Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w07 1.7. 21 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хаува белән сөйләшкән еланның аяклары булганмы?
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Ни өчен Шайтан еланны кулланган?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Изге Язмаларның өлешләре бер-берсе белән бәйле
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
  • Бер борынгы пәйгамбәрлек сезгә ничек кагыла?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2007 ел
w07 1.7. 21 б.

Укучыларның сораулары

Хаува белән сөйләшкән еланның аяклары булганмы?

Тәүратта, Яратылыш 3:14 тә язылганча, Йәһвә Аллаһы Едем бакчасында Хауваны алдаган еланга болай дип әйткән: «Бу эшең өчен син җир йөзендәге барлык хайваннар, җәнлекләр каршында каһәр ияседер! Гомерең буе карының өстендә шуышып йөрерсең һәм туфрак ашап туенырсың». Изге Язмаларда Хауваны вәсвәсәгә тартыр өчен кулланылган хайванның аяклары башта булган, ә соңыннан югалган дип әйтелми. Кайберәүләр, Яратылыш 3:14 дә язылган сүзләрне укыганда, андый нәтиҗәгә килсәләр дә, каһәрләнер алдыннан еланның аяклары булган дигән нәтиҗә ясар өчен сәбәп юк. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз?

Төп сәбәп: Йәһвә хөкемне Шайтанга чыгарган. Бу күзгә күренми торган рухи шәхес сөйли белми торган затны кулланган. Инҗилдә Шайтан «ялганның атасы» һәм «борынгы елан» дип атала. Бу атамалар, күрәсең, Едем бакчасында булганны күрсәтә: Шайтан Хаува белән еланны кулланып сөйләшкәндә аны Аллаһы боерыгын бозарга котырткан (Яхъя 8:44; Ачылыш 20:2).

Еланнарны Аллаһы барлыкка китергән, һәм Адәм еланга исемне, күрәсең, Шайтан аны Хауваны алдар өчен кулланганчы биргән булган. Хаува белән сөйләшкән еланны, уйлый алмый торган затны, гаепләп булмый. Елан аны Шайтан куллана икәнен белмәгән, һәм ул Аллаһының тыңламаучан кешеләргә чыгарган хөкемен аңлый алмаган.

Алайса, ни өчен Аллаһы еланның түбәнсетелгән хәле турында әйтә? Елан табигатьтә шуышып йөри һәм телен, туфракны ялагандай, вакыт-вакыт чыгарып ала. Бу — Шайтанның түбәнсетелгән хәленә яхшы символ. Ул башта, Аллаһы фәрештәләренең берсе буларак, югары дәрәҗәле булган. Ә хәзер түбәнсетелгән хәлгә төшерелгән булган. Бу хәл Изге Язмаларда Тартар дип атала (2 Петер 2:4, ЯД).

Елан кеше аягының үкчәсен чага ала. Нәкъ шулай ук Шайтан да үзенең түбәнсетелгән хәлендә Аллаһы «нәселенең», ягъни орлыгының, «үкчәсен чагарга» тиеш булган (Яратылыш 3:15). Орлыкның төп өлеше Гайсә Мәсих булган. Ул Шайтан ярдәмчеләре тарафыннан вакытлы газаплар кичергән. Әмма символик еланның башы, ахыр чиктә, мәңгегә ярылган булачак. Моны Гайсә Мәсих һәм аның терелтелгән майланган кардәшләре башкарачак (Римлыларга 16:20). Шулай итеп, Аллаһы каһәрләү сүзләрен еланга атап әйтсә дә, алар Шайтан Иблиснең — күзгә күренмәгән «борынгы еланның» — түбәнсетелгәнен һәм ахыр чиктә юк ителүен күрсәтә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу