Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lmd 11 дәрес
  • Гадилек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гадилек
  • Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә ничек эш иткән?
  • Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?
  • Гайсәдән үрнәк алыгыз
  • Өйрәнүчеләрегезгә суга чумдырылырга ярдәм итегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басма буенча ничек өйрәнү үткәрергә?
    Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез
  • Өйрәтүгә осталыгыңны үстер
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Өйрәнүгә яхшылап әзерлән
    Безнең изге хезмәтебез 2009
Күбрәк карарга
Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез
lmd 11 дәрес

ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛӘҮ

Гайсә су янында кешеләрне өйрәтә. Якында гына чәчәкләр үсә, ә күктә кошлар очып йөри.

Мат. 6:25—27

11 ДӘРЕС

Гадилек

Принцип: «Телегез белән аңларга авыр булган сүзләр әйтәсез икән, әйткәннәрегезне ничек аңларлар?» (1 Көр. 14:9)

Гайсә ничек эш иткән?

Гайсә су янында кешеләрне өйрәтә. Якында гына чәчәкләр үсә, ә күктә кошлар очып йөри.

ВИДЕОРОЛИК: «Гайсә Йәһвәнең кайгыртучанлыгын мисаллар ярдәмендә аңлата»

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Маттай 6:25—27 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1. a. Йәһвәнең безнең турында кайгыртуын күрсәтер өчен, Гайсә нинди мисаллар китергән?

  2. ә. Гайсә кошлар турында күп нәрсә белгән һәм моның турында сөйли алган, ләкин ул нәрсә турында гына сөйләгән? Ни өчен бу уңышлы булган?

Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Гади итеп өйрәтсәк, сүзләребез кешенең хәтерендә калыр һәм йөрәгенә үтеп керер.

Гайсәдән үрнәк алыгыз

3. Күпсүзле булмагыз. Тема буенча бар белгәннәрегезне сөйләр урынына, өйрәнү басмасында китерелгән материал нигезендә сөйләшегез. Сорау биргәч, өйрәнүченең җавап биргәнен сабырлык белән көтегез. Ул җавапны белмәсә я Изге Язмаларга каршы килгән фикер белдерсә, өстәмә сораулар кулланып, аңа дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итегез. Ул фикерне аңлагач, өйрәнүне дәвам итегез.

4. Өйрәнүчегезгә яңа мәгълүматны элек белгәннәре белән бәйләргә булышыгыз. Мәсәлән, үледән терелтелү темасына күчәр алдыннан, сез өйрәнүчегез белән үлгәннәрнең нинди хәлдә булуын кыскача искә төшерә аласыз.

5. Мисалларны акыллылык белән сайлагыз. Мисал китерер алдыннан, үзегездән сорагыз:

  1. a. Бу мисал гадиме?

  2. ә. Өйрәнүчем аны җиңел аңлармы?

  3. б. Өйрәнүчем мисалны гына түгел, ә аның ни өчен китерелгәнен дә истә калдырырмы?

ӨСТӘМӘ ШИГЫРЬЛӘР

Мат. 11:25; Яхъя 16:12; 1 Көр. 2:1

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу