Уникенче кисәккә кереш сүз
Гайсә кешеләргә күкләр Патшалыгы турында сөйләгән. Ул аларны шулай ук Аллаһы исеме изге ителсен дип, аның Патшалыгы килсен һәм ихтыяры җирдә үтәлсен дип дога кылырга өйрәткән. Балаларыгызга бу доганың мәгънәсен һәм мөһимлеген аңлатыгыз. Шайтан Гайсәнең тугрылыгын җимерергә тырышса да, Гайсә аңа каршы торган. Ул үзенә рәсүлләрне сайлаган. Алар Патшалыкның беренче әгъзалары булып киткән һәм бу Патшалыкта мөһим роль уйный башлаган. Гайсәнең хак гыйбадәтне яклауда күрсәткән ашкынуына игътибар итегез. Башкаларга ярдәм итәргә теләп, Гайсә авыруларны савыктырган, ач кешеләрне ашаткан һәм хәтта үлеләрне терелткән. Бар бу могҗизаларны кылып, ул Патшалыкның кешеләр өчен нәрсә башкарачагын күрсәткән.