларны юлда бер кеше туктата. Беләсеңме кем? Гайсә! «Барыгыз, минем шәкертләремә сөйләгез»,— ди ул аларга.

Әмма хатыннар шәкертләргә Гайсәне тере килеш күрдек дигәч, шәкертләр ышанмый. Шуңа күрә Петер белән Яхъя, үз күзләре белән күрер өчен, кабер янына йөгерә. Чыннан да кабер буш! Петер белән Яхъя китеп бара, ә Магдалалы Мәрьям кала. Кабер эченә караса, анда ике фәрештә басып тора!

Нәрсә булган соң Гайсә тәне белән? Син беләсеңме? Аллаһы аның тәнен юк иткән. Ә Гайсәне аңа башка тән биреп терелткән. Аллаһы аңа күктәге фәрештәләрнеке кебек яңа рухи тән биргән. Әмма без шуның турында белербез: Гайсә үз шәкертләренә үзенең тере булуын күрсәтер өчен, башка тәндә киләчәк. Бу тәнне күз белән күреп була.

Маттай 27:62—66; 28:1—15; Лүк 24:1—12; Яхъя 20:1—12.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу