Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 33 хикәя 82 б.-83 б., 2 абз.
  • Рут белән Нагомия

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рут белән Нагомия
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рут белән Нагомия
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Рут китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 33 хикәя 82 б.-83 б., 2 абз.
Нагомия Рутка өйгә кайтсын дип әйтә

УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Рут белән Нагомия

Исраилдә́ ачлык булганда, Нагомия́ исемле исраилле́ хатын үз ире һәм ике улы белән Моа́б җиренә киткән. Вакыт узу белән, Нагомияне́ң ире үлгән. Аның уллары моаблы́ кызлар Өрпә́ белән Рутка өйләнгән. Кызганычка каршы, соңрак Нагомияне́ң уллары да вафат булган.

Исраилдә́ ачлык беткәнен ишеткәч, Нагомия́ туган ягына кайтырга булган. Рут белән Өрпә́ дә аның белән киткән. Әмма юлда барганда, Нагомия́ аларга болай дигән: «Сез улларым өчен — яхшы хатыннар, ә минем өчен яхшы киленнәр идегез. Яңадан кияүгә чыгыгыз. Кире Моабка́ кайтыгыз». Алар аңа: «Без сине яратабыз! Безнең сине калдырасыбыз килми»,— дигәннәр. Нагомия́ аларны кире кайтсыннар дип үгетләгәнгә, Өрпә́ өенә кайткан, Рут исә Нагомия́ белән калган. Нагомия́ аңа: «Менә Өрпә́ үз халкы һәм илаһлары янына кайта. Аның белән бар һәм әниең йортына кайт»,— дигән. Ләкин Рут әйткән: «Мин сине калдырмаячакмын. Синең халкың минем халкым булачак, синең Аллаһың минем Аллаһым булачак». Синеңчә, бу сүзләрне ишеткәч, Нагомия́ нинди хисләр кичергән?

Рут белән Нагомия́ Исраилгә́ арпа уру вакыты башланганда килеп җиткән. Беркөн Рут Бога́з исемле кешенең басуына килгән. Анда ул уракчылар артыннан калган ашлыкны җыйган. Бога́з Рәхәбне́ң улы булган. Рутның, Нагомиягә́ тугрылык күрсәтеп, аның белән калганы турында ишеткәч, Бога́з үз хезмәтчеләренә: «Башакларны җирдә күбрәк калдыра барыгыз, ул җыйсын»,— дигән.

Рут Богазның басуында башаклар җыя

Кич белән Нагомия́ Руттан: «Син бүген кемнең басуында эшләдең?» — дип сораган. Рут аңа: «Бога́з исемле кешенең басуында»,— дип җавап биргән. Нагомия́ болай дигән: «Бога́з — иремнең туганы. Аның басуына йөреп, башка хатын-кызлар белән эшлә. Анда сине беркем дә рәнҗетмәс».

Нагомия Богаз, Рут һәм оныгы Обид белән

Ашлык уру вакыты беткәнчегә кадәр, Рут Бога́з басуына йөреп эшләгән. Бога́з Рутның тырыш һәм бик яхшы хатын булганына игътибар иткән. Ул заманнарда ир кеше үлсә һәм уллары булмаса, аның хатынына якын туганы өйләнгән. Шулай итеп Бога́з Рутка өйләнгән. Аларның Оби́д исемле уллары туган, ә соңрак Оби́д Давыт патшаның дәү әтисе булып киткән. Нагомияне́ң оныгы тугач, дуслары шатлыктан болай дигән: «Башта Йәһвә сиңа Рутны биргән, һәм Рут сиңа игелек кылган, ә хәзер синең оныгың бар. Йәһвә Аллаһы макталсын!»

«Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми... аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17)

Сораулар: Рут Нагомияне́ яратканын ничек күрсәткән? Йәһвә Рут белән Нагомия́ турында ничек кайгырткан?

Рут 1:1—4:22; Маттай 1:5

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу