ДӘРЕС 25
Аллаһы безнең өчен нәрсә ниятләгән?
Изге Язмаларда: «Кешенең гомере кыска һәм кайгы-хәсрәт белән тулы»,— дип әйтелә (Әюп 14:1). Аллаһы безнең өчен шундый тормыш теләгәнме? Юк икән, ул безнең өчен нәрсә ниятләгән? Бу ният кайчан да булса үтәләчәкме? Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен карап чыгыгыз.
1. Йәһвә безнең нинди тормышка ия булуыбызны тели?
Йәһвә безнең өчен иң яхшы тормыш тели. Ул беренче кешеләрне, Адәм белән Хауваны, барлыкка китереп, гүзәл оҗмахка, Гадән бакчасына урнаштырган. «Аннан соң Аллаһы аларны фатихалап, болай дигән: „Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз“» (Яратылыш 1:28). Йәһвә аларның балалар тудыруларын, бөтен җирне оҗмахка әйләндерүләрен һәм хайваннар турында кайгыртуларын теләгән. Аның нияте буенча, бар кешеләр камил сәламәтлеккә ия булырга һәм мәңге яшәргә тиеш булган.
Хәзер тормышыбыз андый булмаса даa, Аллаһының нияте үзгәрмәгән (Ишагыя 46:10, 11). Ул һаман да тыңлаучан кешеләрнең камил шартларда мәңге яшәүләрен тели. (Ачылыш 21:3, 4 укы.)
2. Без хәзер ничек мәгънәле тормыш алып бара алабыз?
Йәһвә безне рухи ихтыяҗлар, ягъни үзе турында белем алу һәм үзенә гыйбадәт кылу теләге, белән барлыкка китергән. (Маттай 5:3—6 укы.) Ул безнең үзе белән якын дуслык үстерүебезне, үзенең бөтен юлларыннан йөрүебезне, үзен яратуыбызны һәм үзенә бөтен йөрәгебез белән хезмәт итүебезне тели (Канун 10:12; Зәбур 25:14). Шулай эшләгәндә, без, проблемаларыбыз булса да, чын-чынлап бәхетле була алабыз. Йәһвәгә гыйбадәт кылганда, безнең тормышыбыз чын мәгънәгә ия.
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Йәһвәнең безнең өчен Җирне әзерләгәндә күрсәткән бөек яратуы һәм аның Сүзендә тормышның максаты турында нәрсә әйтелгәнен белегез.
3. Йәһвә кешеләр өчен искиткеч тормыш ниятләгән
ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.
Ни өчен Аллаһы җирне шундый матур итеп барлыкка китергән?
Вәгазьче 3:11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Сез бу шигырьдән Йәһвәнең безгә карата нияте турында нәрсә белдегез?
4. Йәһвәнең нияте үзгәрмәгән
Зәбур 37:11, 29 һәм Ишагыя 55:11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Йәһвәнең безгә карата нияте үзгәрмәгән икәнен без кайдан беләбез?
Ташландык хәлгә килгән йортны төзәтеп була. Аллаһы да кешеләр пычратып бетергән җирне үзен яраткан кешеләр өчен чистартачак
5. Йәһвәгә гыйбадәт кылганга, тормышыбыз чын мәгънәгә ия
Тормышның максатын белү безне бәхетле итә ала. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.
Теруми тормыш максатын белгәч, бу аңа нинди файда китергән?
Вәгазьче 12:13 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Йәһвә безнең өчен шулкадәр күпне башкарган икән, без җавап итеп нәрсә эшләргә тиеш?
БЕРӘРСЕ: «Тормышның максаты нинди?» — дип сорарга мөмкин.
Сез ничек җавап бирер идегез?
ЙОМГАКЛАУ
Йәһвә безнең монда, җирдә, камил шартларда мәңге шатланып яшәвебезне тели. Без аңа бөтен йөрәгебез белән гыйбадәт кылганда, тормышыбыз хәтта бүген дә чын мәгънәгә ия.
Кабатлау
Йәһвәнең Адәм белән Хаувага карата башлангыч нияте нинди булган?
Аллаһының кешеләргә карата нияте үзгәрмәгән икәнен без кайдан беләбез?
Тормышыгыз чын мәгънәгә ия булсын өчен, сез нәрсә эшли аласыз?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Гадән бакчасының чыннан да булганына дәлилләр карап чыгыгыз.
«Гадән бакчасы уйдырма яки фактмы?» («Күзәтү манарасы» 2011 ел, 1 гыйнвар)
Ни өчен без җирнең мәңге булачагына ышана алабыз? Моның турында укыгыз.
Изге Язмаларда тормышның максатын табу турында нәрсә әйтелгәнен карап чыгыгыз.
Үзендә барысы да бар дип уйлаган ир-ат тормышында нәрсә җитмәгән икәнен аңлаган. Моның турында карагыз.
a Киләсе дәрестән сез ни өчен хәзер тормышыбыз андый түгел икәнен белерсез.