КАБАТ КИЛЕП КИТҮ
9 ДӘРЕС
Кызганучанлык
Принцип: «Шатланучылар белән бергә шатланыгыз, елаучылар белән бергә елагыз» (Рим. 12:15).
Гайсә ничек эш иткән?
1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Марк 6:30—34 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:
a. Ни өчен Гайсә үз шәкертләре белән «аулак урынга киткән»?
ә. Гайсәне халык төркемен өйрәтергә нәрсә дәртләндергән?
Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?
2. Без кешеләргә аларны эчкерсез кайгыртканга вәгазьлибез.
Гайсәдән үрнәк алыгыз
3. Игътибар белән тыңлагыз. Кешегә үз хисләрен белдерергә мөмкинлек бирегез. Аның сүзен бүлдермәгез, хисләренә, борчуларына һәм әйткән сүзләренә игътибарлы булыгыз. Игътибар белән тыңлап, сез аның фикере сезнең өчен мөһим икәнен күрсәтерсез.
4. Кызыксыну күрсәткән кеше турында уйланыгыз. Үзегездән сорагыз:
a. Ни өчен бу кеше хакыйкатькә мохтаҗ?
ә. Изге Язмаларны өйрәнү аңа көндәлек тормышында һәм киләчәктә ничек булышыр?
5. Кешенең ихтыяҗларын исәпкә алыгыз. Изге Язмаларның аның сорауларына җавап бирә алганын һәм аңа ярдәм итә алганын мөмкин кадәр тизрәк күрсәтегез.