Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w05 1.7. 3 б.
  • Фаҗига көтмәгәндә килә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Фаҗига көтмәгәндә килә
  • Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Үледән терелү — гаҗәеп өмет
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Кереш сүз
    Уяныгыз! 2020
  • Кайгыны ничек җиңәргә?
    Яшьләрнең сораулары
  • «Аллаһы кайда булган соң?»
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2005 ел
w05 1.7. 3 б.

Фаҗига көтмәгәндә килә

ИКЕ ярым яшьлек Оуэн исемле малай, ванна бүлмәсендә уйнаганда, аптечканы үрелеп ала. Әти-әнисе аның бу аптечкага буе җитмәс дип уйлаганнар иде. Аның эчендә, дарулар арасында, ул бер кечкенә шешә күрә һәм аны ачып эчә. Кайгы көтмәгәндә килә.

Ул шешәдә зәһәр кислота булган һәм, кызганычка каршы, бәләкәй Оуэн үлгән. Ата-анасына бу бик зур кайгы китергән. Аның әтисе Перси үз чиркәвенә барып юаныч эзләгән. «Ни өчен алай булды?» — дип сораган Перси руханидан, ә ул: «Аллаһы күктә тагын бер бәләкәй фәрештәнең булуын теләгән»,— дип җавап биргән. Баласын югалтканга кайгыга баткан ата мондый сүзләр белән килешә алмаган. Чынлап та Аллаһы андый фаҗиганең булуын теләгәнме? Диннән өметен өзгән Перси моннан ары чиркәүгә бармаска булган.

Улын искә төшергән саен, Перси: «Минем сабыем һаман да интегә микән? Мин аны тагын күрерменме?» — дигән сораулар биргән.

Бәлки, сезнең дә: «Үлгәч, нәрсә була? Үлгән якыннарыбыз белән кайчан да булса очрашырбызмы?» — дигән сораулар биргәнегез бардыр. Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда, бу сорауларга җавап бирелә. Анда моңа охшаш кайгы-хәсрәт кичергән барлык кешеләр өчен ачык һәм юатучы җаваплар бар. Һәм, иң мөһиме, Изге Язмаларда Аллаһы вәгъдә иткән искиткеч өмет — үлгән кешеләрнең терелүе турында әйтелә.

Бу гаҗәеп өмет турында күбрәк белер өчен, рәхим итеп чираттагы мәкаләне укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу