Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w06 1.11. 3 б.
  • «Белгечләргә» ышанып буламы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Белгечләргә» ышанып буламы?
  • Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Әти-әни киңәшләрне китаптан эзли
  • Балалар үстерер өчен ышанычлы киңәшләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Балагызны сабый чактан ук тәрбияләгез
    Гаилә бәхетенең сере
  • Гаиләгез бәхетле була ала. (2 нче өлеш)
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Әти-әниләр һәм балалар, бер-берегезне яратып аралашыгыз
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2006 ел
w06 1.11. 3 б.

«Белгечләргә» ышанып буламы?

ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ балаларны тәрбияләр өчен киңәшләрне кайдан алырга? Интернетны ачып карасагыз, бу тема буенча шунда ук 26 миллионнан артык документ исемлеге чыгачак. Аларның һәрберсен карап чыгар өчен бер генә минут вакыт бүлеп куйсагыз, соңгысын укып чыкканчы, сезнең балагыз үсеп инде өегездән китәргә өлгерәчәк.

Педиатрлар, психологлар һәм Интернет булмаганда, ата-аналар киңәшләрне кайдан алган? Гадәттә алар киңәш сорап үз туганнарына мөрәҗәгать иткәннәр. Әниләр, әтиләр, абыйлар, апалар ярдәм бирергә әзер дә һәм сәләтле дә булган. Алар шулай ук акча ягыннан булышкан һәм бала карарга ярдәм иткәннәр. Әмма күп илләрдә кешеләр авыллардан шәһәрләргә күчеп китә, һәм шуңа күрә андый тыгыз гаилә бәйләнешләре хәзер юк диярлек. Бүген әти-әниләр туган проблемаларны еш кына үзләре генә хәл итәргә тиеш.

Шуңа күрә безнең көннәрдә балаларны үстерү буенча киңәшләр бирүче оешмалар үрчеп тора. Бу үрчүнең тагын бер сәбәбе бар: кешеләр галимнәр тиешле киңәшләр бирә ала дип ышана. XIX гасыр ахырында Америка халкы фән кеше тормышының һәр ягын яхшырта ала дип ышанган. Ә балалар тәрбияләү турында нәрсә әйтеп була? 1899 елны Америкадагы әниләрнең милли конгрессы «әти-әниләрнең белемсезлегеннән» «зарлана» башлагач, шунда ук күп санлы «белгечләр» пәйдә булган. Алар әти-әниләргә балаларны тәрбияләүдә ярдәм итәргә вәгъдә биргәннәр.

Әти-әни киңәшләрне китаптан эзли

Бу белгечләр нинди файда китергән соң? Бүгенге әти-әниләр балаларын үстергәндә әзрәк борчыламы һәм үткән еллар белән чагыштырганда яхшырак коралланганмы? Юк. Һәм моны Бөек Британиядә үткәрелгән бер сорашу күрсәтә. Бу сорашу буенча, кечкенә балалы әти-әниләрнең 35 проценты әле дә ышанычлы киңәшләр эзли. Башкалар исә балаларын үзләренчә тәрбияли.

Энн Халберт балалар үстерү буенча Америкада чыккан китапларны тикшереп чыккан. Аның ике баласы бар, һәм ул үз китабында белгечләрнең берничә киңәше генә чыннан да фәнгә нигезләнгән дип яза («Raising America: Experts, Parents, and a Century of Advice About Children»). Әйе, белгечләр киңәшләрне күбрәк үз тормыш тәҗрибәләренә нигезләнеп бирә. Бүген бу киңәшләрнең күбесе сәер, кайвакыт акылга сыймаслык булып күренә һәм бер-берсенә каршы килә.

Әти-әниләргә нәрсә эшләргә соң? Безнең көннәрдә киңәшләр, фикерләр аеруча күп, шуңа күрә әти-әниләрнең күбесе аптырашта кала, әмма барысы да түгел. Бөтен җир шары буенча яшәгән күп кенә әти-әниләр ышанычлы киңәшләрне бер борынгы чыганактан ала. Ничек андагы киңәшләр әти-әниләргә булыша? Моның турында без чираттагы мәкаләдән белербез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу