Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 2-3 б.
  • Җитәкче советтан хат

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җитәкче советтан хат
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз»
    Безнең изге хезмәтебез 2015
  • 2 нче кисәк. Кабатлау
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • «Бүген Йәһвәнең ихтыярын кем үти?» Бу брошюраны ничек кулланырга?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Кереш сүз
    Уяныгыз! 2019
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 2-3 б.
Бер гаилә «Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез» дигән китап ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнә

Җитәкче советтан хат

Кадерле укучыларыбыз!

Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без барыбыз да аның Сүзен — Изге Язмаларны яратабыз. Һичшиксез, анда төгәл тарих сурәтләнә, тормыш өчен ышанычлы җитәкчелек бирелә һәм Йәһвәнең кешеләрне яратуына дәлилләр бар (Зәбур 119:105; Лүк 1:3; 1 Яхъя 4:19). Безнең башкаларга да Аллаһы Сүзендәге искиткеч хакыйкатьләрне җиткерәсебез килә. Шуңа күрә без «Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез» дигән китапны чыгарырга бик шат. Аның турында кыскача әйтеп китәсебез килә.

Бу китап башлыча балалар өчен бастырылган. Әмма ул шулай ук Изге Язмалар турында күбрәк белергә теләүче олылар өчен дә файдалы булыр. Изге Язмалар — бөтен кеше өчен дә язылган китап. Шуңа күрә андагы хикәяләрне карап чыгу, һичшиксез, һәрберебезгә чын бәхеткә ирешергә булышыр.

Бу китапта Изге Язмалардагы хикәяләр нигезендә кешелек тарихы сурәтләнә. Ул беренче кешеләрнең барлыкка китерелүе белән башлана. Хикәяләр гади һәм аңлаешлы тел белән хронологик тәртиптә язылган.

Әмма без Изге Язмалардагы хикәяләрне сөйләү белән генә чикләнмәдек. Бу китаптагы текст та, рәсемнәр дә булган вакыйгаларны җанландырып җибәрә һәм сурәтләнгән кешеләрнең хис-тойгыларын аңларга булыша.

Бу басма Изге Язмалар — Йәһвәне тыңлаган һәм тыңламаган кешеләр турындагы китап икәнен күрергә булышыр. Бу кешеләрнең мисаллары турында укып, без тиешле сабаклар алырбыз (Римлыларга 15:4; 1 Көринтлеләргә 10:6). Бу китап 14 кисәктән тора. Һәрбер кисәк башындагы кереш сүз андагы бүлекләрдән нәрсәгә өйрәнеп булганын күрсәтә.

Балаларыгыз булса, сез алар белән бергә мондагы бүлекләрне укый һәм китерелгән рәсемнәр турында фикер алыша аласыз. Аннары китерелгән шигырьләрне Изге Язмалардан укып була. Балагызга һәр бүлектәге сабаклар Изге Язмаларга нигезләнә икәнен күрергә булышыгыз. Олыларны да Изге Язмалар белән таныштырганда, шул ук рәвешчә эш итеп була.

Бу басма бар эчкерсез кешеләргә — яшьләргә дә, олыларга да — Аллаһы Сүзен өйрәнергә һәм аны үз тормышларында кулланырга булышыр дип өметләнеп калабыз. Моның ярдәмендә алар да Йәһвәнең гаиләсенә кушыла алыр.

Сезнең кардәшләрегез,

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу