Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 19 бүл. 48 б.-51 б., 3 абз.
  • Самарияле хатын белән сөйләшү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Самарияле хатын белән сөйләшү
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КҮП КЕНӘ САМАРИЯЛЕЛӘР ИМАН ИТӘ БАШЛЫЙ
  • Самария хатыны белән сөйләшү
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Самарияле хатын
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Хатын-кыз белән кое янында
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Яхъя. Аңлатмалар. 4 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 19 бүл. 48 б.-51 б., 3 абз.
Гайсә кое янында самарияле хатын белән сөйләшә

УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Самарияле хатын белән сөйләшү

ЯХЪЯ 4:3—43

  • ГАЙСӘ САМАРИЯЛЕ ХАТЫН ҺӘМ БАШКАЛАР БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘ

  • АЛЛАҺЫ ХУПЛАГАН ГЫЙБАДӘТ

Яһүдиядән Гәлиләягә барганда, Гайсә үзенең шәкертләре белән Самария өлкәсе аша төньякка таба бара. Юлдан арып, алар, көн урталарында бераз ял итеп алыр өчен, Сихар шәһәреннән читтәрәк урнашкан кое янында туктала. Бу коены йөзләгән еллар элек Ягъкуб казыган я түләп казыткан, һәм аны безнең көннәрдә дә Наблус шәһәре янында күреп була.

Гайсә кое янында ял иткән арада, шәкертләре, ризык сатып алыр өчен, якындагы шәһәргә китә. Алар киткәч, су алырга дип, бер самарияле хатын килә. Гайсә аңа: «Миңа эчәргә бирче»,— дип әйтә (Яхъя 4:7).

Гайсә кое янында ял итә, аның шәкертләре китеп бара, самарияле хатын суга килә

Гадәттә, яһүдләр һәм самариялеләр тирән тамырланган тискәре мөнәсәбәт аркасында бер-берсе белән аралашмый. Шуңа күрә бу хатын аптырап: «Ничек инде син, яһүд була торып, миннән, самарияле хатыннан, эчәргә сорыйсың?» — дип әйтә.

— Аллаһының юмарт бирелгән бүләген һәм синнән: «Миңа эчәргә бирче»,— дип сораучының кем икәнен белсәң,— дип җавап бирә Гайсә,— син үзең аңардан сорар идең, һәм ул сиңа тереклек суы бирер иде.

— Әфәнде,— дип әйтә ул,— синең чумырып алырга савытың да юк, кое да тирән. Ул тереклек суын кайдан алдың соң? Бу коены безгә атабыз Ягъкуб биргән; ул үзе дә, угыллары да, мал-туары да шушы коедан эчкән. Әллә син аңардан да бөегрәкме? (Яхъя 4:9—12).

— Бу суны эчкән һәркем янә сусар,— дип әйтә Гайсә.— Ә мин бирәчәк суны эчүче кеше һичкайчан сусамас, ләкин мин биргән су аңа мәңгелек тормыш бирә торган үзендәге чишмә кебек булачак (Яхъя 4:13, 14). Әйе, арыган булса да, Гайсә бу самарияле хатын белән тормыш бирүче хакыйкатьне бүлешергә әзер.

Аннары бу хатын: «Әфәнде, миңа шул суны бирче,— дип әйтә.— Мин башка сусамас идем һәм монда су алырга килеп йөрмәс идем». Шунда Гайсә, сүзен икенче нәрсәгә борып, аңа болай ди:

— Бар, иреңне чакырып кил.

— Минем ирем юк,— дип җавап бирә хатын.

— «Ирем юк»,— дип, син дөресен әйттең, чөнки синең биш ирең булган иде, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел,— дип әйтә Гайсә (Яхъя 4:15—18). Бу сүзләр хатынны шаккатырадыр.

Ул гаҗәпләнеп: «Әфәнде, синең пәйгамбәр икәнеңне күреп торам»,— дип әйтә. Аннары ул рухи нәрсәләр белән кызыксынуын күрсәтә. Ничек итеп? Ул болай ди: «Безнең ата-бабаларыбыз [самариялеләр] бу тауда [якындагы Гәризим тавында] табынганнар. Сез исә [яһүдләр], кешеләр Иерусалимда гына табынырга тиеш, дисез» (Яхъя 4:19, 20).

Әмма Гайсә гыйбадәт кылу урыны мөһим түгел икәнлеген аңлата. Ул болай ди: «Шундый вакыт якынлашып килә ки, сез Атага бу тауда да, Иерусалимда да табынмаячаксыз». Аннары болай дип өсти: «Вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта хак гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар, чөнки Ата үзенә нәкъ шундый гыйбадәт кылучыларны эзли» (Яхъя 4:21, 23, 24).

Ата өчен хак гыйбадәт кылучыларның кайда табынганнары түгел, ә ничек итеп табынганнары мөһим. Самарияле хатын моңа бик хәйран кала. «Беләм, Мәсих дип аталган зат киләчәк,— дип әйтә ул,— һәм, килгәч, безгә бөтенесен сөйләп бирәчәк» (Яхъя 4:25).

Шунда Гайсә: «Ул кеше — синең белән сөйләшеп торучы мин ул»,— диеп, аңа мөһим хакыйкать ача (Яхъя 4:26). Уйлап кына карагыз! Көн уртасында су алырга дип бер хатын килә, ә Гайсә аңа искиткеч хөрмәт күрсәтә: ул аңа турыдан-туры әле беркемгә дә әйтмәгәнне — үзенең Мәсих икәнлеген әйтә.

КҮП КЕНӘ САМАРИЯЛЕЛӘР ИМАН ИТӘ БАШЛЫЙ

Гайсәнең шәкертләре Сихар шәһәреннән ризык белән әйләнеп килә. Алар Гайсәнең кое янында самарияле хатын белән сөйләшеп торуын күрә. Шәкертләр килгәч, хатын үзенең су савытын калдырып, шәһәргә китә.

Гайсәнең шәкертләре кире кое янына килә, самарияле хатын китеп бара

Сихарга барып җиткәч, бу хатын кешеләргә Гайсәнең үзенә әйткәннәрен сөйләп бирә. Ул аларга ышаныч белән: «Барыгыз, кылган бар эшләремне әйтеп биргән кешене күрегез»,— дип әйтә. Аннары, бәлки, кызыксыну уятыр өчен, ул алардан: «Ул Мәсих түгел микән?» — дип сорый (Яхъя 4:29). Бу чыннан да мөһим сорау. Ул кешеләрне Муса көннәреннән кызыксындыра (Канун 18:18). Шуңа күрә кешеләр үзләре Гайсәне күреп кайтырга була.

Сихар шәһәрендә самарияле хатын кешеләргә Гайсә үзенә әйткән нәрсәләр турында сөйли

Ул арада шәкертләр Гайсәне шәһәрдән алып килгән ризыкны ашарга кыстый. Ләкин ул аларга: «Минем сез белми торган ризыгым бар»,— дип җавап бирә. Шунда шәкертләре, гаҗәпләнеп: «Әллә аңа берәрсе ашарга китерде микән?» — диешә. Гайсә ипләп кенә аларга: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм аның үземә тапшырылган эшен төгәлләү»,— дип аңлата (Яхъя 4:32—34). Бу сүзләр аның бар шәкертләре өчен зур әһәмияткә ия.

Гайсә шулай ук урак өсте турында да әйтә. Ләкин бу ашлык җыю түгел, ул якынча дүрт айдан соң гына булачак. Гайсә рухи урак өстен күздә тота: «Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән. Уракчы инде эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә чәчүче белән уракчы бергә куана» (Яхъя 4:35, 36).

Гайсә, күрәсең, үзенең самарияле хатын белән сөйләшүенең нәтиҗәсен күрә. Сихар шәһәреннән күпләр бу хатынның: «Ул кылган бар эшләремне әйтеп бирде»,— дигән шаһитлеге аркасында Гайсәгә иман итә башлый (Яхъя 4:39). Шуңа күрә Сихар шәһәре кешеләре, кое янына килгәч, Гайсәдән үзләре янында калуын һәм үзләрен өйрәтүен үтенә. Ул, бу чакыруны кабул итеп, анда ике көнгә кала.

Гайсәне тыңлаганнан соң, тагы да күбрәк самариялеләр аңа иман итә башлый. Алар бу хатынга: «Без инде синең сүзләреңне ишеткәнгә түгел, ә үзебез ишеткәнгә һәм бу кешенең чыннан да дөньяны коткаручы булуын белгәнгә ышанабыз»,— дип әйтә (Яхъя 4:42). Бу самарияле хатын Мәсих турында шаһитлек бирүдә безнең өчен, һичшиксез, искиткеч үрнәк булып тора: вәгазьләгәндә без, тыңлаучыларның күбрәк беләсе килсен өчен, аларда кызыксыну уятырга тиеш.

Исегездәдер, урак өстенә кадәр, күрәсең, ул җирләрдә яз көннәрендә була торган арпа җыюга кадәр, дүрт ай кала. Димәк, хәзер ноябрь я декабрь аедыр. Бу б. э. 30 елының Пасах бәйрәменнән соң Гайсә һәм аның шәкертләре Яһүдиядә, кешеләрне өйрәтеп һәм суга чумдырып, якынча сигез ай үткәргән икәнен күрсәтә. Хәзер алар төньякка, туган яклары Гәлиләягә кайта. Аларны анда нәрсә көтә?

САМАРИЯЛЕЛӘР КЕМ БУЛГАН?

Самария дип аталган өлкә Яһүдия белән Гәлиләя арасында урнашкан булган. Яһүдия аннан көньяктарак, Гәлиләя төньяктарак булган.

Сөләйман патша үлгәннән соң, Исраилнең төньяк ун кабиләсе Яһүд белән Биньямин кабиләләреннән аерылган. Шул ун кабилә кешеләре бозауга табына башлаган. Шуңа күрә б. э. к. 740 елда Йәһвә ассириялеләргә Самарияне яулап алырга рөхсәт иткән. Илбасарлар халыкның зур өлешен башка җиргә күчереп, алар урынына Ассирия империясенең төрле җирләреннән башка кешеләрне урнаштырган. Чит-ят илаһларга табынган бу кешеләр шул җирдә калган исраиллеләр белән катнаш никахларга керә башлаган. Вакыт узу белән бу өлкәдәге халык үз динен булдырган. Аларның дине Аллаһы Канунындагы кайбер тәгълиматларны һәм йолаларны да, мәсәлән, сөннәтләүне үз эченә алган. Шулай да аларның табынуларын хак табыну дип атап булмаган (2 Патшалар 17:9—33; Ишагыя 9:9).

Гайсә көннәрендә самариялеләр Мусаның китапларын дөрес дип санаган, ләкин Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә табынмаган. Еллар буе алар Сихар шәһәре янындагы Гәризим тавында төзелгән гыйбадәтханәдә табынган. Алар шул гыйбадәтханә җимерелгәннән соң да ул тауда гыйбадәт кылган. Самариялеләр белән яһүдләр арасындагы дошманлык Гайсәнең хезмәте вакытында ачык күренгән (Яхъя 8:48).

  • Ни өчен самарияле хатын Гайсәнең үзе белән сөйләшкәненә гаҗәпләнә?

  • Гайсә бу хатынга тереклек суы һәм Аллаһыга кайда гыйбадәт кылырга икәнлеге турында нәрсә әйтә?

  • Гайсә самарияле хатынга үзенең кем икәнлеген ничек ача һәм нинди гыйбадәт турында әйтә?

  • Самарияле хатын Гайсә турында нинди нәтиҗә ясый һәм аннары нәрсә эшли?

  • Б. э. 30 елының Пасах бәйрәменнән соң Гайсә һәм аның шәкертләре нәрсә эшли?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу