«Нык торыгыз һәм Раббының... коткаруын күрерсез»
«Ходай минем яклы, шуңа күрә курыкмам, кеше миңа нәрсә эшли алыр?» (МӘДХИЯ 117:6).
1. Кешелекне нинди гаҗәеп вакыйгалар көтә?
ТИЗДӘН кешелек тарихында әле булмаган вакыйгалар булачак. Алар турында алдан ук әйткәндә, Гайсә Мәсих үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Ул вакытта, дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер. Әгәр ул көннәр кыскартылмаса, һичкем исән кала алмас иде. Әмма сайланганнар хакына ул көннәр кыскартылачак» (Маттай 24:21, 22).
2. Зур афәтнең килүен нәрсә тоткарлап тора?
2 Кеше күзенә күренми торган күктәге гаскәрләр бу зур афәт әлегә булмасын өчен, аны тоткарлап торалар. Моның сәбәбен Гайсә карт рәсүл Яхъягә биргән ачылышта әйткән. Яхъя болай дип язган: «Шуннан соң мин җирнең дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне күрдем. Алар... җирнең дүрт җилен тотып торалар иде. Мин үзендә тере Аллаһының мөһере булган көнчыгыштан күтәрелүче башка фәрештәне күрдем. Ул... дүрт фәрештәгә көчле тавыш белән: „Без Аллаһыбызның хезмәтчеләренең маңгайларына мөһер сукканыбызга тикле җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез“,— дип кычкырып эндәште» (Ачылыш 7:1—3).
3. Зур афәт нинди вакыйга белән башланачак?
3 «Аллаһыбызның [майланган] хезмәтчеләренең» тулысынча мөһерләнүе үз ахырына якынлашып бара. Дүрт фәрештә юк итү җилләрен җибәрергә инде әзер. Алар моны эшләгәч, шунда ук нәрсә булачак? Фәрештә болай ди: «Бөек шәһәр Бабыл... көч белән җимереләчәк һәм мәңгегә юк булачак» (Ачылыш 18:21). Шулай итеп ялган диннең бөтендөнья империясе юк ителәчәк. Күкләр зур шатлык кичерәчәк! (Ачылыш 19:1, 2).
4. Тагын нинди вакыйгалар булачак?
4 Җирдәге бар халыклар Йәһвә хезмәтчеләренә каршы берләшәчәк. Алар бу тугры мәсихчеләрне юк итә алачакмы? Алар бу әллә ни авыр булмас дип уйлар. Әмма Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге күк гаскәрләре Аллаһы халкының дошманнарын юк итәчәк (Ачылыш 19:19—21). Аннан соң Иблис һәм аның фәрештәләре упкынга ыргытылачак, һәм алар зыян инде китерә алмаячак. Аларны мең елга чылбырлаячаклар, шуңа күрә алар кешеләрне инде алдый алмаячак. Зур афәттә котылып калганнар өчен бу зур шатлык булачак! (Ачылыш 7:9, 10, 14; 20:1—3).
5. Йәһвәгә тугрылыкларын саклаган кешеләргә чиксез зур шатлык нәрсә китерәчәк?
5 Тиздән без бу курку уята торган гаҗәеп вакыйгаларны күрә алачакбыз. Алар барысы да Йәһвәнең хакимлек итәргә хакын аклау белән бәйле. Без Йәһвәгә тугры булып калабыз икән һәм аның хакимлеге ягында нык торабыз икән, безнең аның исемен изгеләндерүдә һәм аның ихтыярын үтәүдә катнашырга мөмкинлегебез булачак. Бу безгә чиксез зур шатлык китерәчәк!
6. Булачак вакыйгаларны исәпкә алсак, безгә нәрсәне карап чыгу яхшы булыр иде?
6 Без бу мөһим вакыйгаларга әзерме? Безнең Йәһвәнең коткаручы көченә ышанычыбыз бармы? Аллаһының үз вакытында һәм иң яхшы юл белән безгә ярдәмгә киләчәгенә ышанычыбыз бармы? Бу сораулар турында уйланганда, безгә рәсүл Паулның сүзләрен искә төшерергә кирәк. Рим мәсихчеләренә ул болай дип язган: «Элек Изге язмада язылганнарның барысы да, алар биргән сабырлык һәм илһам аша бездә өмет булсын дип, безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган» (Римлыларга 15:4). Безгә нәсыйхәт, сабырлык һәм өмет бирү өчен язылганнар арасында тарихи хәбәрләр бар. Аларның берсе — бу Йәһвәнең үз халкын Мисырның авыр коллыгыннан азат итүе турындагы хәбәр. Йәһвә Исраил улларын коткарганда гаҗәеп вакыйгалар белән җитәкчелек иткән, һәм бу вакыйгаларны игътибар белән карап чыгу безгә бик тиз якынлашып килгән зур афәт алдыннан рухи көч бирәчәк.
Йәһвә үз халкын коткара
7. Б. э. к. 1513 елда Мисырда нинди авыр хәл туган?
7 Б. э. к. 1513 елда Йәһвә мисырлыларга ун җәза биргән. Тугызынчы җәзадан соң фиргавен Мусага: «Күземнән югал! Сак бул! Минем янга башка киләсе булма! Әгәр кабат мине күрсәң, әҗәлең шунда булыр»,— дигән. Муса: «Син хаклы, мин сине башка күрмәячәкмен!» — дип җавап кайтарган (Чыгыш 10:28, 29).
8. Котылыр өчен, исраиллеләр нинди күрсәтмәләрне үтәргә тиеш булган һәм нәтиҗәсе нинди булган?
8 Шуннан соң Йәһвә Мусага фиргавен белән мисырлыларга тагын бер, соңгы җәза бирәчәге турында әйткән. 14 авив (нисан) аенда мисырлыларның беренче булып туган ир балалары һәм ата хайваннарның беренче булып дөньяга килгәннәре үләргә тиеш булган. Бу җәзадан зыян күрмәс өчен, Исраил гаиләләре Аллаһы Мусага биргән күрсәтмәләрне төгәл үтәргә тиеш булган. Алар сарык бәрәне канын ишек яңакларына һәм ишек өстендәге аркылы борысларга сибәргә һәм үз йортларында калырга тиеш булган. Ул төнне нәрсә булган? Муса болай дип яза: «Төн уртасында Раббы Мисыр җирендә беренче булып туганнарны... барысын да үтерде». Фиргавен шунда ук Муса белән Һарунны чакырырга кушкан һәм аларга: «Барыгыз һәм минем халкымнан китегез. Сораганыгызча, Раббыга барып табыныгыз!» — дигән. Шул чакта, бәлки, өч миллионнан артык исраилле һәм «күп кенә чит кешеләр» Мисырдан чыгып киткәннәр (Чыгыш 12:1—7, 29, 31, 37, 38).
9. Йәһвә Мисырдан Исраил улларын нинди юл белән алып киткән һәм ни өчен?
9 Исраиллеләр кыскарак юл белән, Урта Җир диңгезе буйлап та китә алган, әмма моның өчен аларга үз дошманнары, филистиләр, җире аша үтәргә туры килер иде. Йәһвә исраиллеләрне, күрәсең, филистиләр белән сугышудан саклар өчен, аларны Кызыл диңгезе янындагы чүл аша алып киткән. Исраиллеләр арасында, алар берничә миллион кеше булса да, тәртип булган. «Исраил уллары Мисырдан хәрбиләр тәртибен тотып чыкканнар» (ЯД) дип әйтелә Изге Язмаларда (Чыгыш 13:17, 18).
«Раббының... ничек итеп сезне коткаруын күрерсез»
10. Ни өчен Аллаһы Исраилгә Пи-Һахирут янында чатырлар корырга кушкан?
10 Шуннан соң вакыйгалар гаҗәеп борылыш алган. Йәһвә Мусага болай дигән: «Исраиллеләргә әйт, алар Пи-Һахирутка кире кайтсыннар һәм Мигдол белән диңгез арасындагы Багал-Сефон каршында — диңгез буенча чатырлар корсыннар». Исраиллеләр бу сүзләрне үтәгәннәр, һәм бихисап күп кеше таулар белән Кызыл диңгез култыгы арасына кергән. Алга барып булмаган, һәм хәл котылгысыз кебек күренгән. Әмма Йәһвә нәрсә эшләгәнен белгән. Ул Мусага болай дигән: «Мин фиргавенны янә үҗәтләндерермен һәм ул аларны куа чыгар, ә мин аны һәм аның барлык гаскәрен җиңәрмен дә, Миңа дан килер. Шул чагында мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар» (Чыгыш 14:1—4).
11. а) Фиргавен нәрсә эшләгән һәм исраиллеләр үзләрен ничек тоткан? б) Муса исраиллеләрнең зарлануына нәрсә дип әйткән?
11 Фиргавен исраиллеләргә Мисырдан китәргә рөхсәт итеп, хата эшләгән дип уйлаган һәм 600 иң яхшы сугыш арбалары алып куа киткән. Исраиллеләр Мисыр гаскәрләрен күргәч бик нык курыкканнар һәм Мусага: «Мисырда зиратлар юк идеме әллә? Син безне бирегә чүлдә үләргә дип алып килдеңмени?» — дигәннәр. Йәһвәнең коткарачагына бер дә шикләнмәгән Муса мондый җавап биргән: «Курыкмагыз! Нык торыгыз һәм Раббының бүген ничек итеп сезне коткаруын күрерсез... Сезнең өчен Раббы үзе көрәшәчәк. Бары тик тынычлык кына саклагыз!» (Чыгыш 14:5—14).
12. Йәһвә үз халкын ничек коткарган?
12 Мусаның Йәһвә үзе үз халкы өчен көрәшәчәк дигән сүзләре буенча, могҗиза булган. Йәһвә фәрештәсе исраиллеләр алдыннан юл күрсәтеп барган болыт баганасын артка күчергән. Бу болыт баганасы мисырлыларны караңгылык белән каплаган, ә Исраил өчен яктылык булып торган (Чыгыш 13:21, 22; 14:19, 20). Шуннан соң Муса, Аллаһы күрсәтмәсен үтәп, кулын сузган. Изге Язмаларда болай диелә: «Раббы көчле көнчыгыш җилен җибәрде, ул төн буе исеп, диңгез кире чигенде... Һәм исраиллеләр диңгезне коры җир буйлап кичтеләр — аларның уңында да, сулында да дивар кебек су торды». Мисырлылар алар артыннан куа киткәннәр, әмма Йәһвә үз халкын коткарган. Ул мисырлылар арасында буталчык булдырган һәм Мусага болай дигән: «Кулыңны диңгез өстенә суз, су мисырлылар, аларның арбалары һәм җайдаклары өстенә кире ургылсын». Фиргавен гаскәрләре тулысынча җиңелгән булган, бер гаскәри дә исән калмаган! (Чыгыш 14:21—28; Мәдхия 135:15).
Исраил котылуыннан сабаклар
13. Коткарылгач, Исраил уллары нәрсә эшләгән?
13 Бу могҗизалы коткару азат ителгән халыкка ничек тәэсир иткән? Муса һәм Исраил уллары Йәһвәне мактап чын күңелдән җырлаганнар! «Раббыны мактап җырлыйм мин — Ул биеккә күтәрелде... Раббы мәңге-мәңге хакимлек итәчәк!» (Чыгыш 15:1, 18). Әйе, алар иң беренче итеп Аллаһыны данларга теләгәннәр. Ул көнне Йәһвә үз хакимлеген күрсәткән.
14. а) Йәһвәнең Исраилне коткаруы нинди сабаклар бирә? б) 2008 елга нинди еллык шигырь сайланган?
14 Бу дулкынландыргыч вакыйгалар безгә күп сабаклар һәм юату белән өмет бирә. Без, мәсәлән, Йәһвә үз хезмәтчеләренә, алар нинди генә хәлгә эләкмәсен, булышырга әзер икәнен күрәбез. Ул һәркайсы авырлыгыбызны чишә ала. Кызыл диңгез Исраилны туктата алмаган, чөнки Йәһвә көчле көнчыгыш җиле булдырган. Әмма, Аллаһы ихтыяры буенча, шул ук диңгез фиргавен гаскәрләренең каберенә әверелгән. Бу вакыйга турында уйланганда без мәдхия җырлаучының: «Ходай минем яклы, шуңа күрә курыкмам, кеше миңа нәрсә эшли алыр?» — дигән сүзләрен кабатлый алабыз (Мәдхия 117:6). Шулай ук рәсүл Паулның Римлыларга 8:31 дә: «Моңа нәрсә әйтергә соң? Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала соң?» — дигән сүзләреннән дә юаныч ала алабыз. Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләр нык ышаныч бирә! Алар безнең һәркайсы куркуны һәм шикне тарата һәм безгә өмет бирә. Шуңа күрә 2008 елның шигырендәге: «Нык торыгыз һәм Раббының... коткаруын күрерсез»,— дигән сүзләр бик вакытлы яңгырый (Чыгыш 14:13).
15. Тыңлаучан булу Исраилнең Мисыр коллыгыннан азат ителүе вакытында нинди роль уйнаган, һәм безнең көннәрдә ул никадәр мөһим?
15 Исраилнең Мисыр коллыгыннан азат ителүе безне тагын нәрсәгә өйрәтә ала? Йәһвәгә тыңлаучан булырга һәм аның бар әмерләрен үтәргә өйрәтә. Коткарылу бәйрәменә әзерләнгәндә исраиллеләр Аллаһының бар күрсәтмәләрен төгәл үтәгәннәр. 14 нисан төнне алар йортларында калганнар, Мисырдан чыкканда «хәрбиләр тәртибен тотып чыкканнар» (ЯД) (Чыгыш 13:18). Бүген «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша бирелгән күрсәтмәләрне үтәү бик мөһим (Маттай 24:45). Уңга яки сулга тайпылмас өчен, безгә Аллаһының: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дигән тавышына игътибарлы булырга кирәк (Ишагыйя 30:21). Зур газап тагы да якынлашкач, без, күрәсең, җентекле күрсәтмәләр алырбыз. Без Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре белән бердәмлекне саклыйбызмы? Моңа безнең бу авыр вакытларда барган юлыбыздагы иминлегебез бәйле.
16. Аллаһының Исраил улларын коткарганда вакыйгалар барышын үзгәрткәне безгә нинди сабак бирә?
16 Шунсына да игътибар итегез: Йәһвә исраиллеләрне алып килгән урын таулар белән Кызыл диңгез арасында булган, һәм бер караганда алар тозакка эләккән һәм анда урнашу зур хата булып күренгән. Әмма Йәһвә барысын күреп торган, шуңа күрә булган вакыйгалар ахыр чиктә Йәһвәгә дан, ә аның халкына коткару китергән. Без бүген оешмага кагылышлы кайбер сораулар ни өчен болай яки башкача хәл ителә икәнен, бәлки, аңлап бетермибездер, әмма без Йәһвәнең үзенең тугры майланганнарының төркеме аша биргән җитәкчелегенә чын күңелдән ышана алабыз. Кайвакыт дошманнар безне җиңә кебек күренә, әмма без еш кына вакыйгаларны бер яклап кына бәялибез, чөнки тулысынча барысын күрә алмыйбыз. Йәһвә кирәкле вакытта, Исраил улларын коткаргандагы кебек, вакыйгаларның барышын үзгәртә ала (Гыйбрәтле сүзләр 3:5).
Йәһвәгә ышаныгыз
17. Ни өчен без Аллаһының үз халкын алып барачагына бер дә шикләнмибез?
17 Исраиллеләр көндез үз алдында болыт баганасы, ә төнлә ут баганасы күргәннәр. Бу аларга ышаныч өстәгәндер. Бу аларны «Аллаһының мәләге», ягъни фәрештәсе, алып бара икәнен күрсәткән (Чыгыш 13:21, 22; 14:19). Безнең көннәрдә дә без бер дә шикләнмәскә тиеш: Йәһвә үз халкын алып барачак, яклаячак һәм коткарачак. Без Изге Язмалардагы вәгъдәгә ышанабыз: «Ходай... Үзенең изгеләрен ташламый; алар гомергә сакланулы булырлар» (Мәдхия 36:28). Аллаһы хезмәтчеләренә безнең көннәрдә таяныч биргән күктәге куәтле гаскәрләрнең барлыгын беркайчан да онытмыйк. Аларның ярдәме белән без «нык торып», Йәһвәнең «коткаруын күрә» алачакбыз (Чыгыш 14:13).
18. Ни өчен «Аллаһы биргән бар махсус хәрби киемнәр белән коралланырга» кирәк?
18 Хакыйкать юлында без ничек «нык тора» алачакбыз? Бу яктан безгә рухи хәрби киемнәр булышачак. Бу киемнәр турында рәсүл Паул Эфес мәсихчеләренә язган хатында әйткән. Игътибар итегез: рәсүл безне «Аллаһы биргән [«бар», ЯД] махсус хәрби киемнәр белән коралланырга» чакыра. Без бу киемнәрнең барысын да һәм тиешенчә киеп йөрибезме? 2008 елда безгә үзебезне бу яклардан тикшереп чыгарга кирәк. Дошманыбыз, Иблис Шайтан, безнең көчсез якларыбызны белә һәм безгә без көтмәгәндә яки безнең иң көчсез ягыбызга китереп сугарга тырыша. Без явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез. Әмма Йәһвә ярдәме белән җиңүче була алабыз (Эфеслеләргә 6:11—18; Гыйбрәтле сүзләр 27:11).
19. Нык булып калсак, безне нәрсә көтә?
19 Гайсә үз шәкертләренә: «Чыдамлыгыгыз белән тормышыгызны коткарырсыз»,— дигән (Лүк 21:19). Үз юлларында һәркайсы авырлыкларны чыдамлылык белән кичереп чыккан кешеләр арасында булыйк! Ул чакта без Аллаһы шәфкате ярдәме белән «нык торып», Йәһвәнең «коткаруын күрә» алырбыз.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Безне тиздән нинди гаҗәеп вакыйгалар көтә?
• Б. э. к. 1513 елда Йәһвә үзенең коткару көчен ничек күрсәткән?
• Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?
[22 нче биттәге өстәмә сүзләр]
2008 елның шигыре: «Нык торыгыз һәм Раббының... коткаруын күрерсез» (Чыгыш 14:13).
[19 нчы биттәге иллюстрация]
«Язылганнарның барысы да... безгә нәсыйхәт бирү өчен язылган»
[20 нче биттәге иллюстрация]
Фиргавенның үзсүзле булуы аркасында Мисыр бәлагә эләккән
[21 нче биттәге иллюстрация]
Исраиллеләр Йәһвәнең бар әмерләрен үтәгәнгә күрә исән калганнар